Журнал «Безнең мирас»

Бала (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын сез монда укый аласыз
Зариф бу баланың дошман явыннан качып баручылардан югалып торып калганын бик тиз төшенә, һәм аңарда кузгалган беренче теләк — баланы тизрәк күтәреп аласы килү булды. Шул ук вакытта ул ротадан аерылып калырга һич ярамаганлыгын да уйлап алды. Беренче хәрәкәте аның ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылу булды. Ләкин ул, бер адым да атламастан, кинәт балага таба кире борылды, ашыгып аның янына барды да җитез генә күтәреп алды.
Бала куркуыннан:
— Әни! — дип кычкырып җибәрде һәм, җиләген йомарлаган кулы белән Зарифның битеннән этәреп, аякларын селкеп еларга кереште.
Зариф, баланы кысып тоткан килеш, аяк астында аунаган чыбыкларга, агач төпләренә абынмас өчен сикерә-ат-лый, ашыгып юлга чыкты. Шундый кыска вакыт үтүгә карамастан, рота шактый ераклашкан иде инде. Зариф, сыңар кулы белән иңендәге мылтыгын уңайлый төшеп, кызу-кызу атлый башлады.
Бала елап арыган, күрәсең; тиз арада аның елавы тавышсыз үксүгә әйләнде. Зариф кесәсеннән бер шикәр кисәге чыгарып, тузанын өргәләп, балага тоттырды. Бала башта башын селкегән булды, аннары шикләнеп кенә буш кулы белән шикәрне алды һәм йомарлап күкрәгенә кысты .
Зариф йомшак тавыш белән:
— Аша, аша! — диде һәм баланың аркасыннан сыйпап, сөеп куйды. Балага шул җитә калды: ул үксүеннән туктады, тынычланган кебек булды һәм, Зарифның кулында акрын гына селкенеп, тирә-ягына каранып бара башлады. Зариф баланың юка киеме аша йомшак тәнен, җылысын, тәмле исен тоя иде. Ниндидер бер ләззәтле сагыну белән шул йомшак тәнне, шул тәмле бала исен тагы да ныграк тоярга, ничектер үзенә сеңдерергә теләгәндәй, ул баланы акрын гына кыса, аркасыннан сыйпый... Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде. Зарифның да бит өч яшьлек Фәридәсе бар. Зариф та бит әти, һәм, бәлки, шушы минутта ул үз баласы белән бу бала арасында аерма тоймыйдыр, киресенчә, бу балага биргән мәхәббәтен һәм назын үз Фәридәсенә биргән кебек тоядыр. Ул, баланың йомарлаган кулын тотып, кипкән иреннәренә тидереп алды. Акрын, назлы гына:
— Әтиең, әниең бармы? — дип сорады, һәм аның тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланып китте.
Бала ачык тавыш белән җавап кайтарды:
— Әнием дә бар, әтием дә бар... безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак.
Зариф елмаеп, балага күтәрелеп карады:
— Шулаймыни? Кара син, ап-аклар икән... Ә әтиең кайда соң?
— Китте.
— Кая китте?
— Белмисеңмени? Фронтка,— диде бала һәм аз гына тынып торганнан соң исенә төшкәндәй,— ул лейтенант,— дип куйды.
— Шулаймыни? Менә син нинди акыллы, әтиеңнең кем икәнен дә беләсең. Ә...
— Зариф кинәт сүзен бүлде. Ул: «Әниең кайда?» — дип сорамакчы булган иде, ләкин баланың исенә төшермәс өчен, тыелып калды.
Бала Зарифка тәмам ияләшеп өлгерде, күрәсең. Ул, тарсынмыйча, әүвәл бер кулындагы ике бөртек җиләген капты, соңра икенче кулындагы шикәрен суыра башлады.
Кинәт бөтен урман эчен дәһшәтле гөрселдәү каплап алды. Җир буйлап тетрәү йөгерде һәм һава дулкыныннан агачларның башлары селкенешеп куйдылар. Кайдадыр якында гына артиллерия атышы башланды. Зариф та, бала да бераз вакытка сүзсез калдылар. Ниндидер бер шомлы тынлык аларның эчләренә урнашкан кебек булды... Бала куркуыннан акрын гына калтырана башлады. Зариф аны үзенә кыса төште, һәм аңа икесенең дә йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.
Бераздан, бала елаган тавыш белән:
— Әни! — дип куйды.
Зариф акрын, сабыр тавыш белән:
— Елама, кызым, хәзер әниең янына барып җитәбез,— диде һәм үз тавышы үзенә баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелде.
Бала, Зарифка сыена төшеп, бер кулы белән аның муеныннан урап алды. Зариф, белмим баланы юатыр өчен, белмим үзенең эчке бер уеннан:
— Без кая барабыз? — дип сорап куйды.
— Әбиләргә кунакка,— диде бала җитди генә. Зариф ихтыярсыз елмайды.
Шул арада алар юлның икегә аерылган җиренә килеп җиттеләр. Уңга аерылган юл белән рота китеп бара, сулдагысы исә якындагы станциягә илтергә тиеш. Биек һәм сирәк үскән наратлар арасыннан станция янындагы
йортларның түбәләре дә күренә иде... Зариф хәзер чыннан да аптырашта калды. Нишләргә? Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында тукталырга мәҗбүр итте. Баланы ут эченә кадәр алып барырга мөмкин түгел. Ул соңгы өмет белән, хәтта чакырып, тирә-ягына каранды. Ләкин һичберкемнең килгәне яки китеп барганы күренми иде. Берничә секунд ул бөтен акылын җигеп уйланды. Хәтере ялгышмаса, аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде, һәм бу юл будка яныннан тимер юлны кисеп үтәргә тиеш кебек иде. Ул станция белән будка арасын эченнән исәпләп алды һәм балага күтәрелеп карады. Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизенгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: «Өлгерермен!» — диде һәм, баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә станциягә таба китеп барды.
Әмирхан Еники
Дәвамы бар
Фото: pixabay

Теги: Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру