Фаил Шәфигуллин «Туып үскән нигез ташларына»
Меңәр яшьлек ташлар тып-тын ята,
Кычытканнар шашып чәчәк ата...
Ят бакчачы бага бакчаны.
Бар тирә-як чумган тирән моңга,
Ни өчендер, тормыш сүнгән монда,
Кычытканнар җиңгән ташларны.
«Ничә еллар сезне иңебездә
Йөртсәк тә, юк рәхмәт сүзе безгә,
Апа, абый, сеңел, туташлар,
Калдырдыгыз ласа безне ятим,
Кычытканнар хәзер безгә хәким», -
Дияләрдер сыман бу ташлар.
Авыру аккошлар күк боек ташлар,
Кем ул әнә күзләрендә яшь бар,
Сезгә башын салып ник елый?..
Йөрәгендә лә сез кемнәрнеңдер,
Кемдер күрә сезне төшендә гел -
Туып-үскән нигез онытылмый.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА