Журнал «Безнең мирас»

Бала (хикәянең ахыры)

Бала (хикәянең башы)
Бала (хикәянең дәвамы)
Менә станциянең платформасы күренде. Аның алдында кызыл эшелон тора, ул хәзер кузгала булса кирәк — кешеләрнең ашыгып вагоннарга менүләре күренә.
Зариф станциягә килеп җитте, йөгереп платформага чыкты һәм тирә-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле ябык бер рус хатыны:
— Балам! — дип кычкырып, Зарифка ташланды. Бала:
— Әнием! — дип, бөтен гәүдәсе белән хатынга сузылды, һәм Зариф баланың үз кулыннан киткәнен сизми дә калды.
Төнлә белән олы юлны немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде. Ул йөрәгенә сыекта алмаган шатлыгыннан сүзсез, бары ыңгырашып баласының кулларыннан, битеннән, чәченнән, күзләреннән үбәргә кереште.
Баланың кулыннан шикәре төшеп китте. Кемнәрдер алар янына җыела башлады.
Зариф баланы тапшыруга тирән итеп бер сулады, тирдән елтыраган маңгаен кулының сырты белән сыпырып куйды һәм ана белән баланың кавышу күренешенә бары соклану тулы караш кына ташлый алды. Бәлкем, ул секундта аның ана белән балага назлау сүзе әйтәсе, үаенең исә мактау һәм рәхмәт сүзе ишетәсе килгәндер. Ләкин ана беренче тетрәнүеннән айнырга өлгермәс борын ук, Зариф тимер юл буйлап йөгерә-йөгерә китеп тә барды.
Хатын, баласын күтәргән килеш, аның артыннан омтылып нәрсәдер кычкырды. Зариф артына карап бары кулын гына селкеде. Хәзер аның башында бер генә уй иде: ничек итеп ротаны тизрәк куып җитәргә, ничек итеп командиры алдына барып басарга һәм нәрсә дип әйтергә?
Менә алда тимер юл аша үтеп барган рота күренде. Зариф, мылтыгын иңеннән кулына алып, тагы да кызурак йөгерә башлады. Бәхеткә каршы, рота тимер юлдан ерак түгел бер агачлык ышыгына барып туктаган иде.
Ниһаять, Зариф килеп җитте. Аз гына читтәрәк папирос тартып торган, озын буйлы, чандыр гәүдәле командиры алдына барып басты, һәм кулын чигәсенә куеп:
— Иптәш лейтенант!..— диде дә, тынын ала алмыйча, туктап калды.
Командир, Зарифның тирләп кызарган йөзенә текәлеп карап:
— Иң элек тынычланыгыз! — диде.
Бу сабыр тавыш Зарифны чынлап та тынычландырган кебек булды. Ул тирән генә итеп бер сулап алганнан соң, сүзләрен артык бутамыйча, кайда һәм ни өчен юк булып торуын әйтеп бирде.
Командир шактый дәшми торды. Зариф менә хәзер каты шелтә алам дип селкенергә дә куркып тора иде. Ниһаять, командир, папиросын җиргә ташлап, итегенең очы белән аны озак кына изгәләде, аннан акрын тавыш белән сорап куйды:
— Баланы кемгә тапшырдыгыз?
- Әнисенә...
Шул минутта ротадан бер-ике йөз метр уңга, агачлар арасына, снаряд төшеп шартлады. Һавага төтен, туфрак, агач ботаклары күтәрелде. Командир икенче папирос чыгарып ашыкмыйча гына кабызды, соңра алдында һич кузгалмыйча басып торган Зарифка:
— Сез зур изгелек эшләгәнсез,— диде.— Моның өчен мин сезгә рәхмәт белдерәм!
Зариф гаҗәпләнүдән күзләрен йомгалап алды. Командир моны күрде булса кирәк, аның җитди чырае, таң шәүләсе төшкәндәй, яктырып, йомшарып киткән кебек булды.
— Мин әйткәнне аңладыгызмы?
Зариф, дулкынлануыннан иреннәрен кысып, башын гына селекте.
— Инде хәзер урыныгызга барыгыз! Ярты сәгатьтән соң рота, агачлыкны үтеп, ачык җиргә чыкты һәм, цепь-ка таралып, алдагы ут позициясенә таба юнәлде.
Бу — чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була белә. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул, күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан, олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты... Һәм ул нурлар чагылдыра.
Зариф снаряд шартлавыннан йөгергән һава дулкынының йөзенә бәрелүен сизә. Ул колагы төбеннән чинап, сызгырып үткән һәр пуля турында уйлана; гүя, ул пуля тисә, бары тик чеметеп кенә алыр кебек.
Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып калган иде.
Әмирхан Еники
Фото: pixabay

Теги: Әмирхан Еники Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру