Булат Сөләйманов шигырьләре
Хатлар
Бу җилләр хәтернең түреннән,—
Үзләре шәп-шәрә, бик арык —
Үткәннең сандыгы төбеннән
Хатларны чыгарды актарып.
Саргайган ул хатлар хәтердә —
Күбәләк шикелле дерелди.
Син бит ул, нигә соң дәшмисең?
Ул көннәр яңадан терелде.
Караңгы төндәге яшен күк
Ялтырый, югала хәтердә,
Һәр юлы — яшьлекнең тарихы:
«Булырбыз, булырбыз без бергә!..
Хәтернең өрәге булма син.
Кил бире, алыйм мин бер кочып.
«Сөямен», дип язган сүзләрең
Хатлардан киткәннәр шул очып.
И хәтер! Син җәллад түгелсең.
Тоз сипмә ярама син берүк.
Кайтса да яшьлектән ул хатлар,
Безгә бит яшьлеккә кайту юк.
***
Күренми шул Себер Казаннан,
Анда карлар, җилләр уйныйдыр.
Ә тайгада болан баласы
Адашкан да ялгыз елыйдыр.
Хет җилләре хәбәр бирсәче:
Ничәнче көн эзли анасын?
Аерылу авыр кемгә дә,
Тайга киң шул, каян табасың!
Эзләреннән бүре киләдер,
Борылыр да иде кирегә,
Юк, ярамый, алга ыргылды,
Балачагын калдырып бүрегә.
Шулайдыр ул хәлләр минем дә:
Эзләремне карлар көридер.
Адашкан да тайга эчендә,
Балачагым елап йөридер.
***
Мин — төп Себер татарымын
чыгышым белән,
Гомер сөргән монда
минем бабаларым.
Чал Иртышның үзе кебек,
борынгыдан
Яшәп килә монда татар балалары.
Мин килмешәк түгел монда,
туган җирем,
Гомерлеккә сине ташлап китә
алмам.
Җирнең тарту көчен җиңдек,
и Себерем,
Ләкин синең тарту көчең
җиңә алмам.
НИГӘ МИНЕ АЛЛА
КЕШЕ ИТКӘН?
Мин тауларга карап сокланам гел,
Таулар горур, таулар бик биек.
Нигә мине Алла кеше иткән?
Кеше булып, булмам мин бөек.
Урманнарга керсәм, хәйран калам,
Каян ала урман моңнарын?
Нигә мине Алла кеше иткән?
Кешеләрдә моңның иң тары.
Кырга чыксам, үлән арасында
Чикерткәләр йөри серләшеп.
Алар да бит миннән бәхетлерәк,
Һәр көн саен үтәм көнләшеп.
Нигә мине Алла кеше иткән,
Булмаганмын агач йә үлән?
Шагыйрь күңелем түзмәс
бу хурлыкка,
Йә, хушыгыз, дуслар, мин үләм!
БУЛАТ СӨЛӘЙМАНОВ ХАТЫ
Хөрмәтле редакция!
Бу хатны мин үзем кебек кайбер иптәшләрнең соравы буенча язам. Без Казанда чыга торган «Совет әдәбияты» журналын ел саен алдырабыз. Аның һәр номерын зур түземсезлек белән көтеп алабыз һәм бик яратып укыйбыз. Яраткан язучыларыбызның яңа әсәрләре белән танышабыз. «Совет әдәбияты» журналының соңгы битләрендә «Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары» урнаштырыла. Анда төрле кичәләр, иҗат секцияләре булганлыгын журнал аша булса да ишетеп куанабыз, ләкин шунысы кызганыч, алар бер генә җирдә, бары тик Татарстанда гына булалар. Ә бит татарлар анда гына түгел, бер Төмән өлкәсендә генә әллә ничә меңләгәне яши, ә бөтен Себердә күпме алар!
Поэзиягә беренче адымнарын ясап караучы, поэзия белән кызыгучы (кызыксынучы. – Л.Л.) иптәшләрне юк дип әйтерлек түгел. Алай булгач нигә бездә, Себердә иҗат секцияләре узмый икән? Тоболда үткәрергә була бит ләбаса. «Совет әдәбияты» 1961 елның беренче санында «Яшь язучылар семинары»н укыдым. Анда менә мондый сүзләр язылган иде: «Әдәбиятыбызга килә торган яшь көчләрне тәрбияләп үстерү, аларның иҗат активлыкларын күтәрү буенча Татарстан язучылары союзы күп кенә чаралар үткәрә. Шундый әһәмиятле чараларның берсе башлап язучыларның иҗат семинарларын системалы рәвештә уздырып барудан гыйбарәт». Анда 40ка якын кеше чакырылган, ә шуларның арасында безнең Себердән берәр иптәшнең булуы икеле. Тагын башлап язучыларның семинары Мөслимдә уздырылган. Мөслимдә һәм Татарстанның башка районнарында башлап язучылар семинары үткәрергә мөмкин икән, ә нигә Себердә дә үткәрергә мөмкин түгел? Азмыни безнең татар язучыларыбыз, шагыйрләребез, драматургларыбыз. Аларның бер-икесенә безгә килеп семинар үткәрергә була бит. Сез дә килмәсәгез, Себердә яшәүче яшь көчләрне кем тәрбияләп үстерер.
Без бары сездән генә ярдәм көтә алабыз. Безгә килеп китегез, хөрмәтле абыйлар!
Булат Сөләйманов. 10.02.1961 ел. (Хат ахырына кемдер Б.Сөләймановның адресын язып куйган: Тюменская область, Дубровинский район. Б-Карагай. – Л.Л.).
Хатны басмага Ләбиб Лерон әзерләде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА