Энҗе Мөэминова шигырьләре
Балалар язучысы, мөгаллимә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Р.Төхфәтуллин (1998) һәм А.Алиш (2005) исемендәге премияләр лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1965 елдан) Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминова 1924 елның 18 маенда хәзерге Әлмәт районындагы Яңа Кәшер авылында туган. 2009 елның 2 мартында вафат булды.
Укытучыма
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Көтә-көтә арып беткәнем.
Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.
Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Укытучы апам көткәнен.
Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!
Үз телендә сөйләшә
Әтисе дә сөйләшә,
Әнисе дә сөйләшә.
Шулай булгач, нигә әле
Айдарга сөйләшмәскә?! –
Теле бар бит аның да!
Кара-каршы сөйләшергә
Әбисе бар янында.
– Әт-тә, ән-нә, тәт-тәт-тәт!..
Әб-бә, баб-ба, тәт-тәт-тә!.. –
Айдар шулай матур итеп
Үз телендә сөйләшә!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА