Дәһшәтле еллар хатлары
Соңрак ул Өченче Белоруссия фронтына караган 11 нче гвардия армиясенең 83 нче гвардия дивизиясендә чыккан «За счастье Родины» исемле газетада хезмәт итә. Сугышчан хезмәтләре өчен Шәйхи Маннур Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Язучыларга
Кадерле Разин [1], Шамов [2], Хәйри [3] һәм А.Гомәр [4] иптәшләр!
Дүртегездән дә бер көннедер хатыгызны алдым. Иптәш итеп, искә төшереп язуыгыз өчен бик рәхмәт. Ләкин мине гафу итегез, дүрт хат урынына берне генә язам. Чөнки бер дә вакыт җиткереп булмый. Фронт (армия) газетасы кешесен күз алдыгызга китерегез, мин кечкенә генә литсотрудник булып эшлим. Редакциягә кайтып, 2-3 көн материалларыңны язып утырасың да, тагын дивизияләргә, полкларга чыгып китәсең. Җәяүле «самолётлар» белән ерак юлларны үтеп, урманнар, сулар кичеп, рота, взвод, отделениеләргә кадәр барып җитәсең, агач төбенә генә посып, фрицларның блиндажын күзәтәсең. Кайчакларда башың очында «чебеннәр» бызылдап, кыйпылчыклар сызгырып та куя. Шундый шартларда кешеләр (боецлар) белән сөйләшеп материал туплыйсың да, тагын юлга чыгасың. Менә шулай көннәр үтә һәм тиз үтә. Эш кызыклы һәм тәвәккәллекле. Талчыгып ялга утырган вакытта табигать матурлыгын күзәтәсең, кошларны тыңлыйсың, чәчәкләр иснисең, шигырьнең берәр строфасын теркәп куясың, шундый чакларда баш очында шрапнель ярылса, самолётлар шаулый башласа, кузгалып, сыздыра бирәсең.
Күп кызыклы кешеләр күрәм, темалар күп, очерк, проза, поэма белән язасы килә. Ләкин хәзергә – «киләчәктә» дисең дә, полевой сумкаңа салып куя сың.
Менә өч ай эчендә аннан-моннан 200 юл шигырь яздым. Аларны бүген сезгә җибәрәм, үзегез хөкем итеп һәм басып чыгарырсыз, дип уйлыйм.
Иптәш Разин, элегрәк безнең газетада мөмкинлек киңрәк иде, мин дә очерк, зарисовкалар язгалый идем, хәзер газета кечерәйде, мөмкинлек тарайды. Миннән башка ике язучы бар, алар – штаттагы язучылар. Мин һәм тагын бер Белоруссиядән яһүд язучысы – әдәби хезмәткәрләр. Сиңа әйтәсе сүзем шул: журналны алып укыштырдым. Г.Галиевнең [5] хикәясе бик җылы язылган, әйбәт тойгылы хикәя... Исәнбәтнең [6] «Гөлчирә»се – аның капма-каршысы. Аны укып чыккач, Казанда булсам, бик әче итеп көлгән булыр идем. Журнал моны басып, бик хата эшләгән. Күрәсең, безгә – шагыйрьләргә гыйбрәт өчен, яки үрнәк өчен басылгандыр инде ул. Әлбәттә, ул әсәр рус матбугатына чыкса, Мильтоннар [7], Дантелар [8] һ.б.лар, һ.б.лар «һәлак» булып, тик Исәнбәт кенә калачак. Тагын юкмы икән аның чүплек башында шундый бер эчәге буе сафсата?
Бу юлларны Исәнбәткә антипатиям булганлыктан түгел, бәлки «әсәре» поэзияне мыскыл итү дәрәҗәсендә начар, бездарный, өйрәнчек – сукыр эпигонлык [9] белән язылганга күрә, гомумән, аның хәзерге Ватан сугышка сорый торган мотивлар белән һәм безнең 20 елдан артык яшәп килгән поэзия белән ике тиенлек тә уртаклыгы булганга күрә язам. Әгәр ул чын художник булса, мондый чүп-чарны редакциягә күтәреп килергә һәм бастырырга үзе үк оялырга тиеш иде.
Иптәш Разин, син бит акыллы егет идең, ничек булды соң бу? Минем фикеремә башка шагыйрьләр дә кушылыр, дип уйлыйм (Исәнбәтнең табындашы булмаганнар). Бер яшь шагыйрьнең чын күңел белән язган шигыре (мәсәлән, шул ук журналда Байкал турындагы шигырь), валлаһи, аңардан 100 мәртәбә яхшы! Ялгыша күрмәгез – анда язылганнар белән хәзерге сугыш арасында һичбер алыш-биреш юк.
Ярый, хуш. Син рәсем сорагансың, каршы түгел, ләкин фотограф әзерләп өлгермәде. Икенче хатымда минем шыксыз кыяфәтемә карап бер көлерсез.
Иптәш Шамов! Иптәшлек җылылыгы белән язылган хатыңны алдым, бик рәхмәт. Ләкин шулай да сиңа үпкәм бар: минем шигырьләрне ничек ботарлаганыгызны нишләп язмыйсың? Әлбәттә, минем шигырьләр Исәнбәтнең «шедевры» белән чагыштырырлык ук яхшы булмаса да, басылмаслык түгел иде борынгы заманда. Ул шигырьләрне бик күп кешеләр яратып укыйлар иде һәм мин аларны монда да очраткалыйм. Алай бер сызу белән генә юкка чыгару, бигрәк тә синең безнең турындагы фикерләрең күбесенчә үзеңә генә хас булуын искә алганда, ярап бетми торгандыр. «Үзе юкның – күзе юк», мәкале белән эш итәргә ярамый.
Исән булсак, без дә бер кайтырбыз. Ә мин үлгәч – анда сезнең эш – теләсә нишләтегез. Гомумән, әгәр мөмкин булса, поэзиягә кул тыкмаска киңәш бирер идем мин. Ул өлкәнең үз кешеләре бар бит. Ярый, бәхәс күтәреп файда чыкмас, кәгазь генә әрәм булыр.
Хәйри иптәш! Хатың өчен рәхмәт. Менә бу яңа шигырьләрне алып өстәсәң, яхшы булыр иде. Үзем булмагач, минем җыентык адәм көлкесе булып чыга икән инде. Нишләп сез, иптәшләр, шундый вакытта, рәсмилектән әз генә булса да читкә китеп, җанга якын бер иптәшлек күрсәтмисез?! Син бит минем иҗатны беләсең. Нәрсәләр алып өстәргә кирәклекне бик тиз хәл кыла алыр идең. Ни өчен, мәсәлән, «Безнең авыл егете»ннән ана җырын өстәмәскә иде?
А.Гомәр иптәш! Синең хатың минем өчен аеруча кадерле булды. Чөнки син бөтен хәбәрләрне язгансың, мин аларның күбесен белми идем. Әгәр дә мөмкин булса, миңа С.Хәкимнең адресын җибәр. Киләчәктә дә шулай бәйнә-бәйнә язып торсаң, шәп булыр иде. Ләкин ачыграк яз, танып булмый. Баяннар [10], Җәлилләр [11] нинди эштә?
Ярмине [12] күрсәң, әйт: мин өйгә язганда хат саен сәлам куям аңар, ә ул ахры безгә кереп тә карамый, хат та язмый. Мин ул Алпамшаның [13] койрыгын кисәрмен әле кайткач.
Безнең семьялар ничек тора, аларны да теге ябык кибетләргә беркетмәдегезме? Бер кереп хәлләрен бел әле, правление членнары «тартынсалар да», син тартынма, дус, бик аптырамыйлармы икән? Тагын әллә нәрсәләр язасым бар күк иде, онытылды инде һәм ардым, бик күп яздым. Ярый, хушыгыз.
Барыгыздан да хат көтеп, барыгызга да кайнар сәлам белән – Шиап солдат./имза/.
13.У1.42.
ТР МА. Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 115 эш. 1, 1 әйл., 2, 2 әйл. 3 бит.
Төп нөсхә.
1. Разин – Гомәр Бәшировның әдәби кушаматы.
2. Шамов – Афзал Шамов.
3. Хәйри – Хәсән Хәйри.
4. А.Гомәр – Абдулла Гомәр.
5. Г.Галиев – Гариф Галиев.
6. Нәкый Исәнбәт.
7. Мильтон Джон (1608-1674) – инглиз шагыйре.
8. Данте Алигьери (1265-1321) – итальян шагыйре.
9. Эпигонлык – бик соңга калган.
10. Нур Баян.
11 Муса Җәлил.
12 Хәмит Ярми.
13 Хәмит Ярминең кушаматы.
ХӘМИТ ЯРМИГӘ
Ярми дустым!
Сиңа исән-сау килеп эшли башлаганлыгымны белдерәм. Абдулга сәламеңне тапшырдым. Һәр икебездән дә кайнар сәлам. Башка иптәшләр дә сәлам әйтәләр.
Үзем озакламый командировкага чыгып китәрмен ахры, редактор шулай ди.
Үзең белән сөйләшкәнчә, ип. Мексинага дигән хатны сиңа җибәрәм, үз вакытында аңа тапшырырсың, дип ышанам.
Аннан соң, дускай, сиңа һәм Разинга үтенеч бар. Мин теге фронтта чакта передовойда булуым сәбәпле, өч айлык стаж белән кандидатлыкка үткән идем, ә монда килгәч, ул берьеллыкка әйләнде – П эшелон бит. Шуның өчен, элекке урынымнан моннан биш-алты ай элек соратып алган рекомендацияләрем хәзер искереп, ярамаска әйләнде.
Димәк, кыска гына әйткәндә, синнән һәм Разиннан – үземнең яраткан иптәшләремнән – членлыкка үтәргә рекомендация сорыйсым килә. Аяк астына салмассыз бит? Әгәр шуны тиз генә оештырып җибәрә алсагыз, бик шәп булыр иде. Июльдә елым тула. Үтенечем шушы. Разинга да җиткерче, дустым, һәм бергәләп җибәрегез.
Сагынып, сәлам белән: Маннур (Шыяп солдат).
28.У1.43.
ГОМӘР БӘШИРОВКА
8.ХП.44.
Гомәр туган!
Бүген, бер дә көтмәгәндә, синең хатыңны алып бик шатландым. Тик аның бик кыска язылуына һәм әдәби тормышлар, яңа әсәрләр турында бернәрсә дә язылмавына гына канәгатьләнми калдым. Мин бит әдәбияттан бик ерак һәм мәхрүм кеше. Син җәя эчендә генә биргән сорауга минем җавап бирерлек хәлем юк. Чөнки мин шушы өч ел эчендә, күп булса, 5-6 номер журнал күргәнмендер. Башкача татар әдәби дөньясы миңа караңгы. Ә соңгы журналларны мин, ялгышмасам, үткән декабрь яки январьда күргән идем шикелле.
Минем хәлгә килгәндә, әллә ни зур үзгәрешләр булганы юк. Гыймадиев белән Шамов (соңгысына карата «... күкрәгеңдә җылы бирсәң, муеныңа сарылыр», дигән борынгы әкият искә төшә) «беркөнлек хәлифә»ләр көче ярдәмендә мине редакциядән кудылар. Мин яңадан һәм бик күптән инде, рус газетасында (дивизия) эшләп киләм. Ә башка яклары белән мин һаман да иске Маннур, тик дус-дошманны тагын да яхшырак танырга өйрәндем шикелле.
Синең иптәшләрчә хәлемне белергә теләвең өчен рәхмәт. Минем ничек яшәвем белән кызыксынуың да бик әйбәт эш. Чөнки син миңа рекомендация бирдең, ә мин аның белән партия сафына член булып үттем һәм, ул исемгә моңарчы тап төшерми, югары саклап йөртәм. Әлегә исән-сау, картларча селкенеп йөри торгач, Көнчыгыш Пруссиягә дә килеп җиттем инде. Исән булсак, Берлин дигәнен дә күрербез әле, бәлки. Мин бер яктан гына бик бәхетсез: татар газетасында эшли алмыйм һәм яза, бастыра алмыйм. Менә бу газетага килгәннән бирле бер юл әйбер яза алганым юк, темалар туалар һәм үләләр. Чөнки мин – редакциянең эш аты. Җәяүләп полклар буйлап йөрүдән, газетада яктыртыла торган барлык темаларга хәбәрләр һәм мәкаләләр язудан бушана алмыйм. Мин хәзер язучы булудан бигрәк, менә дигән өченче сортлы рус «журналисты» инде.
Сугыштан соң да шул тирәдән ипи эзләргә кирәк булыр ахры, дип уйлыйм. Мин хәзер солдат мунчасы турында һәм, үзем берни дә белмәсәм дә, сугыш кырында ничек хәрәкәт итәргә кирәклек турында бер үк дәрәҗәдә уңышлы тактик мәкаләләр яза алам. Менә шулай булгач, синең миннән җыентыкка әсәр соравыңа бер дә канәгатьләнерлек җавап бирә алмыйм. Кулга тотарлык бернәрсәм дә юк.
Сиңа атап әйтелә торган үпкәм булмаса да, туган, андагы җитәкче иптәшләргә үпкәм күп. Мин үземне язучы, дип ялгыш уйлап йөргәнмен икән. Нәтиҗәдә, минем берәүгә дә, бер тиенгә дә кирәгем юклыгы ачык күренде. Әдәбият өчен мин ноль булып калдым. Мин дә «бронь» астында җил-яңгырдан сакланып ята алыр идем бит. Ләкин мин үз адымымнан башка мәгънә эзләгән идем. Ул – сугышның үзен күреп, аның батырлары турында чын һәм яхшы әсәрләр тудырырга теләүдән гыйбарәт иде. Чынбарлыкта исә, киресе килеп чыкты. Мин әдәбиятта «онытылганнар» исемлегенә барып төштем. Әдәбиятка хезмәт итү урынына, ни тәнгә, ни җанга җылысы булмаган эшләрне башкаручыга әверелдем. Өч ел буе көткән нәрсә шул булды. Фронтта хәзер рус язучыларының йөздән бере генә. Алар да Мәскәү белән ике араны күбрәк таптыйлар һәм фронт газеталарында үз урыннарында эшләп, әсәр тудыралар, бастыралар. Ә без ел ярым-ике елга бер мәртәбә семьяларны күрергә дә аптырап йөрибез. Бу бит фәкать татар язучысы турында кайгыртучы булмаганлыктан гына килә. Мин өч елга бер табаклы җыентык чыгара алдым, аның да яртысы Казанда язылган әйберләр бит.
Хәзер минем шул күләмдә тагын бер җыентыгым бар, ул инде 9 айдан бирле икмәк капчыгымда йөри. Ә шуны Казанга алып кайтып тапшыру турында хыял гына итә алам мин. Минем семья хәзер Казанга кайткан. Аларны үземнең квартирага кертмиләр икән, алар күрше бер бүлмәдә яшәп киләләр икән. Ул нинди почмак, алар суыктамы, җылыдамы, ачмы – тукмы, ялангачмы – мин белмим. Бер иптәшнең дә миңа ул турыда хәбәр иткәне юк. Менә «Маннур иптәш»нең хәле шулай.
Сиңа һәм Союзга хат язмауның бер төрле яшерен сере дә юк. Син радиода чакта язышкалый идек. Син аннан киткәч, Акком астының йорт һәм квартира санын белмәүдән мин өзелеп калдым. Союзга Кашшаф заманында хат язсам да, җавап булмады. Мин дә шуннан соң язмадым, чөнки Имамый, Таҗи абзый заманнарында да язгалап карадым, барыбер, алардан да җавап алмадым. Шуннан соң инде «иптәшләр минем белән маташырга теләмиләр» икән, дигән нәтиҗәгә килү үзеннән-үзе билгеле.
Бу хат эт эчәгесе шикелле озын булды. Күрәсең, эчтә чүп-чар күп җыелгандыр ахры. Ачуланма, укы да ертып ташла, мин сине иптәш иткәнгә генә яздым. Бу сүзләр белән генә хәлне үзгәртеп булмый бит. Бер генә теләгем бар: тизрәк кайтсам иде дә, эшкә утырсам иде. 15 нче январьда миңа 40 яшь тула. Күп яшәлгән, әз эшләнелгән; калган әз гомер эчендә күбрәк эшләп каласы иде!
Ярый, шушында тәмамлыйк. Хәмитне күрсәң, сагынычлы сәлам әйт.
Дусларча кулыңны кысып, кайнар сәламнәр сөйләп, бывший Шыяп солдат. Хуш.
Полевая почта 06468-С. Маннур. /имза/.
Г.Бәширов кулы белән язылган:
29/1 алдым.
ТР МА. Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 115 эш. 6, 6 әйл., 7, 7 әйл., 8 бит. Төп нөсхә.
Гомәр дус!
Мин синең бер хатыңа җавап биргәнче, синең икенче хатың килеп җитте һәм вәйран итте. Бу турыда нәрсә дип кенә әйтим соң, болай да яралы йөрәк тагын да кискәләнде. Юк, моңа сугыш кына гаепле түгел. Без кешеләребезне саклый белмибез. Муса, Рахман, Шамиль Гәрәй, Алиш, Дәүли, Мифтах, Фатих... Безнең кечкенә семья өчен бу искиткеч зур югалту! Боларны тиз генә үстереп булмаячак. Әдәби кадрларны чәчеп бетердек.
Эч бик поша, хәерле булсын. Үзбәк, казах, азәрбәйҗан һәм башкаларда бу эш болай түгел. Теләсәң ни әйт, бездә язучы итекче дәрәҗәсендәрәк йөри, диясем килә минем. Фатихның талантына, фронттан йөрәк каны белән язган матур шигырьләренә барыбыз да сокланып йөрдек, әгәр ялгышмасам, ул, яраланып, ике мәртәбә Казанга кайтты. Ләкин шунда берәү дә аны алып калыша алмады...
Синең үтенечне мин бик тырышып үтәргә ризамын, аның каберен бик эзләп табасым килә. Ләкин аның полевая почтасы белән генә берни дә эшләп булмый. Чөнки бу тирәдә бик күп халык сугышты, һәм хәзер аларның күбрәк өлеше моннан китеп барды инде. Шулай да мин берничә төрле чара күреп карарга уйлыйм, ягъни тотынам.
1. Шул адрес белән хат язып, аның кулъязмаларын саклауны һәм аның нинди часть икәнен белдереп язуны сорыйм, бәлки бу юл белән мин кайбер нәтиҗәләргә тизрәк ирешермен.
2. Үзебезнең тирәдәге махсус оешмалар аша бу адресларның кайсы частьнеке икәнен белергә тырышам. Әгәр мөмкинлек чигендә булса, шунда ук юлга чыгам. Шулай итеп, бәлки, бер очын таба алмаммы...
Гомәр, Фатих күпме күрде! Дүрт ел йөреп тә кайтты [14]. Гаепсез булып табылды. Шунда ук сугышка китте. Анда чын патриотлыгын кайнар каны һәм кайнар, талантлы шигырьләре белән күрсәтте. Ул, һичшиксез, зур шагыйрь, талантлы егет, канаты, күңеле сынарлык бик күпләрне күрсә дә, язмышның авырлыгына бирешмәгән лачын иде. Союз аның исемен мәңгеләштерүдә нәрсәләр эшләргә җыена? Онытасы түгел иде!
Фикерләрем бик таркау. Мин хәзер бер җылы сүз дә әйтә алмыйм. Тик аның семьясына һәм әдәби коллективка тирән кайгымны белдерүемне тапшыруыңны гына үтенә алам. Аның байтак кына балалары бар иде бугай, ташламагыз!
Аның каберенә делегация җибәрү һәм Казанга мәетен алып кайту, дәүләт исәбеннән күмү, семьясына күзгә күренерлек рәвештә вакытлы ярдәм оештырып булмыймы?
Монда килү мәсьәләсен уңайлы чишеп булыр бәлки, чөнки монда сугыш юк инде хәзер.
Сиңа моңарчы хат язмавым, теге язуыгызның берәр хәлен ишетмәмме, дип тору иде. Ләкин бу көнгә кадәр андый язуның килү-килмәве, димәк, нәтиҗәсе турында да ләм-мим ишеткәнем юк. Ахры килмәгәндер, килсә – шулай сеңгәндер инде.
Ярый, хуш. Тиздән сугыш бетә, дип уйлыйм. Болай да кайтырбыз инде. Кайнар сәлам./имза/.
Мирсәй һәм Ярмигә дә әйт.
1 май.
Котлыйм!
Г.Бәширов кулы белән язылган:
27/V-45.
ТР МА. Р-6529 фонд. 1 тасвирлама. 115 эш. 11, 11 әйл. бит. Төп нөсхә.
14. Фатих Кәрим 1937 елның маеннан 1941 елның декабренә кадәр, репрессия шаукымына эләгеп, «халык дошманы» буларак, төрмәдә утыра.
Хатларны һәм искәрмәләрне басмага Әлфия Шамова әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА