Журнал «Безнең мирас»

«Бу дөньядан китеп барсам әгәр...»

(Фәнис Яруллинның көндәлек битләреннән)
30 май, 2011 ел
Мин төшкә кадәр, көндәлек булса да языйм, дип, ручкага тотынган идем, язып булмады, кул тыңламады.
Кызыклы вакыйгалар юк. Үзем әкрен-әкрен хәлсезләнә барам. Иҗат һаман артка чигенә...
Нурсөя һәм Фәнис Яруллиннар
26 июль, 2011 ел
Бу дөньядан китеп барсам әгәр,
Гаеп ташламагыз беркемгә.
Кайчагында түзү авыр була
Учка сыйдырырлык бер көнгә.

Соңгы вакытларда минем башка кара уйлар гына килә. Иҗат эшләре дә тукталды. Ахрысы, мин барлык гомер юлына сузылырлык эшләрне шушы яшәлгән 73 ел гомер эченә сыйдырып бетергәнмендер. Артык кызу барылды шул. Вакыйгаларны гел ашыктырдым. Шуның нәтиҗәсе буларак, туасы җаннар алданрак туды, кузгаласы җәнҗаллар алдарак кузгалды. Тамыры йөрәктә булган гауганы алып ташлау авыр.


Күкләрнең түбәсен ябып булмый –
Явасы яңгырлар барыбер ява.
Давылларга киртә корып булмый –
Тамыры чер(е)сә, зур имән дә ава.
Йөрәгемә әгәр ук кадасам,
Гаепләмәгез сез һичкемне.
Дөньядагы бик күп гаделсезлек
Суырып алды җаннан бар көчне.


17 сентябрь, 2011 ел

Озак вакыт чирләгәннән соң, өр-яңадан каләмгә тотыну. Бу әле нәрсә дә булса язу ниятеннән чыгып түгел, ә каләм тотып буламы икән дигән өмет белән. Менә беренче юлны язганчы, бер сәгать вакыт үтте.


Кеше туганнан башлап соңгы көненә кадәр үлем юлыннан бара. Ләкин юллар гына төрле-төрле: кемнеке – озын, кемнеке – кыска, кемнеке – борма-борма, кемнеке – тигез. Менә мин дә гомер юлымның соңгы адымнарын атлыйм. Шушы үлем юлының уртасында безнең кылган гамәлләр; әхлакый тәрбиябез; үкенү-шатлыкларыбыз; күтәрелү яки төшүләребез; эшкә ашмый, бары тик уйда, хыялда гына калган уй-хисләребез ята...


(«Хәтер төпкелендә утлы күмер: көндәлекләр» дигән китаптан (Казан, 2013) алынды.)


Фәнис Яруллин
Хушлашу
Сау булыгыз, мин яраткан таулар,
Сау булыгыз, урман-кырларым.
Зәңгәр күккә йолдыз нуры белән
Язылыр, бәлки, соңгы җырларым.
Китәм инде, бик еракка китәм,
Болай да бик озак яшәлде.
Искән җилләр сиздермичә генә
Чүпли торды баштан чәчләрне.
Агымсуда дулкын булып акты
Ак көннәрем, кара төннәрем.
Иң бәхетле мизгелләрне ләкин
Кара төннәргә дә бирмәдем.
Хәзинәне табу гына түгел,
Сакларга да кирәк һәрвакыт.
Мин аларны сөю кадерен белгән
Йөрәкләргә чыктым таратып.
Алар әле үзләре дә белми
Нинди байлык барын җанында.
Килер бер көн: ачылып китәр сандык,
Ут кабыныр алар канында.
Белмәс алар ләкин бу байлыкны –
Кем калдырган өеп көшелгә?!
Мин бәхетле барлык байлыгымны
Калдыруым белән кешегә.
Булды минем утлы яшен ташын
Учларыма кыскан чакларым.
Кайнарлыгы җанны өткәндә дә,
Мин аларны җиргә атмадым.
Яндым шундый яшен белән бергә,
Шулдыр, дидем, минем өлешем.
Суга салсаң, дөрләп янар иде
Шаулап аккан елга-инешең.
Туктыйм инде. Йөгем авыр булды,
Бара-бара тәмам өзлектем.
Авыр йөкне үргә сөйри-сөйри,
Үзәк сеңерләрне өздерттем.
Дошманнарым, әйдә, сөенсеннәр,
Ә дусларым? Алар бар микән?
Балачакта гына дөньялар киң,
Ә үскәчтен дөнья тар икән.
Кеше җирдә бары кунак кына,
Озак торса, кунак туйдыра.
Вакыт җиткәч, сиздермичә генә,
Китә алуларың ни тора!
2011

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру