Журнал «Безнең мирас»

Эзләмә

Кичке сәгать дүртләр тирәсе иде. Киң керән өстәл артында тәмәке пыскытып утырган Мөхәммәт, бүлмәдәге тынлыктан туеп, тәрәзә астындагы яшел төймәгә басты. Шуылмалы тәрәзә тавыш-тынсыз гына ачылгач, бүлмәгә әле яңа гына яфрак яра башлаган татлы юкә исе һәм магнитопланнар гүелдәве кереп тулды. Болай рәхәтрәк иде. Туа-туганнан тынлыкны яратмый ул, бигрәк тә гамь чиккән чакта. «Нигә шулай озак тоткарлана бу Артур? — дип уйлады ул, кәнәфигә чалкан ятып.— Качып китсә, эшләр харап. Полициягә шалтыратырга кирәк булган. Юк, мин дөрес эшләдем, ахмак белән эш йөрттем, дип уйламасын. Мин аны үзем тотып бирәчәкмен».
Ниһаять, селектордан сәркатип хатынның матур тавышы яңгырады:
— Ул килә, президент әфәнде.
— Рәхмәт, Рәшидә,— Мөхәммәт вәсвәсәгә төште, ләкин бик тиз исенә килде. Ул-бу була калса, нур пистолетын алырга җайлы булсын дип, дерелдек тоткан куллары белән чак кына өстәл тартмасын ачты да: «И-их, шундый куркак булгач, полициягә генә шалтыратырга кирәк иде, мәхлук»,— дип үзүзен тиргәргә кереште.
Озакламый ишектә икенде күләгәсе хәтле Артур пәйда булды. Сүз дә юк, чибәр егет. Әле кичә генә Мөхәммәт аны бик нык ярата һәм хөрмәт итә иде. Хәзер мондый яхшы хәтер һәм тыйнаклык бик сирәк очрый. Бөтен яктан да камил, ышанычлы кеше булып тоела иде ул аңа. Шуңа да аны өч ай эшләмәс борын серле лабораториягә мөдир итеп билгеләде. Институт хезмәткәрләрен генә түгел, югарыдарак утыручыларны да сагайтты бу тәвәккәллек. Әйе, ышанды, кирәгеннән артык ышанды Мөхәммәт. Була бит шундый бәндәләр: беренче очрашуда ук сине бөтенләең белән яулап алалар да үзләренә карата булган ышанычыңны һәм мәхәббәтеңне сиңа каршы ук корал итеп файдаланалар. Артур да нәкъ менә шундый ике битле ком икмәк булып чыкты.
— Исәнмесез,— диде ул керә-керешкә.— Тоткарланганым өчен гафу итегез, лаборатория хезмәткәрләренә кайбер күрсәтмәләр бирмичә һич китеп булмады.
Мөхәммәт, ияк кагып, салкын ишарә белән каршыдагы кәнәфигә ымлады.
— Утырыгыз.
Һәрчак җылы каршылауга күнеккән Артурның йөзендә гаҗәпләнү тойгысы күренде. Аякларын чалыштырып утыргач, ул, мин сезне тыңлыйм дигәндәй, дикъкать белән президентка текәлде.
— Сез ничек уйлыйсыз, Артур,— дип сүз башлады Мөхәммәт,— Фәиз Зәкинең махсус бункерда саклана торган рухы кемгә кирәк булды икән?
Артур җилкәләрен сикертте.
— Нәфрәт вирусын уйлап тапкан галимнең лептон дулкын кыры теләсә кемне һәм, әлбәттә, чит ил разведкаларын да кызыксындырырга мөмкин.
— Мәсәлән?
— Мәсәлән, Америка Кушма Штатларын.
— Сез Үзәк разведка идарәсен күздә тотасызмы?
— Әйе.
— Ни өчен?
— Хәтерлисездер, моннан бер ай элек мин парапсихологларның Вашингтон шәһәрендә узган корылтаенда катнашкан идем. Тәнәфес вакытында бер галим миңа Үзәк разведка идарәсенең күренекле шәхесләрнең җаннарыннан коллекция булдырырга җыенуы турында сөйләде.
— Адәм җаннарын матурлык өчен җыймыйлар,— диде .Мөхәммәт.— Димәк, Үзәк разведка идарәсе лептон дулкын кырында тупланган мәгълүматларны укый алырлык җайланма ясау белән шөгыльләнә, шулай бит?
— Бик мөмкин.
— Ә без бу җайланманы инде күптән уйлап таптык.— Мөхәммәт, бәбәген бәгырәйтеп, каш астыннан гына Артурның чыраена күз салды. Шулай дип уйлаган иде ул: бу яңалык аны тырнак очы кадәр дә шаккатырмады.— Ярый, ә хәзер мәсьәләгә якынрак килик,— диде президент, һөҗүмгә күчеп.— Бункерга керә торган ишекнең коды сездән кала тагын кемгә билгеле?
Артурның авызына бераз сүз төшмичә торды. Берникадәр вакыт ык-мык килеп утыргач, кулларын җәеп, теләр-теләмәс кенә җавап бирде:
— Әлбәттә, миңа гына. Әмма лептон дулкын кыры урланган көнне мин .Алман илендә идем. Моны сез үзегез дә бик яхшы беләсез.
«Керфеге дә селкенми,— дип уйлады Мөхәммәт.— Күзгә карап алдаша бит, мөртәт. Ярый, мин сине барыбер .фаш итәчәкмен».
— Әйе, беләм,— диде ул, юри иҗекләрне сузып.— Әмма Алман илендә сез түгел, ә сезгә охшаган икенче кеше булган. Кем ул?
— Моны әле исбатларга кирәк,— Артур вәкарь белән тамак кырып куйды.
Әңгәмәдәшенең тынычлыгы президентның ачуын чыгарды.
— Сез алдашасыз,— диде ул, җикеренеп.—Кичә мин видеотелефон аша Мюнхен белән элемтәгә кердем. Парапсихология институты президенты Даниэл Шафер миңа мөхбирләр тарафыннан төшерелгән берничә фотосурәт күрсәтте.
— Шуннан ни булды?
- Ә менә нәрсә булды: Алман илендә булган кеше сез түгел. Аның сул колагында зур миң бар. Ә сезнең колагыгызда андый миң юк!
- Ә-ә, шулаймыни-и? — диде лаборатория мөдире, каһкаһәле елмаеп.— Ул фотосурәтләрдә дефектлар да булырга мөмкин бит.
— Берничәсендә булырга мөмкин, әмма барысында да түгел.
- О, сез бик күзәтүчән кеше икәнсез,— дип шаркылдап көлде Артур.— Ләкин бу дәлилләр сезгә инде булыша алмаслар дип куркам.
Мөхәммәт, бу оятсызлыкны күтәрә алмыйча, өстәл тартмасыннан нур пистолетын тартып чыгарды.
- Ә хәзер, рәхим итеп, минем сорауларыма җавап бир! — дип ысылдады ул, аннары, үзе дә сизмәстән, «син»-гә күчте.— Кем син?!
Артур, көлүдән туктап, җитди тонга күчте:
- Юкка гасабиланасыз, президент әфәнде. Сез инде соңга калдыгыз.
— Телеңә салынма. Синең урында мин койрыгымны гына кысып утырыр идем. Кемгә эшлисең?
— Ә сез кемгә дип уйлыйсыз?
— Җавап бир!
— Әгәр мин үземне Югары Гакыл тарафыннан җибәрелгән акыллы машина дисәм, сез ышаныр идегезме?
— Кибәк очыртма, Артур. Беренчедән, мин Югары Гакыл барлыгына ышанмыйм. Икенчедән, була калган очракта да, ул мондый юк-бар эшләр белән шөгыльләнмәячәк. Шуның өчен дә Югары Гакыл ул.
— Ихтыярыгыз,—Артур, үзенең ике колагын суырып алып өстәлгә томырды да, ниндидер аңлашылмый торган телдә: «Дивини кококо вили ка ки воко»,— дип сәер сүзләр тезмәсен тәкрарларга кереште. Күп тә узмады, колакның өске өлешендә зур миң үсеп чыкты.—Ә менә бу миңгә охшаган җайланма ярдәмендә, мин кырык көнгә бер тапкыр Югары Гакыл белән элемтәгә керәм,— диде ул.
— Җитте, җитте,— дип мыгырдады президент, агарынып.— Алыгыз тизрәк бу әгъзаларыгызны!
— Хәзер ышанасызмы? — Артур колакларны үз урыннарына беркетә башлады.
Ике карама арасында адашып калган Мөхәммәт, кесәсендә кулъяулык барлыгын да онытып, тирләгән маңгаен пиджак җиңе белән сыпырып куйды.
— Әйт дөресен, кем син? — диде ул хәлсез тавыш белән.
— Әйттем бит инде, Югары Гакыл тарафыннан җибәрелгән акыллы машина, дип.
Аның каршында дөрестән дә коеп куйган робот утыра иде. Җирдә мондый камил машинаны ясый белмиләр. Шунлыктан Мөхәммәт, теләсә дә, теләмәсә дә ышанырга мәҗбүр булды.
— Алайса, аңлат, нәрсә ул Югары Гакыл? — диде ул, читкә карап.
Артур тыныч тавыш белән генә сөйләп китте.
— Югары Гакыл — ул җаннар тупланмасы. Адәм җанын бункерда саклап, сез коточкыч җинаять эшләдегез. Лептон дулкын кыры Җирнең тарту көче тәэсирендә кырык көннән һәлак була. Фәиз Зәкинең мәңгелек башлангычын үлемгә дучар итеп, сез Югары Гакылны үзенчәлекле һәм кабатланмас тәҗрибәдән мәхрүм итә яздыгыз, һәр шәхес бер үк вакыйганы төрлечә кичерә. Әйтик, ничәмә-ничә буынны шул ук мәхәббәт һәм кайгы-хәсрәтләр аркылы үткәреп, ул адәм затларында туа торган хисләрнең өр-яңа нечкәлекләрен ача. Югары Гакылга җаннар тупланмасы гына дип карау бигүк дәрес булмас. Аның аерылгысыз өлешенә әверелгән һәр җан үз иреген саклап кала. Җирдә калган туганнарын, дусларын күр ергә тели икән, ул һичбер каршылыксыз шунда оча. Лептон дулкын кыры анда кырык көннән артык булырга тиеш түгел. Юкса, әйткәнемчә, аны һәлакәт көтә. Җаннар бер генә минут та эшсез тормыйлар, груһларга бүленеп, җиһан киңлекләрен өйрәнәләр, аның турындагы гыйлемнәрен камилләштерәләр. Лептон дулкын кырлары өчен вакыт, ерак ара кибек төшенчәләр юк. Алармы бүген Андромеда томанлыгында күрсәң, иртәгесен Цефей йолдызлыгында очратырга мөмкин. Җаннар кырык көнгә бер тапкыр берләшеп, илаһи интеллект хасил итәләр. Әнә шулай Югары Гакыл барлыкка килә. Ул җирне төрле афәтләрдән саклый, беренчел ноктага әйләнеп кайтучы күк җисемнәрен туктату юлларын эзли.
— Ә хайваннарның һәм бөҗәкләрнең рухлары кая китә?
— Алар икенче матди нигезгә күчереләләр. Бу эшне адәм җаннары башкара, һәр җанның үз эволюциясе бар. Амебадан алып кешегә кадәр күчерелә торгач, ул ныгый һәм камилләшә.
— Димәк, Җир җаннар инкубаторы? — Мөхәммәтнең бу соравы каһкаһә кебегрәк яңгырады. Әйе, балачаганы алдар өчен уйлап табылган әкияткә охшаган иде шул Артур сөйләгәннәр.
— Шулайрак булып чыга,— диде робот, аңа игътибар бирмәскә тырышып.
Әмма Мөхәммәтнең үз туксаны туксан иде. Лаборатория мөдиренең көймәсен комга терәргә теләп, ул бер-бер артлы һөҗүмчән сораулар яудыра башлады:
— Матди булмаган Югары Гакыл, никадәр генә акыллы булса да, кешелек цивилизациясенә ярдәм итә алмый. Менә синең кебек камил роботны ясар өчен генә дә ике кул кирәк бит.
Артур бавырлы тавыш белән әйтте:
— Югары Гакыл фикерне матдиләштерү серләрен белә.
— Син фикерне матдә димәкче буласыңмы?
— Әйе. Галәмдә матди булмаган нәрсә юк. Ел саен Җирдән ачык космоска утыз алты тоннага якын фикер тупланмасы ыргытыла. Югары Гакыл чистартып торуга карамастан, ул инде бөтен Кояш системасын пычратып өлгерде. Тора-бара, башка дөньяларны да пычрата башларга мөмкин. Бер минут эчендә адәм затының башында хәтсез күп кабахәт уйлар туа. Бу аның табигатенә хас нәрсә. Бәхеткә каршы, аларның күбесе төрле сәбәпләр аркасында тормышка ашмыйча кала. Хәзер сез, Марс планетасында яшәүче акыл затларын юк итәр өчен, нәфрәт вирусын уйлап таптыгыз. Тик шуны исегездән чыгармагыз: ике төрле җенес арасындагы мәхәббәтне үтерә торган вирусны эшләргә алынган һәрбер галим Югары Гакыл тарафыннан юк ителәчәк.
— Монда безнең гаеп юк. Марсианнар үзләре сугыш башларга җыеналар. «Өмет—192» спутнигы тарафыннан җибәрелгән өр-яңа мәгълүматлар да шуны раслый.
— Югары Гакыл моңа юл куймаячак.
— Кайчан да булса җирлеләр дә фикерне матдиләштерү серләрен ачачаклар. Аларның Югары Гакыл белән уртак тел таба алмаулары да бик мөмкин. Кеше дә бит элек-электән галәмгә хуҗа булырга тырыша.
— Галәмнең хуҗасы бер генә,— диде Артур, елмаеп.— Ул — Югары Гакыл. Ә фикерне матдиләштерү мәсьәләсенә килгәндә, бу кешелек дөньясы өчен мәңге тормышка ашмаслык хыял булып калачак. Ахмаклыклар эшләр еч ен сезгә ике кул да бик җитеп тора..
— Кеше һәрвакыт хакыйкатькә омтыла. Бу — аның яшәвенең төп максаты.
— Сезнең төп максатыгыз җанны камилләштерүдән гыйбарәт.
— Син үз-үзеңә каршы киләсең, Артур. Әле күптән түгел генә син, Югары Гакылның интеллекты Җирдә яшәүче адәм затлары хисабына үсә, дигән идең.
— Мин ул вакытта хисси интеллектны гына күздә тоттым. Ә берсеннән-берсе куркыныч фәнни ачышлар ясап, сез табигатькә генә түгел, үз-үзегезгә дә әйтеп 6 етергесез зыян китерәсез. Шуңа да карамастан, болар барысы да уен гына. Чын фән белән сез фәкать лептон дулкын кырына әверелеп, Югары Гакылның аерылмас 6 ер кисәге булгач кына шөгыльләнә башлаячаксыз. Хакыйкатьне исә эзләргә кирәк түгел. Чөнки аны эзләп тапкан очракта да, сезне канәгатьсезлек биләп алачак.
Мөхәммәт робот белән килешергә теләмәде.
— Шулай да хакыйкатькә омтылырга кирәк, минемчә,— диде ул, тамак кырып.— Нинди генә булса да, кешелек дөньясы аны белергә тиеш. Йә, ярый, бу турыда мәңге сатулашырга була. Минем сиңа менә шундый сорау бирәсем килә: әгәр сике Югары Гакыл ясаган икән, нигә ул син е чын кеше дә итмәде?
— Сез кешене машинадан өстенрәк дип уйлыйсызмыни? — Артурның йөзе бозылды.— Мин һич тә алай димәс идем. Машинага пространствода хәрәкәт итәр өчен махсус җайланма куярга мөмкин, ә кешегә аны куеп булмый. Куеп булган очракта да, ул зур тизлек белән хәрәкәт иткәндә, ышкылу көче тәэсирендә янып һәлак булачак.
Президент бер мәлгә сүзсез калды. «Җавабын таба белә бу,— дип уйлады ул.— Шулай да мин аңа ышанмыйм. Ул күз буучы, ул мине алдый. Азмыни бу дөньяда аферистлар? Ә мин, тинтәк, аның әкиятләрен тыңлап уты« рам. Ярар, сөйләсен, ул барыбер моннан чыгып китә алмаячак».
— Рух кырык көндә һәлак була, дидең. Фәрит Зәкинең лептон дулкын кыры бункерда бер елдан артык торды,— диде Мөхәммәт.— Шулай булгач, аны космоска җибәрүнең мәгънәсе юк бит.
Робот бу юлы да җавап тапты:
— Югары Гакыл аны терелтте.
— Терелтте?
— Әйе. Әмма сез яңадан берничә җанны бункерга бикләсәгез, аның аларны терелтергә көче җитмәячәк. Чөнки галимнең җаны башка рухлардагы энергия хисабына терелде. Моның өчен нинди һәм күпме энергия кирәклеген әйтеп тормыйм. Ул фәкать адәм җаннарында гына була.
— Бу процессны инде туктатып булмый. Америка Кушма Штатларында да адәм җаннарын аулау белән шөгыльләнәләр. Хәер, моны син миңа үзең әйттең.
— Ялгышасыз, президент әфәнде,—диде робот тантаналы тавыш белән.—Бүген иртәнге сәгать унда Вашингтон шәһәрендәге парапсихология институтында ундүрт галим агуланып үлде. Дөресрәге, аларны мин агуладым. Адәм рухларын ауларга теләгән һәрбер кеше белән шулай булачак.
Мөхәммәт, тыны кысыла башлаганын тоеп, галстугын бушатты.
- Бу мөмкин түгел! — диде ул.— Шундый кыска вакыт эчендә Америкага барып кайтып булмый.
— Өч-дүрт минутта Җир шарын да әйләнеп чыга алам мин.
— Әкият!
- Әкият? — Артур кетк елдэп көлеп җибәрде.— Бигрәкләр дә яратасыз инде шушы сүзне, президент әфәнде. Теләсәгез, хәзер мин сезгә Төркиядән алтын укалы фәс алып кайта алам.
Нәрсәдер черт итте дә робот юк булды. Кәнәфи өстендә нибары әфлисун төсендәге түгәрәк яшен сыман шар асылынып тора. Бераздан ул да башта ярым ай, аннары туры сызык рәвешенә кереп, юкка чыкты.
Мөхәммәт шаккатып утырган арада яңадан нәрсәдер черт итте. Чын могҗиза иде бу: кәнәфидә әлеге дә баягы лаборатория мөдире утыра. Пиджагы юп-юеш, ә кулында алтын укалы "фәс елкылдый.
— Төркиядә яңгыр ява,— диде теге, кагынып. Үзе еш-еш сулый. Күрәсең, кислород аның өчен дә мөһим. Гәүдәсеннән исә көчле җылылык бөркелә. Бусы ышкылу көче тәэсирендә инде.
Президент, пистолетны өстәлгә томырып, тәрәзә янына килеп басты. Аста юкәләр чайкала, магнитопланнар чаба, җәяүлеләр атлый — барысы да гадәти, таныш, аңлаешлы. Ә бу бүлмәдә акылга сыймаслык нәрсәләр эшләнә. «Ышаныргамы моңа? — дип уйлады ул, аскы иренен каты итеп тешләп.— Ярамый. Ул чыннан да күз буучы. Әлбәттә, күз буучы. Полициягә тапшырырга кирәк. Шунда сөйләсен әкиятләрен. Әгәр ул мине үз ихтыярына буйсынырга мәҗбүр итсә? Ашык, Мөхәммәт. Сиздермичә генә аяк астындагы төймәгә бас та, вәссәлам!»
— Кулларыгызны күтәрегез! — бу Артур иде. Президент, сискәнеп, кулларын акрын гына югарыга
күтәрде. «Шулай була ул иблистән иман көтсәң!» — дип уйлады ул, абай булганына үкенеп.— Качачак, тәки качачак бит, мөртәт!»
— Юләр сатма, Артур, минем бит сиңа зыяным тимәде,— диде Мөхәммәт, калтыраган тавыш белән. Аңа хәзер ничек тә булса да өстәл артына утырырга кирәк иде.
— Сез яхшы кеше,— диде Артур,— ләкин мин үтермәсәм, сезне биш минуттан башка кеше үтерәчәк.
Президент, авызын былчайтып, мыгырдап куйды:
— Кем кулыннан һәлак булсаң да барыбер түгелмени?
— Барыбер түгел. Үзәк разведка идарәсе сезнең җаныгызны Вашингтондагы парапсихология институтының махсус бункерына урнаштырырга тели. Сезгә Фәиз Зәки уйлап тапкан нәфрәт вирусын булдыру серләре мәгълүм. Ә аларда адәм җанын укый торган җайланма бар. Үзәк разведка идарәсе бу вирусны башта җирлеләрне юк итүдә, аннары Марс планетасын яулап алуда кулланырга тели.
— Моның өчен мине тере килеш тә урларга мөмкин бит.
— Анда сезне ватандар галим буларак беләләр. Ә рухның «телен» чишү катлаулы эш түгел,— диде Артур, моңсу елмаеп.
Гомеренең соңгы минутлары якынлашканын аңлау Мөхәммәт өчен чиксез авыр иде. Яшәргә дә яшәргә генә иде югыйсә. Юк, үләргә ярамый, бәлки бер-бер форсат килеп чыгар. Күбрәк сораулар бирергә һәм вакытны сузарга кирәк. Ә сораулар муеннан.
— Син мине үтерәчәкләрен кайдан беләсең? — диде ул.— Мин алай тиз генә үләргә җыенмый идем әле.
— Мин сезнең язмышыгызга математик анализ ясадым.
— Син язмыш барлыгына ышанасыңмыни?
— Мин математикага ышанам,— Артур пистолетның көпшәсен президентның маңгаена төзәде.
— Кибәк очыртма, балакаем,— диде Мөхәммәт, артка чигенеп.— Мин андый беркатлы кеше түгел. Әйт, син күз буучымы? Әйе, син күз буучы һәм пычрак шпион!
Шулчак селектордан сәркатип хатынның борчулы тавышы яңгырады:
— Президент әфәнде, сезнең янга бик сәер кеше кереп китте. Хәтта рөхсәт тә сорап тормады.
Артур җәһәт кенә ишек янына барып басты. — Берни булмагандай кыланыгыз,— диде ул әмерле тон белән.— Мин аны үзем каршы алам.
Мөхәммәт өстәл артына барып утырды. «Яхшы форсат,— дип уйлады ул, зәһәр йотып.— Хәзер мин аны һичбер авырлыксыз юк итә алам. Сизә генә күрмәсен». Ул акрын гына өстәл тартмасына үрелде. Монда карамыймы дип, яңадан Артурга күз салды. Юк, бөтен игътибары ишеккә төбәлгән. Тирән итеп сулыш алгач, ул нур пистолетын чыгарып, көч-хәл белән генә буйсынган баш бармагы белән чакмага басты.
Көпшәдән зәп-зәңгәр нур ургылып чыгуга, лаборатория мөдире беркадәр вакыт Мөхәммәткә гаҗәпләнеп карап торды-торды да, яраланган күкрәген тотып, башын артка каерган хәлдә идәнгә тәгәрәде. Аның күкрәгендәге төрле төстәге тимерчыбыклар тырпаеп торганын күргәч, Мөхәммәтнең ияге асылынып төште. «Ходаем, ул чыннан да робот бит»,— дип уйлады ул, күзләрен йомып, һәм пистолетны идәнгә ыргытты.
Акрын гына ишек ачылды. Анда бер кулына дипломат, икенче кулына пистолет тоткан киң эшләпәле, сакал-мыеклы, битенә боз яуган уртача яшьләрдәге кеше басып тора иде. Йөзе әллә ни матур булмаса да, асман кебек зур зәңгәр күзләре ниндидер сөйкемлелек биреп тора үзенә. Урамда очратсаң, үтерүче дип һич уйламассың.
— Мин сине үтерергә килдем, президент әфәнде,— диде ул, оятсыз елмаеп.— Сез әзерме?
Мөхәммәт дәшмәде. Аның үләс е килә иде. Нигә сузарга? Иртәме-соңмы, барыбер Югары Гакыл каршында җавап тотачак. Яшәү аңа хәзер ниндидер нәфрәтле һәм күңел кайтаргыч нәрсә булып тоела иде. Шулай да ул аяк астындагы төймәгә басарга онытмады. Тиздән бөтен полиция аякка басачак.
Үтерүче озак көттермәде. Пистолет көпшәсен әле маңгайга, әле күкрәккә төзәп торды-торды да, корбанына ябырылырга әзерләнгән юлбарыс кебек бер генә мизгелгә катып калып, чакмага басты. Көпшәдән тавыш-тынсыз гына ургылып чыккан зәһәр нур иң элек аның кулларын, аякларын өзде. Ә аннары... аннары кып-кызыл кан күлдәвегендә пычтырдап яткан гәүдәсен башыннан аерып ташлады.
Мөхәммәт үлде. Тик бөтенләйгә түгел. Аның күпмедер вакыт өнсез яткан рухы, иркенлеккә чыгар өчен, баш мие дип аталган соры сыеклыкта тыпырчына башлады. Ниһаять, ул кечкенә йомры болыт булып һавага күтәрелде. Тән газабыннан котылу һәм кинәт биләп алган рәхәтлек аны исертеп җибәрде. Шуңа күрә җан тузан суырткыч кебек гөжләп торган җайланма белән бөтен бүлмәне айкап йөргән башкисәрдән курыкмады.
Бераздан Мөхәммәт, ниндидер тарту көченә буйсынып, үтерүче янына йөзеп килде дә, гөжләп торган җайланманың бүрәнкә рәвешендәге тишегенә кереп югалды.
Эчтә караңгы һәм кысан иде. Кемнеңдер кулында уенчык булу бигрәк тә күңелсез икән шул. «Нигә тыңламадым сине, Артур? — дип тәкрарлады бичара җан.— Кырык көннән минем мәңгелек башлангычым юкка чыгачак бит. Ни эшли-им?»
...Магнитопланнар гүелдәве, сөйләшкән авазлар ишетелә башлагач, Мөхәммәт тәмам куркуга төште. «Нигә шулай иркенләп йөри әлй бу залим? —дип уйлады ул.— Инде күптән эләктерергә тиешләр иде бит каһәрне. Әллә махсус сигнал төймәсе сафтан чыккан булганмы? Алай дисәң, үзем тикшереп карадым бит. Ярый, кача алмас, барыбер эләктерерләр. Тик менә Рәшидәне генә үтергән булмасын. Сөяркәм генә булса да, хатынымнан да артыграк күрә идем бит аны».
Мөхәммәт ялгышмады. Берникадәр вакыт узгач, кемнеңдер:
— Селкенмәскә! Сез безнең кулда! — дип кычкырганы ишетелде. Мондый боерыкны фәкать полисмен гына бирә ала. «Афәрин, бик житез егетләр икәнсез,— дип уйлады Мөхәммәт, куанып.— Качыра гына күрмәгез инде».
Шпион каршылык күрсәтте булса кирәк: шактый озак вакыт акырган, сүгенгән авазлар һәм шак-шок итеп суккан йодрык тавышлары ишетелеп торды.
Ниһаять, тынлык урнашты. Кемдер җан суыргычның капкачын ачты да:
— Нәрсә икән бу? —дип мыгырдап куйды.— Бу — борыны астыннан яңа гына мыек төртеп чыга башлаган яшь .полисмен иде. Ә кыяфәткә болай шактый җилкәле күренә.
Рух шундук һавага күтәрелде. Полисменнар аның рәхмәт сүзләрен дә, кысып-кысып кочаклаганын да ишетә һәм тоя алмадылар.
Үтерүчене машинага утыртып алып киткәч, Мөхәммәт, Рәшидәнең хәлен белергә дип, парапсихология институтына очарга булды. Әмма нәрсә бу? Ниндидер күренми торган көч аны бөтенләй икенче юнәлештә очарга мәҗбүр итә.
Иа ходай, каян килде бу караңгылык? Ул төпсез бушлыкка оча. Кая ача?
Менә җем-җем килеп янган йолдызлар, зәп-зәңгәр Җир-шары, сары Ай һәм илаһи Кояш күренде. Сызгыру, гүләү һәм шартлау рәвешендә ишетелгән космик тавышлар мәгънәле сүзләр, җөмләләр булып ирешә башлагач, Мөхәммәт мондагы һәр җисемнең тер е икәнен аңлады. Алар барысы да ярату, мәхәббәт һәм мәңге бергә булу турында сөйләшәләр иде. Мөгаен шуңа күрәдер, галәм инде ничә мең еллар үзенең бөек аһәңе, камиллеге һәм матурлыгы белән кешелек дөньясын шаккатыра торгандыр. Ә бу бөеклекне, бу Нәфасәтне, бу чисталыкны күргән кеше беркайчан да үзен бөек дип атамас иде!
Оча торгач, Мөхәммәт искә килмәгән, төшкә кермәгән җиде баганалы алтын капка күрде.
- Исәнме, улым!
Назлы сәламләү сүзләренең иясе күренмәгәч, Мөхәммәт, дулкынланып, сорап куйды:
— Кем син?
— Мин — Югары Гакыл.
Җан тагын бер кат һәр тарафны күздән кичерде, һичбер җан әсәре юк. Хәер, кырык көнгә бер тапкыр туа торган Илаһи Гакылны күзгә күренми торган җаннар хасил итә бит. Димәк, ул да күзгә күренә торган булырга ти еш түгел. Аны күрү-күрмәү әллә ни мөһим дә түгел кебек. 0 менә бу алтын капканы ул аңа юкка гына күрсәтми.
Мөхәммәт, тәвәккәлләп, сорап куйды:
- Бу нинди капка?
— Бу — хакыйкать! — дип җавап бирде тавыш.
— Хакыйкать?
- Әйе, хакыйкать.
Җан капкага килеп кунды.
- Мин хакыйкатьне күрмим. Кайда соң монда хакыйкать? Нигә ул шундый салкын? Нигә мин аны аңламыйм? — диде ул, гаҗәпләнеп.
- Аңламаган нәрсәне нигә эзләргә? — диде тавыш.— Эзләмә син хакыйкатьне. Ул сиңа кирәк түгел. Әйт, менә бу салкын капка, алтын булса да, кешелек дөньясын бәхетле итә аламы?
— Юк, әлбәттә. Ә нәрсә бәхетле итә?
— Мәхәббәт... Ә хәзер кайтып кит, улым. Вакытың җиткәч, мин сине үзем чакырырмын.
Алтын капка юкка чыкты. Мөхәммәт каядыр оча. Менә инде йолдызлар да күренми башлады. Юк, берәү күренә бугай әле. Алай дисәң, анысы да йолдызга охшамаган. Әйе, бу — лампа яктысы. Әнә, авызына марля бәйләгән ак халатлы бер кеше игътибар белән аның күзләренә караган. Ара-тирә: «Кислород өстәгез!»—дигән сүзләре ишетелә. Барысы да аңлашылды: ул исән, ул яңадан Җиргә кайтты!

Теги: Заһид Мәхмүди Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру