Журнал «Безнең мирас»

Бала (хикәя)

Лейтенант Иванов ротасы урман эче буйлап зур саклык белән алгы позициягә таба китеп бара. Дошман самолеты күренә калса, тизрәк агачлар арасына яшеренергә уңай булсын дип, кызылармеецлар юлның ике ягыннан пар-пар тезелешеп баралар.
Юл ат, арба, машина эзләре белән тулы. Җәяүлеләр дә күп үткән булса кирәк: дымлы комда солдат итекләреннән, хатын-кыз ботинкаларыннан калган эзләр дә ярылып ята. Бу юл — бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһиты. Ике туганның бер үк эзгә басканын бары ул гына белә. Ә шулай да ул бу сәгатьтә нинди мәкерле тыныч һәм нинди буш.
Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар... Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилфердәшәләр... Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була. Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тән ниндидер бер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя...
Ротаның арткы рәтендә кызылармеец Зариф, алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына карап, салмак кына атлап бара. Аның йөзендә тыныч ваемсызлык. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә.
Бу иртәнең җылы тынлыгы, урманның өлкән гамь-сезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә, гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Бу тыныч һәм сөенечле хисләр белән сулый торган табигатьтә кеше ничектер, үзе дә теләмәстән, алданучан була.
Чыннан да, Зариф кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегендәге киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы... Урам күпере... басу юлы... иген кыры... Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар... Быел нинди мул уңыш иде!.. Хәзер инде көн-төн ашлык сугалардыр.
Менә Зарифның колагына кайдадыр якында гына ашлык суккыч машинаның гөрләве, эре көлтәләрне тартып алып йоткан чакта үкереп куюы ишетелгән кебек булды.
Ул: «Кайда сугалар икән?» — дип уйларга өлгерә алмады, командирның:
— Һава! — дип кычкырганы ишетелде. Рота минут эчендә юлның ике ягына, агачлар арасына яшеренде.
— Менә сиңа молотилка! — диде Зариф, бер агач төбенә ятып, һәм алдануына башын селкеп куйды.
Самолет ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Зариф та урыныннан кузгалды. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф бик гаҗәпләнеп янә балага карады; бала чыннан да ялгыз иде. Ул үзе биеклек кенә бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга хәзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган... Ләкин хәзер тынычланган, нинди хәлдә булуын оныткан, ахрысы — аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы.
Әмирхан Еники
Дәвамы бар
Фото: pixabay

Теги: Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру