Гомәр Бәширов: Чишмә моңы ничек җыр булды?
«Җидегән чишмә» җыры турында болай сүз арасында да, телефоннан да ягымлы сүзләр күп әйтелде. Матбугатта да язып чыктылар. Җырның бик тиз популярлашып китүе, озак вакытлар телдән төшмичә һаман җырлануы, барыннан да бигрәк, аны шагыйрь түгел, әдип язуы хәтта берникадәр гаҗәпләндерде дә.
Чыннан да, илле ел буе каләм белән эш итүемә карамастан, минем моңарчы бер генә шигырь яки җыр язып караганым да булмады. Тагын шундыйрак җырлар язуымны үтенеп хатлар да килгәли. Ләкин җыр язуыма иманым камил түгел. Чөнки чын сәнгать әсәре бер балкып килеп чыга да яңадан кабатлана алмый, бер образның тууы берайчан да икенчесенекенә охшамый. Иҗат эшенең тел белән аңлатып булмастай катлаулы үзенчәлекләре, автор үзе дә аңлап җиткерми торган ниндидер яшерен серләре бар. Шулай да, укучыларның үтенечләрен җавапсыз калдырмас өчен, өстән-өстән генә булса да, бу җырның ничек тууын язып карамакчы булдым.
«Җидегән чишмә» романын язганда, бер урынга җыр кертергә кирәк булды. Әсәрнең төп каһарманы Гайнан белән язучы Камил, кичен умарталыкта утырганда, егетләр гармун тартып җырлап үтәргә тиешләр. Гайнан язучы абыйга: «Безнең авылда сугышка киткәндә дә, читкә киткәндә дә Җидегән чишмә белән саубуллашмыйча китмиләр. Борынгыдан бирле шулай килә инде ул»,— дип аңлата.
Безнең халыкта чишмәгә багышланган җырлар аз түгел. Әмма аларның халык күңеленнән нур алып, тирән тойгылар белән баетылганнары гына озын гомерле була. Бу җырда халыкның чишмәләргә, шулар аша табигатькә булган кайнар мәхәббәте халык җырларындагыча тади дә, тирән мәгънәле дә, моңлы да булып яңгырарга тиеш иде. Ничек язарга шундый җырны? Көчле тәэсир итәрдәй шундый тылсымлы сүзләрне ничек табарга? Өч-дүрт көн буе Аккош күле урманнарында фәкать шул хакта уйланып, дулкынланып йөрдем. Баштан бик күп истәлекләр узды. Баулы районының Ак Чншмә авылында урманлы тау кырыеннан бәреп чыккан мул сулы зур чишмәләр күз алдына килде. Ак Чишмәнең Габделбәр абзый Фәхриев белән минем шул чишмәләрнең чылтырап агуларын берничә мәртәбә сокланып тыңлаганым бар. Сабан туендагы егетләрнең шул чишмә астыннан җырлап узуларын яңадан ишеткәндәй булдым. Күптән түгел Баулы районы һәм Оренбург өлкәсенең кайбер авыллары аша узып, Башкортстанга чыгып, Ык елгасының башланган урынына барган идек. Бик матур җәй көне иде. Шунда Ыкның кыяр-кыймас кына әрәмәләр арасыннан саркып чыккан саф суына карап, сандугачлар сайравын тыңлап чирәмдә утырдык. Шул гүзәллеккә сокланып, Шалты авылының сөйкемле ир-егете, колхоз председателе Газиз Ганиев бик моңлы бер җыр көйләгән иде. Шул искә төште. Малай чагында эшкә барышлый да, су алырга, ат эчерергә төшкәндә дә кышын-җәен чишмә моңын тыңлап үскән кешеләр бит без. Шул чакларда кызларның чишмә улагыннан учлары белән су алып эчкәндә бармакларында Шундый газиз истәлекләр, ниндидер сиземләүләр, нидер әйтергә омтылулар булып күңел тәмам мөлдерәп тулганнан соң, каяндыр бик тирәннән, хисләр дөньясының иң түреннән җырның беренче юллары килеп туды. Сүз артыннан сүз, бер күренештән икенчесе туа башлады. Шулай уйлана, эзләнә, дулкынлана торгач, тора-бара бер җыр тулаем пәйда булды.
Әни кеше үзенең баласын: «Бәбкәм, газизем, бәгърем»,— ди-ди сөя. Ләкин ананың балага булган мәхәббәте бу сүзләргә генә барыбер сыеп бетә алмый. Әнә шул тел белән әйтергә сүзләр җитми торган тирән хисләр дулкыны тудыра мондый җырны.
Ләкин мин язганнары сүз генә бит әле! Алар тулы мәгънәсендәге җыр булып яңгырасын өчен, аларны үзләренә лаеклы музыкага салырга кирәк иде бит әле. Мин, сүзләремә музыка язуны үтенеп Сара ханымга мөрәҗәгать иттем дә, баласының беренче тапкыр тәпи басуын көткән әти кешедәй, түземсезләнеп, дулкынланып, сүзләремә музыка язылуын көтә башладым.
— Җырның көе ничек туа дисеңме? — Сара ханымның хәрәкәтчән үткен күзләре тагын да яшәреп, очкынланып киттеләр.— Җырның сүзләрен укып чыгу белән, мин, бу сүзләр үзләренә лаеклы тирән мәгънәле нәфис, мөлаем көй сорыйлар икән, дип уйлап алдым. Менә, тыңлап кара әле! — Сара ханым акрын гына көйләп күрсәтте:
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын дип...
— Кара инде, моның сүзләре болай ярыйсы гына икән ләбаса!
Бу сүзләр мине аеруча дулкынландырды. Чылтырап аккан чишмә буена үзем барып чыккандай, чишмә улагына салган көмеш йөзектә Җидегән йолдыз шәүләсен күргәндәй булдым. Чәй суы алырга дип, таң белән үк чишмәгә баручы авыл чибәре күз алдыма килде. Бу табигать балалары, минемчә, берсен берсе шундый нечкә, шундый нәфис, шундый матур итеп сөяләр, аларның бу сөюләре мәхәббәтнең ифрат бай хис булуын, аның шигъриятле, моңлы тойгы икәнлеген, кешеләрне яшәргә, зур батырлыкларга өнди торган зур көч икәнлеген йөрәкләргә үткәрәләр.
Сара ханым, пианиносына җитез генә борылып, әйтәсе фикерен музыка авазлары белән аңлатырга теләгәндәй, яшьләрчә дәртләнеп, көйнең башын уйнап алды.
— Беләсезме, мондый көй башта бик күп уйландыра, хыялландыра бит әле. Бу көйне язганда, мин күңелем белән үзем ял иткән Саба районы Җылыш авылына барып кайттым, аның чишмә буйларын күз алдыма китердем, бик күп халык көйләрен күңелемнән уздырдым, төрле хыялый вариантлар иҗат итеп карадым. Шулай күп уйлаганнан соң гына, шулар арасыннан шушы җыр сүзләренә лаеклы, шуларга ятышлы хуш авазлар ишетелә башлады. Була көй, була, бераз сабыр ит!
Тагын бер ай вакыт узды.
Менә бер көнне, Габдулла Тукай клубында җыелыш башланыр алдыннан, Сара ханым гадәтенчә җитез генә сәхнәгә менеп китте дә рояль янына басып:
— Булды көй, Гомәр! Хәзер мин сезгә «Җидегән чишмә» исемле яңа көй уйнап күрсәтәм! —диде.
Мин аның уйнавын, үземне-үзем онытып, хәйран калып тыңладым. Сара ханым бу көендә сүзләр ярдәмендә әйтеп бирә алмаганнарны да әйткән, җырны тагын да тирәнрәк, тагын да газизрәк яңа хисләр, кичерешләр белән баеткан иде.
Менә хәзер инде җырның сүзләре генә түгел, көе дә булды. Ләкин әле болар гына җитми, ана җырчы үз йөрәк җылысын, үз тойгыларын өстәп баеткач кына, ул халык күңеленә барып җитәрдәй чын җыр булып яңгырый башлаячак бит әле.
Күрәсең, «Җидегән чишмә»нең ул яктан да бәхете булгандыр, чөнки ул нәкъ «үз» җырчысына килеп юлыкты.
Пермь шәһәренең культура сарайларыннан берсендә концерт тыңлаучыларга:
— Хәзер «Җидегән чишмә» дигән яңа җыр ишетерсез. Аны яшь җырчыларыбыздан Зөһрә Сәхәбиева башкара! — дип игълан итәләр.
Сәхнәгә Сара ханым белән алтынсу-коңгырт чәчле чибәр генә яшь артистка килеп чыга. Сара ханым фор-тепьянода уйный башлауга, көйнең рухи күтәренкелеге белән сугарылган дәртле авазларына Зөһрәнең бәрхеттәй йомшак, мөлаем тавышы кушылып китә:
Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су...
— Җыр беткәч, залдагы халык, нәрсәгәдер хәйран булгандай, берничә мизгелгә тынып калды,— ди Зөһрә.— Шул арада ошатырлармы икән, әллә юкмы икән? — дип уйлап өлгермәдем, кинәт гөрләтеп кул чабарга тотындылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр. Озак алкышлый торгач, җырны яңадан кабатламыйча «котылып» булмады. Бу җыр халыкка беренче мәртәбә әнә шулай барып җитте.
Билгеле, җырның беренче башкарылуында ук шулай алкышлар белән каршы алынуында җырчының, осталыгы, аның таланты да зур урын тота.
— Яхшы җырны кем җырласа да халык яратып тыңлар иде,—ди Зөһрә.—Шулай да бу җырның беренче башкаручысы булуым, аның халык күңеленә шулай тирән керүе мине бик куандыра. Чыннан да бик һәйбәт җыр шул ул. Мин аны башта ук бик яратып, бөтен күңелем җылысын биреп җырладым. Ул бер үк вакытта халыкчан да, хәзерге заманча да яңгырый. Анда туган җиребезнең матур табигате дә, халкыбызның күркәм гадәте дә, кыз белән егетнең кайнар мәхәббәте дә; аерылышканда бер-берсенә тугрылыклы булып калулары да — һәммәсе дә ишетелә. Җырның көе сүзләренә шулкадәр килешеп тора, аларны һич аерып булмас иде...
Кайберәүләр миннән:
— Җырның соңгы юллары ни сәбәпле шулкадәр көчле тәэсир итә икән? Югыйсә, болай карауга гади генә сүзләр бит! — дип сорыйлар.
Чыннан да гади генә сүзләр:
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә...
Ләкин шушы гади сүзләр халык күңелендә онытыл-мастай булып уелып калган драматик бер халәтне кузгатып, күңелләрне яңартып җибәрәләр.
Өлкән буын шаять яхшы хәтерли булыр, элекке Казан губернасы бик ярлы яши, үз тамагын үзе туйдыра алмый иде. Шул сәбәпле ир-атның байтагысы хатынын, балаларын калдырып, егетләр сөйгән ярларыннан аерылып, читкә эш эзләп китәргә мәҗбүр булдылар. Димәк, халыкның байтак өлешенең ярты гомере үзәкләрне өзә, йөрәкләрне сыкрата торган аерылышу сагышы белән кавышу шатлыгы арасында узган. Элек-электән канга сеңеп калган әнә шул моңсу авыр сагыш җыр ахырында диңгез дулкыннарыдай актарылып килеп чыга да җаннарны тетрәндереп җибәрә. Зөһрә ул юлларны шулкадәр кичеренеп, шундый дулкынландырып җырлый ки, үзеңне чыннан да бик газиз кешеннән аерылгандай хис итәсең.
Культура сарайларында, мәҗлесләрдә, концерт залларында, тыңлаучыны дулкынландырып, яңа җыр яңгырый. Кем белә, бәлки, ул миллион еллар агып яткан чишмәләребез моңыдыр, әнә шул рәвешле җырга әверелгәндер? Бәлки, халыкның чишмәләргә булган тирән мәхәббәте әнә шулай җырга күчкәндер?
Каян беләсең, сәнгать әсәренең серләре бик тирәндә ята.
1980.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА