Журнал «Безнең мирас»

Әхмәт Гыймадов иҗатын өйрәнүдә яңа табышлар

Әхмәт Гыймадов (1915-1943) – Бөек Ватан сугышында ятып калган яшь татар язучыларының берсе. Казан шәһәрендә туып, Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә җиде сыйныф белем алган, аннан завод-фабрика өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗУ) укып, аны тәмамлап, Казан заводларында эшләгән елларда каләм тибрәтә башлаган әдипнең матбугатта хикәяләре һәм мәкаләләре дөнья күрә. Аннан ул үзе хезмәт күрсәткән завод газетасында хәбәрче дә булып эшли, бераздан аны мөхәррир итеп тә билгелиләр. 1943 елда Әхмәт сугышка җибәрелә һәм, кызганыч ки, кире әйләнеп кайта алмый.

 

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә язучы Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакировның (1911-1998) фонды саклана. Әлеге фондны тасвирлау барышында Әхмәт Гыймадовның кайбер хикәяләре һәм хатлары барлыгы да ачыкланды. Мәсәлән, аның «революциягә кадәрге Казан һөнәрчеләре тормышы турында «Юллар» исемле повесть язарга керешүе мәгълүм» булса да, бу көнгә кадәр ул билгеле түгел иде. Самат Шакир фондында (176 нчы фонд) исә әлеге повестьның каралама вариантының бер өлеше табылды. Кызганыч ки, сакланышы яхшы хәлдә дип әйтеп булмый, кайбер урыннарда язулары инде югалган, кәгазе таркала башлаган. Биредә шулай ук «Фашистлар тырнагыннан», «Югалган кыз», «Төн каравылчысының зары», «Йодрык», «Шикле хат» хикәяләре (латин язуында), «Тиңдәшсезләр» һәм «Һөҗүм» повестьлары, «Без җиңдек» пьесасының латин графикасындагы караламалары да саклана. Язучы архивына язмаларның ничек керүе билгеле түгел. Самат Шакир – очерклар остасы, шул исәптән, аның Ватан сугышы каһарманнары батырлыкларын сурәтләгән очерклары да шактый. Әдипнең шушы җәһәттән дә кызыксынуы шулай ук, чордашы булган Әхмәт Гыймадов хакында материаллар туплау белән дә бәйле булырга мөмкин. Самат Шакир үзенең «Алар сафта» исемле китабында аның бер хикәясен урнаштыра. Ничек кенә булмасын, мирасыбызның табылуы, туплана баруы мөһим, язучыларыбызның тәрҗемәи хәлләренә ачыклык кертүдә, аларның иҗатын тулыландыруда һәм өйрәнүдә моның әһәмияте чиксез зур.

 

Шул ук вакытта Самат Шакир фондында язучы Габдрахман Әпсәләмовның Әхмәт Гыймадовка язган хатлары да бар. Хатларның сакланышы уртача, кайбер урыннары бозылган, язулары юкка чыккан. Әлеге хатларда ике каләм иясенең иҗат мәйданында да, чынбарлыкка мөнәсәбәттә дә дус, фикердәш булып яшәүләре ачыклана. Шулар белән берлектә, һәр ике әдипнең дә тәрҗемәи хәлендәге кайбер сәхифәләр, иҗтимагый-мәдәни тормыш һәм әдәби хәрәкәттәге кызыклы фактлар чагылыш таба.

 

Әлеге хатларның кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

 

***

 

«Мәскәү, 2.10 – 38 г.

 

Гыймад, исәнме?

 

Мин сиңа кичә үк хат язарга җыенган идем, ләкин яза алмадым. Кичә миңа бер иптәш [...] өчен тарих китабын китерергә булып сөендергән иде, ул аны бүген генә китереп бирде. Менә бу хат белән шул китапны сиңа җибәрәм. Бу китапны кибетләрдә сатмыйлар, әле генә басылып чыккан, диләр, шуның өчен миңа кулдан гына табып китерделәр.

 

Әгәр дә тагын башка китаплар кирәк булса, исемлеген төзеп җибәрегез, мин алып җибәрермен.

 

Хатың һәм кулъязмалар өчен сиңа зур рәхмәт. Моннан берничә көн элек мин сиңа рецензияләр белән бергә хат җибәргән [идем], алгансыңдыр. Ул хатта мин сиңа үпкәләп язган идем, ләкин акча җибәрмәвең өчен түгел, хат язмавың өчен! Моннан соң, Әхмәт, акча юк дип хат язмый торма, ярыймы?

 

Бу хатыңда үзең турында бик аз язгансың икән. Теге кара күз белән арагыз өзелгән икән (ул як миндә дә шулайрак тора). Әйдә, Ходай үзеңә зәңгәр күзлесен насыйп итсен!

 

Укуың турында да бик аз язгансың. Мин җибәргән исемлек буенча берәр китап укыдыңмы? Аңлатып яз. Тагын программалар җибәрермен.

 

Әхмәт! Син дәфтәрең башына «Укуның тамыры ачы, төбе бал» дигән халык мәкале язып куй да, бөтен көчеңне укуга куй. Мин мөмкин булган бөтен ярдәмне сиңа күрсәтергә риза. Укы, укы!

 

Иҗат ягы ничек? Нәрсә өстендә эшлисең? Мин хәзер бернәрсә дә яңадан яза алмыйм, бер генә минут та вакыт юк. Теге әйберләремне русчага тәрҗемә итеп ятам. Тәрҗемәләрнен бетерү срогы көннән-көн кими бара, ә эш ул кадәр алга китми. Чөнки минем кулда бары черновиклар гына, ә алардан тәрҗемә итү үзе бер бәла. Мин элгәреге хатымда синнән «С.әдәбияты»ннан алып, «Бәхет кояшы» һәм «...» дигән хикәяләремнең кулъязмаларын сораган идем. Шуларны хәзер көнләп түгел, сәгатьләп көтәм. Әхмәт! Мөмкин булса, син шуларны тизрәк җибәрсәң идең. Аларның миңа ни өчен кирәкләрен сиңа язган идем бит.

 

Әхмәт, «Азат хатын»га җибәрүең өчен рәхмәт, син инде миңа аның 18 нче номерын да җибәр, чөнки минем анда бер шигырь басылган икән. Аннары алар миңа хат язганнар, хатларында әлеге «Кабан күле буенда» дигән хикәямне «яраклы» дип тапмаганнар […].

 

Әхмәт, син ул кулъязмаларны алардан кереп ал һәм үзеңдә җыеп куй, бәлки, кайчан да булса кирәк булыр.

 

Соңгы вакытта мин бары метро турында бер очерк яздым, аны бүген «С.әдәбияты»на җибәрдем. Кызыксынсаң, алып укы.

 

Комсомолның егерме еллыгына чыга торган җыентык юбилейга чыгып җитәме? Син инде миңа бер-ике экземпляр әзерләп куярсың.

 

Рецензиягә җибәргән кулъязмалар өчен, Әхмәт, зур рәхмәт.

 

Әнәскә, Җәмил абыйга, Сара апаларга сәлам.

 

Хуш, Әхмәт! Хат яз. Г.Әпсәләм».

 

 

«18.10.38 г.

 

Әхмәт, исәнме!

 

Мин сиңа синең соңгы хатыңа каршы әллә [ничә] хат яздым. Берсенә каршы да җавап алганым юк. Гаҗәп, аптырыйм!

 

Укуың, эшләрең турында да кызыксынган идем, ул турыда да язмыйсың. Вакыт үтә, уку елы башланганга ике ай тулып бара, мин бары бер генә исемлек җибәрдем, сез шуннан берәр нәрсә укыдыгызмы? Аңлашыламы? Нинди ярдәм кирәк?

 

Мин сездән бик үтенеп, минем кулъязмамны «С.әдәбияты»ннан алып җибәрүне үтенгән идем, җибәрмәдегез, җавап та язмадыгыз. Хәзер мин шуларны төннәр буе йокламый күчерәм, ә бу бит бер дә кирәксез эш! Бәлки, әле җибәрсәгез, минем эшне кыскартыр идегез.

 

5.10 сездә башлап язучыларның җыелышы булды булса кирәк, мин газетада игълан күргән идем. Нинди мәсьәләләр тикшердегез? «К.Татарстан» газетасын яздыруың өчен мин көн дә сиңа рәхмәт укыйм, сездәге хәбәрләрне белеп барам. Менә әле «Яшьлек ...»не рәхәтләнеп укып барам. [...] шигырьләр зур уңыш казанганнар, ләкин поэмалары сәнгать ягыннан эшләп бетермәгәннәр. Кыскасы, йомшак урыннары очрый... Бу, бәлки, миңа гына шулай тоела торгандыр, син ничек карыйсың?

 

Әхмәт, вакытың булса, «К.Татарстан»га кереп бак әле, алар минем әйберләрне басмадылар, ахры. Аннары басылып чыккан өчен дә гонорар җибәрмиләр. Хат язган идем, гадәттәгечә, җавап язмадылар. Әгәр дә «Азат хатын» журналының 18 нче номерын таба алсаң, ике экземпляр миңа җибәр, анда минем бер шигырь басыла.

 

Әнәскә хат язган идем, ул да җавап язмады, ахрысы, кызыксынмады. «С.әдәбияты»на метро турында очерк яздым, алар да алулары турында хәбәр итмәделәр.

 

Әхмәт, бу хат белән сиңа бер иптәшнең русча хикәясен консультациягә җибәрәм. Шуны берәр кешегә рецензиягә биреп, җавабын адрес белән хәбәр итмәссеңме?» (Хатның бу өлешендәге язулар юкка чыккан – Л.Г.)

 

***

Әхмәт Гыймадов

«Юллар»

(Шул исемдәге повестьтан бер өзек)

 

Күк йөзендә аксыл болытлар йөзә. Аларның кайсылары ашыгып- ашыгып чапкан төсле. Ә кайсылары, гүя, зурлыкларына масаеп, әкрен генә агалар. Шул болытлар арасыннан кыйгачланып калган ай күренгәләп китә, аның саран нурлары астында чуар шәһәр җәелеп ята.

 

Менә калын урманнардан бер читтә аерылып торган куаклыксыман шәһәр кырыендагы бистә. Биредә эшчеләр һәм бик аз санда гына вак һөнәрчеләр тора. Мондагы ат сарайларына охшаган баракларның да, тартма шикелле вак өйләрнең дә, сирәк очрый торган ике катлы агач йортларның да тәрәзәләреннән ут шәүләсе күренми. Тик чиркәү каршысындагы трактирның бәс каткан тәрәзәләрендә генә томанлы күгелҗем ут яктысы җемелди. Анда газаплы тормышның кайгыларын онытып торырга теләгән кешеләр актык тиеннәренә алган соңгы бутылкалары тирәсендә мәлҗерәп утыралар. Трактир эченнән ике-өч катлап сүгенгән тавышлар, исерек уенчы кулындагы гармунның тутыккан авазы ишетелә.

 

Тротуар кырындагы баганада болганчык яшькелт яктылык биреп янган фонарьдан югарырак карасаң, кечкенә генә таш кибетнең вывескасы күренә. Вывесканың өстенә ике башлы орел төшергәннәр. Аның астына кара хәрефләр белән: «Казенная  винная лавка», – дип язганнар. Казенка ишеге төбендә көл төсле йөзле, күгелҗем кызгылт борынлы, ертык киемле кешеләр калтыранып басып торалар. Шуннан узып, бистәнең үзәгенә җиткәч, бер як стенасын бүрәнә белән терәткән ике катлы агач йорт күрәсең. Аның боз каплаган бизәкле тәрәзәләренең кайбер ватык өлгеләренә эленке-салынкы киез тыкканнар.

 

Шушы йортның ярым подвалында идәнгә җәелгән урын өстендә Гайния йоклый иде. Төн уртасы авышкач, ул шыбыр тиргә батып уянды да, урыныннан торып утырды һәм, кабаланып, тәрәзәдән тышка карады. Аннан соң тагы урынына ятты. Ләкин йоклап китәргә курыкты. Бераз яткач, ул:

 

– Бер сәгать тә алып булмый, каһәр суккыры. Шулай часовняның дүртне сукканын көтеп ят инде менә, – дип куйды һәм, үзе дә сизмәстән, акрын гына хәсрәтле уйларына чумды.

 

Байтак вакыт узганнан соң, төнге тынлыкны бозып, чаң тавышы яңгырады. Бу тавыш Гайниянең уйларын як-якка таратып ташлады. Ул, тынын да алмыйча, чаң тавышының кабатлануын көтте. Ләкин часовня ягыннан башка тавыш ишетелмәде.

 

– Ничәгә сугуы булды икән моның, бергәме? Әллә дүртенче яртыгамы? – диде ул, пошынып.

 

Ярты сәгать арасында узган минутлар Гайниягә бер сәгать вакыт узган шикелле озак тоелды. Шулай да көткән вакыт җитте.

 

Гайния бер-бер артлы салмак кына яңгыраган чаң тавышын санады:

 

– Бер... ике... өч... дүрт...

 

Ул өстенә ябынган юрганын ачты да:

 

– Вакыт! – дип куйды.

 

Аннан, урыныннан торып, өчле лампаның филтәсенә ут кабызды. Авыр, сасы ис аңкып тора торган тар бүлмә эченә тонык кызгылт яктылык җәелде.

 

Гайния, гадәттәгечә, чәй кайнату өчен казан астына якты. Соңыннан, ертык корамаларга төренеп идәндә йоклаган балаларын уятмас өчен, аяк очларына гына басабаса, ире Солтан янына килде. Аның янына чүгәләде. Һәм:

 

– Әтисе, дим, әтисе, тор! – диде.

 

Солтан саңгырау аваз белән ыңгырашты да, башыннан бөркәнгән юрганын ачты. Киерелде һәм урыныннан торып утырды. Ул кысынкы күгелҗем күзләрен хатынының ябык гәүдәсенә төбәде. Аның каршысына моннан унбиш ел элекке Гайниянең кыяфәте килеп басты. Шунда ук аның күз алдыннан тормыш юлына утыртылган баганалардай мәңге онытылмаслык вакыйгалар йөгерделәр...

 

Пычрак, алама чикмәнен ябынып килгән көзге көн. Гайниянең атасы Сәйфулла кызын Садыйк байга дүртенче хатынлыкка бирергә йөри. Авыру анасының бәхиллеген алыр өчен авылга кайткан Солтан Гайниянең кырмыска оясы шикелле зәһәрле йортка ташланачагы турында ишетеп ачына. Кызын сатып ертыкларын ямарга исәпләгән Сәйфулланың бу эшенә нәфрәтләнә һәм җимерек йортларына яучы җибәрә. Күптән араларына мәхәббәт җепләре сузылган ике яшь йөрәк, күбәләк шикелле тибрәнеп, ышанычсыз омтылыш белән Сәйфулладан җавап көтә. Ләкин яучының юлы уңмый. Мәхәббәт белән кабынган яшьләр шәһәргә качалар. Яңа тормыш башлана. Алар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, уртак теләк – матур таза тормышка ирешү теләге белән янып эшлиләр. Еллар уза, аларның инде дүрт балалары була. Көнкүреш авырая бара. Инде бишенче балалары туа. Гайния акционерлар җәмгыятенең трамвай паркында һаман авыр эш эшли, еш-еш кына һушыннан язгандай хәлсезләнеп егыла. Чирли. Хуҗалар, башта кызарып пешкән алма шикелле тулы булган хатынның көче калмавын күреп, аны урамга, эшсезләр арасына чыгарып ташлыйлар... 

 

 

"Безнең мирас". – №7. – Б. 72-75.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру