Кызганыч, безнең сукмакларИртәрәк үрелмәгән.Болытсыз яшьлек илендәБергәләп йөрелмәгән.Йолдызларга соклануданСулышлар кысылмаган.Төннәрне ярып урталайКарашлар кушылмаган.Ак хыял диңгезләренәБергәләп чу...
Кызганыч, безнең сукмаклар
Иртәрәк үрелмәгән.
Болытсыз яшьлек илендә
Бергәләп йөрелмәгән.
Йолдызларга сокланудан
Сулышлар кысылмаган.
Төннәрне ярып урталай
Карашлар кушылмаган.
Ак хыял диңгезләренә
Бергәләп чумылмаган.
Мәхәббәт болыннарында
Чәчәкләр җыелмаган.
Язмышлар соңрак кушылды,
Уйнар чак узгач кына.
Тормыш күгендә болытлар
Кара куергач кына.
Ак хыял диңгезләрендә
Давыллар купкан иде,
Яшьлекнең янар чәчәген
Кыраулар суккан иде.
Үкенү түгел бу һич тә,
Яшерен сагыш кына.
Чабасы килә икәүләп,
Тиле яшьлекне җитәкләп
Бер генә, ялгыш кына,
Төкереп язмышына.
1976
Иртәрәк үрелмәгән.
Болытсыз яшьлек илендә
Бергәләп йөрелмәгән.
Йолдызларга сокланудан
Сулышлар кысылмаган.
Төннәрне ярып урталай
Карашлар кушылмаган.
Ак хыял диңгезләренә
Бергәләп чумылмаган.
Мәхәббәт болыннарында
Чәчәкләр җыелмаган.
Язмышлар соңрак кушылды,
Уйнар чак узгач кына.
Тормыш күгендә болытлар
Кара куергач кына.
Ак хыял диңгезләрендә
Давыллар купкан иде,
Яшьлекнең янар чәчәген
Кыраулар суккан иде.
Үкенү түгел бу һич тә,
Яшерен сагыш кына.
Чабасы килә икәүләп,
Тиле яшьлекне җитәкләп
Бер генә, ялгыш кына,
Төкереп язмышына.
1976
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала