Бу буран шулкадәр көтелгән!Алҗытты дөньяның карасы...Йөрәктән йөрәккә ераклыкКайчакта бер буран арасы...⠀Бер гомер арасы ялгышлар -Кул сузсам, җанымны пешерә.Буранда - җәйләрдән җылыракБәгыре күшеккән...
Бу буран шулкадәр көтелгән!
Алҗытты дөньяның карасы...
Йөрәктән йөрәккә ераклык
Кайчакта бер буран арасы...
⠀
Бер гомер арасы ялгышлар -
Кул сузсам, җанымны пешерә.
Буранда - җәйләрдән җылырак
Бәгыре күшеккән кешегә...
⠀
Тыннарны куыра... Җилләрдән
Кайнарлык көтәмме мин юләр?
Тик кичә булган күк... буранлы
Кояшым син минем, диюләр...
⠀
Тик кичә булган күк... Ә бүген -
Түбәдән... һәммәсен көрт күмгән...
Жәлләмә адашты дисәләр -
Бу буран шулкадәр көтелгән!..
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
Алҗытты дөньяның карасы...
Йөрәктән йөрәккә ераклык
Кайчакта бер буран арасы...
⠀
Бер гомер арасы ялгышлар -
Кул сузсам, җанымны пешерә.
Буранда - җәйләрдән җылырак
Бәгыре күшеккән кешегә...
⠀
Тыннарны куыра... Җилләрдән
Кайнарлык көтәмме мин юләр?
Тик кичә булган күк... буранлы
Кояшым син минем, диюләр...
⠀
Тик кичә булган күк... Ә бүген -
Түбәдән... һәммәсен көрт күмгән...
Жәлләмә адашты дисәләр -
Бу буран шулкадәр көтелгән!..
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала