Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Дәүләт теле

Дәүләт теле

Күз төбен ярып, яшьләремТәгәри телем-телем:Акчага сугылмаган телУл дәүләт теле түгел.Кәнфит-перәннек алыргаЙөгергән бала-чагаАкчага сугылган сүзнеХәрефләп таный ала.Нәкъ шулай белеп үсә улТуган телнең...

Күз төбен ярып, яшьләрем
Тәгәри телем-телем:
Акчага сугылмаган тел
Ул дәүләт теле түгел.
Кәнфит-перәннек алырга
Йөгергән бала-чага
Акчага сугылган сүзне
Хәрефләп таный ала.
Нәкъ шулай белеп үсә ул
Туган телнең бар тәмен:
Ни-нәрсә бер тиен тора,
Ни-нәрсә – бер тәңкәлек.
Әткәң-әнкәңнең теленнән
Назлы моң ташып тора;
Ул, дәүләт теле дә булса,
Бер башка ашып тора.
Мохтаҗларына ярдәмле,
Яманга гыйбрәтле ул –
Бары акчага сугылган
Тел генә дәүләтле ул.
Мөдәррис Әгъләмов
Фото: pixabay
#Мөдәррис Әгъләмов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи