Журнал «Безнең мирас»

Бәрәкәтле Оренбург туфрагы

1908 елда бертуган Рәмиевләр Дәрдемәнд яшәгән йорт янәшәсендә (арткы урамда) иркен бина булдырып, шунда үз басмаханәләрен җиһазлауга керешәләр. Кирәк-яракларны, сыйфатлы буяуларны чит илләрдән кайтарталар.Шул заман матбугатында берәр төрле хәбәр күренгәндерме, юкмы – белмим, әмма, минем уйлавымча, баштарак ул басмаханәнең эшләрен җайга салу Кырым татары Нури Акчокраклыга йөкләнгән. Бераздан ул йөкне Ярулла Вәли җилкәсенә «аударганнар». Әлегә Ярулла Вәлинең кайчаннан ул басмаханәгә мөдир булганлыгын төгәл күрсәтүче язма очрамады. Ә аның 1910 елларда шул вазифаны башкаруы турында хәбәрләр күренгәләде. 1918 елның февралендә «Вакыт» басмаханәсе белән нәшриятын Совет хакимияте вәкилләренә тапшыру барышында Закир Рәмиев-Дәрдемәнд белән бергә Ярулла Вәли дә катнашканнар. Шул хакта истәлекләр бар.


Инде Нури Акчокраклы белән танышып үтик. XIX йөз ахырларында аның Петербургта Ильяс Бораганский басмаханәсендә (шулай ук Кырымда, Бакчасарайда туган шәхес) эшләгәнлеге мәгълүм. Бу кеше оештырган нәшрият белән басмаханәдә олугларыбызның бер дистәдән артыграк чамада китаплары басылып чыга: Фатих Кәриминең «Аурупа сәяхәтнамәсе» Ризаэддин Фәхреддиннең «Мәгашәрәт адабе», Камил Мотыйгыйның ике китабы, казакъ әдәбияты классигы Абайның тәүге шигырь һәм поэмалар җыентыгы һ.б.


Аурупа илләре буйлап эшлекле сәяхәткә чыгып китәр алдыннан, 1899 елның март башында, Шакир Рәмиев һәм аның юлдашы, тәрҗемәчесе Фатих Кәрими берничә көн илнең башкаласы белән танышып йөриләр. Патша сараен саклаучы, патшаларның үзен, гаиләләрен саклап, озатып йөрүче мөселмен гаскәриләре ахуны Гатаулла Баязитов, Россия тимер юлларының көньяк һәм көнбатыш юнәлешләрендәге күпчелек вокзал буфет-рестораннарын тотучы сәүдәгәр Максудовлар белән очрашалар. (Хәтерләсәгез, 1912 елда Галимҗан Ибраһимов нәкъ шушы Максудовлар нәселенә караган берәүнең балаларын татарча укытырга дип Киев шәһәренә бара.) Башкаланың музей-китапханәләрендә, Фәннәр Академиясендә булалар. «4 март, якшәмбе көн, Петербургта матбага исламия имтиязы (тоту рөхсәте) алган морза Бораганский илә күрешергә бардык», – дип яза Фатих Кәрими «Аурупа сәяхәтнамәсе» китабында. Басмаханә эшчәнлеге илә танышып йөргәндә әлеге Нури әфәнде белән дә очраша алар, ул иҗат иткән тарихи һәм җәмгыяви эчтәлекле китапларны да күздән кичерәләр. «Госман Нури Акчокраклызадә – Кырымның Бакчасарай бәлдәсеннән (шәһәреннән). Бу зат исламча вә урысчадан гүзәл хәбәрдар булып, гүзәл язмыш булдыгы «Бакчасарай чишмәсе», «Тәнкәҗан ханым» (Мамай хан кызы), «Мөләхаза» исемле әсәрләреннән мәгълүмдер», – дип бәян кыла автор.


Шушы кешене Оренбургка соңрак Шакир әфәнде үземе, әллә Фатихмы чакырган булырга тиеш. Аның килүе «Вакыт» басмаханәсе ачылышка туры китерелә. Шуңа чаклы Ярулла Вәлигә «Вакыт» һәм «Шура»га кагылышлы хуҗалык-финанс эшләрен үтәү, аннан тыш тагын яңа бурычлар да йөкләнгән була. Беркадәр соңрак «Вакыт» басмаханәсенең мөдире үк итеп куялар. Шул вазифаны үтәгәндә ул Зәйнәп Рәмиевага өйләнә. Әмма кайчан? Бу кадәресен, мөгаен, «Вакыт» битләреннән укып белергә мөмкиндер. 1914 елда аларның улы Баязид (Бөек Ватан сугышында һәлак була), 1918 елда кызлары Асия туа (1979 елда Уфада вафат). Зәйнәп Рәмиева да 1977 елда шул ук шәһәрдә, кызы кулында бакыйлыкка күчә.


6
Иң әүвәл Рәмиевләрнең «Вакыт» газетасында (1906-1918, февраль), соңрак шул исемдә ачылган «Вакыт» нәшрияты һәм басмаханәсе»ндә (1909-1918, февраль), «Шура» журналында (1908-1918) эшләгән шәхесләрнең кайберләрен телгә алып китик. Мәгълүм ки, бу басмаларны ачучы һәм үз хисап¬ларына тотучы бертуган Шакир вә Закир Рәмиевләр үз даирәсенә хөр фикерле, укымышлы шәхесләрне якынайтырга тырышкан. Татарстан Дәүләт архивының хәзерге Кремль урамында урнашкан төп бинасында әлеге басмаларга кагылышлы бай бер фонд бар. Ул фондка беренчеләрдән мөрәҗәгать итүчеләр арасында мин фәкыйрегез һәм фотограф Зөфәр Бәширов табар. Бирегә тупланган иллегә якын хат һәм утыз-кырыклап төрле рәсми кәгазьне яисә аларның күчермәләрен 1971 елда Закирә Шәрәфме, варисларымы тапшырган, ахры. Зөфәр Бәширов белән бергә «Дәрдемәнд» альбомын чыгарырга әзерләнгәндә (ул туксанынчы еллар башында ук нәшрият планына кертелгән иде, илдә башланган үзгәрешләр, башбаштаклык нәтиҗәсендә ун елга соңлап дөнья күрде) шул фондтан төшереп алынган кайбер документларны кулландык. Соңрак та ошбу фотоматериалларның байтак өлеше «Бертуган Рәмиевләр» (2002), «Дәрдемәнд. Агарган кыл» (1999), «Фатих Кәрими» (2000) һ.б. китапларда урын алды. Шушы ук фондта теркәлгән бер документта Рәмиевләр басмаханәсенең 1908 елның ахырларында ук эшли башлаганлыгы турында да мәгълүмат бар, декабрьдә биредә Ризаэддин Фәхреддиновның дини эчтәлекеле «Гакыйдә» (ышану) исемле китабы басылып чыга.


Әбрар Кәримуллиның «Рәмиевләр басмаханәсенең төп хуҗасы Фатих Кәрими» дигән сүзләрендә өлешчә хаклык та юк түгел. Бу фондтагы кәгазьләр белән танышкач, шул фикергә киләсең. Рәмиевләр матбагасының һәр тармагында диярлек төп эш башкаручылар – аның кешеләре яки туганнары. Рәмиевләр хезмәткәрләр сайлауга аңа тулы ирек биргән. «Вакыт» газетасы хезмәткәрләренең губернатор канцеляриясе тарафыннан расланган исемлегендә баш мөхәррирнең беренче урынбасары итеп Ризаэддин Фәхреддинне күрәбез. Ваграк хезмәт үтәүчеләр исемлегендә Фатих мәхдүмнең энесе Камил дә, туганнан туганы Риза хәзрәтнең уллары да теркәлгән.


Дөрес, Рәмиевләр Ризаэддин Фәхреддинне Уфада мөфтияттә эшләгән чагыннан ук белгәннәр, шул хакта истәлекләр дә сакланган. Казый вазифасын башкарганда ул берничә мәртәбә Оренбургта да булып-булып киткәләгән, шәһәр зыялыларыннан Рәмиевләр, Хөсәеневләр белән якыннан аралашкан. Туксанынчы елларда ук Оренбург янәшәсендәге Каргалыга багышлап һәм авылның беренче рәсми исемен истә тотып «Сәгыйд» исемле китабын да язып бастырган. Дин, гыйлем, тәрбия өлкәсенә кагылышлы ике дистәгә якын китап язган хәзрәтне Оренбургка күченергә бертуган Рәмиевләр үзләре кодалаган – 1906 елның җәй урталарында Оренбургка килгәч тә, аның ишле гаиләсен матбугат хезмәткәрләре өчен дип төзелгән һәм Шакир Рәмиев йортына янәшә булган йортка урнаштырганнар. Өч бүлектән торган бер катлы бу өйнең ике өлешендә Риза хәзрәт гаиләсе, тагын берсендә төрле вакытта башка мөхәррирләр яшәгән: Ярулла Вәли, Борһан Шәрәф, Шәриф Камал, Кәбир Бәкер, һ.б. Матбагага эшкә билгеләнүчеләр турында губернатор канцеляриясенә юлланган документларның кайберләрендә шулай «живёт на улице Эссенской в доме Рамиевых» дигән сүзләр теркәлгән.


1908 ел башыннан Ризаэддин Фәхреддин «Шура» мәҗмугасы мөхәррире итеп билгеләнә. Аның эш бүл-мәсе дә шушы ук өйнең элекке «эш кабинеты»нда урнаша. Ә «Вакыт»ның икенче мөхәррире вазифасын үтәү аның улы Габдерахманга йөкләнә.


1908 елда Казанда, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә сәяси шау-шу чыгып, мәдрәсә башлыгы Галимҗан Баруди Вологда губернасына, башка мөгаллимнәр кайсы-кая сөргенгә җибәрелә. Патша заманында, гадәттә, гаебе зуррак булганнарны шулай төньяк тарафка, гаепләре кечерәк саналганнарны туган якларына озата торган булганнар. Шул ук елларда, шул ук Казанда Гаяз Исхакый төркеменә карата да хөкем карары чыгарыла. Гаяз әфәндене ераккарак олактыралар, ә аның төркеменнән кайберәүләргә фәкать «Казанда яшәргә рөхсәт ителми» җәзасы гына бирелә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бәйле вакыйгада да «яшь хәлфә һәм журналист» Борһан Шәрәф тә Казанда яшәү хокукыннан мәхрүм ителә. Ләкин ул башка кайберәүләр кебек туган төбәгенә – Сембер губернасына кайтырга теләми. Казан матбагачылары Шәрәфләр дә энеләренә җылырак, төшемлерәк урын сайлагандыр, кү¬рәсең, Рәмиевләр белән элемтәгә кереп, аны «Вакыт» газетасына эшкә урнаштыралар. Тиз генә арада ул баш мөхәррирнең беренче урынбасары (икенче мөхәррир) урындыгын яулый. Фатих Кәриминең сеңлесе Закирәгә өйләнә. Ә Габдрахман Фәхретдин шундый ук вазифаны үтәргә «Шура»га, «әтисе куенына» күчерелә һәм биредә алты ел чамасы эшли. Бер-ике мәртәбә, атасы айлап-атналап читкә китеп торган арада, баш мөхәррир вазифасын да башкара. 1916 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Аннан соң «Шура»га элек Казанда, «Әл-ислах» газетасында эшләп киткән, хәзер Петербургтагы «Нур» газетасы хезмәткәре булган Кәбир Бәкерне чакырталар. Еш кына безнең матбугатта аның фамилиясен «Бәкерев» дип язалар. Югарыда телгә алынган архив фондындагы документларда ул «родом из бывших казаков Оренбургского казачьего войска Бакиров» рәвешендә теркәлгән.


Язучы Зариф Бәшири 1908-1910 еллар аралыгында Оренбургта яши, Кәримовлар матбагасында кор-ректор (әдәби хезмәткәр) булып эшли. Элегрәк тә «Вакыт», «Шура» битләрендә шигырьләре, башка төр язмалары басылып килгәнлектән, хәзер бу басмалар белән элемтәсе тагын да ныгый төшә. Берара ул «Шура»да әдәби хезмәткәр вазифасын да үти. Әдипнең байтак еллар үткәннән соң Рәмиевләр матбагасына биргән бә¬һасенә күз төшерик: «Закир Рәмиев редакция эшчеләренең тормыш ягыннан яхшы тәэмин ителүләрен, культуралы яшәүләрен күз уңында тота... Ул чорларда һичбер җирдә күрелмәгән рәвештә зур жалованье бирә иде. Мәскәү, Петербургларда ... чыга торган урыс газеталарының редакторлары аена 70-80 сумнан артык жалованье алмаганда, «Вакыт» редакторы Фатих Кәримев белән «Шура» редакторы Риза казыйга аена 130ар сум жалованье бирә иде. Моны күпләр «министрлар жалованьесы» дип йөртәләр иде».


1907 елда Рәмиевләрнең Габдулла Тукайны «Вакыт» газетасына эшкә чакырыга теләүләре, әдәби хезмәткәр вазифасы өчен аена 40 сум вәгъдә итүләре билгеле. Бу чорда шундый ук эш башкаручыларның хезмәт хакы 25 сумнан артмаган. Риза казый үз истәлекләрендә Уфада мөфтияттә эш¬ләгәндә елына 800 сум алганлыгын яза. Димәк, Оренбургка күчеп килгәч 1,5 тапкыр күбрәк күләмдә акча ала башлаган. 1370 фондтагы документта бераздан мөхәррирләргә тиешле хезмәт хакының 180 сумга, тагын бераздан 225 сумга җитүе, 1917 елның март ае башыннан янә 50 сумга артуы күрсәтелә. Шәриф Камал белән Кәбир Бәкер элек 120шәр сум алган булсалар, 1917 елда аларга «Закир әфәнде әмере белән» 180шәр сумлык хезмәт хакы билгеләнә. «Вакыт» газетасы чыга башлаганнан бирле анда хуҗалык һәм финанслар өчен җаваплы булган Ярулла Вәли дә 1917 елга чаклы 180 сум алып эшли. Аңа тагын 70 сум өстәлә. Исемлектә теркәлгән барлык унбиш кешенең дә элекке һәм яңа хезмәт хак¬лары күрсәтелгән бу таблица «Фатих Кәрими» китабының 179 нчы битендә дә урнаштырылган.
7
Ярулла Вәли шәхесенә әйләнеп кайтыйк. Аны да Рәмиевләр даирәсенә Фатих Кәрими «тартып китергән». Узган гасыр башларыннан бирле аралашкан, иҗатташлар буларак дуслашкан алар. Дөрес, аңарчы, ягъни 1906 елның февраленә кадәр, Ярулла Самара губернасының Бозаулык шәһәрендә гомер кичергән. (1934 ел урталарыннан Бозаулык өязе биләмәсе Оренбург өлкәсенә кушыла.) Исмәгыйль Рәмиевнең алдарак искә алып кителгән белешмәлегендә*: «Ярулла Вәлиулла улы Вәлиев Бозаулык каласында сәүдәгәр гаиләсендә туа, берара үзе дә сәүдә эше белән шөгыльләнә, шул ук вакытта хикәяләр, драмалар язып та бастыра (әсәрләр исемлеге китерелә – Л.Х). 1906-1917 елларда «Вакыт» газетасы редакциясендә эшли», – диелгән. Бу кыска мәкалә: «Ачлык кушты» драмасы аны әдип итеп таныта, драма озак еллар сәхнәдән төшми», – дигән сүзләрдә тәмамлана. Автор кулланган «1917 ел» датасы бу очракта дөрес үк түгел, чөнки газета 1918 елның февраль урталарында гына ябыла.
Фатих Кәрими «Кырымга сәяхәт» әсәрендә, 1903 елның апреленә караган өлешендә, Бозаулык станциясе вокзалындагы 20 минутлык бер очрашуны болайрак тасвир итә: анда танышларымнан шәриктәшем Галиәсгәр Гафуров белән сәүдәгәр Ярулла әфәнде Вәлиев бар иде. Оренбургтан китәр алдыннан аларга хәбәр иткән идем. Бозаулык вокзалында алар мине каршы алды, «буфетка кереп каһвә эчкән арада күрештек, сөйләштек. Боларның икесе дә ачык фикерле вә хәмиятле (ышанычлы) затлар. Сүзебез, табигый, халкымызның мәгариф вә һөнәр җәһәтендә бик киредә булмаган «Тәрҗеман»ның 20 еллыгына мөнәсәбәтле иде... Ярулла әфәнденең «Мәңгелек мәсҗед», «Күз яше» исемнәрендә язылып таралган ике рисаләсе (китабы) бардыр. Бик ачык вә хуш лисан (тел) белән язылган бу рисаләләре – үземезнең милли мәгыйшәтемездәндер». Ягъни, үзебезнең татар тормышыннан алынган вакыйгаларга нигезләнеп язылган кызыклы әсәр, ди. Һәм озакламыйча ул шушы «ачык фикерле, ышанычлы», шул ук вакытта эшмәкәрлек кәсебен дә үзләштергән сәүдәгәрне, Оренбургка чакырып китереп (әлбәттә, Рәмиевләр белән киңәшләшкәннән соң), «Вакыт» һәм ике елдан чыга башлаячак «Шура» матбагаларының коменданты итеп билгеләячәк.


1926 елда И.Рәмиевнең «Вакытлы татар матбугаты. 1905-1925» исемле китабы да басылып чыккан. Аның «Әдәби сүзлек» һәм шушы җыентыгына таяныпмы, бүгенгә чаклы көндәлек матбугатыбызда Ярулла Вәлине «Бозаулык сәүдәгәре» буларак кына искә алу дәвам итә. Чынында ул икенче җирдә туган, югыйсә: «Вакыт» газетасы идарәсенә эшкә алу документында аның «Сембер губернасы Буа өязе Рангун волосте Бикмураз авылында 1879 елда туган»лыгы теркәлгән. Димәк, ул матбагачы Шәрәфләрнең дә, язучы Шакир Мөхәммәдевнең дә якташы!


Оренбург каласы 1919 елның кышында гына Совет хакимиятенә тәмам буйсындырыла. Ярулла һәм Зәйнәп Вәлиевләр 1918-1919 еллардагы вакыйгалардан соң да Закир Рәмиев-Дәрдемәнд йортында яшәүләрен дәвам итәләр. Җитмешенче еллар җиткәч, Равил Бохараев ачлык чорында (1921) Дәрдемәнд гаиләсенә бирелгән азык-төлек купоннарын алып кайтып, Татарстан Дәүләт музеена тапшыра. Ул заманда Закир белән Мәхүбҗамал, Искәндәр белән Шәрифзадә, Оренбургтан вакытлыча китеп тору сәбәпле, әлеге «карточкаларны» тота алмаганнар. Алар киткәч тә, төп йортта калган дүрт кешелек Вәлиевләр гаиләсенә бу купоннарны куллану, шәһәрдән китеп торучылар исеменнән ризык юнәтү мөмкин дә булмагандыр. Дөресрәге, килешмәгәндер. Шуңа күрә алар тотылмыйча Зәйнәп апаның кәгазьләре арасында илле ел чамасы тик яткан да инде. Равил Уфага барырга җыенгач, миннән Зәйнәп апаның адресын һәм телефонын алган иде. Уфадан кайткач та ул иң элек минем эш бүлмәмә килде. Көмеш йөгертелгән, «З.Р.» хәрефләре (Дәрдемәнднең исем-фамилиясенең баш хәрефләре) эре итеп заводта ук сапларына бастырылган бер аш кашыгы, чәнечке белән бергә шушы купоннар төргәген күрсәтеп: «Боларны нишләтик икән? Зәйнәп апаның аларны музейга тапшыртасы килә», – дип киңәш-табыш итте. Минем бүлмәдән үк без музей хезмәткәре Дания Баһаутдиновага шылтыраттык. Шул рәвешле ул «ачлык купоннары» музейга эләкте һәм соңрак «Дәрдемәнд ачтан үлгән», дигән уйдырма хәбәр таралуга сәбәпче булды. Көмеш йөгертелгән шундый ук вензельле (басма тамгалы) кашык, чәнечке, аш табыны пычаклары Дәрдемәнднең Мәскәүдәге оныгы Бәширдә дә (алты пар иде бугай), Уфада яшәүче оныгы Равилдә дә саклана.


Зәйнәп апаның Уфадагы соңгы күршесе (Ленин урамы, 2 йорт адресы буенча) белән бер сөйләшеп утырган идек. Ул Казанда Габдулла Тукайга куелган беренче һәйкәлнең скульпторы Садрый Ахунның сеңлесе (исемен онытканмын, ләкин кайсыдыр блокнотымда ул исем теркәлгән) иде. Зәйнәп апаның бакыйлыкка күчүен белмичә, аларга дип килгән чагым иде. Шунда бу күрше апа миңа: «Зәйнәп үләре алдыннан анасыннан калган көмеш самавырны Башкортстан Дәүләт музеена тапшырмакчы иде. Гөнаһ шомлыгына, үзе бүлнистә чакта Асиясе аны урлатты. Соңгы вакытларда Асиянең бер дә хәтере юк иде, шул чире аны анасы үлгәч тә гүргә дә алып китте. Асиянең балалары да шул чир белән интегә, айлап-айлап бүлнистә яталар. Менә хәзер дә икәүләшеп шунда әле. Хәл белергә барган күршеләрне дә таныр-танымас хәлдә яталар», – дип сөйләп бирде.


1920 елның апрелендә Оренбург Казакъ (ул вакытта «Кыргыз» дип атаганнар) автономияле мохтариятенең башкаласы итеп билгеләнә. Казакъ кардәшләрнең җитәкчеләре, Рәмиев, Хөсәенев кебекләрнең мәдәният, мәгариф өлкәләрендә кылган уңай эшләрен истә тотып булса кирәк, бу байларның гаиләләренә карата тискәре чаралар кылмый, йорт-җирләрен тартып алмый. 1925 елның июлендә башкала Кызыл Урдага күчерелгәч кысрыклаулар башлана инде. Вәлиевләрнең дүрт кешелек гаиләсе дә тиздән урамга куып чыгарыла. Йорт җиһазлары барысы да үз урынында кала. Бәшир Рәмиев сөйләвенчә, 1926 елда бу гаилә Уфага, Ризаэддин мөфти канаты астына барып сыена. Риза хәзрәт Ярулланы мөфтияткә исәп-хисап эшләрен башкаручы итеп кабул итә. Мөфтият бинасының икенче катында аларга яшәү өчен бер бүлмә билгели. 1927 елның җәендә тугыз яшьлек Бәшир беренче мәртәбә аларда кунак була, шуннан соң ул каникул вакытларында ел саен диярлек Баймактан Уфага кунакка барырга гадәтләнә.


Бер-ике елдан соң Ярулла Вәли гаиләсе мөфтият утарыннан ерак булмаган Цюропа урамыннан бер кечерәк йорт сатып ала, эш урынын да үзгәртә. Ә илдәге түнтәрелешләргә чаклы Алманиядә укып кайткан инженер Искәндәр Рәмиевне (Бәширнең әтисен) утызынчы еллар уртасында Уфага, «Башкирзолото» трестына эш¬кә билгеләгәч, «Ярулла кияү» дә шул трестка эшкә күчә.


Ләкин бу ике туганны («буржуй баласы» белән «буржуй кияве»!) алда кара язмыш сагалап торган икән. Ярулла Вәли 1937 елның җәендә советка дошман кеше буларак кулга алына һәм шул елның ноябрь ахырларында төрмәдә юк ителә. Искәндәрне 1938 елда кулга алалар, 1943 елның 3 апрелендә ул Томск шәһәре тирәсендәге лагерьларның берсендә вафат була.


Гасыр башында Рәмиевләр матбагасында эшләгән, Дәрдемәнд даирәсенә кергән кайбер башка шәхесләрнең тормышы да утызынчы еллар тегермәнендә «тартыла». Фатих Кәрими 1937 елның 4 августында Мәскәүдә кулга алына. Бер ай да берничә көн үтмәстән шунда юкка чыгарыла. Гадәттә, зур бандитларның да алай ашыктырып гомерен өзмиләр. Аларның да күренеп торган гаепләрен дәлилләү өчен айлар, кайвакыт еллар дәвамында тикшерү оештырыла. Сеңлесе Закирә Шәрәф хәбәр итүенчә, әдипне кулга алырга килгән солдатлар, урам тәрәзәләре төбенә ике йөк машинасы куеп, аның гомере буена җыйган-туплаган бай китапханәсен, кулъязмаларын, архивын да төяп алып китәләр. Татар милләтенең тарихына барып бәйләнгән бу хәзинә, бу байлык шул рәвешле эзсез югала. 1937 елда ил җитәкчеләре кылган кара гамәлләр, бер уйласаң, Явыз Иван заманында кылынган кабахәтлекләрдән бик ерак тормый.
Байтак гомер Фатих каенаганың да, Ризаэддин хәзрәтнең дә уң кулы вазифасын үтәп, татар мәдәнияте, әдәбияты үсеше, һәм, әлбәттә инде, Рәмиевләр матбагасы дәрәҗәсен күтәрү өчен чын күңелдән, ихластан эшләп йөргән Борһан Шәрәфнең дә язмышы шулай төгәлләнә. Ләкин аңа төрмә тормышын озаграк татып, озаграк җәфа чигеп, якты дөньядан соңрак, 1942 елда китәргә яза. Аның агалары, Тукайлар, Әмирханнар, Камалларның иҗат җимешен дистә елдан артык халыкка җиткереп торган Казан матбагачылары Шәрәфләрнең тормышы да энеләре язмышын кабатлый: Шәһретдине 1938 елда, Гыйльметдине бераз соңрак – 1942дә юк ителә.


Бу даирәдән үз үлемнәре белән гүргә кергән затлар күп түгел. Оренбургтан киткәч тә унбиш ел бик катлаулы шартларда дин башлыгы булган, мөфти вазифасын үтәгән Ризаэддин хәзрәт 1936 елда Уфада; Дәрдемәнд күңелен йомшартырдай әсәрләр язган, шул сәбәпле хезмәт хакыннан тыш алтын сәгать, алтын каләм кебек кыйммәтле бүләкләр алуга да ирешкәләгән Шәриф Камал Казанда 1942 дә; тынгысыз җанлы, әмма исәп-хисап өлкәсендә дә, сәясәткә кагылышлы мәсьәләләрдә дә беркадәр саклык, саранлык күрсәтә белгән «Тимершаһ кияү» Мәскәүдә 1947 елда вафат булалар. Мөгаен, аларның барысына да – якты дөнья белән үзләренең җылы түшәкләрендә хушлашучыларына да, рәхимсез җәллад газапларын кичеп үлгәннәренә дә Аллаһ Тәгалә оҗмах ишекләрен ачык иткәндер. Үз милләтенең рухи үсешенә, алга китешенә хәл кадәри өлеш керткән зат ич алар! Гадәтенчә, сабыр гына атлап, гәүдәсен төз тотып, ул оҗмах капкаларыннан иң беренче булып фикердәшләрен әйдәп Дәрдемәнд үзе үткәндер, әлбәттә.


Мәкаләнең башын биредән укый аласыз.

Теги: Лирон Хәмидуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру