Журнал «Безнең мирас»

Бөтен өмет яшьләрдә

Казан сөйли. (Музыка.)
Яшьләр өчен тапшыруыбызны башлыйбыз. (Музыка.)
Яшьлек – гомернең ин садә, иң матур кисәге. Әмма еллар агышы һәрвакыт алга бара, кеше олыгая һәм күңеле белән әледән-әле яшьлегеннән урап кайта. Истәлекләрне бер-берсенә ялгый торгач, яшәгән гомеренә нәтиҗә дә ясый кеше. Төрле хатирәләрне, вакыйгаларны искә төшерә, яшьләр гыйбрәт алсын, тиешле бер фикергә килсен өчен кызыгын да, кызганычын да сөйләргә тырыша.


Бүгенге тапшыруыбызның кунагы – шундый вакыйгаларга бай гомере белән безнең гасырны тулаем күреп үткән кеше. Төгәлрәк таныштырыйк: исеме – Лотфулла, фамилиясе – Булатов, яши торган җире – Апас районының Борнаш авылы. «Бөтен өмет яшьләрдә» дигән радиоочеркның авторы – Фәнзаман Сәетбатталов. (Әз генә музыка.)


И тормыш! Шахтёр итеп ундүрт яшьтән җир астына да төшерде, Гражданнар сугышында да йөртте, шәхес культының бәгырьгә төшәрлек бимазасын да күрсәтте. Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр кичте Лотфулла Булатов. Барысын да сөйләргә әзер. Әмма төп гаме – үз колхозы турында. Үзе оештырган колхоз хакында.


Шулай килеп чыкты ки, вазгыятьне тулаем аңлап та бетермәстән, миңа бакыйлыкка күчкән Фәнзаман абый Батталның күпмедер дәрәҗәдә «варисына» әверелеп куярга туры килде. Ул журналыбызның дусты иде. Актив авторыбыз булды. Чираттагы килүендә өеп калдырган материаллары – соңгысы булыр, дип кем башына китерсен шунда? Җир җимертеп, табаныннан ут чыгарып йөргән чагы иде бит!


Ләкин әһле каләм, ни дисәң дә, бәхетле халык. Әйе: үзеннән соң язганнары кала аның. Инде яхшы язучы булса, тагын да куанычлырак: чөнки андый очракта үзеннән соң яхшы язганнары калачак. Бәй, бу – күпме бичара галим-голәмә бәһасез гомере бәрабәренә эзләп тә тапмаган үлемсезлек формуласы түгелме соң?


Фәнзаман абыйның бер күңел җимеше (әкият иде ул) көзлектә «Идел»дә дөнья күрде. Хәзер менә икенчесе «Безнең мирас»та урын ала... (Тагын бер материал бар әле, соңрак, үз вакыты җиткәч, анысы да басылыр, иншалла.) Нидән гыйбарәт ул – шушы язма? Өлкән каләмдәшебез Татарстан радиосында хезмәт куйган елларда (1984-1993) эшләнгән радиоочеркның кәгазь нөсхәсе: гепатит йоктырган битләр, машинкада җыелганда чәүчәләкләнеп китешкән кирилл хәрефләре... Ул бу материалның шушы рәвештә, әңгәмә шәкелендә, ремаркалар-ниләр белән бергә дөнья күрүен теләгән иде. Хәзер ачуланып килеп, редакцияләгән өчен «Бетергәнсең син моны!» дип «рәхмәт» әйтә алмый – иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! – шулай да, беркадәр кул кертми булмады: сөйләм теле – сөйләм теле инде ул. Әдәби тел – үзгә.


Бераздан шунысы да ачыкланды: журналист Хәмзә Бәдретдинов очерк каһарманының (аның 1900-1993 елларда гомер кичермеше беленде) туган авылы турында «Борнаш иле» исемле китап чыгарган икән. (Без ул китаптан берничә фотосурәт «алып тордык».) Хәер, каһарманы, дидем дә... Әлбәттә, язманың бер генә кешегә багышланмавын, аның бер генә кеше тарихы булмавын син, кадерле укучы, тиз аңларсың. Бу – гомум ил тарихы. Барыбызныкы да, димәк...


Рүзәл Мөхәммәтша


Булатов. Колхозыбыз егерме тугызынчы елның кышында төзелде. Без тәртәдән чыкмадык, гариза язган вакытта һәрбер кешегә аңлаттык: «Телисең икән колхозга керергә, чәчүлегеңне саласың, атыңны – тарту көчеңне бирәсең. Сукаңны, тырмаңны, атыңның абзарын да... Менә шулай, абзый кеше». Бик кыенсына бу. «Хатын белән, малайлар белән кайтып сөйләшик әле», – ди. Чәчүлекләрне өч урынга җыеп салдык. Һәрберсенә комсомоллардан каравыл куйдык. Мылтык бирдек. Бездә дә булды амбарларны ватарга, чәчүлекне алырга йөрүчеләр. Ирек бирмәдек. Язда беренче чәчүгә чыктык. Кыска вакыт эчендә чәчүне бетердек. Бик уңышлы булды.


Диктор. Лотфулла агай як-якка каранып ала да, тәрәзәнең зур гына өлешенә ишарә ясый. «Менә шуның кадәр кенәгәсе бар иде колхозның», – дип көлеп куя. Хуҗалыкның бөтен исәп-хисабы шул кенәгәгә сыеп беткән...


Булатов. Анда язылган «фәлән кеше» – фамилиясе, исеме... Аты шуның хәтле эшләде. Үзе эшләде. Таяк сызып барыла аңарга – учёт. Семьясында кем эшкә чыккан – һәрберсенә берәр таяк сызыла. Көз җитте. Хәзер икмәкне ничек бүләргә? Менә, җәмәгать, уйлашыйк... Фәләннең сыеры бармы? Бар. Сарыклары ничә? Фәлән хәтле. Тавыклары күпме, казлары күпме? (Көлә.) Кызыл флаглар күтәреп һәр хуҗалыкка китереп үк бирәбез. Икмәкне үлчәү юк – подау­калап өләшәбез. Тавык башына, каз башына, сарык башына, сыер башына... Икенче китергәндә: «Урыным юк, кирәкми, алып китегез», – диләр. Мондый хәлләрдән соң халык кызыксынды инде. Утызынчы елда йөз процент белән колхозга керделәр.


Диктор. Егерме тугыз яшьлек Лотфулла Булатов күреп яши ул чорда – кайбер авылларда колхозлашу рәхимсезлекләр, гаделсезлекләр белән бара. Болай да гасырлар буе иза чиккән халыкны тинтерәтүгә мөмкин кадәр җай калдырмаска кирәк. Колхозны халык чираттагы михнәт итеп түгел, өметле киләчәк итеп күрсен! Шул максатны куя партия ячейкасы секретаре. Азмы-күпме тәҗрибә дә ярдәм итә аңа.


Булатов. Без егерме дүртенче елда «кредитное товарищество» оештырдык бит. Егермеләп хуҗалык бергә эшләдек. Егерме тугызынчы елга хәтле барды бу. Анда күбрәк атсызлар кергән иде. Җитәкчесебез Бикмурзин Гариф бервакыт наркомземга, җир эшләре комиссариатына юл тотарга уйлады. «Вәт, җәмәгать, без баруын-барырбыз, анда бит хуҗалыкларның байлыгын, хәлен сорыйлар», – ди. Журнал ясаган икән. Күз алдында: «Булатов Лотфулла, тимер башлы ызбасы (анда безнең ике тәрәзәле, салам белән япкан ызба гына, югыйсә!), тимер башлы каралтысы, абзары бар, аты юк», – дип язып куйды. Һәрберебез турында шулай. Ярар, күрсәтә тегендә, ат сатып алырга акча сорый бит инде, моңа әйтәләр: «Ничек бу хуҗалыкка бирмәскә? Болар түли ала. Күрәмсең, монда нәрсә – атлары гына юк бу мескеннәрнең». Шулай итеп Гариф абый атлар да алып кайтты... Бәясен түләп бетерә алмаган идек, аннары хөкүмәт списәйт итте аны. (Көлә.)


Диктор. Кемнәргә генә кагылмады шәхес культының кара шаукымы! Революциягә ышанган, бөек максатларга омтылган кешеләрне дә халык дош­маннары дип тамгалады бу шаукым, якты киләчәкне күрергә өметләнгән җир улларының һәм кызларының күген кара болыт каплады.


Булатов. Берсендә нарследователь килде. Мин партия ячейкасы секретаре. «Почему сез раскулачивать итмисез муллаларны?» – дип бәйләнә. Мин әйтәм: «Соң, аның бурасы бар иде, бер сыеры бар иде. Ул работник тотмады. Җире шуның кадәрле. Без бу адымга бара алмыйбыз...» И, хәзер актлар төзеде-нитте! Тентү үткәрде. Җиденче елгы, уникенче елгы прокламацияләр табылды. Бер егерме штук. «Бу – нәрсә?» – ди. «Мин социал-демократлар партиясендә тордым, – ди мулла. – Без шундый прокламацияләр тарата идек». Анда болай язылган: «Сезнең яннарыгызда алпавытлар бар. Җирләрен алып чәчегез, урманнарын талагыз. Байлыгын яндырыгыз!» «Моны ник вакытында таратып бетермәдегез, ник калды бу?» – ди нарследователь. Теге әйтә: «Бит ул меңнәр иде бездә! – ди. – Кеше күр­мәгәндә генә базарда ташлап китә идек», – ди. Барыбер вулыска чакырып судить иттеләр. Биш елга. Төрмәгә япмадылар. Үлгәнче Канашта эшләде, милиция атларын карады.


Диктор. Лотфулла Булатов авыр сулап куя мондый вакыйгаларны хикәя кылганда. Юк, җиңел түгел иде гөнаһсыз, гаепсез кешеләрне яклау. Кызгануыңны сизсәләр дә: «Син үзең дә контра түгелме?» – дип күзеңә текәлеп карыйлар иде.


Кайчандыр аты, сыеры булган өчен дә сөргенгә озаталар адәм балаларын ул дәһшәтле елларда. Хәзер Лотфулла Булатов кебек өлкәннәр мондый фикергә дә килә: авыллар бушап кала, дибез, кешеләр китә, дибез, колхозда яки совхозда эшләргә кадрлар җитми, дибез; үз авылларына, ата-баба нигезенә җаны-тәне белән бирелгән кешеләрне җирдән биздерү нәкъ шул чорда – утызынчы елларда башланды лабаса! Юк, булган-беткән афәт кенә түгел шәхес культы, аның дәвамы бу көннәргә дә килеп тоташа. Тарихның буеннан-буена изге дип саналган туган җиргә карата салкынлыкны, чит итеп, ят итеп карауны буыннар күңеленә дә салды ул еллар.


Булатов. Насыйбуллин дигән бер егет Казан университетын тәмамлагач Мәскәүгә, академиягә китте. Утыз беренче, утыз икенче еллар бу. Укып бетерергә өч ай вакыты калганда авылга кайтып төште. Ә без андыйларны чалгы белән борчак чаптырырга кырга алып чыга идек. Бу да шунда. Сөйләшергә утырдык. Ул инде күп белә...


Диктор. Ачлык елларында кайбер дәүләтләр безнең илгә азык-төлекләтә ярдәм итмәкче булалар. «Правда» газетасында «Без капиталистлар ярдәменә мохтаҗ түгел!» дигән эчтәлектәге язмалар басылгалап тора. Әлеге белемле егет шуларның берсен укып, халыкка болай аңлата: «Ялагайлар оештырган мәкалә генә бу, җәмәгать. Ил ачыга, ил икмәккә мохтаҗ. Халыкка башка илләрнең ярдәме бик кирәк».


Булатов. Аннан соң инде кереп китте эчкәрәк. Сталинга... Турыдан-туры әйтә: «Менә Сталин бар инде, надан бит ул. Марксларга, Лениннарга караганда – пионер гына», – ди. Без, билгеле, шикләнә калдык. Районнан Садыйков дигән уполномоченный да бар иде. Шул район НКВДсына җиткергән: «Ленин колхозына, Борнаш авылына бер студент кайткан, давай, тикшерегез. Аның сүзләре бик куркыныч». Килделәр. Тикшерделәр. Казаннан килеп суд үткәрделәр. Политический. Аңарга бирделәр илле өченче статьяның... икенчесе белән микән... унбиш ел. Хәзер, суд беткәч, үзен сөйләтәләр. «Менә син шулай дип әйттеңме Сталинны?» «Әйттем!» – ди. «Пионер дип әйттеңме?» «Әйттем!» – ди. (Көлә.) Артык эчкә керә башлагач, судья кычкырды: «Прекратить!»


Диктор. Әле дә сокланып искә ала Лотфулла Булатов: ил өстендәге бәла никадәр генә куркыныч булмасын, ул чорда да бар иде, җитәрлек иде халык өчен үзен фида кылырдай кешеләр. Алар соңгы минуткача горур калдылар.


Булатов. «Курыкмагыз! Без – меңнәр! Сталинның малае бүген атасын атарга әзер! Монда мин судить ителгәнмен икән, әле безнең иптәшләр җитәрлек!» – диде егет шунда.


Диктор. «Демократия», «сүз иреге» дигән сүзләрне еш кабатлыйбыз, күңелләр дә шуңа күнегеп бара. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, шикләнеп тә куябыз. «Вакытлы бәхет кенә түгелме бу?» – дибез.


Булатов. Ул вакытта кешеләр белән кара-каршы сөйләшүе дә куркыныч иде. Хәзер дә шуның шикелле килеп чыгарга мөмкин. Әллә ниләр сөйләп ташларсың да... Партшколада укыган чакта берзаман кешеләрне «чүпли» башладылар. Без җыелып сөйләшәбез: «Нүжәли Сталин белми икән шушы нәрсәне? Сталин белсә, бу тамаша булмас иде». Казанда Лепаларны [1], аның соңында Абдуллиннарны [2], Хисамовларны [3], Вә­ли Шәфигуллиннарны [4] кулга алдылар. Күпләрне инде. Студентлар шул хакта гәпләшә. Сталинны тикшерәләр. Утыз бишенче елны берничәбезне укудан кудылар. Бардык шкулга. Элеп куйганнар: «Булатов – исключение из школы, Фәләнов – исключение из школы...» Хәзер нишләргә кирәк? Әле дә Казанда бер таныш студент очрады: «Лотфулла абый, хәлең ничек?» – ди. Мин әйтәм: «Әнә, эленгән, кара укып. Хәл шулай минем». «Нишләмәкче буласың?» – ди. «Берәр җиргә эшкә керәсе иде», – димен.


Диктор. Студент Лотфулла Булатовны сәүдәдә эшләүче танышына җибәрә. Уч төбедәй кәгазьгә записка да язып бирә... Киров урамындагы [5] илле алтынчы магазинга урнашып, анда өч айлап эшлиме, НКВДга чакыралар...


Үз кайгысы да кайгы Лотфулланың. Әм­ма иптәшләренең язмышын кыл өстенә куймаска тырышу хисе көч­ле­рәк. НКВД юлында йөртүләрен әйтә дә, үзенә янаган куркынычның шәүләсе башкаларга төшмәсен өчен, гариза язып эштән чыга. Инде ничәнче мәртәбә бер үк сорау каршыга килеп баса...


Булатов. Шуннан, хәзер кая барырга? Урамнан күңелсез генә атлаганда Габдрахманов исемле берәү очрады. Исәнләштем. Ул безнең Апас районында исполком председателе булып эшләде. Аннан алынгач, бөтен Татариядә заготзерно белән командовать итте. «Булатов, нишләп йөрисең?» – дип сорый бу. «Менә, эшсез әле мин, кая барырга да урын юк, эш кирәк иде», – дим. «Әйдә, табам сиңа эш», – ди. «Кайда?» «Вәт, Коркачыкка җибәрәм мин сине». Анда су белән эшли торган ак он тегермәне урнашкан икән. Директор урынына шунда рекомендовать итте. Тагын өч ай эшләдемме – янә НКВДга чакыралар... Биектау районы НКВДсына. Тиз генә Казанга барып, Габдрахманов янына кердем. «Иптәш Габдрахманов, нишлибез?» – дим. «Иптәш Булатов, үзебез дә калтырап утырабыз. Давай, гариза яз. Кит син. Казаннан ук кит! Хәзер шундый вакыт, алырга мөмкиннәр сине», – ди. «Соң, минем бернәрсәм дә юк, менә шушы бер сумкам бар да, үзем бар», – дип карыйм. «Алар таба», – ди. Кая барырга, нишләргә? Аллага тапшырдым – Мәс-кәү-гә!


Диктор. Геолог та итә аны язмыш, балта остасы да... Илнең төрле почмак­ларына барып сыена. Ниһаять, Урта Азиягә юл тота. Ике ел чамасы тынычлап эшли. Әмма туган як сагындыра. Айлык ялга дип кайтса, райкомга чакыралар. «Җибәрмибез, синең кебек кадрлар кирәк», – диләр. Кем булып эшләргә, тагын нинди хәлләргә юлыгырга тиеш булгандыр Лотфулла, анысы караңгы. Шул сорауларга чумып, шөбһәләнеп йөргән көннәрдә ил өстенә яңа афәт иңә – Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның җәендә үк Лотфулла Булатов мәхшәр уртасына килеп керә.


Булатов. Без беренче сугышны Белоруссиядә каршыладык. Аннан чигенә-чигенә килдек Мәскәү оборонасына. Мин ул чакта «Максим»да пулеметчы идем. Бик каты сугыш булды инде, аны сөйләп тормасаң да ярый. «Бер шаг та артка китмәскә!» Шулай эшләдек тә.


Диктор. Каты яраланып госпитальгә керә Лотфулла Булатов, кабат сафка баса. Артиллериягә күчә. «Кызыл Йолдыз» ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Польшаны азат итү өчен барган сугышларда кабат яралана. Бер үкенече кала: хыялланып-хыялланып та Берлинга җитә алмый. Әмма бирелеп уйланганы бөтенләй башка. Ни өчен сугыш озакка сузылды? Ни өчен егерме миллион кешенең җанын кыйды [6]? Көч җитмәүдән, сугышка әзерлек булмаудан гынамы бу? Шул сораулар тынгы бирми аңа.


Булатов. Приказ килә: «Атмаска!» Шундый бәрелешләрдә дошман безнең тулы полкларны кырып сала иде. Нәрсәдән бу менә? Немецлар авылга керә. Авылны күреп торабыз инде, ике километрда ул. Озакламый бөтен йортлардан төтен чыга башлый. Бер пуля атарга рөхсәт ителми шунда! Беләсезме? Бер пуля атарга! Ә немец кыра! Ул бернәрсәгә дә карамый. Өч кешене күрсә, снаряд бәрә. Хәзер самолётлар килә. «Воздух!» Яктыра! «Не шевелись!» Шунда да винтовка белән залп бирергә рөхсәт ителми. Кырык бердә, кырык икедә гел шулай булды. Кырык өчнең ахырында приказ үзгәрде: немецлар авылга керәме, кайда бар, кайда күренә – атарга! Аннары инде гел икенче булдык – безнең як бик җиңә барды, тегәләр чигенә барды.


Диктор. Лотфулла кебек ил картлары фикеренчә: «Кеше никадәр күп кырылса, дөнья никадәр ныграк җимерелсә, сугыш шулкадәр тарихи булачак, онытылмаячак. Димәк, мин дә онытылмаячакмын», – дип уйлый Сталин бу чорда. Ул чактагы беркатлылыгыңа кызарып та куясың, авызыңнан меңнәрчә тапкыр чыккан сүзләрне кире җыеп алырдай буласың.


Булатов. Барыбыз да «За Сталина!» дип кычкыра идек инде. «За Родину!» «За Сталина!» «Сталиннан зур кеше, аңардан оста командовать итүче юк, анардан галим кеше юк», – дигән фикер иде безнең башта.


Диктор. Безнең халык шулай гасырлар буе баш иеп, ил мәнфәгате бе­лән патшалар, диктаторлар мәнфә­гатен аера алмый яшәгән. Әнә бит, Сталинның тиранлыгы турында да сүз хәзер генә башланды [7]. Иртәрәк тә мөмкин иде ләбаса... Халыкның да күзе иртәрәк ачылыр иде...


Сугыштан соң Лотфулла Булатовны колхоз председателе итеп куялар. Тагын мәрхәмәтсез авыр еллар була бу. Ватан язмышын да кайгыртырга, авылдашларының гомерен дә саклый белергә кирәк. Әнә бит, күп авылларда үзе үстергән икмәкне кулга тотарга да өлгермичә ачтан кырылды халык...


Булатов. Казаннан килде бер уполномоченный. «Кәпәч» дип кушамат тактылар аңа. Хәзер кырга чыгабыз. Ат белән барабыз. «Әнә, тегендә хатыннар кайтып килә, – ди бу. – Кесәләрендә ярма-мазар юк микән?» «Мин аларга ышанам, берни юктыр», – димен. Белеп торам, юкса: кесәләренә тутырып кайталар бит инде борчак шикелле әйберне, ну бит инде күтәреп түгел! Халык бит әле туймаган!


Диктор. Инде хәзер илдә бөтенләй башка тормыш бара. Шул үзгәрешләр хакында уйланган саен, аларны күреп сөенгән саен Лотфулла агай тирән уйга чума. Күпме михнәтләрне кичерүчеләрнең балалары дөрес аңлыймы моны? Рәхәт дигән нәрсә дә михнәт кебек үк бутап куймыймы кешеләрнең акылын? Бакчаны корт баскан кебек, тагын бер яман гадәт боза кешеләрне. Анысы – чын хезмәттән читләшү, башкалар эшләп тудырган байлыкны чумырып алырга тырышу. Үзгәртеп кору чорында болганчыклыктан арына кешелек, шул ук вакытта әлеге кыңгыр сыйфатлар да ачыграк күренә. «Үзгәртеп коруны аңлар вакыт җитте бит инде», – дип куя Лотфулла агай һәм дәвам итә.


Булатов. Ул бит бик тирән нәрсә, бер уйласаң. Әлбәттә, тормыш яхшыра бара. Ошатам мин Горбачёвны. Бөтен эшләгәне дөрес аның. Ул әрәмтамакларны яратмый бит. Менә хәзер кайбер урыннарда эшчеләр кирәгеннән артык. Штат бар. Үзебездә генә хәзер алты агроном, диләр. Нәрсәгә кирәк ул, ә? Алты агроном?! Монда бит бер Ваһапов бар иде бөтен районга. Эшләтеп тора иде шул. Хәзер бер колхозда... Нишли алар? Баралар да, кузнец янында утыралар да кайтып китәләр. Йә! Ул администрация идарәсендә эшләүчеләрне кара. Анда бит бөтен өстәл тулган. Сыер саварга кеше юк. Ә монда буш урындык таба алмыйсың!


Диктор. Өлкәннәр һәрвакыт алдагы буыннарга зур өмет баглый, хәзерге яшьләрнең үзләреннән акыллырак, сәләтлерәк булуын тели. Бездән соң бу җирдә нәрсәләр булыр? Яшьләр чын бәхетнең мәгънәсен аңлап яшәрме? Бихисап сораулар... Ачык тәрәзәдән урамга, үзе утырткан биек агачларга – халыкта күптән инде «Булат бакчасы» дип йөртелгән мәһабәт урманчыкка караган хәлдә Лотфулла агай да шул ук сорауларны кабатлый. Монда үзеннән соң да агачларның артачагына шикләнми ул. Яшьләр утыртачак, яшьләр киңәйтәчәк бу урманны. Тормышның үзен дә яшьләр сафландырачак. Бөтен өмете яшьләрдә ил картының... (Музыка.)
Сез «Бөтен өмет яшьләрдә» дигән радиоочерк тыңладыгыз. Авторы – Фәнзаман Сәетбатталов, редакторы – Борис Зиннәтуллин. Тапшыруны Фәнзаман Сәетбатталов алып барды. (Музыка.)


__________________________________________
1. Альфред Лепа –Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1933-1937). 1938 елда атып үтерелә.
2. Бари Абдуллин – Татарстан өлкә комитетының икенче сәркатибе (1931-1935). Курск өлкәсенең Ливны райкомында эшләгән вакытта кулга алына. 1937 елда атып үтерелә.
3. Гарәф Хисамов – вакытлыча Казан шәһәр комитетының икенче сәркатибе вазифаларын башкара. 1938 елда атып үтерелә.
4. Вәли Шәфигуллин – тумышы белән Борнаш авылыннан. Россия телеграф агентлыгының Татарс­тан бүлекчәсе мөдире, Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият бүлекчәсе мөдире. 1939 елда Норильск лагеренда вафат була.
5. Бүгенге көндә Казанның Мәскәү урамы.
6. Россиядәге соңгы рәсми чыганаклар (2001) раслаганча, СССР бу сугышта 26,6 миллион кешесен, Алмания – 4,047 миллион гаскәриен югалткан. Шуңа өстәп, тагын 2,91 миллион немец сугышчысы совет әсирлегеннән кире кайтмый.
7. Хәзер, илдәге гомум вазгыять үзгәргән кебек, Сталинга мөнәсәбәт тә яңадан үзгәрә бара.

Теги: Фәнзаман Баттал Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру