Журнал «Безнең мирас»

Р.Мостафин анкетасы

Соңгы вакытта Татарстан Милли музее фондлары язучы Рафаэль Мостафин мирасы белән дә тулыланды. Ә инде әдипнең вафатына 7 ел кала тутырган анкетасы журнал укучыларына да кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.


Бигүк кыска булмаган гомеремдә миңа йөзләрчә анкета тутырырга туры килде. Торгынлык елларында чит илгә чыкканда яисә яңа эшкә урнашканда, төрле тикшерүләр, бүләкләүләр, персональ эшне тикшергән чакларда һ.б. Кайсыдыр югары начальник сине үзенә чакыра, ә синнән элек аның өстәлендә шәхси эшең ята...


Әлеге анкетаны исә мин укучы дусларым өчен тутырам.


Фамилия. Мостафин — татарлар арасында киң таралган бик гади фамилия. Каян килеп чыккан ул? Элек бит татарларда фамилия булмаган. Бабаем сөйли иде: аның әтисен, ягъни минем бабамның бабасы Габдулланы XIX гасырның икенче яртысында Оренбург губернасының Яңа Мусин авылы старостасы итеп билгеләгәндә, аның фамилиясен күрсәтү кирәк булган. Кайсысын сайларга, дип озак баш ватканнар. Габдулланың әтисе — ыру башы Мостафа исеменә тукталганнар. Өяздә моны хуплаганнар. Шулай итеп, без Мостафиннар булып киткәнбез.


Кайнар йөрәкле, эшчән һәм фәһемле Габдулла бабамны яхшы хәтерләгән кешеләр белән аралашу бәхетенә дә ирештем мин. Теләсә кемне алты мәчетле зур авылга староста итеп куймыйлар. Ә безнең ыру башын минем бабамнан башка беркем дә хәтерләми. Бабам сөйләгәнчә, Мостафаның ике хатыны булган, аның әбисе яшь хатынның җәберләүләреннән бик изаланган.


Бабамның кабере сакланган, мин анда булгалыйм. Ә башкаларның каберләре үлән белән капланган.


Исем. Исемем мөселманча түгел, татарларга да хас түгел — Рафаэль. Минем әтием Әхмәт — 20-30 нчы еллар комсомолы — яңа тормыш өчен көрәшкән. Ул бик тә сәнгатьне яраткан, улының рәссам булуын теләп, мине итальян даһиы исеме белән атаган. Әниемә бу исем ошамаган, ул миңа Әнис дип исем кушарга теләгән. Ләкин, чын татар хатыны буларак, иренә каршы килергә кыймаган.
Кайберәүләрнең әйтүенә караганда, кешенең исеме аның характерын һәм сәләтен чагылдыра. Минем мисалда исә олы исем кешенең холык-фигыле түгел, ә исем кушкан кешенекен күрсәтә булып чыга. Үз үзеңә бит исем сайламыйсың!


Әтинең исеме. Ничек кенә булмасын, мин үземне исемле иттем. Меңнәрчә кешеләр мине китапларым һәм мәкаләләрем буенча Рафаэль Мос¬тафин буларак белә. Күбесенчә миңа өйгә яисә эшкә шылтыратып: «Рафаэль Мостафинны телефонга чакырырга мөмкинме?» — дип сорый. «Бу нинди панибратство?!» — дип хатыным ачулана, билгеле мин моңа ияләшкән. Минем әтиемнең исеме — Әхмәт. Ул — кадровый офицер, Фрунзе исемендәге Кызыл Армия академиясен тәмамлый. Полк командиры, аннан – дивизия штабы начальнигы вазифасында 1943 елның 26 сентябрендә Ленинград янындагы сугышларда һәлак була. Авиабомба штаб машинасына турыдан-туры эләгә...


Туган елым. Паспорт буенча 1931 елның 14 мае. Ә чынында исә шул елның 3 мае. Әти землемер, яңа оешкан Баулы совхозында җир үлчәгән, мин туган көнне командировкада булган. Ун көннән кайтып ЗАГСка баргач, минем 3 майда ук туганлыгым турында әйтергә оялган...


Бу хәтта бик җайлы. 3 майда мине туганнарым һәм иң якын дусларым тәбрик итсә, 14 майда барлык рәсми кешеләр һәм оешмалар котлый.


Милләтем. Татар. Туган телен белсә дә, күбесенчә рус телендә сөйләшүче һәм язучы шәһәр татарлары бар. Мин ике телле татарлардан, миңа рус мәдәнияте татар мәдәнияте кебек үк якын. Россиядән аларны аерып булмый.
Профессиям. Язучы һәм журналист. Дөресрәге — әдәби тәнкыйтьче. Ярослав Гашек әйткәнчә, әгәр дә яза белсәм, мин шулайрак язар идем әсәрләрне, дип өйрәтүче. Профессия бигүк дан¬лыꬬлы булмаса да, соңгылардан да түгел. Мине ашатучы, хәтта миңа шөһрәт тә китерүче профессия.


Белемем. Югары. 1954 елда иң мәртәбәле югары уку йортын — Казан университетын тәмамладым һәм мин моның белән горурланам. Университет миңа күп нәрсә бирде: аякка бастырды, кеше итте. Гади кеше генә түгел, XX гасыр зыялысымын. Мин, ярты гасыр үткәч тә, университет белән элемтәне өзмим, журналистика бүлегенең Дәүләт имтиханнар комиссиясен җитәклим.


Эш урыным. Ярты гасыр эчендә мин күп эш урынын алыштырдым. Барысын да санап тору озынга китәр иде. Татар мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыттым. Баулы районында райком комсомолы секретаре булдым. Район һәм шәһәр газеталары редакциясендә эшләдем. Казан телевидениесендә әдәби программаларның баш редакторы, Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркатип, «Казан утлары» һәм «Татарстан» журналларының баш редакторы вазифаларын башкардым.


Басылган хезмәтләрем. 36 китабым бер миллион 260 мең данәдә басылып чыкты.


Хөкүмәт бүләкләре. «Почёт билгесе» ордены, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Киләчәккә планнарым. Берничә китап әзерләдем һәм аларның басылып чыгуына өметләнәм. Шулай ук оныкларымның үсеп җитүен һәм аларның балаларын күрәсем килә.
2004


Матбугатка Татарстан Милли музее өлкән гыйльми хезмәткәре Флёра Дәминова әзерләде


Мәкаләнең журналдагы исеме: «Әниемә минем исем ошамаган»

Теги: Флёра Дәминова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру