Журнал «Безнең мирас»

Cүз һәм сурәт

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Солдат хатыны» (Н.Анкилов пьесасы буенча) дип аталган спектакльне башлап җибәрергә санаулы минутлар калган...
Казан театр училищесында укып йөргән чак иде ул. Академия театрында массовкада катнашкан өчен 1 сум 50 тиен түлиләр. Ә миңа сүзле роль эләкте, бер җөмлә иде инде ул: «Әйдәгез, гражданка Панкратова, сез кулга алынасыз!». Шуның өчен миңа 3 сум 50 тиен тама. 1976 елны үзем теләп армиягә китәсемне белгән курс­таш егетләр: «Ролеңне миңа калдыр да, миңа калдыр», – дип, арттан да ияреп йөрделәр...
1

Сулдан уңга: Аграфена Васильева, Рәшит Шамкай, Гөлнәзирә Зайцева һәм милиционер ролендә – мин фәкыйрегез.


***
Россия Герое, полковник Радик Әбрар улы Бариев (бүгенге көндә – авиация генерал-майоры) Мари-Эл республикасының Бәрәңге районына кайткач, район хакиме Әлфәт Ибраев шалтыратты. Геройның туганнан туган абыйсы Әлфәт Габделхак улы: «Радик кайта, килеп кит әле» – дип мине кунакка чакырды. Өч мәртәбә геройлыкка тәкъдим ителеп тә, әлегә фәкать бер Алтын Йолдыз гына күкрәгендә балкый аның. Россия Президенты Владимир Путин, шушы олуг бүләк белән тәбрикләгәндә, аңа болай дигән: «Радик Әбрарович, өч Алтын Йолдызны да берьюлы биреп булмас, әмма да ләкин, әлегә берсен аласыз инде!»
2
***
Дустым, язучы Вакыйф Нуриев белән Биектау районының Әлмәндәр авылы сабан туена бардык. Менә хикмәт: Әлмәндәр авылында «Әлмәндәр» карт – Шәүкәт ага Биктимеров һәм аны сагалап йөрүче «Әҗәл» – Равил ага Шәрәфиевне очраттык. Алар белән фотосурәткә төшәчәгебезне белгән булсак, Вакыйф та, мин дә, әдәбият буенча Нобель премиясен бирү тантанасына дип, Лондон каласыннан ук махсус кайтарткан затлы фракларыбызны киеп килгән булыр идек. Һай, белгән булсак...
3

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Рәдиф Сәгъди Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру