Журнал «Безнең мирас»

Фаил Шәфигуллиннан – Шәүкәт Шәфигуллинга (Үткәннән хатлар)

«Паратск зур кала…»
(Халык җыры)


Сәлам Зеленодольск калаларыннан!


Исәнме, абый! Кайнар сәламнәребезне кабул ит. Сәлам әнидән дә, миннән дә. Үзебез әлегә исән-имин, әкрен генә кыштыр-кыштыр яшәп ятабыз. Әллә ни кылтайткан да юк инде шунда. Кеше кебек. Әнә шундый (рәсемдәге) агач йортта яшәп ятабыз инде без. Аскы катта. Бер тәрәзә, бер бүлмә. Тәрәзә ишегалдына карый. Тәрәзәдән карасаң, тигезле-тигезсез тезелеп киткән утын сарайлары күренә. Ә тагын да арырак безнеке шикелле үк йорт түбәсе караеп тора. Ара-тирә, анда-санда юкә агачлары үсеп утыра. Ишегалдында көне буе чыр-чу килеп малайлар уйный, кичләрен карчык-корчыклар җыелып, дөнья хәлләрен «җиңеләйтеп» утыралар. Озын-озын бауларда керләр җилферди. Бугазын киереп әтәчләр кычкыра, тавыклар җырлаша. Күрше урысларның карт мәчесе, колакларын локаторлар кебек уйнатып, күзләрен йомып, өй түбәсендә гөрләшкән күгәрченнәр моңында изрәп утыра. Кемнеңдер әле яңа гына тәпи йөри башлаган малае ишегалдына чыкса, тәрәзәләрдән төрле-төрле башлар урамга сузыла. «Марат», – дип кычкыра калынрак тавыш. «Марат, тү-тү-тү, кил монда, аппагым», – ди нечкә, чәрелдәвек тавыш. – «Марат, иди домой, сейчас иди, слышишь, – ди өченче ачулы тавыш. «Марат, Марат, Марат», – дип берен-берен уздырырга тырышып кычкыралар тәрәзәләр. Аннан кемдер радиога җибәрә: «Только очень жди...» Кайсыдыр чыш-чыш утын кисә, кайсыдыр дөп-дөп яра. Басма алдына каяндыр кайтып килүчеме, барырга җыенучымы, мотоцикллар килеп туктый. Тузан болыты күтәрелә. Тузган чәчле хатын сукрана-сукрана керләрен җыеп йөри... Карт мәче мондый тавышларны исәпкә алып тормый: һаман да күзләрен йомып, күгәрченнәр моңын тыңлый...


Төн җитә. Яшь егетләр, яшь кызлар, тол хатыннар, тол ирләр, хәл кадәренчә киенеп, «Ленин» урамына таба агылалар. Госбанкка кадәр төшәләр дә, халык агымына кушылып, яңадан ДК янына әйләнеп менәләр. Тагын госбанкка, тагын ДК янына. Хәллерәкләре пиво, рәте юграклары квас эчә. Парк янына татарлар җыела. Яшьләр, яшьләр, чибәрләр, чибәрләр... Иге-чиге юк. Җырдагы кебек: «Бу яшьләргә замананың иң әйбәт чагы килде», чукынган... Кара костюмын ике якка җәеп җибәргән, ак күлмәкле, кара костюмлы егет җилкенеп-җилкенеп гармун (хромка) уйный. Ә кызларның кара-шомырт күзлеләре, кара-бөдрә чәчлеләре, кыйгач-кара кашлылары ашкынып-ашкынып бииләр. Карап-карап торасың да «Яшьлек» дисең. Әйе, яшьлек...


Кичә 24 июнь. Безнең чыгарылыш кичәсе булды. Ниһаять, дүрт авыр ел артта калды. Кулны кысып, «өлгергәнлек» аттестаты бирделәр, бүләк итеп сәгать бирделәр. Аннары өстәлләрне «о» хәрефе кебек тезеп куйдык. Биештеләр, кычкырыштылар, җылаштылар, хушлаштылар, үпкәләштеләр, бер-беренә мактау сүзләре әйтештеләр, үбештеләр... Кыскасы, мәктәп бинасы төнге сәгать өчкә кадәр дер селкенеп торды. Специально музыка чакыртканнар иде. Джаз уйнадылар. «Буги-вуги» биеделәр...


Әни исән-сау. Дөбердәтеп йөри. Марҗалар белән теттереп сөйләшә. Трикотажны «каталажка» ди. Син җибәргән акчаны төенләп куйды. Авылга кайтам, ди. Белмим, кайчан кайта торгандыр.


Кичә төне буе яшенле яңгыр яуды. Ә бүген көн кояшлы, җилле, һава саф, күк зәңгәр.


Бүген Казанда Сабан туе. Барып булмастыр, ахры...


Авылга кайтмаганга бер ел була инде, узган ел шушы вакытларда кайтып киткән идем бугай. Хәер, авыл хәбәрләрен болай да белеп торабыз инде. Әни базарга чыккан саен берәр авылдашны күреп керә. Кайчагында килеп чәй дә эчеп киткәлиләр.


Анда Нәбиулла абзый (90 яшьлек) вафат диләр. Дога кылырсың. Аннары безнең теге мәчет урынына яңа клуб салганнар бугай. Анысын да кайтып күрәсе бар әле. Эш күп әле, бик күп, кем әйткәндәй, вакыт кына җитми. Җитми вакыт, җитми. Гомер җил кебек уза. Календарь битләре пушкадан аткандай атылып кына торалар. Карыйсың – дүшәмбе, икенче карыйсың – шимбә җиткән була. Инде (әйтергә онытканмын икән) безнең шәһәр дә биш көнлек эш атнасына күчте. Дүшәмбедән алып кече атнага чаклы шәһәр тын. Җомга көн башлана. Ә инде шимбә киче, мин сиңа әйтим, җәһәннәм кебек кайнап, ду килеп тора. Прилавкалар (магазиннарда) яртылаш бушыйлар. Якшәмбе көнне дә кичкә кадәр дәвам итә типтерү. Ә кич азрак сүрелә. Дүшәмбе көнне бутылка кабул итү пунктлары янына озын чират җыела. Күпләр, похмельдан айнып җитәлмичә, эштән дә калып куялар. Шулай итеп, ял өч яисә дүрт көнгә сузыла.


Вәт, парень, сез Африканы әйләнеп кайтасыздыр.


25 июнь, 1966 ел


"Безнең мирас". - 2014. - №5. - 82-83 б. 

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру