Журнал «Безнең мирас»

Фазыл Туйкин шигырьләре

Әхмәтфазыл Әхмәткәрим улы Туйкин (1887-1938) – XX гасырның беренче яртысында армый-талмый киң колачлы эшчәнлек алып барган, янып иҗат иткән күренекле язучы, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыючы, тарихчы, мәгърифәтче-педагог, шагыйрь һәм драматург.Ул 1937 елның 1 гыйварында «Атласов эше»нә бәйле рәвештә кулга алынып, 1938 елның 15 февралендә «халык дошманы» дип атып үтерелә. Бары тик 1958 елның 27 маенда гына «Атласов эше» яңадан каралып, «гаепсезгә кулга алынып хөкем ителгәннәр» дигән карар чыгарылып, аклана.
Шундый фаҗигале тормыш киче­рүе­нә дә карамастан, Фазыл Туйкин үзеннән соң зур һәм күпкырлы иҗади мирас калдырган. Аның мирасын өйрәнү, мәгълүм сәбәпләр аркасында, бары әдип аклагангач кына башланып китте. Бу өлкәдә, билгеле булганча, Э.Шәрифуллина, Җ.Миң­нуллин, Д.Гарифуллин, С.На­сый­буллина, Э.Ханнанова, әдипнең кызы Бүләк Ибәтуллина һәм башкалар шактый зур тырышлык күрсәтте. Фазыл Туйкинның күпкырлы иҗатын тирәнтен өйрәнеп, киң планда анализлаган иң беренче зур монографик хезмәтне Эльмера Ханнанова-Галимҗанова язды: 2004 елда ул «Фазыл Туйкинның иҗади мирасы (иҗат методы һәм мотивлар)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады һәм 2007 елда үзе җыйган материалларны туплап, Казанда 592 битле «Бертуган Туйкиннар. Тарихи-документаль җыентык» дигән хезмәтен бастырып чыгарды. Бу чын мәгънәсендә Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар иҗади мирасының халкыбызга яңадан әйләнеп кайтуы булды. Шул ук 2007 елда башкорт галиме, филология фәннәре кандидаты Миңлегали Нәзерголов Уфада Фазыл Туйкин әсәрләренең «Ватан каһармандары» дигән 200 битле җыентыгын бастырды.
Фазыл Туйкинның күпкырлы иҗат мирасында аның шигырьләре зур һәм мөһим урынны алып тора. Ул язган барлык шигырьләрнең саны күпме? Әдипнең иҗаты инде шактый өйрәнелгән булса да, бу сорауга беркем дә төгәл җавап бирә алмый. Чөнки аның иҗат мирасының шактый өлеше юкка чыгарылган яки төрле сәбәпләр аркасында югалган, безгә килеп җитмәгән. Әдипнең кызы Бүләк Ибәтуллина үзенең истәлекләрендә: «Әтиемнең хезмәте дә үзе кебек үк фаҗигале язмышка тап булды. Кулъязмаларның бер өлеше 1934 елгы янгын вакытында янып юкка чыкты. Икенче өлешен 1937 елны әтине кулга алганда алып киттеләр дә эзсез югалттылар», – дип яза [1: Б.120]. Әдипнең күп кенә әсәрләре элегрәк тә, 1921-1927 елларда да, Э.Ханнанова-Галимҗанова күрсәткәнчә: «Төрле сәбәпләр аркасында басылмый, кулъязма хәлендә кала, югала» [1: Б.35].
Бүгенге көнгә фәндә Фазыл Туйкин шигырьләренең иң тулы тупланмалары булып Э.Ханнанова-Галимҗанова әзерләп чыгарган «Бертуган Туйкиннар» һәм М.Нәзерголов чыгарган Фазыл Туйкин. «Ватан каһармандары» җыентыклары санала. М.Нәзерголов, мәсәлән, үз китабына язган кереш мәкаләсендә: «Хәзерге көндә Ф.Туйкиндың 80гә якын поэтик әсәре билдәле», – дип яза һәм әлеге җыентыкта аның 17 шигырь, 76 җыр һәм бер поэма текстын китерә [3: Б.9]. Ә Э.Ханнанова-Галимҗанова китабында исә әдипнең 21 шигыре һәм бер поэмасы тексты теркәлгән. Шагыйрьнең шушы ике җыентыкка тупланган шигырьләрен карап китик.
Казан басмасында Ф.Туйкинның тезмә белән язылган барлык әсәрләре дә «Шигырьләр» дигән бүлектә бирелгән. Алар 1906 белән 1937 еллар аралыгында иҗат ителгән (җыентыкта һәр әсәрнең кайсы елда язылуы күрсәтеп барыла). Ф.Туйкин аеруча 1911-1914 елларда Уфада, «Хакимия» мәдрәсәсендә укыткан чорда актив иҗат иткән. Җыентыкта 1912 елда язылган 12 шигырь китерелә. Октябрь инкыйлабыннан соң аның поэзиясе, Э.Ханнанова-Галимҗанова күрсәтүенчә, «күләме һәм тематикасы ягыннан әллә ни бай түгел. Революциядән соң аның шигырьләре матбугатта бик аз күренә. Ә кайберләре бары тик гаилә архивында гына сакланып калган» [1: Б.53]. Әлеге җыентыкта да авторның 1918-1937 елларда язылган сигез генә шигыре китерелә.
Билгеле булганча, Фазыл Туйкин гомере буе татар һәм башкорт халык җырларына, курай моңына, туган ягының һәм Башкортстанның гүзәл табигатенә гашыйк булып яши. Э.Ханнанова-Галимҗанова бу турыда: «Ул – җаны-тәне белән җырга, шигърияткә, музыкага бирелгән кеше. Үзе дә моңлы тавышлы булып, скрипка, гармун һәм мандолинада уйный», – дип күрсәтә [1: Б.43]. Шуның белән беррәттән, әдип гомере буе бар күңелен биреп, халык җырларын җыйган, аларны бер системага салып, җыентыклар итеп халыкның үзенә кайтарып бирергә тырышкан. Аның үзе туплаган халык җырларыннан торган «Җырлар әхтәрисе» («Җырлар йолдызлыгы») исемле җыентыгы Казанда «Сабах» нәшриятында ике тапкыр – 1912 һәм 1918 елларда басылып чыккан. Шулай ук үзе халык арасыннан эзләп табып, әзерләп, китап итеп бастырып чыгарырга дип Казанга җибәргән «Ил әдәбияты», «Озын көйләргә халык җырлары» һәм зур күләмле (4 табак чамасы, 11 бүлектән торган) «Халык әдәбиятын гыйльми, әдәби яктан тикшерү» дигән җыентыклары да булган (соңгы җыентыкка язган рецензиясендә Хәсән Гали бу кулъязма китапка зур бәя биргән, аны бастырып чыгаруны куәтләгән). Әмма алар кайдадыр югалып калганнар.
Э.Ханнанова-Галимҗанова: «Ул шул­кадәр җырга гашыйк кеше була ки, хәтта үз шигырьләрен дә «җырлап» яза. Аларга халык җырлары һәм көйләре исемнәрен бирә. Кайбер га­лим­нәр аны «Җырчы шагыйрь» дип атыйлар. Чөнки аның мәгълүм бер халык көенә туры китереп язылмаган бер генә шигыре дә юк бугай», – дип күрсәтә [1: Б.47].
Фазыл Туйкинның халык җыр­ларына ияреп язуы аның әсәрләренең эчтәлегендә дә, шигырь формаларында да чагылыш таба. Күп кенә шигырьләренең исемнәреннән соң ул җәя эченә бу шигырьнең кайсы халык җыры көен күздә тотып язылганлыгын теркәп куя (мисал өчен, «Алтынчәч» көенә, «Салкын чишмә» көенә һ.б.) һәм шушы әсәргә эпиграф итеп әлеге җырдан бер өзек китерә. Мәсәлән:

Сабанчы карт
(«Башмак» көенә)


Башмагымның башы башка,
Басмас идем, һай, вак ташка,
Алданамын башым яшькә,
Бирче, зинһар, башмагымны.
Бу – эпиграф булды.
Җырлыйм әле сузып-сузып,
Моңлы көйләр белән өзеп,
Һай, гомерем китте узып,
Яшь чагымда уйламыйча.
Карт булсам да мин, һаман да
Җырлап җибәрәм сабанда,
Түзми күңелем бу заманда
Җырламыйча, моңланмыйча.
Бусы – Ф.Туйкинның үз шигыре.
Шулай итеп, шагыйрь халык җыры белән үз әсәренең эчке рухы һәм моңының бердәй яки охшаш икәнлеген ассызыклый. Ул «үз шигырьләрен халык җырлары ритмикасы һәм көйләренә салып иҗат итә, аларны халык җырлары традицияләре белән аерылгысыз бербөтен итеп бирергә тырыша» [1: Б.48].
Халык җырла­рына ияреп язылган әсәрләренең шигъ­ри формаларына тукталыйк. Биредә шактый кызыклы күренеш ачыла: шагыйрь урта гасырларда классик гарәп һәм фарсы поэзияләрендә киң таралган күп кенә шигъри жанр формаларын, шул исәптән шактый катлаулыларын да яхшы белгән һәм аларны үз иҗатында иркен файдаланган. Мәсәлән, мөрәб­бәгъ, мосаддас, мөсәммән, мостазад ке­бекләре. Хәзер шул шигырь формаларын карап китик.
Әле генә телгә алган «Сабанчы карт» шигыре, мәсәлән, мөрәббәгъ формасында иҗат ителгән. Мөрәббәгъ – «дүртьюллык» дигән сүз, аның строфалары а-а-а-б, в-в-в-б, г-г-г-б рәвешендә рифмалаша. Халык җырларында бу форма еш кулланылган.
Фазыл Туйкин иҗатында үзенең туган ягы табигатенә сокланып, аны поэтик югарылыкка күтәреп, мәдхия җырлаган искиткеч лирик «Ямьле җәй» («Зиләйлүк» көенә) шигыре бар. Шунысы әһәмиятле, Галимҗан Ибраһимов та аңа зур бәя биргән: 1914 елда Ф.Туйкинның әлеге «Сабанчы карт» һәм «Ямьле җәй» шигырьләрен үзенең «Яңа әдәбият» исемле хрестоматиясенә керткән, ә хрестоматиянең икенче бүлеген шушы «Ямьле җәй» шигыре белән башлап җибәргән. Бу шигырьләр турында Г.Ибраһимов болай яза: «Аның хрестоматиягә кергән «Сабанчы карт» һәм «Җәе» сыйныфта шәкерт кулына бирер өчен шундый гүзәл нәрсәләр ки, болар тузан арасында калган булса, мәшәкатенә карамый, эзләп алынырга тиешләр иде. Тукайның «Авыл»ы шәкерт кулына ничек рәхәтләнеп бирелсә, Туйкинның бу ике мәнзумәсе дә шул дәрәҗәдә сакланып, дәреслеккә кертерлектер» [2: Б.177]. Күренә ки, Г.Ибраһимов биредә Фазыл Туйкин шигырьләрен Тукай шигыре белән бер рәткә куеп чагыштыра, Тукай шигыре югарылыгындагы әсәр дип бәя бирә.
«Ямьле җәй» шигыренең эпиграфы дүртьюллык белән язылса да, а-б-б-б рифмасы кулланылган:
Биек кенә тауның итәгендә
Утыртып үстергән талым бар.
Кеше ярларында ни гамем бар,
Сандугачтан артык ярым бар.
Ә Фазыл Туйкин исә бу шигырьнең беренче ике строфасында а-а-а-б рифмасын куллана да, аннан соңгы строфаларны гадәти дүртьюллыклардагыча а-б-в-б рифмасы белән иҗат итә. Мәсәлән:
Идел буйларында киң болында,
Елкыларым утлый чабында,
Оҗмахларың торсын бер ягыңда,
Шул болында йөргән чагында.
Шунда инде менә төрле кошлар
Өзеп-өзеп кенә сайрыйлар.
Су өстендә йөзгән аккошлар да
Моңлы тавыш белән шаулыйлар.
Фазыл Туйкинның «Урал тавына» («Ишан» көенә) дигән шигыре дә мөрәббәгъ формасында язылган, анда а-а-б-а рифмасы кулланылган.
Ә менә «Туган ил» («Күгәрчен» көенә) шигырендә Ф.Туйкин Шәрык­ның классик поэзиясендә шактый киң таралган мостазад формасының бер вариантын кулланган. Шигырьгә эпиграф итеп түбәндәге халык җыры китерелә:
Сайрый ла сандугач баласы,
Сайрый алмый талсыз ла далада,
                                                 күгәрчен,
Үтә гомерләрең лә, сизәмсең?
Минем дә газиз яшь гомерем
Үтәр микән шулай ла заяга,
                                                күгәрчен,
Үтә гомерләрең лә, сизәмсең?
Күренә ки, монда халкыбыз дүртьюллык шигырьнең икенче һәм дүртенче юлыннан соң «Үтә гомерләрең лә, сизәмсең?» дигән юлны кабатлап бара, ягъни рефрен куллана, шуның белән шигырьнең строфасын алты юллык ясый. Аңа икенче һәм бишенче юлларда «күгәрчен» рефрены да өстәлә.
Хәзер Фазыл Туйкинны тыңлап карыйк:
Сагынам туган-үскән илемне,
Әллә кай төшләре бик ямьле иде,
                                                       сөям дә,
Шул илемне уйлыймын да, көям дә.
Яшел болыннардан шаулап аккан
Сулары ла татлы һәм тәмле иде
                                                     бигрәк тә,
Шул су буйлары әле дә йөрәктә.
Күрәбез, Фазыл Туйкин да, халык иҗатындагыча, алты юллык строфалар белән яза. Ә ул алтыюллык ике өчьюллыктан тора, һәр өчьюллыкның икенче һәм өченче юллары үзара рифмалаша, беренче һәм дүртенче юллар рифмалашмый.
Бәян ителгән күзәтүләр безгә шагыйрьнең күп гасырлык халык җырлары, шигырь жанрлары һәм формалары өлкәсендә тирән белемле, рухи яктан бай булуын күрсәтеп тора.
Әле карап кителгән мисаллар Э.Ханнанова-Галимҗанова төзеп бас­тырган «Бертуган Туйкиннар» китабыннан алынды. Башкорт телендә М.Нәзерголов әзерләп чыгарган «Фазыл Туйкин. Ватан каһармандары» китабында шагыйрьнең шигърият өлкәсендәге мирасы тулырак бирелгән. Ф.Туйкинның шигъри әсәрләрен М.Нә­зерголов «Шигырьләр» һәм «Җыр­лар» дигән ике бүлеккә туплап бирә. Бу китаптагы «Шигырьләр» бүлегендә Казан басмасында булмаган тагын унбер шигырь китерелә. Алар арасында шагыйрьнең кызы Бүләк Ибәтуллинадан алынган «Мин – Фазыл», «Кәрванчы», «Ел әйләнәсе унике ай», «Төзелер матур тормыш» һәм Ф.Туйкинның 1920 елларда төзегән «Җырлар җыентыгы» дигән кулъязма җыентыгыннан алынган «Сәгать чылбыры», «Ямьле Зәй», «Зиндан», «Әдип диләр» һәм башка шигырьләре бар.
М.Нәзерголов китабындагы «Җырлар» бүлегендәге әсәрләргә махсус тукталырга кирәк. Анда барлыгы 76 җыр тексты китерелә. Әлеге китапка язган кереш сүзендә М.Нәзерголов: «Үткәннәрне сагынып җырлаган ча­гында Ф.Туйкин үзенең замандаш каләмдәшләре С.Яхшыголов, Ф.Сөләйманов, Г.Исәнбирдиннәргә охшый башлый, аларның кайсыбер әсәрләрен искә төшерә. Аның аерым шигырьләре бигрәк тә Ф.Сөләйманов иҗат җимешләре белән аваздаш яңгырый. Хәтта юлга-юл, сүзгә-сүз тап килгән очраклар да бар», – дип күрсәтә һәм «Әлбәттә, монда кемдер тарафыннан плагиатлык кылынган, дип уйларга ярамый. Замандаш әдипләр үз әсәрләрендә халкыбыз иҗатының бер үк үрнәкләрен файдаланганнар», – дип аңлатып китә [3: Б.10-11].
«Җырлар» бүлегендәге ун җыр тексты Казан басмасындагы кебек үк. Әмма калганнарының бер өлеше (7 текст) Ф.Туйкинның 1915 елда Уфада басылган «Нардуган» җыентыгыннан һәм күпчелек өлеше (54 текст) Ф.Туй­кинның 1920 елларда төзеп калдырган «Җырлар җыентыгы» дигән кулъязма китабыннан алынган. Атрибуция мәсьәләсенә аерым тукталып тормыйча (ул үзе бер зур тема), бары шушы соңгы 54 җыр тексты белән танышып чыкканнан соң туган иң беренче фикерләрем белән генә уртаклашам. Безнеңчә, бу текстларның барысын да Ф.Туйкин язмагандыр. Ул аларны халык арасыннан җыйган һәм бер җыентыкка туплап куйган булса кирәк. Ә халыкта бер үк көйгә җырлана торган текстның берничә варианты барлыкка килгән (халык авыз иҗатында бу – гадәти күренеш). Ф.Туйкин монда үзенә очраган нөсхәне теркәгән булырга тиеш. Биредә ките­релгән җыр текстларын 1972 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Җырлар китабы»ндагы (төзүчесе – И.Надиров) җыр текстлары белән чагыштырып чыкканда түбәндәге күзгә ташлана: бер үк җырны-көйне татар кавеме бертөрле сүзләр белән, ә башкорт кавеме, дала шартларында, икенче сүзләр белән җырлаган. Ә көй – бер булган! (Татар белән башкорт халкының бертуганлыгы нәкъ менә шушында күренә түгелме?!) Мисаллар китерик. «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк» җырлары, мәсәлән, без­нең татарларда Г.Тукай сүзләренә җырланып йөри (1972 елгы «Җырлар китабы»нда Тукай сүзләре китерелә), ә башкортларда башка сүзләр белән җырлана («Ватан каһармандары» китабы, 56-57, 60, 64-65 битләр). Шулай ук «Агыйдел», «Таштугай», «Уел», «Мәдинәкәй», «Күгәрчен», «Сакмар», «Эскадрон», «Салкын чишмә», «Сандугач», «Таһир-Зөһрә», «Зәңгәр шәл», «Мәрфуга», «Галиябану», «Асылъяр», «Тәзкирә», «Саҗидә», «Күбәләгем» безнең татарларда бер төрле сүзләр белән җырланып йөрсә, Ф.Туйкинның 1920 еллардагы кулъязма «Җырлар җыентыгы»нда башка төрле сүзләр китерелә. Тагын: башкортлардагы «Хафизәкәй» җырының бер-ике юлы бездәге «Хафизәләм иркәм» җырына туры килә, ә калган өлешләре бөтенләй башка. Башкортлардагы «Кара урман» җыры нигездә безнең «Иске кара урман» җырына туры килә, әмма андагы текстта да үзгәрешләр бар. Шуңа күрә, «егерменче елларда төзеп калдырылган «Җырлар җыентыгы»ндагы текстларны Ф.Туйкин үзе язганмы, әллә халык арасыннан җыйганмы?» дигән сорауга «әлбәттә, ул аларны халыктан язып алган булырга тиеш» дип җавап кайтарырга тулы нигез бар.
Югарыда әйтелгәннәргә шуны да өстик: Г.Тукай да халык җырларын җыйган һәм 1910 елда Казанда «Халык моңнары» дигән китап бастырган. Ф.Туйкин да үзенең «Җырлар әхтәрисе» җыентыгын 1912 елда Казанда нәшер иткән. Икесе дә бер үк вакытта халык җәүһәрләрен җыйганнар һәм икесе дә китапларын «Сабах» нәшриятында бер үк елларда бастырганнар. Шушы фактка беренчеләрдән булып шагыйрә Эльмира Шәрифуллина игътибар итә. Ул болай яза: «Г.Тукайның «Халык моңнары» дигән китабында басылган кайбер җырларның үзгә вариантлары Ф.Туйкин җыентыгына да кергән:
Агыйделгә төшә яздым
Вак-вак кына таш өчен.
Хәйран башлар вәйран була
Кызның кыйгач кашы өчен.
(Г.Тукайда)
Ак Иделгә төшә яздым
Кул кисәге таш өчен.
Хәйран башым вәйран булды
Сез дусларым хакы өчен.
(Ф.Туйкинда)
«Җырлар әхтәрисе»ндә шулай ук Г.Тукай игътибар иткән, заманында ул җыйган җырлар да очрый. Димәк, халык җырларын туплау мәсьәләләрендә аларның карашлары бертөрлерәк булган, дип уйлый алабыз» [4: Б.168].
Инде нәтиҗә ясарга вакыт. Фазыл Туйкин гомер буе татар һәм башкорт җырларына гашыйк булып яшәгән, аларны яратып җыйган, туган халкына кайтарып бирергә дип җыентыклар төзегән. Һәм ул үзенең шигырьләрен, җыр текстларын да халык җырларыннан үрнәк алып, алардан азыкланып-кан алышып, шулар мисалында иҗат итәргә тырышкан. Шуңа күрә аның шигырьләре искиткеч халыкчан, ә җыр текстлары искиткеч моңлы һәм сагышлы – аларны халык җырларыннан аерып карап булмый. Халык җырлары аңа һәрвакыт илһам һәм оптимистик рух биреп торган. Аның җыр текстлары кендеге белән үк халык җырларына, милләт рухиятенә береккән.
Әдәбият
1. Бертуган Туйкиннар. Тарихи-документаль җыентык. / Төзүче-автор Эльмера Ханнанова-Галимҗанова. – Казан: Рухият, Җыен, 2007. – 592 б. – («Шәхесләребез» сериясе).
2. Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 177 б.
3. Фазыл Туйкин. Ватан каһармандары. Шигырзар, йырзар, поэма, хикәйә һәм пьесалар./ Текстологик эштәрзе башкарыусы, төзөүсе, баш һүз языусы, аңлатмалар биреүсе филология фәндәре кандидаты Миңлегәли Нәзерголов – Өфө: Китап, 2007. – 200 б.
4. Шәрифуллина Э. Илебез – кадерле җиребез...// Казан утлары, 1977, №6. – Б.163-169.
Админ.: Мәкаләнең журналдагы исеме: Фазыл Туйкин шигырьләре һәм халык җырлары

Теги: Әнвәр Шәрипов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру