Бер гасырдан соң...
Былтыр Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулды. 1914 елның 28 маенда Австрия-Венгрия тәхетенең турыдын-туры варисы эрцгерцог Франц Фердинанд хәрби манёврларда катнашу өчен Босниянең Сараево шәһәренә килә. Һәр елның нәкъ шушы көнендә азатлык өчен көрәштә баш салган милләттәшләре рухын яд иткәнгә(XIV гасырдан алып ХХ гасыр башына кадәр Сербия Госманлы империясенә карый), серб милләтчеләре бу гамәлне үзләрен кимсетү дип кабул итә һәм эрцгерцог атып үтерелә.
Алмания императоры Вильһельм II «мондый хәлне кичерергә ярамый» дип, карт Франц Иосифны котырта һәм, нәтиҗәдә, Австрия-Венгрия Сербиягә каршы сугыш игълан итә. Русия Сербияне яклап чыга. Шул рәвешле үзе дә сугышка катнашып китә. 1 августта Алмания Русиягә сугыш игълан итә... Бөтен дөньяны ялмаган бу канкоешка бары 1918 елның 11 ноябрендә генә нокта куела (Русия, зур югалтулар кичереп, мартта ук солых төзи). Анда Русия мөселманнарының да күпләп катнашканлыгы билгеле. Татарларның саны миллионга җиткән, дигән мәгълүматлар да бар (бу хакта тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев хезмәтләре аша танышырга мөмкин).
Сугышка алынып әсирлеккә төшкән татар-мөселман гаскәриләре арасында Зариф Мөэминов кебек укымышлы, зиһенле милләттәшләребез дә шактый. Арада язучылар да булган. Без ул чор турында Мөхәммәт Галинең «Карпат» повесте, Афзал Таһировның «Солдатлар» романы аша таныша алабыз. Зариф Мөэминовның «Солдат йөрәге» бәянын укыгач, ул язганнар белән алда атап үтелгән солдат-әдипләрнең әсәрләре арасында сугыш, сугышка карата фикер йөртү рәвешендә аваздашлык барлыгы ачык тоела.
Сугыш башланганда Зариф Мөэминов хәзерге Мөслим районына кергән Күбәк мәдрәсәсендә эшли. Зирәк һәм үз сүзен кистереп әйтүче алдынгы карашлы, абруйлы мөгаллимне 1914-1915 уку елында мәдрәсә казые итеп тә сайлыйлар. Үзенең сугышка алынуын 1954 елның 20 апрель датасы куелган бер язмада болай тасвирлый ул: «1914-1915 елгы уку елына аяк баскач, 15 февраль көнне мине Алмания сугышына җибәрделәр. 1915 елның май аенда безне Австрия фронтына китерделәр. 1915 елның 5 июнендә разведкага җибәрделәр. Төркемдә ике урыс солдаты, ике татар егете бар иде. Ике австрия әфисәрен, бер нимес әфисәрен блиндажларыннан тотып алып, әсирлеккә алып чыктык. Шул ук көнне штык сугышында ике нимесне кадап ташладым, өченчесен пленга алдым. Шушы батырлыгым өчен һәм хәрби заданиене яхшы итеп үтәгәнгә, 191 нче Ларго-Кагульский полкның командиры мине беренче дәрәҗәдәге Георгий хачы белән бүләкләде. 1915 елның 8 июнендә, сул кул һәм сул аягым яралану сәбәпле, австриялеләр мине пленга алдылар. Ел ярым дәвалангач, эшкә ярарлык хәлгә килдем. 1916 елның октябрендә хәзерге Югославиядәге Бүснә-Һәрсәк (Босния-Герцеговина) һәм Хорватия җирләренә китерделәр. Сараево, Травник, Загреб шәһәрләрендә такта яру заводларында эшләдем.
Әсирлектә чакта төрле милләт кешеләре белән таныштым һәм алардан күп төрдә хикәяләр ишетеп, дәфтәрләргә теркәп бардым. Шунысы кызганыч, 1917 елда Травник шәһәреннән Сараево шәһәренә күчерелгән вакытта, сумкаларыбызга тентү ясап, нимес полицияләре минем тарафтан җыйналган 500дән артык төрле халык әкиятләре язылган 50дән артык дәфтәремне конфисковать итеп алды. Үземне 15 көн аерым камерада арестта утырттылар. Шушы көннәрдә солдатлар хәрәкәтендә актив катнаша башладым.
1919 елның гыйнвар аенда үз илебезгә кайттым. Илдә совет власте урнашкан иде. Кайтуга, мине волость мәгариф шурасына сайлап куйдылар. Мәктәпләре булмаган авылларда мәктәпләр ачарга ярдәм иттем, үзебезнең авылда да мәктәп ачып, укыта башладым.
1915 елда беренче алман сугышында йөргәндә ишеткәннәрдән чыгып язылган «Солдат йөрәге»ндә күп кенә җөмләләр кайсы урысчадан, кайсы хорватчадан, кайсы нимесчәдән тәрҗемәләр. Аларны китапча матурлап язып чыгу кирәк булыр».
Өч сугышта (Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан сугышы) катнашкан, соңрак фольклорчы, мәгърифәтче-әдип буларак танылу алган Зариф Әхмәтлатыйф улы Мөэминовның язма мирасы соңгы елларда гына табылып, гарәп графикасыннан кириллицага Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов тарафыннан күчерелде. Кулъязма-җыентык язучы Факил Сафин тарафыннан әдәби эшкәртелеп, искәрмә-аңлатмалар бирелеп укучыларга тәкъдим ителә. Зариф Мөэминов турында «Чын мирас»та (Факил Сафин, «Әкиятче бабай», №1, 2014) шактый әтрафлы итеп язылган иде. Шул ук журналда (№2-3, 2014) мәгърифәтче-әдипнең «Мәрьям» повесте да дөнья күрде һәм укучыларда зур кызыксыну уятты. Әлеге әсәр дә укучылар өчен шактый гыйбрәтле булыр, дип ышанабыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА