Фаил Шәфигуллин. ЕРАКТАМЫ, ЯКЫНДАМЫ?
Әллә кайчаннан бирле эленеп тора инде сыңар бияләй өрәңге ботагында. Юл буйларын көрт күмгән көннәрдә узгынчыларның иңбашларына тияр-тимәс тирбәлеп кала иде ул. Хәзер урамнар кардан арчылды. Бияләй күзгә күренеп биегәйде.
Тәрәзәдән карап утыра торгач, үзе өчен кызыклы бер яңалык ачты Илгиз: агач ботагындагы бияләйгә бала-чагалар, кызлар, егетләр һәм әти кешеләр бөтенләй диярлек игътибар итмиләр. Әниләр генә... Кызларын яисә улларын җитәкләп биек йортлар эргәсеннән салмак кына атлаучы әниләр генә... Өрәңге төбенә килеп туктыйлар да теге яктан карыйлар бияләйгә, бу яктан... Мондый чакта һәр әни янындагы баласыннан: «Синеке түгелме?»—дип сорый сыман тоела Илгизгә.
Ә бит өрәңге ботагындагы бияләй Илгизнеке. Моны берәү дә белми. Илгиз хәтта үзеннән дә яшерергә тырыша бияләйнең үзенеке икәнен.
Шулай бервакыт чана шуганда күрше кызы Фирүзәнең елап торганын күрде Илгиз. Күрде дә юату нияте белән баштанаяк карга буялган Фирүзәгә якынрак елышты. Ә-ә-ә! Әнә эш нәрсәдә икән! Әнисе орыша икән Фирүзәне. Фәлән дә фәсмәтән, ачыгавыз, ди, кулайсыз, җебегән, ди. Борынын тарткалап, Фирүзәне кызганып торганда төшенеп алды Илгиз: сыңар бияләен җуйган икән Фирүзә. Шуның өчен дөнья бетереп битәрли икән аны әнисе.
Фирүзәләр кайтып киткәч, кар өемнәренә типкәләп, югалган бияләй табылмасмы, дип, байтак өметләнеп йөргән иде Илгиз ул чакта. Әмма бияләй табылмады. Шунда өметле уй янына сөенечле уй да килеп өстәлде — кара, Илгизнең бияләйләре дә нәкъ Фирүзәнеке кебек ләбаса. Аннан соң Илгизнең яңа күн бияләйләре дә бар. Кыскасы, әтисе белән дә, әбисе белән дә киңәшмәде Илгиз — мәсьәләне үз белдеге белән хәл итте дә куйды. Илгиз чыгарып ташлаган сыңар бияләй берничә көн Фирүзәләр тәрәзәсе каршындагы сукмак буенда яртылаш карга күмелеп ятты. Ләкин аңа орынучы да булмады.
Беркөнне кичкырын Илгиз бәхетсез бияләйне Фирүзә йөри торган сукмакка куеп калдырды. Иртәнгә чаклы, аннары иртәдән кичкә чаклы яткан урынында ята бирде бияләй. Берничә көннән Илгизгә үз бияләе бик кызганыч булып тоелды. Карга батып, бозланып беткән бияләйне ул өйгә алып кереп җылытты, киптерде дә Фирүзәләр йорты каршындагы өрәңге ботагына чыгарып элде.
Әнә шул көннән бирле ботакта тирбәлә дә тирбәлә сыңар бияләй.
Дөрес, апрель урталарында — күләгәле урыннарда кар атаулары агарып ята иде әле — Фирүзә дә тотып карады бияләйне. Әнисе алып бирде аны Фирүзәгә. Илгиз, тәрәзә рамына ябышкан көе, нәрсә була инде, дип, уйлый гына башлаган иде, Фирүзә нәрсәдер әйтте дә, тегеләр бияләйне үз урынына элеп, ипи кибетенә таба киттеләр. Бер-берсенә карап сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә киттеләр. Илгиз тырнак очын кимерә-кимерә, алар кибет борылышына кереп күздән югалганчы, артларыннан карап калды.
Әллә үзен, әллә бияләен кызганып елады инде Илгиз ул көнне. Үзе, еламыйм-еламыйм, дип уйласа да, яңаклары буйлап тәгәрәгән кайнар тамчылар, елыйсың-елыйсың, дип үртәделәр аны һәм тагын да ныграк елыйсын китерделәр.
Илгизләр дә шулай җитәкләшеп йөрерләр иде микән әнисе исән булса. Илгиз әнисен бөтенләй хәтерләми. Үлгән Илгизнең әнисе. Авырган да үлгән. Әбисе дә, әтисе дә әйбәт инде әйбәтен Илгизнең. Беркайчан да нахакка рәнҗетмиләр аны, җил-яңгыр тидермиләр. Аннан соң «үлгән» дигән салкын сүз белән ахырынача килешеп җиткәне дә юк әле Илгизнең. Ничек инде — «үлгән»? Олы кешеләрнең әниләре үлә. Ә Илгиз бөтенләй кечкенә бит әле. Юк, үләргә тиеш түгел аның әнисе!
Янында әнисе булса, бияләй турында әйтер иде микән Илгиз аңа? Әйтмәс иде, мөгаен. Әниләр алар усал була торганнардыр, ахры. Әнә бит, теге чакта, бияләен югалткач, Фирүзәне ничек орышып ташлады әнисе. Аннары урамга уйнарга чыккан саен күрә Илгиз: иң шаян, иң шук малайлар да, әниләрен күргәч, шым булалар. Әниләре янында малайлар басынкыланалар, юашланалар. Аларның йөзләренә кызлар кыяфәте чыга.
Фирүзәгә дә әнисе рөхсәт итмәгәндер әле, мөгаен, агач ботагындагы бияләйне алырга. Әгәр дә Фирүзәнең үз кулына тапшырса Илгиз бияләйне? Синең бияләең югалган иде кыш көне, синең бияләең бу, мин табып элгән идем агачка, дисә? Хәзер көннәр җылы, хәзер бияләй киеп йөрмиләр инде йөрүен. Шулай да кызганыч бияләй. Өр-яңа бит әле ул. Аннары бик йомшак та. Нигә генә ошатмады икән соң Фирүзәнең әнисе? Бик тә, бик тә Фирүзә кулында күрергә теләгән иде Илгиз бияләйне. Теләге кабул булмады, ахры.
Ә бүген бияләен өйгә алып керү нияте белән чыккан иде Илгиз урамга. Тегеләй әйләнде өрәңге тирәсендә, болай әйләнде һәм, һич көтмәгәндә, Фирүзә белән очрашты. Фирүзә, бер кулы белән яшел башлык эченнән тузып чыккан маңгай чәчләрен рәтли-рәтли, өрәңге ботагындагы сыңар бияләйне күзәтә иде. Илгиз, чигенә-чигенә, өрәңге төбеннән ераклаша да башлаган иде инде, тик Фирүзә кычкырып өлгерде:
— Исәнме, Илгиз!
Илгизнең исәнләшергә дип ачкан авызы ябылмыйча калды, Фирүзә чәтер-чәтер тезәргә кереште:
— Синең бияләең ич ул, Илгиз. Кыш көне безнең тәрәзә алдында аунап ятты, инде менә кемдер агач ботагына киертеп киткән. Буең җитә ич, ал, Илгиз.
— Минеке түгел ул, синеке түгелме соң? — дип, бияләйгә бер генә күз сирпеп алды да Илгиз кызарып башын түбән иде.
Фирүзә Илгизнең йөзенә текәлебрәк карады. Фирүзә эченнән генә көләдер сыман тоелды бу минутта Илгизгә. Ул башын тагын да аскарак иде.
— Минем бияләйнең сулы югалган иде шул, ә бу уң бияләй,— диде Фирүзә, очлы күзләрен һаман да Илгизгә текәгән килеш.— Ә синең кайсы бияләең югалган, Илгиз?
— Минемме? Минем югалмаган.
Менә эш нәрсәдә икән? Их, тиле Илгиз, тиле Илгиз!.. Бияләйнең уңы һәм сулы булуын бөтенләй исеңнән чыгаргансың бит син! Менә шулдыр инде ул: сукыр тавыкка — бар да бодай...
— Кем бияләе икән соң алайса?.. Мондый бияләйләр синең белән миндә генә, дип уйлаган идем мин тагын.
— Белмим...
— Синекедер, Илгиз. Син оныткансың гынадыр. Әниең булса, исеңә төшергән булыр иде, бәхетең, әниең юк...
Кинәт кенә Илгизнең бөтен тәненә уг капты. Яңаклары гына түгел, колаклары, маңгае, күкрәге яна иде аның хәзер. Шулай да телен көчкә әйләндереп:
— Минем яңа бияләйләрем бар,— дип әйтә алды.
— Әниең булса, күрсәтер иде сиңа яңа бияләй! Әниең булмаганга күрә иркенләп йөрисең әле син. Өеңә караңгы булгач кайтсаң да, орышучы юк. Сиңа, бияләй югалтсаң да, сүз әйтүче юк.
Илгиз сискәнеп куйды, капылт кына башын күтәрде, тырнакларын уч төбенә батырып, Фирүзәгә таба атлады. Кызның ваемсыз-матур күзләрен үпкә катыш нәфрәт уты белән көйдерде. Аннары, кисәк кенә борылып, яфракка бөреләнгән өрәңгеләр арасыннан юлсыз-нисез йөгереп китте.
Сулышы кабып, әлсерәп, шәһәр читенә килеп чыккач кына туктады Илгиз. Әле һаман да язылмаган йодрыклары белән дымлы керфекләрен сыпырып алды. Күз карашы талганчы, офыктан офыкка жәелеп яткан язгы серле киңлекләргә сихерләнеп карап торды.
Булырга тиеш лә Илгизнең әнисе, булырга тиеш!..
Битне йомшак жил сыйпый, күзгә саф, садә яшьлек агып керә, күңелне тып-тын күгелҗем ераклыклар ымсындыра...
Бар ла ул Илгизнең әнисе, кайдадыр яши. Яши һәм һәрдаим Илгизне күзәтеп, аның кайгы-шатлыгын уртаклашып, аңа яхшылык теләп тора. Тик ерактамы ул, якындамы — шунысын гына тәгаен белми Илгиз.
1978
Фото: visualrian.ru
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА