Журнал «Безнең мирас»

Дәрдемәнд шәҗәрәсенә өстәмәләр

Җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Закир Рәмиев – Дәрдемәнднең тууына 165 ел

 

 

 

 

Россиянең танылган сәнәгатькәрләре Шакир белән Закир Рәмиевләр татар зыялыларының иң югары катлавына керә. Мәгълүм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди 19 нчы йөз ахыры вакыйгаларын бәяләгәндә: «Шакир Рәмиев Русиядә фикере иң элек ачылмыш зыялы байлардан иде», – дип язган.

 

Алар патшаларны тәхеткә тәгаенләү тантаналарында да катнашкан

Урал таулары җирлегендә алтын чыгаручы Рәмиевләрнең ил күләмендәге абруен билгеләгән вакыйгаларны да искә төшереп үтик. Патшаларны тәхеткә тәгаенләү тантаналарында алар, аз санлы мөселман вәкилләре сафында, кунак буларак катнашканнар. 1881 елда император Александр Өченчене тәхеткә тәгаенләнгәндә, мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев җитәкләгән аз санлы төркемдә бу ике бертуган Рәмиевләрнең атасы Мөхәммәтсадыйк хаҗи да була. Ә 1894 елда, Николай II патшаны зурлап тәхеткә билгеләү мәҗлесендә, мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов, Кырым морзасы Исмәгыйль Гаспринский һ.б. белән бергә, Шакир Рәмиев тә катнаша...

 

Рәмиевләр ХIХ гасырның сиксәненче елларында ук газета чыгарырга омтыла

Шакир белән Закир Рәмиевләрнең икесенә дә үз милләтләренең киләчәк язмышы өчен борчылу хас. Алар – элекке Оренбург губернасының үз приискалары урнашкан төбәкләрендә мәчетләр төзеткән, мәктәп-мәдрәсәләр ачкан һәм тоткан шәхесләр. Оренбургтагы атаклы сәүдәгәр Хөсәеновлар мәдрәсәсенең идарәчеләре төркеменә керүчеләр – иганәче һәм юнәлеш бирүчеләре дә булганнар. 19 нчы йөзнең сиксәненче еллары ахырында ук алар татар телендә газета нәшер итәргә дә омтылып караган. «Татар милләте уянсын дисәң, аның үз матбугатын булдыру зарур», – кебек җөмләләрне булачак шагыйрь Дәрдемәнд 1880-1881 нче елларда, Төркиядә яшәгән вакытта, туганы белән язышкан хатлардан укып беләбез. Закир аннан кайтып бераз торгач ук, алар шундый үтенеч белән хөкүмәткә дә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин ил күләмендә танылып килүче бу эшмәкәрләр үтенечен хөкүмәт кире кага, чөнки ул вакытта әле илнең төп халкы саналган татарларга караш тискәре була. Ә яңарак кына «Рәсәйгә кабул ителгән» Урта Азия белән Кавказ «төрки-татарлары»на исә андый мөмкинлек тудырыла. 1870 елдан Ташкентта казакъ һәм үзбәк телләрендә атналык «Төркестан вилаяте гәҗите», 1873тән Бакуда әзәрбайҗан телендә «Игенче» газетасы нәшер ителә башлый.

 

Дәрдемәнднең берничә буын бабасы хәзерге Сарман районы авылларында яшәгән

Шәҗәрәләре Казан ханлыгы чорына барып тоташкан Рәмиев морзаларның туган-үскән якларын да, җентекләбрәк тикшереп, искә алып үтик. Бу ике бертуганның берничә буын бабалары Татарстанның хәзерге Сарман районына кергән авылларда яшәгәннәр бит. Югыйсә Рәмиевләрнең ватаны турында сүз чыкканда, кайбер түрәләребез: «Аларның бит Татарстан белән бәйләнеше юк», – дип аклангалыйлар. Аерым тарихчылар исә, Казан ханлыгы яулап алынгач, бу морзалар монда – Зәй белән Чишмә елгалары тарафына, Нугай Урдасы белән чик буе тирәләренә махсус җибәрелгәннәр, дип яза. Әйе, 1724 елгы патша карары нигезендә, элекке ханлык түрә-морзалары «ясаклы татар» дәрәҗәсенә төшерелгән. Гади халык телендә инде алар «чабаталы морза» буларак искә алына башлый. Бу элекке морзалар Сарман төбәгендә яңадан-яңа авыллар оештырып, чик буен ныгыту максатын кайгыртырга тиеш була. (Тарихи язмаларда андыйлар хакында: «Направлены для укрепления засечной черты», – диелгән әйтем дә сакланган.)

Шул тирәдә кемнең кайда төпләнеп калганлыгын хәзер тарихчылар гына белә. Аларны Петр I патша чорыннан кулланышка кертелгән җан исәбен алу документларына нигезләнеп билгелиләр. (Архивларда ул язмалар «Ревизская сказка» буларак саклана.) Рәмиевләр шәҗәрәсенә кергән шәхесләр Казан губернасында Кама елгасының аргы ягындагы «Җөри даругасы» биләмәсенә караган язмаларда теркәлгән. Мондагы Зәй-Чишмә елгалары аралыгына гади игенче (податный крәстиян) рәвешендә беренче килүче буларак, Рәмиевләр шәҗәрәсе вәкиленнән Урманай күрсәтелгән. Иң әүвәл ул шунда гаиләсе белән беренче йортын төзеп кергән. 1900 елда Ризаэддин Фәхреддин туплап нәшер иткән күләмле «Асар» китабында да бу морзаның исеме «Урманай» буларак теркәлгән. (Кайбер архив язмаларында исә аның исеме «Урман» рәвешендә дә йөри.) Ятрак исем. Бәлки ул тумыштан Курманай булгандыр да, «Ревизская сказка» документына кемнәрдер аны шулай «Урман-Урманай» исемендә теркәгәннәрдер. Шул ук язмаларда аның атасының исеме дә фамилия рәвешендә китерелә: «Урман Капкаев». Димәк, «Капкай улы Урман» була инде. Әйе, ул чорда ата исеме фамилия буларак кулланылган. Хәзерге кебек шәҗәрә башында торучы исемнәр аталмаган.

Ризаэддин хәзрәт туплаган «Асар» китабында һәм «Шура» журналының 1913 елгы санындагы «Рәмиевләр шәҗәрәсе»ндә исә аның дәвамчысы буларак «Урман улы Рәхимкол» килә. Ул әлеге чорга караган «Ревизская сказка» язмаларында да бар. Әмма аның исеме генә аерым язмаларда «Рямай Урманов» буларак та теркәлгән. Кайбер хәзерге заман галимнәре, шул язмаларга нигезләнеп: «Бу морзаларның Рәмиев фамилиясе шушы шәхескә бәйледер», – дигән фикергә дә килгәли, чөнки ул чорда ясаклы татарлар фамилиясе аталары исеменә генә бәйле булган. Миндә дә шундый уйлар туганы бар. Рәмиев, Чанышев морзалар нәселенә ике кызларын кияүгә биргән морза Дашковларга багышланган шәҗәрәдә дә Урман Капкаев улының исеме «Рямай» буларак теркәлгән. Ә Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин һәм шул ук Рәмиевләрнең туганы, совет чоры әдибе Исмәгыйль ага Рәмиев исә ул фамилияне Урман-Урманай морзаның бабасы Рәми морзадан килә, дип язды. Хәзерге заман язмаларына хас рәвештә, алар да хаклы сыман...

Дәрдемәнднең анасы нәселеннән – Дашкин-Дашков морзалар токымыннан булган галимә Рита Римовна Дашкова да, Башкортостан архивларында сакланган документларга нигезләнеп, бу шәхескә бәйле язмасында аны «Рямай Урманов» дип тасвирлый. («Рямай Урманов, ясачный татарин деревни Кашеровой Казанского уезда Зюрейской дороги», – дип, архив язмаларында теркәлгән рәвештә китерә.) Аның кызы Гөләйша Рямаева шул төбәктәге Тирес Усман авылы кешесе Әмир Әхмәтовка кияүгә бирелгән, ди. (РГАДА, 350 нче фонд, 2 нче опись, 3797 нче эш, 206 б.) Бу ике авыл хәзерге Сарман районына керә. 1762 елга караган «Ревизская сказка» язмасында исә шул «Рямай»ның атасы Урманай Капкаев гаиләсенең якындагы Урта Кәшер авылында яшәгәнлеге теркәлгән. (Әлеге җөмләләргә бәйле архив язмасы күрсәтмәләре Башкортостан галиме Руслан Мәсагутов хезмәтендә дә китерелә. Һәм ул да соңгы дәвер Рәмиевләр фамилиясе, мөгаен, Рямай Урмановтан киләдер, дип фаразлый.)

1748 елгы Җөри даругасына кагылышлы «Ревизская сказка» язмасында Урманай Капкаевка 85 яшь булганлыгы, 1749 елгы язмада исә аның инде вафат икәнлеге дә теркәлгән. Димәк, Урманай морза 1663 елда туган була. Әлеге еллар аралыгында уздырылган халык санын исәпкә алу язмаларында бу «ясаклы татар»ның гаилә әгъзалары да теркәлгән. Безне кызыксындырган улының исеме кайбер язмаларда «Раманкул», икенчеләрендә «Ряманкол» буларак та китерелә. Әлеге исемлектә Урманайның утыз биш яшьтә чукынган улы Рекей булганлыгы да белдерелә. Чукынгач, ул Михаил Григорьевка әверелгән, дип яза галимнәр.

Шул ук тарихи язмаларда «Раманкол»ның 1756 елда Урта Кәшер авылында вафат булуы күрсәтелә. Бу вакытта инде ул авыл Казан губерна-сының яңарак оешкан Уфа өязенә кергән. «Ревизская сказка» язмаларында әлеге Рахманколның ике улы барлыгы да теркәлгән. Аталары вафат булганда Исмәгыйльгә ун яшь чамасы иде, диелә. Димәк, ул 1745/1746 нчы еллар тумасыдыр. Икенче бер язмада аның 1801 елда вафат булуы әйтелгән. Без әүвәл тасвирлаган бертуган Шакир белән Закир Рәмиевләрнең бабалары Габделкәримнең атасы була инде ул. Исмәгыйль ешрак сәүдәгәр рәвешендә искә алына.

Шул ул вакытта, бертуганы Сәлим ахун ярдәмендә булса кирәк, берара аның авыл мулласы вазыйфасын үтәгәнлеге дә теркәлгән. Сәлим исә кайбер язмаларда Исмәгыйльнең 1748 елда туган энесе, икенчеләрендә исә сигез-тугыз елга өлкәнрәк агасы буларак та язылган. Мәсәлән, Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин тутырган шәҗәрәдә аның ХVIII гасырның утызынчы еллары уртасында туганлыгы күрсәтелә. Аталары вафат булганнан соң, алар Урта Кәшер авылы исемлегеннән юкка чыга, дип яза Руслан Фәнис углы Мәсагутов. Һәм әлеге чордагы шул ук Уфа өязенең Сарман төбәгенә караган икенче авылда, икенче гаилә исемлегендә ул балалар теркәлгәннәр, дип белдерә. Исмәгыйльнең энесе Сәлим Уфа өязе буенча 1748 елдагы Икенче ревизия узгач ук тугандыр, дигән фикергә килә Мәсагутов. Аналары икенче авылга кияүгә чыккач теркәлгән бер исемлектә Смаил Рямаевка – 19, Сәлимгә – 15 яшь» булганлыгы да язылган. Димәк, Сәлим агасыннан дүрт яшькә кечерәк – 1749/1750 нче еллар тирәсендә туган булып чыга. ХIХ гасырның Эстәрлетамак өязенә караган чыганакларында инде күп балалы шул өяз ахуны Сәлим Рәмиевнең 1819 елда вафат булганлыгы хәбәр ителә. Ризаэддин хәзрәт барлаган шәҗәрәдә дә ул сан шулай күрсәтелгән...

 

Сәлим ахунның Сәет бистәсендә яшәгәне мәгълүм

«Рәмиевләр шәҗәрәсе» язмасының дәвамында әлеге Рәхимкол Урма-новның ике улы – Исмәгыйль белән Сәлим күрсәтелә, дидек. Шушы Исмәгыйль инде Шакир белән Закир Рәмиевләрнең бабалары Габделкәрим Рәмиевнең (1774-1851) атасы була. Ә булачак Сәлим ахунның ишле нәселе дәвамчылары исемлегендә исә шагыйрь Сәгыйть белән язучы, журналист Исмәгыйль Рәмиевләр барлыкка киләчәк. Сәлим, үзләренә якын урнашкан Тайсуган авылы мәдрәсәсен тәмамлагач, укуын дәвам итәр өчен яңарак барлыкка килгән Оренбург шәһәре янәшәсендәге бистә-авылларның берсенә укырга дип китәчәк. Чыганакларда аның Оренбург янәшәсендәге Сәет бистәсендә теркәлгән сәүдәгәрләр оешмасында торганлыгы да хәбәр ителә. Әйе, патша хакимияте, Урта Азия дәүләтләре белән тыгыз сәүдә элемтәләре урнаштыру өчен, яңа төзелгән Сәет бистәсенә ике йөзләп татар сәүдәгәрен тупларга әмер биргән бит. Шул ук вакытта ул бистәдә берничә мәчет төзергә, шулар карамагында мәктәп-мәдрәсәләр ачарга да рөхсәт ителгән. Бу вакыйгалар Петр патшаның кызы Елизавета Петровна идарә иткән чорга карый.

Әлеге бистәдә шагыйрь Әбелманих Каргалыйның бабасы ачкан тәүге мәчет мәдрәсәсе аеруча абруйлы санала. Ул мәдрәсә хәлфәләрен дә төрле тарафтан туплап китерәләр. Шулар арасында Кавказ төбәгендә дан казанган Мөхәммәд бине Али Дагыстани да була. (Шиһабетдин Мәрҗаниның атаклы «Казан вә Болгар хәлләре турында...» дигән китабында да шул хакта мәгълүмат бар.) Сәлим Рәмиев тә әлеге мәдрәсәдә укыган бугай. Аның әлеге Дагыстан хәлфәсеннән дә белем алуы истәлекләрдә теркәлгән.

 

Исмәгыйль белән Сәлим сәүдә белән дә шөгыльләнгән

Исмәгыйль белән Сәлим шулай ук үз төбәкәрендә сәүдәгәр буларак та таныла. Сәет бистәсе татар сәүдәгәрләренә Урта Азия өлкәләренә сәүдә кәрваннарын оештырып җибәрү хокукы да бирелә. Шул сәбәпле, анда төрле тарафта урнашкан сәүдәгәрләр берләшмәсе дә барлыкка китерелә. Үз төбәкләрендә сәүдәгәр буларак та танылган бертуган Исмәгыйль белән Сәлим Рәмиевләр дә үзәге Сәет бистәсендә булган әлеге сәүдәгәрләр берләшмәсендә дә теркәлгәннәрдер, мөгаен. Кайбер архив документлары шул фикерне раслый. Әйтик, Казан губернасының Уфа өязендә 1795 елда уздырылган 5 нче халык санын алу документында Сәет бистәсе сәүдәгәрләре төркеменә ясаклы татарлар Исмәгыйль белән Сәлим Рәмиевләр дә кергәнлеге күрсәтелә. Әлеге исемлектә 55 яшьлек «Исмаиль Рямаев»ның 26 яшьлек улы Габделкәрим булуы да язылган (БР архивы, фонд И-138, тасв. 2, 53 нче эш, 437 б). Ә икенче бер язмада исә Сәет бистәсе сәүдәгәрләре исемлегенә кергән «ясачный татарин Сәлим Рямаевка 47 яшь» булуы әйтелә (Оренбург өлкәсе дәүләт архивы, ф. 98, тасв. 2, 4 нче эш, 336 б.).Сәлим Рәмиевнең 1780 елда мулла вазыйфасын башкарырга билгеләнү документында да «элекке сәүдәгәр» дигән билгеләмә бар.

 

Сәлим Рәмиев – яңа төзелгән Эстәрлетамак шәһәренең беренче имамы

Екатерина патшабикә әмереннән соң, Эстәрлетамак шәһәрен төзүгә бик ашыгып керешәләр. 1781 елда ул рәсми рәвештә шәһәр буларак таныла. Ә 1780 елда анда беренче мәчет төзелеп бетә. Һәм шул ук Екатерина патшабикә заманында Оренбург төбәгендә оештырылган мөселман дини идарәсе карары белән булса кирәк, әлеге мәчетнең беренче имамы рәвешендә берничә мәдрәсәдә белем алган Сәлим Рәмиев билгеләнә.

 Шул ук елларда төзелә башлаган якын-тирә авылларда да бер-бер артлы мәчетләр калкып чыга . Аларга имам сайлау вакыйгаларында да Сәлим мулла бик актив катнашкандыр, мөгаен. Һәрхәлдә, шәһәргә иң якын Җиргән авылына имам билгеләүдә ул катнашмыйча калмагандыр, дип фикер йөртә алабыз, чөнки әлеге авылның беренче имамы буларак Сәлимнең агасы Исмәгыйль күрсәтелә.

 

Рәмиевләрнең бабалары Габделкәрим Тайсуган мәдрәсәсен тәмамлый

Иң элек хәзерге Әлмәт районына кергән Тайсуган авылы мәдрәсәсен искә алып үтик. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани аны шул төбәктә оешкан иң билгеле белем йорты буларак искә ала. Бәлки аны оештыручылар да бу төбәккә җибәрелгән элекке югары катлау вәкилләре булгандыр. Тайсуганның 1850 нче еллардан Самара губернасының Бөгелмә өязенә кергәнлеген дә әйтеп үтик. Шакир белән Закир Рәмиевләрнең бабалары Габделкәрим (1774-1851) дә шул мәдрәсәне тәмамлый. Аның уллары – булачак муллалар да шунда укыганнар. Шуңа күрә Дәрдемәндкә багышланган төп хезмәтемдә әлеге чор Рәмиевләрен мин «Тайсуганнан чыкканнар» дип тә язганмын.

Габделкәрим, мәдрәсәдә укуын тәмамлагач, берәр ел чамасы бугай, күрше авылда, аннары Тайсуганның үзендә мулла вазыйфасын башкара, дип хәбәр ителә шул чорга караган язмаларда.

Ә 1770 нче еллар ахырынарак инде бу Рәмиевләр әкренләп Агыйдел буена күченә башлаячаклар. Шул рәвешле, укымышлы Рәмиевләр нәселе хәзерге Башкортостан җирендә төпләнә. Әйе, Габделкәримне дә, озакламыйча, яңа оешкан Җиргән авылының имамы итеп билгеләячәкләр. Ә берничә елдан соң, Габделкәримнең өченче улы Бәхтигәрәй дә әүвәл Эстәрлетамак каласының чираттагы мәчетенең мулласы вазыйфасын үтәргә керешәчәк. Икенче бер язмада аның да берара Җиргән авылында да имам вазыйфасын үтәгәнлеге хәбәр ителә. Кайчандыр «Чаян» журналында да эшләп алган, аннары «ышанычсыз нәсел вәкиле» буларак Урал якларына җибәрелеп, 1950 нче елларда гына Казанга кайтып төпләнергә рөхсәт алган Исмәгыйль ага Рәмиев миңа Габделкәрим мулланың озакламыйча кабат сәүдә эшенә тотынуын һәм үзе урынына имам вазыйфасын үтәргә бер улын калдыруын сөйләгән иде. Бәлки шул ук Бәхтигәрәй берникадәр вакыт Җиргән мулласы да булып торгандыр. Исмәгыйль аганың бу вакыйганы миңа сөйләве – Рәмиевләр нәселендә борын-борыннан мулла вазыйфасын үтәү белән сәүдәгәрлек сәләте булганлыгын аңлатырга тырышу иде. Әйе шул, Сәлим ахун нәселенең дә күпчелек вәкилләре имам вазыйфасын да үтәгән, сату-алу өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкәннәр. Болар – Рәмиевләр нәселенә хас күренеш.

1740 нчы еллар тирәсендә оешкан Оренбург губернасы һәм шуңа бәйле рәвештә барлыкка килгән җирле Башкортостандагы Мөселман дини идарәсе архивында сакланган документлар (фонд И-295 һәм И-138) белән таныш булган Рита Дашкова язмаларында бертуган Исмәгыйль белән Сәлим Рәмиев варисларына багышлаган истәлекләр ишле генә. «Бу ике бертуган нәселенең шул төбәк авыл-шәһәрләренә таралышып яшәү урыннарында, авылмы ул яки шәһәрме, изге эшләр башкарган имамнар сафында да, сәүдәгәрләр арасында да Рәмиевләр фамилиясен еш очратасың», – дип яза Рита ханым да.

 

Мөхәммәтсадыйк имам да, сәүдәгәр дә булган

Әлеге язмаларда миңа Габделкәрим Рәмиевнең 1829 елда туган улы Мөхәммәтсадыйк хакында тулырак мәгълүмат очрамады. Җиргән халкы аны да Сарман якларыннан килгәч әүвәл имам була, аннары тиз арада алдынгы сәүдәгәрләр сафына баса, дип искә алды. Ләкин Мөхәммәдсадыйкның күпме вакыт имам булып торуын әйтә алмадылар. Әйе, үз чорының бик атаклы сәүдәгәре инде ул Шакир белән Закир Рәмиевләрнең атасы. 1850 елның мартында ул Эстәрлетамак өязенә кергән Явыш авылының атаклы морзасы Әлмөхәммәд Дашковның кызы Хәнифәгә өйләнә. Шакир белән Закирны шул укымышлы ана тәрбияләп үстерә. Ә Дашковлар шәҗәрәсендә бу гаиләдә биш бала туганлыгы да теркәлгән, исемнәре аталган. Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин төзегән шәҗәрәдә исә алар ике бертуган – Шакир белән Закир гына санала. Юлык авылында без әлеге гаиләнең тагын бер ир баласы каберенә юлыктык. Ул яшьли вафат булган. Башка ике баласы, мөгаен, Җиргәндә яшәгәндә үк бу дөньядан киткәндер.

Әйе, сәүдәгәр Мөхәммәдсадыйк Рәми бик тырыш кеше була. Җиргән авылында яшәгән чорда ук ул йөз чакрымнан чак кына кимрәк аралыктагы Оренбургта уздырылган ярминкәләргә дә йөреп сату иткән. Урта Азия якларыннан затлы товарлар китерелгән Юлык авылындагы язгы базарларны да калдырмаска тырышкан. Әлеге гасыр урталарында аерым шәхесләргә дә җир астыннан алтын чыгару эшен башкару рөхсәт ителә. Орск өязе тирәләрендә «җир астыннан алтын чыгару ажиотажы» башлангач, Мөхәммәдсадыйк та шул хакта хыяллана башлый. Һәм, озакламыйча, аның гаиләсе алтын приискалары ачылган тирәлектә урнашкан Юлык авылына күчеп китә. Юлык авылы кешеләре Эстәрлетамак, Орск һәм Оренбург шәһәрләре арасында ямчылык хезмәтен башкару өчен Казан тирәсендәге авыллардан күчерелгән татарлар була бит. Анда саф татар мохиты саклана. Шул авылга күчкәндә Закирга өч яшь чамасы була. Димәк, ул яшьли үк хәзерге Татарстанга бәйле мохитка килеп керә.

 

Мөхәммәдсадыйк алтын чыгара торган егермеләп прииск хуҗасы була

Мөхәммәдсадыйк бераздан соң бер-ике урында алтын чыганагына тап булып та зур уңышка ирешә алмаган рус сәүдәгәренең бер приискын сатып алачак. Ул прииск Юлыктан сиксән чакрым чамасы ераклыкта була. Шуннан беркадәр табыш алгач, Мөхәммәдсадыйк, хатыны исеменә дә бер прииск алып, ике-өч авыл арасында йөри башлый. Шул рәвешле, ул үләр алдыннан әлеге тирәдәге егермеләп прииск хуҗасы буларак таныла. Һәм шул ике дистә приисканы Шакир белән Закир улларына калдырып, бу дөньядан китә. Юлык авылы зиратында бүген дә Хәнифә белән икесенең һәм яшьли вафат булган бер улларының кабер ташлары саклана, дидек. Бу очракта әби-бабаларыбызның: «Уңган кеше таш ярып булса да үз дигәненә ирешер», – дигән мәкаленең дөрес булуына ышанасың.

Мөхәммәдсадыйкның Юлык зиратындагы кабер ташына: «1892 елның 22 апрелендә 63 яшендә вафат булды», – дип язылган. Хәнифә абыстай аннан дүрт елга соңрак, 1896 елның март башында вафат була. Шул ук авыл уртасында алар төзеп калдырган мәчет тә бар.

***

Мөхәммәдсадыйк сәүдәгәрнең уллары Закир белән Шакир Рәмиевләр дә аталары башлаган эшне уңышлы дәвам итүчеләр сафына керәләр, дип төгәллисем килә бу язманы. Аталарыннан калган приискалар санын алар да икеләтә арттырып, зур уңышларга ирешәчәкләр.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.55-61.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру