Әхмәт Дусайлы шигырьләре
И язмыш…
Язмышымның саллы йодырыгы
дөмбәсли дә мине дөмбәсли,
әллә инде ялгышлардан саклый,
туры юлдан гына йөрмәс, ди.
Юлларымны үзем сайламыйм шул,
син бит, язмыш, үзең йөртәсең,
абындыра-нитә йөгертәсең,
егылмасам, арттан төртәсең,
үзең тагын тартып торгызасың
тагын төртеп егар өченгә...
Чыныктыруыңмы мине шулай,
сыныйсыңмы әллә көчемне?
Ниләр генә миңа күрсәтсәң дә,
карышырга сиңа җыенмыйм,
үҗәтләнеп һаман үрмәлимен,
егылып, кабат торыр өчен мин.
Күпме генә мине кыйнасаң да,
ияләштем инде сиңарга.
Ходай миңа ике гомер бирсә,
килерсең бит кабат кыйнарга.
***
Ходай мине үзе ярлыкасын,
Кыйбланы мин бүген бутадым:
синең якка карап сәҗдә кылдым,
башны ора-ора еладым.
Башны ора-ора елаганны
ярый әле, үзең күрмәдең.
Тик...
Күрсәң дә...
әрнер иде микән йөрәгең?
Синең йөрәк, беләм, дулкынланмый,
тыныч кына сөя башканы.
Тыныч кына дога кылырсыңмы,
елый-елый дога кылырсыңмы,
күргәч минем Күккә ашканны?
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА