Журнал «Безнең мирас»

Чегән кызы колхозда

Идел тын. Идел ярында, талларга басып, ана сандугачлар, сайрамый гына, Иделдән агып үткән салны карап торалар. Иделнең янында ук «Нәриман» колхозы утырган.


Колхозның этләре, урамда чит кешеләр йөремәгәнгә, кемгә өрергә белми эчләре пошып, борыннары кычытканга аптырап йөриләр. Колхозда эш кайнап торганда эшсез йөрүне килештермәгән кебек, ара-тирә танымаган булып, таныш кешеләргә дә өреп-өреп куйгалыйлар. Күңелсез бит, чын күңелдән өрмәгәч булмый булуын да, тик, юкта – үпкә дә тансык дигәндәй, кычыткан борынны басу өчен ярап куя ул.
Менә урамның әллә кай җирендә Сарыбайның чын күңелдән өрү тавышы ишетелде. Этләр, шатланып, яшь кенә, ялтыр күзле бер сәләмә чегән кызын урап алып талый башладылар. Очтагы йортларның берсеннән бер карчык чыгып, чегән кызын этләрдән аралады. Этләр карчыкның болай кеше эшенә килеп борын тыгуыннан бик недовольный булып, өрә-өрә читкә киттеләр. Чегән кызы, этләрдән арыну белән, карчык янына килеп туктады да, карчыкка карап:
– Давай погадаю, бир кулыңны, бәхетеңне әйтим, – дип кулын сузды.
Ул көнне колхозда эш бик иртә тукталды. Тирес ташып йөрүче атлар вакытсыз эштән туктауны аңламадылар. Алар:
– Әллә колхозда берәр бәйрәм-фәлән булдымы икән? – дип, гаҗәпләнеп калдылар. Колхоз урамында җанлылык башланды:
– Син караттыңмы әле?
– Караттым.
– Нәрсә диде?
– Каян белә, каһәр суккыры, прәме өстенә басып әйтә.
– Шулай шул, малай, минем дә исем китте.
– Әллә җеннәре әйтеп торамы икән үзенә?..
– Чынлап та җеннәре әйтеп тора торгандыр. Юкса, каян белсен...
Ул төнне төн буена колхозда чегән кызы турында сүз барды. Рәтле генә көн күрә башлаган колхозның общий йортында торучы кыска сакаллы агай төн буе йокламый чыкты.
– Хатын, чегән кызы ничек диде... Сиңа ерак сәфәр торамы, ди? Колхоздан чыгарырлар, ахры, моннан китәргә туры килер, ахры. Их, тамак икмәккә туя башлаган иде... Инде бетте, күрәсең,– дип төн буе ыңгырашып чыкты.
Икенче көнне колхоз членнары эшкә бик ялкауланып кына чыктылар. Чегән кызы бик телчән булмаган күрәсең, барысына да:
– Сәфәр тора, сәфәр, – дигән. Күңелләргә шик салган. Борчу арттырган.
Чегән кызы колхоз председателе Шәмси Мөхетдиновның хатынына да зур бәхетләр вәгъдә иткән. Шуның өчен, иртә тору белән, аның кәефе дә гадәттәгедән әйбәтрәк иде. Самавыр куеп, иртәнге чәйне эчеп бетерим дигәндә генә, аңа ашыгып правление члены Миңнулла агай килеп керде. Ул керүе белән үк:
– Шәмси агай, теге урланган тәгәрмәчләрне чегән кызыннан каратырга онытканбыз, искә дә килмәде бит. Кем урлаганны әйтеп бирер иде, – диде. Шәмси агай аның сөйләп бетергәнен көтмәде.
– Бар тизрәк, атка утырып эзләп кайт үзен! Җир астыннан булса да табарга кирәк. Әйтер ул, белер ул, белми булмас, – диде.
Киттеләр, чегән кызын эзләргә киттеләр, колхозда калган членнары Идел ярына утырып чегән кызын көтә башладылар, араларыннан кемдер:
– Чегән кызы тапмаса, Арча кантонында бер багучы бар, ди, көзгесез карый да, ди, чистый әйтә дә бирә, ди. Шуны чакыртып килергә кирәк, сигез тәгәрмәч уен түгел ул, – диде.
Председатель дә сүзсез калмады, ул Шелангы ягыннан «Нәриман»га таба озаеп килгән юлга карап, үзенең зур сүзен әйтте:
– Ие, шулай итәрбез,– диде.
Правление члены чегән кызын очратмый кайтты. Чегән кызы булмагач, икенче көнне правление членын, багучы карчыкны эзләргә дип, Арча кантонына җибәрделәр. Ул аннан өч көн, өч төн үткәч кенә кире кайтты. Йөргән көннәре эшкә саналды. Юл расходлары түләнде. Ләкин тәгәрмәчләр табылмады.
Беркөнне генә әле мин «Нәриман» колхозы эзләгән чегән кызын Осланда очраттым.
– Погадаю! – ди.
Сорамыйча ук унбиш тиен акча суздым үзенә һәм:
– Чегән кызы, менә сиңа унбиш тиен акча, зинһар, ялганламыйча гына гомереңдә дөрес сүз әйт: кайчан да булса Теньки районы «Нәриман» колхозына Наркомпросның берәр инструкторы килгәне бармы, юкмы? Килмәсә, килерме? Килеп, наданлыкны бетерү мәктәбе ачып эшкә керешерме? – дип сорадым. Чегән кызы:
– Нәрсә? Кем ул? – диде.
Мин аның соравын әллә аңлап, әллә аңламый, «наркомпрос», – дидем.
Чегән кызы «Нәриман» колхозы членнары кебек наркомпрос сүзен беренче мәртәбә ишетте булырга кирәк:
– На просо (ягъни ярмага) не гадаю, – диде.
1929

Теги: Һади Такташ Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру