Җәгъфәр тарихы
Татар-мөселман дөньясында Җәгъфәр изге исемнәрдән санала. 922 елда болгар бабаларыбызның илбашы – илтабар Алмас ислам динен кабул иткәндә шушы исемне ала, шуңа күрә безнең борынгы тарихыбыз «Җәгъфәр тарихы» дип атала.
Җәгъфәр – заманында бөтен татар дөньясын шаулаткан, милләтебезне йокыдан уяткан, инкыйраз авыруына тиешле иммунитет булдыручы, халкыбызның ачы язмышын, киләчәген сурәтләгән классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренең төп герое.
Укучыга тәкъдим ителә торган язмам алар хакында түгел – ә студент елларында «Җәгъфәр» (икенче кушаматы – Карахмәт) исемле якташым, яшьтәшем, фикердәшем Рәшит Фәйзерахман улы Ягъфәров, аның тормыш юлына, кылган һәм кыла алмаган гамәлләренә кыскача күзәтү-уйланулар. Һәр кеше гомере – аңлашылып бетми торган серле бер тарих. Әйдәгез, тәвәккәлләп, Рәшитнең катлаулы тормыш китабының кайбер сәхифәләрен ачып, бергәләп укып карыйк.
ТИРӘН ТАМЫРЛАР
Рәшит Фәйзерахман улы Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Урал тауларының көнбатыш итәгендә урманнар арасында посып кына урнашкан кечкенә генә Күчтәнтибаш авылында (хәзерге вакытта Пермь крае, Барда районы) гади колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Бу көтелгән вакыйгадан соң Фәйзерахман абзый белән Әминә апаның бер-бер артлы янә биш бала туганлыктан, Рәшиткә ишле гаиләдә әти-әнигә беренче булышчы булып үсәргә туры килә. «Гаиләдә алты бала үстек. Иң өлкәне – мин. Киңәш бирүчем дә, юл күрсәтүчем дә үзем булдым», – дип язачак бу яшьлек еллары турында ул. Аның балалык еллары, үсмер чагы сугыштан соңгы, авыл кешеләре өчен ифрат авыр елларга туры килә. Түм-түгәрәк коңгырт йөзле, шомырт кара елтыр күзле, чутыр кара булып туган бу малай табигать кочагында җиләк-җимеш ашап, өйдә һәм колхоз кырларында эшләп чыныгып, бик шук, орчык сыман тиктормас җитез, бар нәрсә белән кызыксынучан бала булып үсә.
Сабакташ дусты белән. Мәктәп еллары
Группадашы, танылган шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов Барда яклары белән якынан танышкач, урынлы шивә-диалект үзенчәлегеннән көлемсерәп, түбәндәге шигъри юллар язып куйган:
Кыялар «кыйлар» сүзләрне,
Кыялар телем-телем –
Никадәрле кыйсалар да –
Бу минем туган җирем!
Кечкенә авылда туганлыктан, Рәшиткә үз авылында 3 сыйныф белем алырга гына мөмкинчелек була. Аннары ул якын-тирәдәге Күчтәнти, Карман, Сараш мәктәпләрендә укый һәм 1964 елда аттестат алып урта мәктәпне уңышлы тәмамлый. Мәктәп елларында ук ул тырышлыгы, үҗәтлеге, дәресләрне яхшы үзләштерүе, төрле чараларда актив катнашучы булып башка укучылардан нык аерылып тора. Рәшиткә бигрәк тә татар теле әдәбияты укытучысы Һәнүзә Хәлилова-Мортазинаның тәэсире көчле булган ахры, чөнки ул Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, укуны тәмамлап диплом алганнан соң, туган ягына кайтып эшли башлый.
ЖУРНАЛИСТ
Рәшитнең журналистика өлкәсендәге беренче адымы мәктәптә укыган еллардан ук килә, «Колхоз юлы» дип аталган район газетасында авыл тормышына багышланган тәнкыйди мәкаләдән башлана. Ул заманда газета сүзе иң зур авторитет, үзе партиянең даими күзәтүе астында. Аңлашыла ки, мондый язма колхоз рәисендә ризасызлык тудыра. Журналист сүзенең кайтавазы нинди икәнлеген бәлки аңлап та җиткермәгәндер, тик алга таба матбугатта кыю, туры әйтелгән сүзләр өчен Рәшиткә күп тапкыр җавап бирергә, судларга тартылып, штрафлар да түләргә туры киләчәк.
Профессиональ журналистика өлкәсендәге беренче чыныгуны ул 1969-1970 елларда «Таң» газетасының әдәби хезмәткәре һәм бүлек мөдире булып эшләгәндә үтә, редакция каршындагы «Таң йолдызы» әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. 1970-1971 елларда берьеллык хәрби хезмәтен тутырып кайткач, янә туган ягында төбәк газетасының бүлек мөдире, Барда җирле радиотапшырулар студиясендә редактор һәм диктор булып эшли.
Рәшит журналистикада рухланып, сөенә-сөенә эшли, төрле темаларга мәкаләләр язып, газетаның эчтәлеген күпкә баета, йөгерек телле каләмен чарлый. Ул еллар турында каләмдәше Сәгыйть Нурмөхәммәтов болай дип язган: «Үзенә дә бик ошаган материал язгач, Пушкинга охшатып «Ай-да Рәшит!» дип әйткән чаклары булды. Әмма ул вакытта да газетчыларга үз ирекләре белән актуаль темалар күтәреп мәкалә язу мөмкинлеге юк иде».
Казанда аспирантурада укыганда, институтта һәм башка урыннарда эшләгәндә дә аның фәнни һәм публицистик мәкаләләре көндәлек матбугатта даими рәвештә басылып бара, милли-азатлык хәрәкәтен яктыртучы ялкынлы публицистка әверелә. 1992-1993 елларда «Мирас» журналының бүлек мөдире булып эшләп алу чорында да, борынгы мирасыбызны халкыбызга кайтару эшен башлап җибәрүчеләрнең берсе була.
ГАЛИМ
Рәшит Ягъфәров – иң беренче ул үзенчәлекле фольклорчы-галим. Аның балалар фольклорына багышланган диссертациясе, китап-хезмәтләре, җыентыклары халык авыз иҗаты белән кызыксынучы галим-голәмәгә, зыялыларга яхшы таныш.
Апас районының Борындык авылында фольклор экспедициясе вакытында. КДПИ, тарих-филология факультетының 109 нчы төркеме. Алгы планда – Рәшит Ягъфәров, Наил Нури. 1985 ел, 15 июль. Н.Нури архивыннан
Рәшитнең балалар авыз иҗаты белән фәнни яктан кызыксынуы беренче яктан балачактан килә, чөнки ул яшәгән төбәктә халык хәтерендә сакланган әкият-риваятьләр белән чынбарлык бергә яшәгән. Рәшит үзе: «Мин әле хәзер дә Гөлчәчәкнең кайсы яланнарда йөргәнен, Аждаһаны болыт кайсы саздан алып киткәнен күрсәтә алам», дип әйткән. Икенче яктан, аның эчке табигатеннән, холкыннан, балалар күңеленә хас самимилектән. «Һәрнәрсәдән кызык таба, дөньяның кояшлы утрауларын, андагы изге күңелле фәрештәләрен күрә торган саф күңелле нәниләрне бары Рәшит кенә аңлый белгәндер» (пермь татарларының телен тирәнтен өйрәнгән танылган галимә Дөррия апа Рамазанова сүзләре).
Бардада җайланган тормышны кинәт үзгәртеп, ике бүлмәле фатирны калдырып, 1973 елда Р.Ягъфәровның гаиләсе белән Казанга күченүе дә киләчәген гыйльми эш белән бәйләү теләгеннән килә. Бер елдан соң ул максатына ирешә – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә аспирантурага укырга керә.
Фольклорның иң четерекле тармакларыннан берсе булган балалар һәм балалар өчен олылар иҗат иткән, моңа кадәр фәнни дисертация итеп өйрәнелмәгән теманы алып, уңышлы ерып чыга. Гадәттә, аспирантның фән өлкәсендә алдагы уңышлары фәнни җитәкче белән тыгыз бәйләнгән була. Рәшит фәндә беренче адымнарын танылган фольклорчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илбарис Надиров җитәкчелегендә башлый, бу өлкәгә зур өлеш кертүчеләрдән Каюм Насыйри, Нәкый Исәнбәт эшчәнлекләренең лаеклы дәвамчысы булып формалаша. Яшь галим бу фән юнәлешенә үз системасын һәм термин-атамаларын тәкъдим итеп, халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
Диссертация әзер булуга карамастан, яклау советлары ябылганлыктан, озак кына яклый алмый йөрергә туры килә. Ниһаять, 1985 елда, Алма-Ата шәһәренә барып, «Татар балалар фольклорының поэтик жанрлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклап кайта.
Төрле шартларда фәнни эшен дәвам итеп, ул 18 фәнни һәм фәнни-популяр китаплар, төрле басмаларда 600дән артык мәкалә әзерләп бастыра. Фән өлкәсендә эшләгән кеше боларны искиткеч зур, бөтен гомерен фәнгә генә багышлаган галимнәр арасында да сирәк очрый торган казаныш икәнен яхшы аңлый торгандыр.
Рәшитнең фән өлкәсендә иң зур казанышларының берсе итеп, 1993 елда Татарстан китап нәшриятында бастырылган «Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры» исемле 336 битле китапны атап булыр иде. Бу томга автор-төзүче үзе төрле төбәкләрдә күп еллар дәверендә язып алынган 650 такмак, такмаза, сынамыш, үртәвеч, бала юаткыч, бишек җырлары, әкият, табышмак, мәзәкләр кертелә.
«Татар халкының уен фольклоры», «Уен — күңел бәйрәме», рус телендә «Татарский детский фольклор» һәм башка фәнни хезмәтләре һәм методик эшкәртмәләре мәктәп һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары тарафыннан тәрбия чараларында киң файдаланыла, алар өчен кыйммәтле чыганак булып хезмәт итә.
Бихисап фәнни, фәнни-популяр, публицистик һәм иҗтимагый-сәяси мәкаләләр авторы, фән дөньясында танылган фольклорчы галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе булуга карамастан, ни кызганыч, берзаман институтта Рәшитне татар авыз иҗатын аңламый торган кеше итеп бәяләп, аны эштән азат итү турында сүз куертыла башлый. Талантлы галимгә аяк чалырга теләүчеләрнең планнары тормышка ашырылмый кала, аңарга гомеренең соңгы мизгеленә кадәр Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре булып эшләргә мөмкинчелек бирелә.
Балалар фольклорын фәнни өйрәнүчегә шигъриятне дә, әкиятне дә, уенны да, театрны да, этнологияне дә, тарихны да яхшы белү зарур. Бу елларда ул югары әзерлекле, киң карашлы, бердәнбер татар балалар фольклоры галиме булып җитешә, докторлык диссертациясен әзерли, бүлектә тикшерү үтә. Кызганыч, бүлектәге бу сөйләшү киләсе яклауны өзә, чөнки коллегалары әзерләнгән диссертациягә чыгышларында югары бәя бирүгә карамастан, «әлегә хезмәт якларга әзер түгел» дигән карар кабул итәләр, яклауга юл ачмыйлар. Диссертация язучыларның жаргон телендә ул «зарубили диссертацию» дип атала. Тикшерүдән соң мин Рәшитне тынычландырырга тырыштым, тик ул озак еллар бергә эшләгән коллегаларының фәннән ерак булган карашлары белән килешә алмый иде. Шулай итеп, фән дөньясында Рәшитнең хезмәтләре югары бәяләнсә дә, әдипкә фән докторы дигән диплом алырга насыйп булмый.
МӨГАЛЛИМ
Без укыган заманнарда авыл баласы өчен иң югары дәрәҗәдәге профессия – укытучы. Рәшит тә бу хакта болай дип әйтә: «...Укытучыларны мин үз-үземне белә башлаганнан бирле илаһи затлар итеп күз алдыма китерә идем». Шуңа күрә ул Сараш урта мәктәбен тәмамламыйча, район үзәге Бардадан ерак булмаган Уса педагогия училищесында бер ел укып ала. 1955 елдан башлап биредә башлангыч мәктәпләр өчен татар укытучыларын хәзерләү төркеме уңышлы эшләп килгән вакыт. Кызганыч, хәзер инде биредә андый төркем дә юк, татар мәктәпләрендә предметларны татарча укыту да юкка чыгарылды.
Иң беренче укыту тәҗрибәсен Рәшит Барда урта мәктәбендә татар әдәбияты дәресләрен бирүдән башлый. Белемгә омтылган балаларны яраткан, татар әдәбиятын һәм телен тирәнтен белгән, күп язучылар һәм шагыйрьләр белән аралашкан яшь укытучыга беренче адымнарны ясау катлаулы булса да, авыр булмагандыр.
Бу өлкәдә нәтиҗәле хезмәтен, диссертация яклагач, Казан дәүләт педагогия институтында татар фольклоры укытучысы (1985-1990) вазифасын үтәгәндә уңышлы дәвам итә. «Студент еллары – бик күңелле еллар. Әгәр дә сине укыткан укытучылар тарафыннан ихлас, җылы караш тойсаң, укыйсы килү теләге тагын арта. Шундый укытучыларның берсе – татар фольклорының серләренә тирәнтен төшенергә ярдәм итүче Рәшит абый Ягъфәров иде» – дип яза аның турында студентларыннан берсе Мәдинә Хәйбуллина.
Биредә эшләгән дәверендә студентлары өчен фольклор экспедицияләре оештырып, күп материаллар туплый һәм аларны кадерле ядкяр итеп Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсенә тапшыра. Хәзер алар биредә Рәшитнең шәхси фондында саклана.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен үстерү һәм камилләштерү өчен Рәшитне Татарстан Республикасы Укытучылар белемен үстерү институтына чакыралар. Ул биредә татар теле һәм әдәбияты кафедрасын оештыра һәм аның беренче мөдире булып кафедра эшен җайга сала (1990-1992). Суверен Татарстан республикасы ул вакытта мәктәпләрдә татар телен укыту буенча искиткеч зур эшләр алып барды, бу эшне оештыру, аны камилләштерү өчен махсус татар теле һәм әдәбияты кафедрасын оештырды.
Бу елларда бердәм татар милли мәгариф системасын булдыру өчен барган көрәштә Рәшит иң алдынгы сафта барды. Ул милли мәгарифнең үсешен гаиләдән, балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына, аспирантура, докторантурага кадәр дәвам иткән өзлексез система буларак күз алдына китерә, шул фикерләрне нигез итеп алып, махсус «Татар мәгарифен үстерү» фәнни концепциясен эшләүче галимнәр төркеменә җитәкчелек итә. Бу хезмәт республикада татар мәгърифәтен үстерүнең теоретик нигезләрен барлыкка китерүдә зур роль уйный. Бөтентатар «Мәгариф» ассоциациясе оештыра һәм аның рәисе булып татар мәктәбен үстерү мәсьәләләрен күп еллар игътибар үзәгендә тота.
АРТИСТ
Рәшит кечкенәдән үк җыр-биюгә гашыйк, оста итеп нәфис сүз сөйләүче булып үсә, гармунда уйнарга өйрәнә. Университетта белем алган елларында ул сәхнә серләрен, махсус театр студиясендә 3 ел дәвамында актерлык осталыгын, сәхнә телен, театр тарихын, музыка белемен, җыр-бию һәм башка предметларны өйрәнеп, актер һөнәрен өйрәнә. Муса Җәлилгә багышланган «Моабит дәфтәре» дигән фильмда татар легионерлары арасында эчкерсез елмаеп балкып торучы Рәшитне күргәч, күпләр аңарга артист язмышы юраган була.
Авылдашы, җырчы Сәнифә Рангулова белән. 1990 нчы еллар
Бардада эшләгән елларда халык театрында Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» спектакльләрендә Рәшит төп рольләрне профессионал дәрәҗәсендә уйный. Биредә үк ул үзен режиссер сыйфатында сынап карый, Мостай Кәримнең «Айгөл иле» спектакле белән күп авылларда тамашачыларны шатландыра.
Аспирантурада укыган, институтта эшләгән елларында Рәшит артистлык талантын төрле кичәләрдә мул файдалана. Гамирҗан Дәүләтшин фикеренчә, «концерт, кичәләрдә Рәшитне уздыручы юк. Ул анда драма артисты да, җырчы, биюче дә, тальян, Саратов гармуннарында башын кырын салып өздереп уйнаучы да, үз шигырләрен укучы да». Кайбер дусларының күзәтүенчә, фәнни хезмәткәр, мөгаллим яисә милли хәрәкәтнең лидеры булуына карамастан, ул һаман да артист булып кала. Аның фикеренчә, «Кеше – яшәү сәхнәсенең артисты».
СӘЯСӘТЧЕ
Үткән гасырның сиксәненче еллар уртасында Михаил Горбачев башлаган үзгәртеп кору сәясәте Татарстан Республикасының суверен-мөстәкыйль яшәеше өчен көрәшкә юл ачты. Таркаулыкның соң дәрәҗәсенә килеп җиткән татарларны оештыру, халкыбызның киләчәген үз кулына алу мөмкинлеге ачылудан файдалану өчен сәясәт үзәгенә каһарман татар егет-кызлары белән рәттән Рәшит тә баса. Бу вакыйгалар хакында Рәшит үзе болай язды: «Татарның кайда да кимсетелеп, кыерсытылып яшәве миңа нык тәэсир итте. Милләтнең бу хәлдән чыгару юллары турында уйлап, газапланып яшәдем. Хәтерлим әле, 1989 елда Татар Иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаен азан белән башлап җибәрдек. Шулчакта минем күңелемдә әллә нәрсә өзелде, күзгә яшь бәреп чыкты һәм мин шунда үземнең милләт язмышы белән аерылгысыз булуымны аңладым кебек. Күңелемдә иман яңарды һәм ул җаным белән бергә чыгар инде, мөгаен».
Төрле чараларны оештыручы, туры сүзле, җитәкчеләр арасында бил бөгүне яратмаган Р.Ягьфәров татар милли хәрәкәте лидерларына әверелә, Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) оештыручыларның берсе, милли хәрәкәт өчен иң авыр булган 1999-2005 елларда аның рәисе булып халкыбызга хезмәт итә.
Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак, Рәшит Пермь төбәген, аерым алганда Барда районын Татарстан белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне җайга салуны башлап йөрүче һәм бу өлкәдә иң зур өлеш керткән шәхес. Бу эшне ул Казан-Пермь, Казан-Барда арасында мәгариф, мәдәният, тел, милли кадрлар әзерләү һәм башка тармакларны эченә алган күпьяклы килешүләр төзүдән башлый. Ул бигрәк тә Арча районы Өчиле авылында Зиннәтулла хәзрәтнең мәчет-мәдрәсәсен төзекләндерү эшен оештыра, Габдулла Тукайның нәсел җепләре Барда белән бәйләнгәнлеген яңадан исбатлый.
1993 елда Барда төбәгендә «Кама буе татарлары һәм башкортлары: тарих, милли яңарыш проблемалары һәм перспективалары» дигән фәнни-гамәли конференция аның тырышлыгы белән уңышлы уза. Мин, шәхсән үзем, Рәшитне шушы чарада беренче мәртәбә күрдем, таныштым, аның «Татарларның тарихы һәм үсү проблемалары» дигән докладын тыңлап «нинди төпле фикерле шәхес», дип сөенеп утырдым. Шул ук елны аның ярдәмендә гаиләм белән Казанга күчеп килеп, гомере өзелгәнче аралашып яшәргә насыйп булды.
ШАГЫЙРЬ
Рәшит мәктәп елларында, үткән гасырның 60 нчы еллар башында ук каләм тибрәтеп, шигырләр яза, авыл клубы сәхнәсендә балалар өчен спектакльләргә пьесалар иҗат итә. Ул үзенең бу беренче эчкерсез мавыгулары турында болай дип әйтә: «Хәтерлим әле, беренче шигырьләрем ни өчендер гел бәхетсез мәхәббәт турында гына була торган иде. Бервакыт мин ул әсәрләрне барысын җыеп Сараш интернатының миченә тыгып яндырдым. Мәгънәсе шул: Һади Такташ та шулай иткән, имеш, чын шагыйрь шундый булырга тиеш...».
Рәшитнең беренче шигырьләре Барда район газетасында басыла. Үзенчәлекле шагыйрь булып формалашуда Казан университетында Рәшит Әхмәтҗанов, Клара Булатова, Харрас Әюпов, Мөдәррис Әгъләмов, Дөлфәт Маликов (Зөлфәт), Разил Вәлиев, Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Флүс Латыйповлар белән бервакытта, кайберләре белән бер группада укыганлык та нык тәэсир иткән бугай. Шулай да ул язган шигырьләрен башка яшь шагыйрьләр шикелле сәхнәләргә чыгып укырга ашыкмаган. Ә менә өченче курста чакта «Иске тальян» шигыре белән ул үзен зур шагыйрь икәнлеген исбатлый, Башкортстанда яшәп иҗат итүче мөхтәрәм Наҗар Нәҗмидән котлау телеграммасын алуга ирешә.
Олы әдиптән фатиха алганнан соң, ул бу әсәрен һәм башка шигырьләрен еш кына сәхнәләрдә, Тукай клубында укып, тыңлаучыларның тирән мәхәббәтен яулап өлгерә. Ул вакытта аның көндәлек матбугатта, Казанда һәм Бардада чыккан күмәк җыентыкларда шигырьләре басыла килә. Аның мәхәббәткә, ата-ананы, туган якны сөюгә багышланган лирик шигырьләре шушы чорга карый. «Рәшит гомер буе романтик рухлы «сәер» кеше булып калды. Бу рухы аны бик күп киртәләрне үтәргә, кыенлыкларны көтелмәгән юллар белән җиңәргә ярдәм итте», – дип сагынып һәм сокланып яза гомерлек дусты һәм фикердәше тарихчы Гамирҗан Дәүләтшин.
«Шигърият чишмәләре», «Тулпарларым», «Тулпар моңы», «Генерал әтәч» һәм башка китапларындагы шигырьләре үзенә генә хас образлылыгы, тирән фәлсәфи фикерлелеге, тормышчанлыгы һәм нечкә юмор хисенә бай булуы белән аерылып тора, халык поэзиясендәге сүз-сурәтләрдән оста файдалана белүе ачык чагыла, аларда гасырлар буе рәнҗетелгән татар җаны сыкрый.
Кайт инде, кайт безгә, Сөембикә,
Авыр безгә, авыр синсез тору.
Бер егылгач, авыр икән тору
Һәм яңадан дәүләтеңне кору...
САУБУЛЛАШУ
Рәшитнең тәне Казанда булса да, җаны туган ягында шикелле иде. Чөнки ул тиктомалдан гына елына берничә мәртәбә туган якларына, юкка чыккан авылына кайтып илһам алып, рухланып китмәгәндер. Авыру булуына карамастан, ул 2008 елның җәендә Күчтәнти авылының 400 еллык юбилеен оештыра, Казаннан мәртәбәле кунаклар алып кайтып, төрле төбәкләрдән бәйрәмгә кайткан якташлары, туганнары белән аралашып, бөтен чараларда актив катнашып, сәхнәдә шигырьләрен укып, биеп йөри. Күчтәнтибаш авылы урынындагы яшьти каенына: «Йә, соңгы мәртәбә кайтуым булыр», – дип хушлашып китә...
Ул үзенең озын гомерле булмаячагын сизеп яшәгән бугай, чөнки бер шигырендә:
...Хәзер чамалап уйныйм да,
Чамалап кына көләм.
Чөнки барыбер туйганчы
Яши алмасын беләм,
– дип язмаган булыр иде.
Зур иҗат планнары, матур хыяллар белән яшәгән Рәшитнең гомере 2008 елның 25 августында Казанда өзелә һәм Барда зиратында җирләнә. Илаһи затларга охшаганнарны Аллаһы Тәгалә үз куенына тизрәк сыендырырга тырыша, дигән гыйбарә дөрес. Бөтен гомерен, иҗатын халкына багышлаган Рәшит Фәйзерахман улының тормышына яхшы дәлил булып тора ул. Гомер буена яшьлегендә баскан юлына тугры кала, милләтне азатлыкка чакырып, фани дөнья белән хушлаша.
Рәшит инде безнең арада күптәннән юк булганлыгына ышанып булмый, чөнки ул безнең хәтердә, күпкырлы иҗатында, җырларында яшәүне дәвам итә. Чын татар рухлы Рәшит Фәйзерахман улының иҗади мирасын өйрәнү, яшь буында кызыксыну уяту, пропагандалау максатыннан Барда районында төрле чаралар күрелә: «Ягъфәров укулары» оештырыла, район хакимиятенең матди ярдәме белән «Җәгъфәр» дип аталган хатирәләр китабы 2010 елда нәшер ителә. Тик бу әле аның күпкырлы мирасын өйрәнүгә беренче генә адымнар.
Тазалыгын, бөтен тормышын, көч-куәтен милләтенә хезмәт итүгә багышлаган Рәшит бөтен төрки-татар дөньясында танылды. Инде үзе дә бакыйлыкка күчкән Әнвәр Хәйри фикеренчә, «Ул үз исемен үзе исән чакта ук тарихка кертеп калдырган талантлы милләттәшебез. Андый шәхесләрнең кыйммәте тора-тора арта гына! Мин ышанам: киләчәктә әле Рәшит Ягъфәровның киңкырлы эшчәнлеген өйрәнеп, күп китаплар, монографияләр, диссертацияләр язылыр. Ул моңа лаек шәхес». Амин, шулай булсын!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА