Балдаклы хыянәт
Узган кыш авылдан Айбулатның бабасы Сафиулла карт кунакка килгән иде.
Бабасының күчтәнәчләр төяп килеп төшүе Айбулат өчен бер бәйрәмгә әверелде. Анысы, Айбулат күчтәнәчләргә кызыкмый, тәмле әйберләргә аның мохтаҗлыгы юк, аңа бабасы кадерлерәк, аңа Казан урамында бабасы белән йөрү тансык. Кичке табын янында авыл күчтәнәчләреннән авыз итеп, хәл-әхвәл сорашып утыргач, йокларга әзерләнделәр: бабасы шулай соңга калып килеп төшкән иде. Айбулатның әбисе белән бабасы еракта яши – башта тимер юл станциясенә кадәр машинада килергә кирәк, аннары поездга күчеп утырасы. Авылдан иртүк чыгып китсәң дә, Казанга төнлә генә килеп җитәсең...
Рита аларның өчесенә дә – Айбулатка да, Мансурга да, Сафиулла картка да урынны залга җәйде. Болай итүе бик әйбәт булды: Сафиулла карт, арып килдем, дисә дә, ярты төн узганчы улы Мансур белән гапләшеп ята, әллә нинди кызыклы тарихлар сөйли. Айбулатка рәхәт – юрганга төренеп, бабасы сөйләгән кыйссаларны тыңлый...
Бу килүендә дә Айбулат өчен шактый кызыклы әңгәмә башланып китте. Утны сүндергәннәр иде инде, Мансур мендәрдән башын калкытты да:
– Хәтерлисеңме, әти, мин бала чакта авылга сукыр скрипкачы килгән иде?.. – дип сорады.
– Беләм, минем таныш иде ул... – диде Сафиулла карт. – Оста скрипкачы иде, шәп уйный иде.
– Менә шул турыда синнән сорарга теләгән дә идем инде, – диде Мансур. – Шуның язмышы кызыксындыра мине...
– Озын тарих ул, сөйләсәң, әллә кайларга кереп китәргә туры килер...
– Җәйнең бик матур көне икәне хәтеремдә калган.
– Мин үз гомеремдә сукыр скрипкачыларны аз күрмәдем. Безнең авылга да бик еш килә торганнар иде. Кайберләре, акча җыю нияте белән, юри дә сукырга салынып йөрделәр инде. Син әйткәне шул булса...
– Менә болай, – дип, аны бүлдерде Мансур. – Безнең авылга мин бала чакта ике сукыр скрипкачы килгәнен беләм. Кайсы еллар икәнен хәтерләмим. Икесе ике кеше булдымы алар, әллә икесе дә бер кешеме?.. Тик менә берсенең бездә кунып чыкканлыгын беләм. Сез аның белән келәттә икәү бергә йокладыгыз... Ни сөйләшкәнсездер – анысы миңа караңгы.
– Әйе, әйе, – дип, җанланып китте Сафиулла карт, хәтта торып ук утырды. – Алайса, син минем танышны әйтәсең инде... Таныш кынамы соң, минем җан дустым иде ул! Әй, гомерләр!.. Кара, мин аны картлыгым белән оныта да язганмын инде. Ярый әле хәтергә төшердең.
– Каян танышлар идегез соң сез, әти?
– Без бит Алабуга культура-агарту училищесында бергә укып алган идек. Озак түгел инде. Шул ярты ел, бер ел чамасыдыр. Тумышы белән Минзәлә якларыннан иде ул. Авылының исемен хәтерләмим инде, исемнән чыккан. Бордыбаш, дип әйтимме,
Зичәбашмы әллә? Ходай белсен инде... Менә шул. Бездә кунып чыккан булса, әнә шул скрипкачы инде ул.
Мансур торып утырды, утны кабызды, китап шкафыннан нидер караштырды, янә утны сүндерде.
– Тумыштан сукыр булмагандыр ич ул, әти? Училищеда да укырлык булгач, дип әйтүем?
– Юк инде, нишләп сукыр булсын?! Сау-сәламәт егет иде. Харап иттеләр шул...
– Ничек харап иттеләр?
– Сталинның культ чоры башлангач... Укып беләсеңдер, ул чакта кешене төрмәгә тыгу берни дә тормый иде. Ике-өч кеше берләшеп, бер кеше өстеннән шикаять язып бирсәләр – беттең исәплә.
– Шулай да сәбәпсез эшләнмәгәндер ләбаса? Шикаять язып бирүчесе дә тиктомалга андый юлга басмас...
– Тиктомалдан түгел. Бер дә тиктомалдан түгел. Көнчелек хәрәкәткә китерә андый шикаятьчеләрне, көнчелек! Бу егеттән дә берничә малай бик каты көнләшкән.
Бабасы белән әтисенең әңгәмәсе бигүк аңлашылып бетмәсә дә, Айбулатка куркыныч була башлады. Юрганына ныграк төренде. Тәрәзәдән балкыган айны алып китәрләр кебек тоелды... Хәзер, менә шушы төн уртасында, фатир ишеген каерып ачарлар да, өйгә таныш түгел кешеләр килеп керер кебек иде. Сталин чоры турында өлкәннәрдән ишетеп белә: куркыныч булган ул чакларда...
– Алар бер үк авылдан бер егет, бер кыз – икәүләшеп укырга килеп кергәннәр иде, – дип сүзен дәвам итте Сафиулла карт. – Авылда күршеләр генә булып яшәгәннәр. Сабый чакта бергә уйнап үскәннәр, бер мәктәптә бергә укыганнар. Инде үсеп җиткәч, безнең халыктагы гореф-гадәт буенча, егет белән кызга аралашырга ярамый. Егет кызны нык яраткандыр, ахрысы, авыл кешеләре арасында яманатлары чыгудан да курыкмыйча, кызый белән күрешкәләгән... Моны ул соңыннан, теге чакны келәттә
йоклаганда, сөйләп ятты. Күрешү – күрешү, аны нихәтле генә яшерергә тырышсаң да, йомып калып булмый, каһәр. Монда да шулай була: кызның әтисе белән әнисе сизенеп ала, егетне кисәтәләр. Шуннан нишләргә кала инде: тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, егет белән кыз авылдан китәргә, берәр шәһәргә барып, укуларын дәвам итәргә сүз куешалар. Егет скрипкада бик оста уйнаса, кыз матур итеп җырлый белә икән. Райкомолда боларга Алабуга шәһәрендәге культура-агарту училищесына барып карарга киңәш итәләр. Әнә шул киңәш белән алар училищега килеп керделәр.
***
Менә бу кыз да, мескенкәй, әти-әнисенең сүзен тыңлап кияүгә чыккан булса, бәлки, исән дә калыр иде әле...
– Нишләде? – дип шомланып сорады Мансур. – Үлдеме? Үтерделәрме?
– Үлде дисәң дә, дөреслеккә туры килми инде, – дип, тамагын кырып алды Сафиулла карт. – Үтерүен үтермәделәр, үз-үзенә кул салырга мәҗбүр иттеләр. Болай булган. Безнең анда сталинчы бер төркем малай бар иде. Шул малайларның берсе әлеге кызга кызыккан, үзенеке итәсе килгән. Шәхес культы чорында кешенең котын алып каршыңа тезләндерү җиңел эш иде. Бу малай да, иптәшләре белән сүз берләшеп, теге кызны комсомол комитетына чакыртып керткәннәр. «Менә шулай-шулай, әтиеңнең халык дошманы булуы ачыкланды, – дигәннәр. – Өлкәдән кәгазь килеп төште, – дигәннәр. – Сине эзлиләр», – дигәннәр.
– Ах, кабахәтләр, – диде Мансур, тешләрен шыгырдатып. – Кара нинди җиңел юл тапканнар, ә?!
– Берсе әйткән: «Син әтиеңне дә, үзеңне дә бәладән коткара аласың. Мин сиңа юлын өйрәтәм, – дигән. – Безнең сүзне тыңласаң, барысы да ал да гөл булачак», – дигән. Кызыйның андый гөнаһка барасы килмәгән... Тулай торагындагы ятагында язу калдырган да юкка чыккан.
– Анда нәрсә дип язды икән? – дип, кызыксынып сорады Мансур.
– Анда ул болайрак дип язган: «Минем әтиемнең халык дошманы булуын ачыклаганнар. Әтием халык дошманы булгач, Совет җәмгыятендә үземне яшәргә лаек дип саный алмыйм, суга батып үләм. Хушыгыз!» – дигән. Язуның табылуын барыбыз да белеп алдык, кызыйны эзләргә чыгып киттек. Декабрь ае, чатнама суык. Камада боз каткан чак... Күз алдыма китерсәм, хәзер дә тәннәрем чымырдап китә.
Төркем белән елга өстеннән карга бата-чума бер шәүләнең йөгергәнен шәйләп алдык. Андый чакта була бит ул: качкан кеше, куркытылган кеше сине коткарырга киләләр дип белми, киресенчә, артыннан эзәрлекли чыкканнар дип белә. Без кычкырабыз тегеңә, ул аның саен йөгерә. Тавыш юньләп ишетелерлек ара түгел инде, шактый еракта...
– Теге малайлар котын алганнар инде... – дип куйды Мансур.
– Алмыймы соң инде!.. – Сафиулла карт суны аз-азлап кына кабып эчеп куйды. – Кыз балага җитә кала инде. Җитмәсә, авыл баласы бит әле ул, кем нәрсә әйтсә, шуңа ышана. Теге малайлар әйткәннең дөреслеген тикшереп тору кая ул?! Аннары, тәкъдимнәренә дә күнә алмый инде: безнең халыкта кызлык намусын саклау бик көчле бит... Намусын пычраттымы – ул инде кеше арасында яшәргә яраксыз исәпләнә. Белмим, хәзер ничектер, элек шулай иде. Мин хәзерге яшьләрне белмим. Аннары, безнең заманда шәригать кануннары да халыкны бик нык тәрбияли торган иде шул. Калганын иртәгә сөйләшеп бетерербез, яме, бүгенгә җитеп торыр.
– Иртәгә ял көне әле, беребезнең дә эшкә барасы юк, – диде әңгәмәне өзәргә теләмәгән Мансур. – Карале, әти, бу картина мин уйлаганнан да шәбрәк булачак бит болай булса! Ярый сөйләттердем әле, – дип, әтисенең күңелен күрергә тырышты.
– Кама уртасындарак балыкчылар ачкан бәке булган икән. Кызыбызны инде куып җиттек дигәндә генә, бәкегә төште дә китте... – дип, кыйссасын ялгап җибәрде Сафиулла карт. – Барыбыз да «аһ» иттек!.. Кем уйлаган аны шулай кыланыр дип?! Кем уйлаган анда бәке бардыр дип?! Кирәк бит инде, әй... Инде куып җиттек, инде тоттык дигәндә генә бит... Төште дә китте... Шундук таш кебек аска китте, иелеп карадык – киемнәре белән акрын гына су төбенә төшеп бара. Әй, кызганыч та соң, әй, шул кызны кызгануыбыз! Теге скрипкачы дустыбыз, тартып чыгарам мин аны дип, бишмәтен үк сала башлады. «Нишлисең, тиле?!» – дибез. «Әллә синең дә су төбенә ычкынасың киләме?!» – дибез. «Миңа ансыз яшәү юк! Мин аны коткарырга тиеш!» – дип кычкыра. Бер малайның кесәсендә бавы булган икән, шуның бер очын биленә урап, бозлы суга төшереп җибәрдек инде. Кая ул тартып чыгару?! Менә шулай итеп, миңа коточкыч хәлнең шаһиты булырга туры килде.
– Ай-яй, – дип уфылдап куйды Мансур. – Моны тыңласаң гына да чәчләр үрә тора...
– Үлгән артыннан үлеп булмый, дигәндәй, егетне дә харап итәсебез килмәде, боз өстенә тартып чыгардык, җылы киемнәргә төрдек, тулай торакка алып кайтып, тәнен спирт белән уып карадык – тик файдасыз иде – салкын тиеп өлгергән... Шактый вакыт авырып ятты. Савыккач, кызы өчен үч алырга теләп, теге малайларга бәйләнә башлаган. Аңамы соң иблис токымнарына каршы тора алу... «Комсомол безгә кирәкми, ул оешманы таркатырга кирәк!» – дип сөйләнеп йөри дигән ялган яла яктылар да төрмәгә озаттылар.
– Кайда сукырайган соң ул? – дип сорады Мансур.
– Себердә концлагерьда булган, шунда тагын салкын тигергән... Илле алтынчы елда гына аңа туган якларына кайтып егылырга насыйп булган... Менә шундый заманнар бар иде, улым.
– Бик гыйбрәтле тарих бу, әти, – диде Мансур. – Мин язучы булсам, һичшиксез, моны утырып язар идем. Кызганыч, язучы булмаганмын.
– Минем дустым гомере буе сөйгән кызына турылыклы булып калды. Скрипкада ул үзенең кызының гүзәллеген, сафлыгын уйный иде, үзләренең фаҗигале мәхәббәтен скрипка моңнары аша сөйләп бирә торган иде...
Мансур сикереп торды да өстәл лампасын кабызды.
– Әти! Шәп әйттең! – дип, шатланып кычкырып җибәрде ул. – Таптым, таптым!
– Нәрсәне таптың, улым? – дип, Сафиулла карт та торып утырды. Айбулат та, күзләрен угалый-угалый, әтисе янына барып басты.
– Карале, әти, кыз калдырган язуда теге егетләрнең таләпләре әйтелгән идеме икән? – дип кызыксынды Мансур.
– Әйтелгән иде, – диде Сафиулла карт.
– Мин моны картина итеп ясаячакмын! – дип дәртләнде Мансур.
– Шул картнымы?
– Картны гына түгел, әти! Рәсем сәнгатенең мөмкинлекләре чиксез бит. Барсын да сыйдырам, барсын да...
– Ай-һай... – дип, шик белдерде Сафиулла карт. – Белмим инде, булдыра алсаң, кара шунда.
– Булдырабыз аны, әти!
***
Шифаханәдән чыгып, троллейбус тукталышына барып басканнар иде инде, яннарына такси килеп туктады.
– Айбулат, кил, утыр! – дип кычкырды Рафаэль ишектән башын тыгып. – Әниеңне дә чакыр.
Рафаэльне күреп, Айбулат эсселе-суыклы булды, әнисенә күтәрелеп карады. Ританың да йөзе үзгәргән иде – ниндидер караңгылык иңгән... Болытлы көн кебек.
– Барма, – диде ул Айбулатка шым гына. – Утырма...
Димәк, Рафаэль беренче көнне килгәндә әнисе белән нидер булган... Димәк, алар нәрсәдәдер килешә алмаганнар, күрәсең, ачуланышканнар... Айбулат шулай уйлап алды. Югыйсә, әнисе болай дорфа кыланыр идеме?!
– Классташ... – диде Рита, теш арасыннан ысылдатып. – Йә, ярар, юлыңда бул.
– Мин сезне болай җиңел генә ташлап китә алмыйм ич инде, – дип, Рафаэль бер урында таптанырга кереште. – Нигә шул хәтле үпкәләдең соң әле син? Мин нинди зыян эшләдем соң?
– Суфи! – Рита Рафаэльгә арты белән басты.
– Аңладым, – диде Рафаэль. – Аңлашыла башлады... Йә, Айбулат алдында болай кирле-мырлы сөйләшеп тормыйк инде...
— Мин, гомумән, сөйләшергә теләмим синең белән!
– Хет теләсәң нишләт, мин үз-үземә хыянәт итә алмый идем. Башкаларга хыянәт итүне әйткән дә юк инде... Гафу ит!
Рафаэль шулай диде дә таксига таба атлады, кереп утырды, ишеген шапылдатып япты да таксины каты жуылдатып китеп барды.
***
Тирә-ягында куаклар үсеп утырган асфальт сукмак буйлап шифаханә капкасы янына килеп җиттеләр. Капка төбендә басып торган Рафаэльне беренче булып Айбулат күреп алды, әнисенә таба борылды: кем чакырган аны? Тагын нигә килгән ул?
– Савыгып чыгуың белән котлыйм! – дип, ерактан ук кычкырды Рафаэль. – Сәлам, Мансур дус!
Мансурның да йөзе яктырып китте, Рафаэльгә карап елмайды, кул болгады.
– Сәлам, Рафаэль! Их, йөгереп барып күрешер идем, хәзергә аяклар тыңламый,— дип акланды ул. – Ята-ята камашып беткәннәр, бераз гына ашыгып атлый башласаң, чалынып егылуың ихтимал...
Алар кочаклашып диярлек күрештеләр.
– Әйдәгез, утырыгыз, – диде Рафаэль, таксига ишарәләп. – Илтеп куям, арба әзер.
– Рәхмәт, дустым, – диде Мансур. – Менә, таныш бул. Минем хатын – Рита... Монысы минем улым — Айбулат...
– Без танышлар инде, – диде Рафаэль. – Теге көнне мин аларны өегезгә кадәр илтеп куйган идем.
– Алайса нигә исәнләшмисез соң? – Мансур Ритага карады. – Рафаэль – бик әйбәт егет.
– Без Рита белән бер класста бергә укыдык ич, – диде Рафаэль. – Әйдәгез, утырыгыз.
Рита, нәрсәдер күзәткән булып, арты белән борылды: никах балдагын сул кулыннан уң кулына күчерергә оныткан иде ул... Мансур искәреп алмадымы икән инде? Хәрәкәтен сиздермәскә тырышып, Рита кулындагы капрон перчатканы салды, тиз генә сул кулыннан балдакны уң кулына күчереп куйды...
Мансур да, Рафаэль дә моны искәрмәделәр...
Таксига кереп урнаштылар.
– Мин әле бүген генә сезнең яңа күргәзмәне карап чыктым, – диде Рафаэль. – Рәхәтләнеп тамаша кылдым... Минем бер сорау бар иде сиңа, Мансур.
– Сора, булдыра алганча җавап бирермен.
– Син минем әтиемне күреп белә идеңме?
– Гафу ит, – диде Мансур. – Юктыр, мин синең әтиеңне белмимдер. Әле үзең белән дә очраклы гына таныштык лабаса?! Шулай түгелме?
– Шуңа аптырап соравым да инде, – диде Рафаэль, таксины кабызды, юлга алып чыга башлады. – Туры юлдан гына кайтарып куйыйм әле сезне...
Әтисенең шулай канәгать елмаеп кайтуыннан Айбулат уңайсызланды: берни дә белми, берни күрми, белергә дә теләми... Нигә, ни өчен? Малай үзен ике ут арасында итеп сизде, таксины туктатып, төшеп каласы, күзе кая карый – шунда китәсе килде... Аяклары талчыгып беткәнче, аяклары канап-суелып беткәнче, аяктан егылганчы!.. Шулай барасы да барасы иде, урман-чытырманлыклар аша, салкын елгаларны ерып чыга-чыга, сазлыкларга бата-чума барасы иде. Юлның ахырында аны әтисе генә каршы алсын иде. Бары тик әтисе генә, бары тик ул гына... Башка беркем дә кирәкми! Әтисе белән кабат монда әйләнеп кайтмасыннар иде, шунда икесе генә яшәсеннәр иде. Айбулат барсын да әтисенә сөйләп бирер иде. Ни өчен әтисен машина бәрдергәнен дә, әтисе өйдә юкта менә бу абыйның килүен дә, үз теләге белән килмәвен, әнисе чакырып китерүен дә түкми-чәчми сөйләр иде Айбулат.
Юк шул, кеше үзенең бик күп теләкләренә ирешә алмый, моңа кадәр ничек яшәгән булса, шулай яшәргә мәҗбүр була. Айбулат әлегә бу хакыйкатьне белми. Аның бары тик теләкләре генә бар...
...Рафаэль таксины подъезд ишеге төбенә үк китереп туктатты. Рәхмәт әйтеп машинадан чыктылар.
– Саубуллашыр алдыннан шулай да беләсем килә, – дип туктатты Рафаэль Мансурны. – Син кайчандыр минем әтине күргәнсең... Югыйсә, яңа картинаңдагы скрипкачы карт минем әтигә ул кадәр үк охшамас иде... Мин шулай дип уйлыйм...
– Синең әтиең скрипкачы булмагандыр ич?! – дип, кулларын җәйде Мансур. – Скрипкачы идеме?
– Әйе, – дип раслады Рафаэль.
Мансур гаҗәпкә калды.
– Чынлапмы? Тормышта андый гына охшашлык булгалый торгандыр инде, – дип, сүзне икенчегә борырга теләде.
– Минем әти дә сукыр иде.
– Соңыннан ачыклый алмыйсызмы сез моны? – дип кыбырсый башлады Рита.
– Сабыр ит инде,—дип туктатты аны Мансур. – Хәер, керә торыгыз. Мин хәзер керермен, – диде ул Рита белән Айбулатка.
Рита подъезд ишегеннән кереп китте – Рафаэль белән янәшә басып тора алмый башлаган иде инде ул. Айбулат кымшанмады, әтисе белән басып калды.
– Менә бу минем өчен яңалык, – диде Мансур, аның кашлары югары күтәрелде.— Чынлап та шулай идемени? Синең әтиең Алабугада укымаганмы?
– Әйе, укыган. Ниндидер училищеда...
– Алайса, шул бит инде ул! – дип, Мансур Рафаэльне кочаклап ук алды. – Беләсеңме, Рафаэль, безнең әтиләр дус булган.
– Без дә дус булырбыз, – дип, Рафаэль Мансурның кулын кысты.
– Әтиең исәнме әле?
– Юк... – дип авыр сулады Рафаэль. – Миңа сигез яшь тулгач вафат булды...
– Кызганыч...
– Унсигез ел концлагерьда утыру... Аңа нинди адәм баласы түзсен соң?!
– Беләм, әтиеңнең язмышын беләм... – Ихтыярсыз Мансурның башы түбән иелде.
– Үкенечле язмыш... – Әйтерсең, Мансур әтисе тәрбиясендә үскәненнән уңайсызлана иде. — Мондый язмышны дошманыңа да теләрлек түгел.
– Син картинада сурәтләгән кыз хакында миңа сөйләп калдырган иде ул, – диде Рафаэль. – Әти ул кызны гомере буе эзләде, гомере буе юксынды... Ул аңа гомере буе тугрылыклы булып калды...
– Тугрылык... – дип, авыз эченнән генә пышылдады Мансур. – Мин ул әсәремне башкача атарга уйлап йөри идем. Синең рөхсәт белән, Рафаэль, «Тугрылык» дип кушыйммы исемен?
– Анысы синең эш инде...
– Миңа гына түгел, ул кызны яратуын әнигә дә сөйли торган иде. Әни ул кызны кызганып елый иде...
– Без тагын күрешик әле, – дип тәкъдим итте Мансур. – Мин ул картинамны төгәлләнмәгән килеш калдырган идем... Менә бу фаҗига килеп чыкты да... Кайбер детальләр өстисем килә... Бәлки, син миңа булышыр идең?
– Белмим шул, – дип икеләнде Рафаэль. – Үзең беләсең, мин сезнең дөньядан ерактарак торам... Әнә минем арба... – Ул таксига төртеп күрсәтте. – Бар булган һөнәрем шул...
– Хикмәт синең һөнәрдә түгел, – дип, аны тынычландырырга тырышты Мансур. – Хикмәт — язмышта...
Фото: pixabay
*Шул исемдәге әсәрдән өзек.
*Хәйдәр (Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдинов) (1952-2000) – шагыйрь, язучы, тәрҗемәче.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА