Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Бикә Рәхимова. Кайда?

Бикә Рәхимова. Кайда?

Син, галәмнең якты йолдызыдай,Яктыртучым минем – нурлым идең.Гөлт иттең дә яндың, фидакарь җан,“Пыскып кына яну – хурлык”, – дидең.Сабыр җанымны да давыл итеп,Өереп лә алдың, очсын, дидең.Бар җаннарны...

Син, галәмнең якты йолдызыдай,
Яктыртучым минем – нурлым идең.
Гөлт иттең дә яндың, фидакарь җан,
“Пыскып кына яну – хурлык”, – дидең.
Сабыр җанымны да давыл итеп,
Өереп лә алдың, очсын, дидең.
Бар җаннарны тарткан гареш кебек,
Йолдыз белән тулды синең күгең.
Хыялыңнан алтын сарай кордың,
Ә ул нурга күмде дөнья йөзен.
Яшен-таштай мине көйдерсәң дә,
Тик нигәдер сулдың көн дә үзең.
Уйчанландың, гүя тирән дәрья,
Давылландың хәтәр җилләр барда;
Тик шулай да безнең эзләр калды
Кояш сукмагында – комлы ярда.
Йөгереп киләм Идел хозурына,
Сине табармын күк көзге ярда.
Акчарлаклар дәрья якасында
Кычкыралар ярсып: “Кайда? Кайда?..”
1989
#Бикә Рәхимова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи