Журнал «Безнең мирас»

Фәтхи Бурнаш яктылыгы

Күренекле язучы, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе, журналист, җәмәгать эшлеклесе Фәтхи (Фәтхелислам) Бурнаш 1898 елның 13 (1) гыйнварында Сембер губернасы Буа өязе Кыр-Бикшик авылында дин әһелләре гаиләсендә дөньяга килә. Туган ягының әкияти матурлыгы белән хозурланып, Түгәрәк кизләү суын эчеп, Зирекле, Бола елгалары буенда уйнап үсә.
Архив язмаларыннан күренгән­чә, бу авылны 1647 елда егерме дүрт йомышлы татар нигезләгән. Аларга биредә җир бүлеп бирелгән. Җан башыннан салым алынган. Абрейка Сатлаев (1705-1765) дигән йомышлы татар турында документлар да сакланып калган.
Кыр-Бикшикнең әүвәл – Казан, соңрак Сембер губернасына каравы, Буа өязенең Шыгырдан волостена керүе мәгълүм. Совет хакимияте урнашып, автономияле республикалар оеша башлагач, Буа кантонына караган берничә волость, шул исәптән Шыгырдан да, Чувашстанга тапшырыла.
Белгәнебезчә, ул елларда имам, мөэзин, мөгаллимнәр авылның зыялыларыннан саналган, ә муллалык буыннан-буынга күчкән. Фәтхелисламның әтисе – Мөхәммәтзакир хәзрәт (1845 елда туган). Мөхәммәтзакирның әтисе – Абделхәким (1809). Абделхәкимнең әтисе – Вәлит (1772). Вәлитнең әтисе Аит Баймөхәммәт улының (1738) тамырлары Бурнаш кенәз нәселенә барып тоташа. Алар барысы да указлы имам була.
Фәтхинең әнисе Гайнелхәятнең (Шыгырдан кызы) әтисе дә Мөхәммәтзакир (1823) исемле. Аның әтисе – Сөйфелмөлек (1791). Сәйфелмөлекнең әтисе – Габдессәлам (1736). Болар һәммәсе дә имамнар. Габдессәламнең әтисе – Махмун (Мәхмүт) Бихайкин – морза.
Әнием Майсәрвәр (Маһисәрвәр) Каштанованың нәсел җепләре Вәлит хәзрәтнең җәмәгате Хәбибәгә (морза Сәләй Сүлиевнең оныгы, 1780 еда туган) килеп ялгана.
Сембер губернаторының 1884 елгы хисабыннан күренгәнчә, Кыр-Бикшиктә мәктәп эшләгән. Фәтхелисламның башлангыч белемне үз әти-әнисеннән дә, мәктәптә дә алу мөмкинлеге булган.
1907 елны Мөхәммәтзакир абзый уллары Фәтхелислам белән Вафаны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Булачак язучы шулвакыттан шәһри Казанда төпләнеп кала.
Авыл борын-борыннан игенчелек, сәүдә эше, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Тормыш бигүк җиңел булмаган. Һәр гаиләдә дистәләгән бала үскән. Төрле реформалар, сугышлар кешеләрне тагын да бөлгенлеккә төшергән. Имам хәзрәтләр авыл халкы, башкача әйтсәк, мәхәллә тәрбиясендә яшәгән. Дәүләт дин әһелләренә бернинди ярдәм күрсәтмәгән.
Мөхәммәтзакир хәзрәтнең гаиләсе дә авыр шартларда гомер кичергән, күрәсең. Аның Идел елгасы буйлап Әстерханга кадәр бурлак булып җигелүе мәгълүм. (Фәтхелислам да шәкерт чагында казакъ далаларында укыта, ярминкәдә пешекче ярдәмчесе сыйфатында акча эшли.)
Бурнаш мәдрәсәдә белем эстәгәндә үк «Сәйяр» труппасы егетләре белән таныша, энесе Вафаны ияртеп, спектакльләргә йөри, тамаша кыла. Нәкый Исәнбәт катнашында берничә кулъязма әдәби-сатирик журнал чыгаралар. Фәтхи күп укый. Аеруча Шекс­пирны, урыс язучыларын ярата. 1914 елның 15 (2) апрелендә шәкертләр «Мөхәммәдия»дә Габдулла Тукай истәлегенә мәрасим үткәрә. Фәтхи, оештыручы буларак, нотык сөйли. Бу турыда хәбәр тиз арада җитәкчеләргә барып ирешә, Бурнаш җәбергә тарый һәм, нәтиҗәдә, 1915 елны мәдрәсәне ташлап китәргә мәҗбүр була. Бер елдан соң, үзлегеннән хәзерләнеп, учительская семинариядә имтихан тота, «диплом» ала, шуннан соң, күпмедер вакыт мөгаллимлек итә.
Габдулла Кариев белән дуслыгы көннән-көн ныгый бара. Бурнаш 1914 елда урыс язучысы С.А.Найденовның «Ванюшин балалары» драмасын сәх­нәгә куярлык итеп татар теленә аудара. «Сәйяр» труппасы аны озак­ламый куя да. Фәтхине хезмәтенең җимешен күрү канатландырып җибәрә һәм ул унҗиде яшьтә (!) баштанаяк драматургиягә ке­реп китә, бер-бер артлы «Язмыш» (1914), «Сукбай» (1915), «Саташкан кыз» (1916) кебек әсәрләр яза. Шул ук вакытта тәүге шигырь-поэмаларын тудыра башлый, алар «Аң» журналында басылып чыга.
Бурнаш Февраль түнтәрелешеннән соң – 1917 елның маенда – солдатка алына. Сентябрьгә кадәр Сембердә хезмәт итә, ләкин фронтка җибәрелми, укытучылыгы өчен азат ителә. Шуннан соң әдип Буада һәм Сембердә татар теле белән әдәбияты буенча дәресләр бирә.
Фәтхи Октябрь инкыйлабы дулкынында «Яшь йөрәкләр» пьесасын яза... Илдә буталчыклык хөкем сөрә, Гражданнар сугышы бара, язучы да бу хәлләрдән читтә кала алмый. Ул 1918 елның 28 маенда Казаннан Сембергә китә, анда барып урнашуга, кыска вакыт эчендә газета оештырып җибәрә. Гафуров исемле дусты белән бергә педагогик курслар ача. 23 июльдә ак чехлар Сембергә бәреп керә... Редакция Уфага күченә. Әмма 5 августта аларны кулга алалар. Кызыллар бу вакытта Бөгелмәдә була инде. Аклар Уфаны калдыра. Фәтхи Бурнаш 25 октябрьдә, тоткыннарны бер урыннан икенче урынга күчергән вакытта, бер станциядә кача. 28 ноябрьдә Сембердә аның имзасы белән «Көн» газетасы чыга башлый.
Берсендә Фәтхи Бурнаш белән киңәшләшергә (әдипнең Буада чагы туры килсә кирәк) авылдашлары җайдак озата: баксаң, сугышка дип җыйган егетләрне Буага китергәннәр икән дә хәзер акларга кушмакчылар икән. Кызыллар ерак түгел – Ибрәс станциясенә (Чувашстан) җиткән инде. Нишләргә? Кыр-Бикшикнең Сабир исемле кешесе, авыл бае кыяфәтенә кереп, «иген урырга кирәк» дигән хәйлә табып, тиешле кешесенә ришвәт биреп (күмәкләшеп акча җыялар), «сөлекләрне» кире алып кайтып китә. Икесенең суга киткән чагы туры килә. Алар аклар белән бергә югала. Бу вакыйгадан күренә ки: авылдашлары да Фәтхи аганы хөрмәт иткән, кыен чак­ларда киңәшен ишетүне хуп санаган.
Әдип Сембердә дәртләнеп эшли, «Көн» газетасын «Таң» дип үзгәртәләр, аның оста оештыручы, публицист, шагыйрь дигән даны тарала.
Озакламый Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Фәтхи Бурнашны «Кызыл Армия» газетасына баш мөхәррир итеп чакыра (политбүлек мөдире Шамил Усманов телеграмма арты телеграмма юллый). Язучы 1920 елның 11 маенда Казанга килә.
Фәтхи ага гаять җаваплы гамәлләр башкаруына, җәмәгать эшләрендә кайнап яшәвенә карамастан («Татарстан», «Безнең байрак» газеталарын җитәкли, «Чаян» журналын оештырып, аның беренче баш мөхәррире була, Татар академия театры директоры вазифасын били һ.б.), киңкырлы иҗат өчен дә вакыт таба: Александр Пушкинның «Евгений Онегин», Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты», Максим Горькийның «Ана», Лев Толстойның «Хаҗи Морат» әсәрләрен тәрҗемә итә, опера либреттолары, хикәяләр, публицистик мәкаләләр яза.
Бурнашның тормыш юлына кагылышлы булып та күпчелек халыкка нәмәгълүм вакыйгалар бар: мәсәлән, утызынчы елларда Фәтхи ага җан дусты Салих Сәйдәшевне ияртеп Буа­га кайта, алар биредә татар театры оештыра, спектакльләр куя, үзләре дә төрле рольләрдә уйный. Кыр-Бикшиктә дә булалар. Авыл картлары сөйләве буенча, Зирекле елгасы буйларында йөриләр, урманга, Каенсарга ял итәргә баралар.
Кыр-Бикшиктә гомер-гомергә гыйлемгә хирыс халык яшәгән. Биредә туып-үскән имам-хәзрәтләр үзендә генә түгел (бездә өч мәчет икәнен хәтергә алыйк), күрше-тирә авылларда да халыкка хезмәт күрсәткән. Әйтик, Чичканда Зәмдихан карт (дүртенче буын бабам) имам булып торган. Ул үзе – Абделкәрим хәзрәтнең оныгы. Тимәштә Фәтхи Бурнашның әтисе Мөхәммәтзакирның бертуганы Шәкүр хәзрәт имамлык иткән. Вольнистанда (Үти Чатказы) – Мәхмүт хәзрәт. Соңрак аны улы Нургали алыштырган, икенче улы Сабирҗан исә Кече Чынлыга чакырылган. Бертуган Мостафа һәм Садыйк Гаженовлар Томскида урнашып, анда иман тараткан.
Авылыбызның өч мәчетендә дә дин гыйлеме өйрәтелә. Икенче мәчеттә Хәмидулла хәзрәтнең хатыны Камилә абыстай кызлар укыта. Камилә – Зәмдихан оныгы. Өченче тау мәчетендәге имам – Әхмәтсафа Бур­нашев – Фәтхинең беренче анадан туган абыйсы. Хәйретдин мөәзин – Зәмдиханның улы. Беренче мәчеттә Әхмәтзәки Бурнашев имам, ул да сөекле язучыбызның абыйсы. Указлы мөәзин Арифулла Алим улы – Зәмдихан хәзрәтнең оныгы. Арифулланың хатыны – Мөхәммәтзакир кызы, ягъни Бурнашның беренче анадан туган апасы. Хәйретдин бабайның җәмәгате Алимә әби – Татар Согыты имамы кызы. Ул да илле ел инде кызларга белем өләшә.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган чакта Фәтхи үзләренең йорты янына тупыл үсентесе төртә. Шул йөзьяшәр агач, сырхау булса да, әлегәчә һәр язда яфрак ярып, хуш ис таратып, һәр җәйдә бөдрәләнеп, шау яшеллектә утыра. Бездә Фәтхи Бурнаш урамы бар. Мәктәп музее да аңа бәйле истәлекләр саклый. Уку йорты үзе дә Фәтхи Бурнаш исемен йөртә.
Авылдашларым дөньяга мәшһүр каләм иясен биргән гаиләнең бик зур җимеш бакчалары булуын да хәтерли әле. Өйләренең арткы ишеге шунда чыккан. Гайнелхәят абыстай (Фәтхелисламның әнисе) хасталарны дәвалау белән дә шөгыльләнгән.
Мөхәммәтзакирның вафатыннан соң нигездә аның улы Әхмәтзәки хәз­рәт төпләнеп кала, ләкин шомлы елларда, репрессиянең ни-нәрсәләргә китерәчәген чамалап, Мәскәүгә күченә. Әхмәтсафа хәзрәт исә үлем машинасыннан качып котыла алмый, Серов шәһәре зинданында ачтан үлә. Әниләре Гайнелхәятне улы Вафа Казанга алып китеп тәрбия кыла. Ул Татар зиратында җирләнгән.
Казан медицина институтының элеккеге доценты Дилбәр Вафа кызының сөйләгәне бар: бервакыт ул пианинода (Фәтхи Бурнашның Алманиядә эшләнгән пианиносы!) ниндидер урысча көй уйнап утыра икән, ишектән гаилә дусты Салих Сәйдәшев килеп керә дә, «Ник татарча уйнамыйсың?» – дип сорый. Дилбәр: «Ноталар юк бит», – дип җавап кайтара. Күренекле композитор аңа шундук «Әпипә»нең ноталарын язып бирә...
Ә Фәтхи Бурнашның язмышы бик аянычлы тәмамлана. Ул да, абыйсы Әхмәтсафа кебек, репрессия корбаны була. Аны 1942 елда атып үтерәләр.
***
Татар милләтенең затлы шәхесләре гаять катлаулы заманда яшәп тә, үз халкы өчен биниһая зур, гасырлар тузаны да күммәслек сәнгати мирас калдырган. Галим Азат Әхмәдуллин Фәтхи Бурнашның иҗатын биш томга туплап, китап итеп бастырырга әзерләгән. Алар арасында – егерме ике драма әсәре генә! Тамашачы «Яшь йөрәкләр»не бүген дә аягүрә торып алкышлый... Утыздан артык поэма, ике йөзләп шигырь, биш опера либреттосы, биш йөзләп публицистик мәкалә һәм әдәби реценцияләр авторы да ул.
Шуңа күрә, Фәтхи Бурнаш яктылыгы Кыр-Бикшик, Татарстан һәм бөтен татар дөньясы күген әле озын-озак балкытыр, иншаллаһ!
Ред.:Фәтхи Бурнашның нәсел җепләре турындагы мәгълүмат та беренче мәртәбә басыла, бу – Кыр-Бикшиктә дөньяга килгән һәм Фәтхи Бурнашка чыбык очы туган булган авторның шәхси архивында җыелган материаллар.

Теги: Нәкыйп Каштанов Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру