Журнал «Безнең мирас»

Ф.Кәрими сәяхәтнамәләре

Татар матбугаты башында торучыларның берсе саналган Фатих Кәрими «Кырымга сәяхәт» әсәрендә милли журналистиканың нинди булырга тиешлеге турында ап-ачык күрсәтә. Безнең хәлдәге бер милләт өчен газета чыгару мал җыюны,шөһрәт казануны яисә башка бер шәхси макатларны күздә тота алмый, бары тик милләткә мәхәббәт, Ватанга, хөкүмәткә, кешелеккә хезмәт, наданлык чокырындагы бичараларга шифа өчен генә башкарыла, дип белдерә. «Тәрҗеман»ның егерме еллык юбилее уңаеннан катнашкан дога мәҗлесе уңаеннан, татар матбугаты һәм матбагасы турында уйланып, Гаспралының шул эшне башлап җибәрүдә зур батырлыклар күрсәтүен әйтә, бу чорда мөселманнарда, шул исәптән татарларда, «әлеге юлда хезмәт кую һәм акча тоту гөнаһ түгел микән» ише курку яшәгәнлеге хакында сөйли.


Бер яктан, татар матбугатын тыю, икенче яктан, массалар гына түгел, хәтта кайбер зыялылар да дөньяви әдәбият укырга шөбһәләнгән шартларда, чыннан да, вакытлы матбугат эшен җайга салып җибәрү реформага тиң була һәм зур батырлык сорый. Андый гамәлиятне һәм дөньяви, һәм дини белемгә ия, югары катлам белән аралашкан (ягъни, матбага ачуга акча табу мөмкинлеге булган) һәм андый эшләр белән яхшы таныш кешеләр генә башкара алган. Шунлыктан татар вакытлы матбугатының чишмә башында ахун дәрәҗәсендәге кеше һәм аның махсус белемле балалары тору табигый дә. Татар матбугатын аякка бастыру никадәр авырга килмәсен, ул заманның иганәчелеге һәм байларыбызның киң карашлылыгы, милли рухлылыгы шартларында бу хәл тормышка ашырырлык була.


Юбилей тасвирыннан күрәбез ки, аңа бөтен татар төбәкләреннән танылган кешеләр килә, бихисап телеграммалар җибәрелә. Димәк, «Тәрҗеман» Казанда һәм чит якларда яшәүче татарлар тарафыннан үз газеталары, чын милли матбага сыйфатында кабул ителгән. Без аның озак еллар дәвамында ялгыз диярлек эшчәнлеген татар периодикасының бер этабы сыйфатында өйрәнергә тиешле.


Фатих Кәриминең елъязмасы унтугызынчы-егерменче гасыр чигенә кагылышлы бик күп мәгълүмат китерә, кем һәм кайдан килгән, ни сөйләгән – барысы да тәфсилле күрсәтелә. Без әдип тасвирларыннан, ничәмә еллар тәнкыйтькә дучар ителгән, ахмак саналган, читкә тибәрелгән Габдрәшит Ибраһимовка татар зыялыларының шул чорда ни дәрәҗәдә югары бәя бирүен күрәбез.


Бары тик мәгънәле сүзләр, реаль гамәлләр генә эшләнгән бу мәҗлес, аның турында хатирә безне бүген дә уйга калдырырга тиешле. Аңа әзерләнгәндә, Фатих Кәрими болай дип язган була: «Бу көн безнең өчен иң әһәмиятле көндер, чөнки татар милләтенең тәшкиленнән бирле, вә татар исеменең тарих сәхифәләренә кердекеннән бирле матбугат өчен, мәгариф вә инсанияткә ителгән фикер вә каләм хезмәте өчен, беренче дәфга (тапкыр) буларак, моның шикелле бер яум мәсарәт (шатлык көне) вә гаед милли иҗра ителәюр (үткәрелә)». Автор газетаның эшчәнлегенә югары бәя бирә, аның татар галәме өчен кылган хезмәтләрен ача. Аныңча, теләсә кайсы газета милли тормышны алга җибәрә, кешеләрдә ватаннарына һәм милләтләренә карата мәхәббәт уята. Кәрими бер милләтнең тормышын яктырту, материалларны башка телләргә тәрҗемә итеп, ул милләтнең барышын чит халыкларга да хәбәр итеп торуны татар зялыларының бер бурычы сыйфатында күрсәтә.


Фатих Кәрими язмасында шушы чорда татар мәгарифенә, әлбәттә, шул исәптән, матбагачылыгына да тотылган акча күләме, моңа кадәр басылган фәнни һәм әдәби рисаләләргә бәйле саннар да бар. Язучы һәм журналист, галим үз иҗаты белән дә татар журналистикасының, әдәбиятының үсешенә зур өлеш кертә. Аның публицистикасы бүген дә үрнәккә куярлык әсәрләр булып тора. Алга таба сүзем берьюлы татар прозасына да, журналистикасына да өлеш керткән Фатих Кәрими иҗатында публицистик катлам турында барыр.


***
Узган чорларга борылып карыйсың да, таң каласың, сөенәсең: бер гасыр эчендә татар әдәбияты да, журналистикасы да үсеш-үзгәрешләрнең катлаулы озын юлын үткән. Ул үз укучысын туплаган, сәләтле авторларны мәйданга китергән, форма ноктасыннан баеган, тел-стиль үзгәрешләре кичергән. Шул ук вакытта борчыла да башлыйсың: ул инде бер туплаган укучы санын югалта башлады, теле корамалану юлыннан китте, тирән эчтәлекле публицистик язмалар иҗат итәрлек каләм осталары көннән-көн сирәгәя бара. Шушы шартларда, заман ихтыяҗларын күздә тотып, әдәбиятта публицистик катламны көчәйтеп җибәргән, бер үк вакытта саф публицистик материаллар да язган Фатих Кәрими һәм кайбер замандашлары иҗатына әйләнеп-әйләнеп кайтасың. Бер гасыр узганнан соң, алар калдырган мирас тагын да актуальләшәрәк төшә сыман. Бу мәкаләнең язылуы да укучы игътибарын егерменче гасыр башындагы кайбер әсәрләргә юнәлтү максатыннан, дип уйларга кирәк. Бүгенге татар язучысы милләтче генә түгел, мәгърифәтче дә булырга, үткен сүзе белән яңадан йокыга киткән халыкны уята башларга тиеш. Әлбәттә, һәр чор мәгърифәтчелек хәрәкәтенең үз спецификасы, бераз аерымрак бурычлары бар, әмма аның гомуммаксаты –милләтне яшәтү.


Беләбез ки, узган мәгърифәтчелек чорында әдәбиятларда поэзия үз позицияләрен бирә, проза жанры ныгый. Татар язучылары да шәхес һәм милләт хокукларын көчлерәк яклый алган, киң планда фәлсәфи фикер йөртү мәйданы белән тәэмин иткән, әле ныклы традицияләргә ия булмаган заман прозасын тудыру эшенә керешә. Унтугызынчы гасырның яңа шартларында татар әдәбиятында нарратив жанрлар кискен үсеп китә. Бу вакыйга-күренешләрне укучыга хикәяләүче образы булган сәяхәтнамәләргә дә кагыла.


Һәр мәгърифәтче әдипнең мирасханәсендә сәяхәтнамә, истәлек, хат кебек формаларга караган язмалар табыла. Шушы чорның күренеклеләреннән саналган Кәрими иҗатында сәяхәтнамә генә дә – өчәү. Шулардан 1901 елда язылган «Аурупа сәяхәтнамәсе» белән 1903 елда мәйданга килгән «Кырымга сәяхәт» – публицистик формага хас традицияләрне алга таба үстерү булса, 1898 елда иҗат ителгән «Шәкерт илә студент» – татар милли беллетристикасының башлангычына нигез биргән хикәядән дип исәпләнергә лаек. Без, әдипнең юл очеркларын бер читкәрәк куеп торып, соңгысына ныграк тукталырбыз.


Әдәби сәяхәтнамә, бер яктан, публицистика шикелле үк, киңкатлам укучыга юнәлдерелә. Икенче яктан, документаль жанрларга каршы да тора. Өченчедән, тар мәгънәдә беллетристика төшенчәсенә дә җавап бирә: ял иткәндә уку, чор сурәте, модалары, кешеләрнең уй-фикерләре, гадәтләре, һөнәрләре һәм социаль катламнары белән танышу өчен кызыклы чыганак рәвешен ала. Җәмгыятьнең ике гасыр чигендәге хәл-торышын чагылдырган «Шәкерт илә студент»ны документаль-фактик материал әдәби алымнар ярдәмендә җиткерелгән (ягъни, беллетризацияләнгән) әсәр дип бәяләргә булыр иде.


Әдәби әсәрнең публицистиклыгы – һәм эчтәлеккә, һәм формага караган сыйфатлама. Ул каләм иясенең дөньяга карашларын, иҗтимагый тормыш күренешләренә мөнәсәбәтен, социаль-сәяси проблемалар күтәрү сәләтен күрсәтеп тора һәм, беренче чиратта, текст стилистикасында чагылыш таба.


Фатих Кәрими иҗаты турында сөйләгәндә, галимнәр әдип прозасында зур урын алган публицистизмга һәрвакыт игътибар итә. Әйе, гомумән алганда, мәгърифәтчелек әдәбиятында көчле чагылыш тапкан бу сыйфат аның әсәрләрен дә читләп узмый. «Шәкерт илә студент»та Кәрими социаль, иҗтимагый-сәяси проб­лемаларны әхлакый яссылыкка сала. Русия халкының, милләтләренең, бигрәк тә татарларның язмышы, гореф-гадәтләре, аларның милләт язмышындагы һәм ил тарихындагы роле турында уйланулар Фатих Кәрими әсәрләренең публицистик башлангычлы икәнен күрсәтеп тора да.


«Мин үземезнең мөселман кардәшләремезнең наданлыктан, файдасыз вә урынсыз тәгассебтән, ахмаклык вә каршылыктан вә искедән калган бәгъзебер мәҗүсилек гадәтләреннән котылып, аз булса да гыйлем вә мәгърифәт, һөнәр вә сәнәгать кәсеп итеп, ачык фикерле вә мәдәниятле булуларын, вә сөекле ватанымыз булган Русиянең фидакяр хадиме, хөкүмәт матбугатымызның халис вә садыйк углы, ягъни мәдәниятле русия мөселманы» булып яшәүләрен телимен», – ди Фатих Кәрими әсәргә кереш сүздә.


«Шәкерт илә студент» Кәрими тарафыннан баштан ук публицистик уйланмага нигезләнә: анда халыкның беркатлы ышанычлары, ярым дини-ярым тормышчан фәлсәфәсе, бу инануларның көндәлек тормышта, киемдә, ашау-эчү культурасында чагылуы шуны ачык дәлилли.


Әсәрнең публицистиклыгы ни дәрәҗәдә, дигән сорау туа. Беләбез ки: публицистиклык хирыслы полемик стиль белән язуда чагылыш таба. Бу сыйфат Фатих Кәрими хикәясендә шактый калку. Анда публицистик катлам әсәрнең бөтен сәнгати тукымасына сеңдерелгән; ул сюжетка караганда доминанта позициядә тора; образ-детальләр очеркларга хас булганча тудырылган һәм сайланган. Мәсәлән, хәзрәт кияве белән пишкадәм турында сүз алып барганда, автор алар мәдрәсәдә укыган барлык дәреслекләрне бер-бер артлы атый, мөгаллимнәрнең шәкертләренә ничек белем бирүләрен һәм үзләренең дә мәгърифәтлелек дәрәҗәсен бәяли. Әдәби әсәр иҗат итүне максат итеп куйганда әдип боларга, бик кирәк санаганда да, ишарә ясау белән канәгатьләнер иде.


Геройларның күрешү, аралашу әдәбе турындагы тәфсилле абзацларның да укучыны ялыктырачагын Кәрими белә, әмма стильне үзгәртми, бу ялыктыру аның файдасына гына: укучының иске тип руханилардан күңеле кайтачак. «Яннарына утыргач та, хәзрәт кияве рустан: «Син кем? Кая барасың? Ник барасың? Хәзер кайдан киләсең?» – дип, бердән-бергә биш-алты сөаль сорады...» дип башлый үзенең бер абзацын автор һәм бу төр төпченүнең ямьсез күренеш икәнлеген күрсәтергә тырыша.


Публицистик катлам нәфис әдәбиятта, мемуарларда һәм башка төр хезмәтләрдә дә текстка заманның темага туры килгән хәлләре, проблемалары, күренеш-вакыйгалары, персонажлары турында хөкем йөртүләрнең үтеп керүендә чагылыш таба. «Ашадыкымыз вакыт безем янымызда утырган бер адәм, капудан кергән икенче бер адәмне күрдектә: «Сибгатулла Сергеевич! Монда кил, әзрәк закусить итеп алыйк!» – дия чакырып алды. Гәрчә исеменең яртысы – мөселманча вә яртысы русча булса да, бу адәмнәрнең мөселман идеке мәгълүм иде. Сембер, Пенза, Саратов, Нижний тарафларындагы мөселманнар, әксәриян, кәнделәренә шуйлә исем бирәләр». Күрәбез ки, язучы чорында исемнәрнең руслашуында татарларның үзләре гаепле икәнлекне ачык аңлый.


«Шәкерт илә студент» хикәясенең һәр битендә әдип һәм заман тавышы ишетелә. Димәк ки, без хикәя баштан алып ахыргача публицистик рухта язылган, дип әйтә алабыз. Әлбәттә, анда нәфис текстларга хас сыйфатларга да билгеле бер күләмдә урын калдырыла, әмма бу аны хикәя дип атауны аклар дәрәҗәдә генә. «Шәкерт илә студент», публицистик әсәр буларак, үз чоры өчен әһәмиятле иҗтимагый проблемаларны күтәрүдән тыш, гражданлык, хакыйкать, гаделлек, дөреслек, милләт каршында җаваплылык кебек һәр заманда актуаль булган проблемаларны да чагылдыра.


Хәтта чын мәгънәсендә нәфис форма иҗат итәм, дип яза башлаганда, иҗтимагый проблемаларны калкуландырсаң, үтәли мотив ясасаң, лексик составта нык чагылдырсаң, каләмеңнән төшкән текстның жанр сыйфатламалары шунда ук үзгәрә башлый. «Шәкерт илә студент»та исә публицис­тизм автор уйланмасы булып тора. Ул теләсә кайсы гади укучы күзенә ташлана, чөнки автор позициясен чагылдырган әлеге сыйфат әсәрнең өс ягында ята, киңкатлам аудиториягә юнәлтелә.


Нәфис текстның публицистик катламнарын аерып кую анда сәнгати һәм публицистик башлангычның нисбәтен билгеләргә ярдәм итә. Әдәби әсәрнең пуб­лицистик ягы ул иҗат ителгән методка һәм авторның дөньяны күзаллауларына, хәтта еш кына язучылык талантына да барып тоташырга мөмкин. «Шәкерт илә студент»та публицистик катламның зур урын алып торуы бигрәк тә беренче шартлар белән бәйле, һәм моның шулай икәнлеген Кәрими мирасында бөтенләй башка төр стильгә корылган әсәрләр барлыгы белән дә исбатлап була.


Әдәби әсәрдә күренешләрне җентекле анализлаган, бәяләгән автор образы сиземләнә икән, ул шулай ук публицис­тикага тарта башлый. Бу хәтта гаҗәеп нәфис тел белән иҗат иткән Мөхәммәт Мәһдиевнең аерым әсәрләрендә дә урыны белән үзен сиздерә. Текстның нәфисме яисә публицистикмы икәнен ачыкларга кирәк булганда, аның берничә сыйфатына игътибар итәләр. Публицистика ике төр функция башкара: берсе – аңларга тырышу, икенчесе – бәяләү, шунлыктан аңа фикер эзлеклелеген чагылдырган төшенчәләр килеп керергә мөмкин, образлы-эмоциональ сөйләм элементлары да җитәрлек булыр. Мисал китерик: «Алар бәхәснең нидән ачылганын, сүзнең кайдан киткәнен күптән оныттылар. Мин дә көчкә генә исәпләп таптым да үз-үземнән сорадым: «Йә, менә безнең егерме ел укыган пишкадәмнәребезнең гыйлемнәре, бәхәсләре. Бу бәхәстән йә дөнья, йә ахирәт өчен үзләре никадәр файда иттеләр? Яисә мин, бер сәгать исраф итеп тыңлап утырдым. Ни файда иттем?»


Фатих Кәрими «Шәкерт илә студент»та, публицистлар кебек, тирәлекне детальле тасвирлый һәм аларга үз шәрехләрен дә биреп бара. Шул сәбәпле хикәя тормышчан, реалистик кабул ителә, анда автор образы нык тоемлана, еш кына төп уңай герой авторның үзе кебек кабул ителә. Хикәяне авторның башка төр сәяхәтнамәләре янәшәсенә куйсаң, бик күп фикерләрнең кабатлануын күрербез. Әлеге форманың активлыгы чорның фәлсәфи-сәяси эсселары, тарихлары, сатирик хикәяләре, әхлакый кыйссалары һәм романнары уздырган барлык карашларын бергә тупларга мөмкинлек бирүенә барып тоташа.


Публицистик әсәрләрдә, беренче чиратта, социаль чынбарлык үзенең җентекле тасвирларында чагылыш таба. Пароходка утыручыларның тасвирына тукталыйк: «Өсләренә-башларына бик яхшы нәрсәләр киенгән берничә рус вә рус хатыннары, пароходка утырмак өчен, конторның күпереннән керәләр иде. Нәрсәләрендер хезмәтчеләрдән күтәрткәннәр, үзләре арттан киләләр». Алга таба Фатих Кәрими «зур паласларга төреп, җеп белән баглаган вә өсләренә берәр комган таккан нәрсәләре, вә икенче кулларында калай чәйнекләре бар иде» дип, татарлар турында сөйли башлый. Тасвирлар тормыштан алынган булса да, образ-детальләрнең сайланышы ук авторның күренеш-вакыйгаларга хирыслы якын килүен, теге яки бу социаль төркемнәргә мөнәсәбәтен чагылдыра.


Фатих Кәрими руханилар катламына һәрдаим социаль бәяләмә бирергә тырыша, шулай ук башка төр иҗтимагый-социаль күренеш-хәлләрне дә бәяләп баруны әсәрнең соңгы битенәчә туктатмый. Болар барысы да «Шәкерт илә студент»ның публицистик сыйфатларын көчәйтә. Хикәядә социаль тормыш бер яки ике күренеш аша гына ачылмый, автор аны сюжет мөмкинлек биргән кысаларда гаять тә төрле итәргә тырыша, бу да публицистик катламның зураюына китерә.


Публицистикада шәхси башлангыч көчле була. «Шәкерт илә студент»та да автор позициясен белдерүче шәкерт образы шактый калкулана. Икенче яктан, Кәрими үз күзаллауларын студент сөйләмендә дә җиткерә, шул сәбәпле ике арада барган әңгәмә полемикага әйләнеп китә алмый, рус кешесе татар егетен үз фикерләренә инандыра, алар искелек тарафдарларына бергәләп каршы тора башлый.


Күргәнебезчә, Фатих Кәриминең «Шәкерт илә студент»ында публицистизмның һәм эчтәлеккә, һәм формага караган күптөрле сыйфатлары чагылыш таба. Аның хикәяләү структурасы эмоциональ-тасвири һәм аналитик-публицистик катламнардан оеша, һәм әсәр авторның дөньяны аңлау эшчәнлегенең чагылышы рәвешен ала. Публицистик катлам зур урын биләүгә карамастан, «Шәкерт илә студент»ны нәфис әдәбиятка кертеп карарга мөмкин. Анда хикәягә караган сыйфатлар да бар. Ул мәгърифәтчелек идеология­се таралуга бәйле җанланган, яңа үсеш алган жанр булып тора. Анда алга таба татар тормышын ничек кору проблемасы алай һәм болай яшәү антитезасы ярдәмендә хәл ителә.


Мәкаләнең журналдагы исеме: "Фатих Кәрими сәяхәтнамәләрендә публицистик катлам"

Теги: Рифә Рахман Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру