Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Этләр белән эт буласы килми..."

"Этләр белән эт буласы килми..."

Ят бер авыл аша үтеп барам...Һау-һау килеп, этләр сәламли.Исем кушылмаган көчекләр дәКапка артына посып, ләң-ләң ди.Шундый чакта имəн күсәк алып,Туктап сугышырга кирәк тә...Этләр белән эт буласы килми...

Ят бер авыл аша үтеп барам...
Һау-һау килеп, этләр сәламли.
Исем кушылмаган көчекләр дә
Капка артына посып, ләң-ләң ди.
Шундый чакта имəн күсәк алып,
Туктап сугышырга кирәк тә...
Этләр белән эт буласы килми,
Көчекләре белән бигрәк тә.
Акрын гына юлны дәвам итәм,
Юлым дөрес булгач — ис китми,
Ә этләрнең елап өрүләре
Мыек бөртеген дә селкетми.
Әнгам Атнабаев
Фото: pixabay
#Әнгам Атнабаев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи