(ШИГЫРЬ)

Тукай һәйкәленең төпләрендә
Милләт киләчәге, үткәне дә...
Апрель җиле булып сүзләр оча
Һәм сарыла шагыйрь үпкәсенә.
Тукай һәйкәленең ышыгына
Елышырга шагыйрь хаккы юкмы?
Элгәрләрдән калган ошбу гадәт –
Дәвамчанлык юкса, барлы-юклы...
Көнләшмәгез әле шагыйрьләрдән,
Утырсыннар Тукай хозурында.
Әйбәт ләса булган чакта һәркем
Йөрәк кушкан лаек урынында.
Тукай хозурында икән, димәк,
Халкы хозурында аңа урын.
Халкы арасыннан чыга шагыйрь,
Халкы барда гына буын-буын.
Утырсыннар Тукай эргәсендә,
Элгәрләре утырган күк мәгърур.
Фатихасын бирсен үзләренә
Милләтемнең улы – Тукай-бәгырь.
Тукай эргәсеннән баккан чакта
Халык зур ул, көчле, дәртле, моңлы,
Әдип тә ул халык, шагыйрь дә ул!..
Һәрбер шагыйрь, әдип – милләт улы!
Тукай эргәсендә яз кояшы
Җилкендерсен шагыйрьләрнең җанын.
Ел әйләнә шигырь сөйләсеннәр,
Күтәрсеннән алар милләт аңын!
Милләт белән бергә күтәрелсен
Һәм дә үссен шагыйрь үзаңы да.
Тукай рухы – шагыйрьләргә ышык,
Бәрәкәтле һәйкәл тузаны да.
Утырсыннар Тукай хозурында!
Баш исеннәр, чәчәк китерсеннәр!
Көнләшмәгез әле шагыйрьләрдән,
Күпсенмәгез безне, шигырьсезләр!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала