Фәридә Ибраһим. Август
Күңелемнән саубуллашкан идем —
Сизгер күбәләкләр тоемлаган.
Синнән китәргә дип җыенганда,
Дәррәү кундылар бит толымнарга!
Күбәләкләр туе идеме соң?..
Битләремә тиде канат җиле.
Чуар дулкын өермəсе дулап
Пышылдады әрнеп: «Тиле, тиле...»
Үз кулларым белән чәчкән гөлләр —
Кашкарыйлар боегып карап калды.
Ботагында кипкән шомыртларың
Кара тамчы булып учка тамды...
Алмагачлар алмаларын атты —
Йодрык-йодрык җимеш китәр юлым.
Зәңгәр чиксезлектән кош кычкырды,
Керфекләргә сарды көмеш тоҗым.
Әллә нигә гел елыйсы килде —
Күзләремә кояш кергән бугай.
Икенче кат ромашкалар япкан
Безне якын иткән якты тугай.
...Капка биген ача алмый тордым,
Җибәрмәскә җилләр терәү салган!
Саклап торган сары гөлбадранны
Дәвага дип берәү өзеп алган...
Безне август очраштырган иде...
Алма сыман Сөю бүләк итеп.
Сыңар алма тотып кулларыма
Китеп барам айны ятим итеп.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА