Журнал «Безнең мирас»

Батырлыкның йөзе нинди?

Татар милләтендә бик матур гыйбарә бар: «Дөньяда торсаң, торганыңның эзе калсын», – ди халык. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Кутлуның да, Төркиянең әдәбият-сәнгате тарихында гына түгел, татар әдәбияты, тәрҗемә тарихында да ныклы, үзенчәлекле эзе калыр кебек. 2015 елны әлеге шәхес тагын зур бер тәрҗемә китабы – «Алтын тиен» («Алтын синҗап», Анкара: «Бәнгү» нәшр., 294 б.) дип исемләнгән, хәзерге татар язучыларының балалар өчен язылган хикәяләр һәм әкиятләре җыентыгы белән каршы алды.
Мәгълүм ки, татар матбугатында тәрҗемә белән бәйле юнәлештә Фатих Кутлу исеме А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» («Бир авуч топрак», 2008) повесте белән бәйле рәвештә беренче тапкыр телгә алынган иде. Шуннан соң бер-бер артлы Р.Батулланың «Алып батыр маҗаралары», 2013) җыентыгы, А.Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән...», 2013) повесте, «Тавышсыз курай» – хәзерге татар язучыларының әсәрләре тупланмасы, мәрхүм язучыларның балалар өчен язылган әсәрләреннән торган «Филдиши чакы» («Сөяк саплы пәке», 2013) җыентыклары төрекчә дөнья күрде.
«Алтын тиен» җыентыгы – бүгенге көндә иҗат итүче татар язучылары иҗатыннан сайланган өч әкият, егерме биш хикәяне үз эченә алган. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына адресланган. Китапта тупланган әсәрләрнең, нигездә, уңышлы сайлануын ассызык­лап китү урынлы булыр. Алар арасында Г.Гыйльмановның «Батырлыкның йөзе нинди?», Ф.Яхинның «Ак әбиләр догасы», Л.Лeронның «Гает бәйрәме», Р.Батулланың «Йолдызлар турында әкият», Л.Гыймадиеваның «Кайсы чын, кайсы – ялган...», Л.Хәмидуллинның «Әхмәт нигә елады?», Р.Зәйдулланың «Кеп-кечкенә бака», Ә.Гаффарның «Әни йөрәге», Г.Рәхимнең «Алмалар», Э.Шәрифуллинаның «Әнкә нарат белән әткә нарат һәм аларның балалары», Р.Галиуллинның «Биш икеле» кебек әсәрләре дә бар. Мәгълүм ки, бу әсәрләрдә татар милләте, аңа гына хас милли характер, яшәү рәвешен ачкан кыйммәтләр тупланган. Әлеге кыйммәтләр исә балаларны тәрбияле итү, кечкенә шәхесне тормыш юлын дөрес сайларга өйрәтү юнәлешенә буйсындырылган. Мондый әсәрләр, бердән, төрки халыклар белән уртак якларны ачса, охшаш харктерларны бирсә, икенчедән, башка милләтләр өчен дә чагыштырма планда бәяләү, нәтиҗәдә, әдипләребезне киңрәк даирәгә таныту мөмкинлекләрен бирә.
Гомумән, татар әдәбиятында бүген тәрҗемә эшчәнлеге турында сөйләшү – кө­нүзәк мәсьәләләрнең берсе. Чөн­ки тел, әдәбият тарихы, аның бүгенге торышы белән бәйле актуаль мәсьәләләр соңгы дистә елларда тарих, лингвистика, психология белән бәйле тикшеренүләрнең үзәгендә тора. Һәм ул, турыдан-туры бүгенге җәмгыятьтәге үзгәрешләр, икътисади-сәяси шартлар белән бәйләнә: чор таләп иткәнчә, татар җәмәгатьчелегенә дә бүген әдәбиятара, мәдәниятара бәйләнешләрне киңәйтү лазем.
Җыентыкта В.Нуриевның «Гөмбә оясында», М.Галиевнең «Җиңәсем кил­де», А.Гыймадиевның «Телефонлы кәҗә», Н.Гыйматдинованың «Ур­­ман ниләр сөйләр икән?» кебек хи­кәяләрнең дә урын алуы уңышлы. Чөнки соңгы еллар татар балалар әдәбиятында эшләүче прозаиклар сабыйлар тормышын әдәби сурәтләүдә һәм яшь буынның эмоциональ яшәешен ачуда бөтен мөмкинлекләрне дә кулланырга омтыла. Нәниләр тормышын тасвирлауда психологизм алгы планга чыкты. Бу – әдипләрнең осталыгы тагын да зуррак үсешкә иреште, дип санарга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Фатих Кутлуның мондый хикәяләргә мөрәҗәгать итүе аңлашыла да.
Җыентыкта урын алган тагын бер кечкенә генә әсәргә тукталып үтәсем килә. Ул – Марат Закирның «Кара төс ни өчен кирәк?» хикәясе. Әсәрдә Дәрдмәнд, Г.Тукай, А.Алиштан килгән традицияне күреп күңел сөенде. Классикларга хас, кыска күләмдә гаҗәеп тирән акыл, фикер бар бу хикәядә. «Ә хә­зер инде, улым, бөтенесен дә кара төскә буяп чык! – диде аңа әтисе. Айдар көмеш сулы елганы да, ап-ак корабны да, яшел-коңгырт танкларны да – һәммәсен-һәммәсен кара төскә буяп куйган иде дә... Менә сиңа тамаша – аның барча рәсемнәре юк булды. Аптырашта калган малай әтисенә карады. – Сугышның, улым, бер генә төсе бар, – диде әтисе. – Кара төс ул...» Һәр милләтнең олысы-кечесенә дә әйтелергә, күңеленә сеңдерелергә тиешле нинди гыйбрәтле сүзләр!
Мәгълүм ки, тәрҗемә шактый авыр хезмәт. Чөнки этик һәм эстетик таләпкә тел чаралары ярдәмендә ирешелә, әмма эчтәлек, мәгънә шул ук калырга тиеш. Нәтиҗәдә, тәрҗемәченең туган теленең бөтен нечкәлекләрен белүе белән бергә, сүз остасы, чит милләтләр яшәешеннән дә шактый хәбәрдар булуы мәҗбүри. Фатих Кутлуның исә тәрҗемәчелек таланты бүген һичкемдә дә шик уятмый. Сүз уңаеннан шуны да искәртеп китү урынлы булыр, Фатих Кутлу тарафыннан төрекчәгә аударылган «Сөяк саплы пәке» җыентыгы бүгенге көндә албан теленә дә тәрҗемә ителә, тиздән Албаниядә басылып та чыгачак, дип көтелә. Әлеге факт, безнең өчен зур шатлык китерү белән бергә, алда әйтелгән фикергә дәлил дә була ала.
Мәкаләбезне «Батырлыкның йөзе нинди?» дип Г.Гыйльманов әсәренең исеме белән атаган идек. Бу әсәр дә игътибарга лаек. Биредә төп герой Ильяс, гомерен куркыныч астына куеп, Әмирҗанны үлемнән коткара. Әнисе Әкълимә соңрак аның кылган гамәлен бәяләп, «тәртипле, игелекле, батыр йөрәкле», дип горурланып сөйли. Әле­ге сүзләрне без бүген тәрҗемәче Фатих Кутлуның үзенә карата да кулланырга хаклыбыз. Тәрбияле, белемле әлеге шәхеснең шундый зур эшкә алынуы татар милләтенә игелекле булуы белән бергә, батыр йөрәкле булуын да ассызыклый. Һәм без, татар әдәбиятын, татар әдипләрен Төркиядә якыннан танытырга алынган Фатих Кутлуга алда да чын күңелдән уңышлар гына телибез.

Теги: Ләйлә Минһаҗева Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру