«Бөтенләйгә китәсе бар — китәрбез ничек итеп?!»
Беренче тапкыр күрәсең —
кайчакта шул да җитә:
бу кеше инде гомергә
кадерле булып китә.
Керә дә синең йөрәктә
үзенең урынын ала.
Очраттың, күрдең, китәсең —
ямансу булып кала.
Беренче тапкыр киләсең —
таныш түгел җир-сулар.
Бер генә атна торасың —
күңелгә якын шулар.
Туган-үскән җир дә түгел,
барыбер яраттыра.
Ямансу була китүләр,
китмә дип карап тора.
Очрашулар, аерылулар —
гомернең үтүләре.
Киләбез дә, китәбез дә,
гел кыен китүләре.
Соңгы тапкыр күрәсе бар,
соңгы кат килеп, китеп...
Бөтенләйгә китәсе бар —
китәрбез ничек итеп?!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА