Журнал «Безнең мирас»

"Авыл өстендә йолдызлар" (+документ, фотолар)

1952 елның октябре
Татарстан Язучылар союзы (Бауман урамы, 19 нчы йорт) коридорындагы игъланнар тактасында мондыйрак эчтәлектә бер белдерү пәйда була: «21 октябрьдә, кич сәгать 7дә, прозаиклар секциясенең чираттагы утырышы була.
Көн тәртибендә:
1. Ф.Хөснинең «Авыл өстендәге йолдызлар» (Соңыннан ул, бераз үзгәртелеп, «Авыл өстендә йолдызлар» исеме белән аерым китап булып басылып чыгачак. – Л.Л.) исемле повестен укып тикшерү.
2. Ш.Маннурның секция исеменә биргән гаризасын карау.
Утырышка чакырылалар: Г.Бә­широв, Г.Гобәй, Г.Иделле, А.Шамов, Ә.Еники, Ф.Хөсни, Г.Әпсәләмов, И.Гази (утырышта катнашырга тиеш булган язучылар, әйтик, Г.Иделле, Ә.Еники, Ф.Хөсни, И.Гази һәм Х.Садри иптәшләр үзләренең фамилияләре турысына имзаларын сырлап куйган. – Л.Л.).
Секция бюросы».
Әйтелгән көнне, ягъни 1952 елның 21 октябрендә проза секциясенең чираттагы утырышына түбәндәге язучылар килә: Гомәр Бәширов, Афзал Шамов, Ибраһим Гази, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Гариф Гобәй, Газиз Иделле, Халик Садри.
Мәгълүм көн тәртибе үзгәрү сәбәпле (урыннары алышына), әүвәл Шәйхи Маннурның нефть турындагы очерк­ларын русчага тәрҗемә итү мәсьәләсе карала һәм ул уңай хәл ителә. Икенче көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча секция рәисе (ул чакта – председатель – Л.Л.) Афзал Шамов сүз башлый.
Афзал Шамов:
– Фатих Хөсни кечкенә хикәяләре белән генә түгел, «Җәй башы» дигән зур гына повесть та (әлеге әсәр 1950 елда дөнья күрә. – Л.Л.) биргән язучы. Бу повесть бездә әйбәт тәэсир калдырган иде. Шуннан соң язылган «Авыл өстендәге йолдызлар» повесте, нигездә, уңай тәэсир калдыра. Караңгыланып килүче авыл картиналары, киң кырлар күңелдә кала. Образлар күп. 20ләп бар. Шулардан Айдар, Гафиятулла, Тәскирә, Халидәләр күңелдә кала. Образларның эшләнешенә килгәндә, Айдар беркадәр «Йөзек кашы»ндагы Айдарны хәтерләтә. Айдар – партия члены. Характеры кискен. Тискәре ягына артыграк басым ясалган. Бу ягы белән килешеп бетә алмыйм. Производстводагы тормышлары сайрак. Портретлары бирелми. Бары бер Гафиятулланың портреты ачык. Гафиятулла гражданнар сугышында, Ватан сугышында булган, Донбасста эшләгән.
Колхозның урта бармагы. Ләкин аның тискәре яклары бар. Улын йорт салу өчен авылга чакыра.
Тәскирә – образ буларак, әйбәт тәэсир калдыра. Шулай да ул «Җәй башы»ндагы Мөнирәдән түбән. Аның Социалистик хезмәт герое булуы эшендә күрсәтелми. Үсүе автор теле белән бара.
Халидә – зәһәр кыз. Кашларын сикертеп, биеп тора. Кайчакта ырылдап та ала. Үзенекен үз итә.
Менә болар дүртесе – мөмкин кадәр тулырак эшләнгән кешеләр.
Александров белән Ихсанов ачылып бетмәгән.
Тел мәсьәләсендә оста әйтелгән образлар, сүзләр, бер-ике сүз белән генә образларны сызып җибәрү бар. Шулай да күңелне төшерә торган, эшләнүне таләп итә торган җөмләләр бар. Тәскирәнең хаты автор теле белән язылган. Детальләрдә кабатлау күп. Мәсәлән, «тишек баш».
Табигать күренешләре әйбәт бирелә. Игътибарсызлык бар. Кар бетмәгән, шомырт чәчәк аткан. Әсәр, нигездә әйбәт, басылырлык. Ләкин төзәтелергә тиешле.
Газиз Иделле сүз башлый:
– Әсәр әйбәт тәэсир калдыра. Вакыйга МТС тирәсендә бара. Ләкин МТСта түгел. Әсәрне укып бетергәч кенә повестьның идеясе ачыла. Шәхси як белән иҗтимагый якларның бирелеше. Бакчалар белән шашып йөри торгач, Гафиятулла үлеп китә. Аның юлына Айдар керә. Ләкин ул монда кинәт айнып китә. Тик биредә кайбер очы очка ялганмаган нәрсәләр бар.
Айдар мәхәббәте, бытта (көнкү­рештә. – Л.Л.) образ булып йөри, производствога чыктымы – тоныклана. Кайбер детальләр мәсьәләсендә. Сәгатьле график уенгарак әйләнеп китә. Бу нәрсә ачылмый.
Александров (парторг) – образ буларак, бик зәгыйфь. Партия вәкилен бирә алмау бездә традиция булып килә инде.
Бу әсәргә көч куелган, ләкин берь­як­лы эшләнгән.
Гариф Гобәй нотык тота:
– Әсәр нигездә әйбәт. Көнкүреш һәм производство мәсьәләләрен күтәрә. Бу ике як икесе дә тулы итеп ачылмаган. Фатих шәхси якка кырын карый. Җимерелгән өен төзәтергә йөргән Гафиятуллага кырын карый. Шәхси эшләрне катлауландыра. Бу дөрес тү­гел. Ил өчен күп көч куйган Гафиятул­лага МТС өмә тәртибендә дә өй салып бирә алган булыр иде...
Айдар образы турында дөрес әйт­теләр. Ул башта күз алдына саф мәхәб­бәтле, эшлекле кеше булып күз алдына килә, аннары түбән төшә башлый. Әтигә килен кирәккә өйләнә.
Гафиятулла образы шулай ук каршылыклы. Иҗтимагый эштә алдынгы булып йөргән кеше бөтенләй түбән тәгәри.
Теле, һичшиксез, әйбәт. Кайбер урын­нарда тигезсезлекләр бар. Өченче бү­лек газета теле белән башлана.
Ибраһим Газига сүз бирелә:
– Фатих авыл тормышын белә. Ә МТСны белеп бетерми, теше үтми. Ике сызык аерылып тора. Вакыйгалар мәҗбүри ачылып бармыйлар, берсеннән-берсе чыкмыйлар производство тармагында. Шуңа күрә яз көне тагын бер МТСны өйрәнеп кайтсын иде. Бу повесть «Җәй башы»ннан ким булмасын иде.
Әмирхан Еникига чират җитә:
– Авторның ашыкканлыгы бик нык сизелә. Шуңа күрә вакыйгаларны бер җепкә табигый итеп тезә алмаган. Авторның әйтәсе фикере дә бик анык булмаган, ахры. Төп идеясе ачык түгел. Производстводан башлап, аны ташлап көнкүрешкә кереп китә.
Гафиятулла чынлап та гайрәтле карт. Тик ул повестьны бөтенләй бозып ташлый. Айдар белән Тәскирә арасындагы конфликтны хезмәт процессында алырга иде. Тәскирә белән Айдар арасын бозмаска иде.
Гомәр Бәширов сүз ала:
– Фатих механизаторларны алуы һәм семья мәсьәләсенең катлаулы ягын алуы белән дөрес эшләгән. Кешеләр арасындагы чатаклыклар әле соңга табарак та булыр ул. Шуны хәл итү мәсьәләсендә сүз булырга мөмкин. Гафиятулланың характеры соңга таба дөрес үсештә бармый.
Айдар «Йөзек кашы»ндагы Айдардан өстен булырга тиеш. Фатих менә шул ягын уйласа, дөрес булыр иде.
Мәхәббәт турысында да производствода «чәкәштерү» уңышлырак булыр.
Айдарның Тәскирәне ташлап, Хали­дәгә өйләнүе фаҗига булып калса, моның тәрбия ягыннан да файдасы булыр иде. Механизация мәсьәләсенә аз урын бирелмәгән, ләкин художество ягы сыек. Телендә кайбер нәрсәләр бик кабатлана. Бу әсәрнең теле күп урында начар. Күпсүзлелек бар. Тургайлар, сандугачлар бик сайрый. Кайбер нәрсәләр белән бик мавыгу бар. Аксак алаша. Тәрҗемә теленә охшаган урыннар бар. Комментарийлар бирү кирәкми иде.
Иптәшләр бик әйбәт киңәшләр бир­­деләр. Мин иптәшләргә кушылам. Эшләгәндә әйбәт әсәр чыгачак. Өйрә­нергә-чыгарга хәзер үк кирәк.
Ниһаять, автор – Фатих Хөсни үзе сүз дилбегәсен кулына ала:
– Иптәшләр әйбәт сөйләделәр. Ашыкканлыгымны үзем дә белдем. Иптәшләрнең чыгышларында уйландыра торган нәрсәләр бар. Берсүзсез кабул ителерлекләре бар. Барысын да язып алдым. Мин мөмкин кадәр шушы тормышта булган каршылык­ларны ышандырырлык итеп бирергә тырышачакмын. Менә иптәш Бәширов Айдарның Тәскирә белән Халидәгә мөнәсәбәтендә уйландыра торган фикер әйтте.
Производство тормышын көчәйтергә кирәк. Көчтән килгән кадәр ул ягын эшләргә тырышырмын.
Гафиятулла образын аңлап җитмә­де­ләр кебек тоела миңа. Ул комик план­да хәл ителгән иде. Барсы да җитди, бар да эш белән йөриләр. Менә шулчакта Гафиятулла («Гайрәтулла») үз йорты, шәхси интереслары белән мавыгып йөри. Кешедә артка чигү бик була торган хәл.
Практик эшләү ягына ашыкмыйм әле. Бик нык эшлисе бар. Җентекләп эшләргә тырышырмын.
Гариф Гобәй кабат сөйли:
– Фатих Хөснинең соңгы сүзендә әсәрне бик нык эшләргә теләмәве сизелде. Производство темасына повесть та булгач, материал гына җитми. Производство белән көнкүреш бер-бөтен булып үсәргә тиеш. Конфликтлар мәсьәләсендә дә уйларга кирәк. Төп геройларның (Айдар, Гафиятулла) артка таба чигүләре урынсызрак. Мәхәббәт җимерелүдә дә ныклы дәлил кирәк.
Ибраһим Гази да янә сүз әйтергә була:
– Төп нигез – производство икән, менә шуңа басым ясарга кирәк. Төп конфликтны шуңа корырга кирәк.
Председатель
Секретарь
Искәрмә:
Фатих Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» повесте китап булып, 1955 елда басылып чыга ( Казан:Татар. кит. нәшр., 1955. – 198 б. – 10000 данә).
Беркетмәне Ләбиб Лерон укыды.
1419
1420
1421
1422
0_be3c2_3ce6352e_L
eniki_a
gubai_g1
phoca_thumb_l_gabdrahman_apsalamov
phoca_thumb_l_ibrahim_gazi
phoca_thumb_l_mirsai_amir
Фатих_хосни_китабы_титул
Документ Microsoft Word
Фатих_хосни_китабы_тышл
Фатих_Хөсни
Халик_Садрый

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру