Һәрбер йортка кереп барлап чыгам,Исән-иминме, дим, барсы да?Кай арада мине күреп алган,Балачагым чыга каршыма....Ялан тәпи, тузган чәчле кызыйБара, калмый минем артымнан...Әйтә кебек:- Хәл белешеп йө...
Һәрбер йортка кереп барлап чыгам,
Исән-иминме, дим, барсы да?
Кай арада мине күреп алган,
Балачагым чыга каршыма.
...Ялан тәпи, тузган чәчле кызый
Бара, калмый минем артымнан...
Әйтә кебек:
- Хәл белешеп йөри,
Онытмаган икән, сагынган...
Әйтә кебек:
- Кемне сагындың соң?
Йөзләреңә чыккан моң-зарың?
...Нихәлләр бар, авылдашкайларым?
Хыялымда кайттым мин тагын.
Фото: pixabay
Миңзифа Әхмәтшина
Исән-иминме, дим, барсы да?
Кай арада мине күреп алган,
Балачагым чыга каршыма.
...Ялан тәпи, тузган чәчле кызый
Бара, калмый минем артымнан...
Әйтә кебек:
- Хәл белешеп йөри,
Онытмаган икән, сагынган...
Әйтә кебек:
- Кемне сагындың соң?
Йөзләреңә чыккан моң-зарың?
...Нихәлләр бар, авылдашкайларым?
Хыялымда кайттым мин тагын.
Фото: pixabayМиңзифа Әхмәтшина
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала