Балалар үсеп җиткәч, фәкыйрь вә мохтаҗлыкка калу ни сәбәптән?
Утыз җиденче тәрбия
Шәex Сәгъди риваять кыйлмышдыр ки, бер фәкыйрь адәм бар иде, гомерендә бала күрмәде, Аллаһы Тәгаләдән сорады: «Әгәр углым булса, ошбу өстемдәге киемемнән башка, милкемдә
нәрсә юктыр, аны сатып фәкыйрь-фокарага өләшер идем», — дип нәзер кыйлды. Бәс, Аллаһы Тәгалә аңа бер угил рузи кыйлды. Бик шатланып, әйткән нәзерне тотты, фәкыйрьләргә хәер кыйлды. Берничә елдан, янә Шам сәфәреннән кайтканда, юлым шул шәһәргә тугры килеп, ул кешене сораштым. Әйттеләр, зиндандадыр. «Ни сәбәпле зинданга төште?» – дип сорадым. «Углы бер вакытны хәмер эчеп сугышып, бер адәмне үтергән иде, һәм шәһәрдән качкан иде. Углын тапмагач, углы урынына атасын зинданга салдылар». Әй угыл, ошбу заманамызда да моңар охшашлы вакыйгалар бардыр ки, ниндәен байлар бар, балалары яшь вә кечкенә заманда, кырык-илле мең, йөз мең белән сәүдә кыйлгучылар. Балалары үсеп йиткәч, фәкыйрь вә мохтаҗлыкка калалар. Ул нидәндер? Әлбәттә, кечкенә вакытта балаларын яхшы тәрбия кыйла белмәгәнлектәндер.
Каюм Насыйри "Китаб әт-Тәрбия"
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА