Атнабай канаты астында
Әнгам Атнабаев әдәбиятыбызның йөзек кашы, халкыбызның үз шагыйре иде. Әдәбиятчыларыбыз, галимнәребез аның тормыш юлын да, иҗат үзенчәлекләрен дә җентекләп өйрәнер әле. Бу хакта җитди хезмәтләр барлыкка килер. Мин әлеге язмамда ул кадәр тирәнлекләрне ачуга дәгъва итмим. Сүз монда, гомумән, Әнгам Атнабаевның үзе турында түгел. Сүз аның үзеннән башка да хәрәкәт итә торган көч – Атнабай рухы турында бара.
1. Барыбер молодец!
Әгәр бүген берәрсе: «Атнабай иҗаты белән кайчан таныштың?» – дип сораса, төгәл җавап бирә алыр идем микән? Юктыр. Мин аны бу дөньяга килгәнче үк белгәнмендер, Атнабай шигырьләре ана сөте белән җаныма сеңгәндер кебек. Бездә аны нык яраталар иде шул. Бер сыйныф белеме булмаса да, җыр-моңга, әдәбиятка мөкиббән киткән дәү әнием озын-озын дастаннарны яттан белә иде. Тукай әсәрләренә гашыйк иде ул. Һәм, әлбәттә, Атнабайга. «Кара икмәк», «Кешегә нәрсә җитми» кебек шигырьләрен хәтердән сөйләр дә: «Эх, шушы баланы бер генә күреп, аркаларыннан сөйсәң иде!» – дип куяр иде. Гомер буе терлекчелектә эшләгән әнием дә Атнабай шигырьләренә мөкиббән кеше. Менә шушы мохит миндә Атнабай иҗатына кызыксыну уятты да инде. Әле укырга да бармаган малай, танавымны тарта-тарта, авыл клубында урнашкан китапханәгә килдем: «Миңа Әнгам Атнабаевның берәр китабы кирәк иде». Китапханәче сәерсенеп карап торды да, елмайгандай итте: «Үскәнем, син, беренчедән, укый белмисеңдер, икенчедән, андый әйберләр бездә озак ятмый. Әнә теге апаларың урлап бетерәләр».
Башны түбән иеп кайтып китүдән гайре чара калмады. Шулай да мин Атнабай шигырьләрен уку бәхетенә ирештем. Бер дустым бар иде. Беркемгә дә сөйләмәскә ант иттергәннән соң, серемне чиштем:
– Уфада Әнгам Атнабаев дигән шагыйрь бар икән. Китаплары да бар икән. Давай, берәр китабын сорап хат язабыз! Бәлки, җибәрер?
Дустымның күзе шар булды:
– Ә син яза беләсеңме соң?!
Мин яза белми идем. Тагын башымны ияргә мәҗбүр булдым. Ләкин дустым озак кайгырырга ирек бирмәде:
– Минем апада бар аның китабы. Юка гына үзе. Урларга да җайлы.
Мәсьәлә шуның белән хәл ителде. Икенче көнне «Йөрәгем юллары» дигән җыентыгы кулымда иде инде. Хәзер китап бар-барын. Ләкин укып булмый. Әнием өйрәткән хәрефләр запасы гына моңа мөмкинлек бирми.
Әлегәчә кәнфит биргәннәре өчен генә «Әлифба» актарып маташкан малай берзаман үзе теләп хәреф өйрәнергә тотынмасынмы! Беренче сыйныфка барганда Әнгам Атнабаевның берничә шигырен яттан белә идем инде. Һәм моның белән чиксез горурлана идем.
Берсендә шундый хәл булды. Бишенчедә укыганда, «иртәгә, Октябрь бәйрәменә багышланган концертта шушы шигырьне сөйләрсең» дип, Хәниф Кәримнең «Ленин һәйкәле» дигән шигырен бирделәр. Бик авыр ятладым. Шулай да «интонация белән» сөйләрлек дәрәҗәгә җиткердем. Концерт башланды. Минем чират. Исемемне игълан иттеләр. Сәхнәгә чыгып бастым. Бастым да… каттым. «Ничек башлана иде соң әле?!» Көннәр буе интектергән, йөзәр кабат укылган шигырь искә төшми генә бит. Исемен дә хәтерли алмыйм. Зал көтә, халык көтә. Ә мин газапланам. Күңелдә – яттан белгән шигырьләр парады. Тик берсен дә тотып укып булмый. Алан-йолан карангалап алам. Укытучым сәхнә артында нәрсәдер пышылдый, ләкин мин аны ишетерлек дәрәҗәдә түгел. Сәхнәдән йөгереп чыгып китәсем, инде түземлеге бетеп, алкышлый башлаган халыкны кайдадыр олактырасым килә. Кузгалырлык та көч юк. Нишләргә?
Шулчак һәрвакыт хәтеремдә йөргән бер шигырьне укырга тотынам:
Мин беркөнне кинәт үлеп киттем,
Шундый рәхәт, шундый күңелле…
Зал тын. Югары пафослы, патриотик шигырь көткән халык авызын ера биребрәк миңа төбәлгән.
Хәтта хатын мактый, эчмәгәнмен,
Гүләйт итмәгәнмен, уңганмын.
Алтын кебек кеше булганмын бит,
Үлеп кенә харап булганмын…
Бот буедай малайның Октябрь бәйрәмендә шундый шигырь сөйләп торуын күз алдына китерегез әле! Зал шаулатып кул чаба. Зал тәгәрәп ятып көлә…
Сәхнәдән чыгуга, япь-яшь сыйныф җитәкчесе (яңа укып кайткан гына иде әле ул) мине ачуланырга тотына:
– Яндырдың бит син мине!.. Харап иттең бит…
Үзе шундук кочаклап ала:
– Барыбер молодец! Барыбер молодец!
Ни өчендер, укытучымның шушы сүзләре хәтергә нык сеңеп калган. Юньлерәк әсәр язганда, сизелерлек ялгышлар эшләп ташласам да, үземне «Барыбер молодец!» дип юатам. Бәләкәй чакта Атнабай китапларын урлаганда тотылгалаган да булды. Яхшы ук тиргәделәр дә. Ә мин «барыбер молодец»…
Мин генәме соң әле! Кеше малына кул сузу түгел, кырын да карамаган әнием дә «молодец». Сиксәненче еллар башында ул «Янган тау» шифаханәсенә ял итәргә барды. Шулвакытта (колхозчы, димә инде!) кибеттән кирза итек алган. Бүлмәгә кайткач, кияргә итеп караса… балтыр эченнән бер төргәк акча килеп чыккан. Унике мең! Укымышлырак кеше булса, бәлки, Аллаһы Тәгаләгә һәм коммунистлар партиясенә рәхмәт әйтеп, күктән төшкән байлыкны чемоданына тыгып кына куяр иде. Әни, гади авыл хатыны, тиененә кадәр кибеткә кире илтеп биргән. Бу турыда нигә язып утыраммы? Унике меңнән баш тарткан әни шифаханә китапханәсеннән Әнгам Атнабаевның ике китабын урлап алып кайтты! Миңа шуннан да зуррак бүләк юк иде. Бу хакта уйласам да, теге «гыйбарә» искә төшә: «барыбер молодец!»
2. Тәүге дәрес
Шул рәвешле миңа шигырь йокты, Атнабайлык йокты. Үземчә, бер-ике генә строфалык нәрсәләр маташтырган булам. Ярыйсы гына килеп чыккандай. Мин үземне бик зур кеше итеп тойганмын, күрәсең – мәхәббәт, тормыш-көнкүреш, сугыш турында язганмын. Соңгыларына Муса Җәлил иҗаты йогынты ясагандыр. Чөнки ул минем өчен батырлык символы иде.
Көннәрдән бер көнне мин иҗат җимешләремне газета-журналларга җибәрергә уйладым. Юк, үз исемемне басмада күрер өчен генә түгел… Күршеләрнең миннән бер генә яшькә зуррак кызлары бар. Гашыйк булырга кайчан өлгергәнмендер, хәтерләмим, әмма авылда бер туй уздырылганда: «Тукта! Көтеп тор, мин дә сиңа өйләнәм!» – дип, шул кыз артыннан йөгергәнемне халык хәтсез вакыт кызык итеп сөйләде. Миңа ул чакта биш яшь чамасы идеме икән? Шуңа да: «Беренче шигырегезне кайчан яздыгыз?» – дигән сорауга: «Биш яшемдә. Күрше кызына гашыйк булгач», – дип җаваплыйм икән, бу дөреслектән мәхрүм түгел.
Мәктәптә укыганда отличникларга ел саен мактау кәгазе, грамота бирәләр. «Сөйгәнем» дә – отличница. Минем дә грамота аласым, «мәхәббәтем»ә тиң буласым килә. Тик чирек ахырында йә берәр «дүртле», йә «өчле» чыга да, барлык бүләкләрдән коры калам. Читен. Көтмәгәндә бер кызга «Пионер» журналыннан грамота килеп төште. Рәсемнәр конкурсында катнашып, беренче урын алган. Грамотасы шәп, матур! Мактау кәгазьләре моның янында пүчтәк кенә. Бөтен мәктәп алдында зурлап тапшырдылар. Озак итеп кул чаптык. Мин чәмләнеп киттем һәм шигырьләрне бер-бер артлы матбугатка җибәрә башладым. «Кызыл таң»га, «Совет Башкортстаны»на… Исәбем – дәрәҗәлерәк газетадан дәрәҗәлерәк грамота алу.
Шигырьләр беркая да күренмәгән иде әле. Көннәрнең берендә «Совет Башкортстаны»нан зур конверт килеп төште. Эчендә катыркага охшаш нәрсәсе дә бар. Күңелгә рәхәт җылылык йөгерде. Һәм шундук диярлек үкенеч уянды: «Ә нигә мәктәпкә җибәрмәделәр икән?! Бөтен мәктәп алдында тапшырмагач, бу грамотаның ни хаҗәте бар инде?..» Әмма тагын җан юатырлык уй ялтлап китте: «Ә мин аны район үзәгенә баргач, яңа конвертка салып, мәктәп адресына юллармын. Тапшырсыннар, зурлап! Заслужил!»
Конвертны эченнән, чыннан да, бер катыргы чыкты. Язылу-абунә буенча реклама кәгазе икән. Һәм… гади кәгазь битенә машинкада басылган хат. «Хөрмәтле Марат Кәбиров иптәш! Хатыгызны алдык. Каләмегез бар. Ләкин шигырьләрегез әлегә гәзиттә бастырырлык түгел. Күңелегезне төшермәгез, язышып торыгыз. Гәзитебезгә авыл тормышын чагылдырган мәкаләләр, үткен телле фельетоннар бик кирәк…»
Бернинди грамота да юк.
Мондый хатлар башка редакцияләрдән дә килде. Шуннан соң мин беркайчан да, бер газетага да шигырь җибәрмәскә булдым.
Җиденче сыйныфта укыганда әдәбият укытучысы булып Рәшидә апа Шәмсетдинова килде. Ул әдәби түгәрәк ачып җибәрде. Рәшидә апа үзе дә шигырьләр яза, әсәрләре әллә никадәр газета-журналда басылган, әллә никадәр язучы белән күзгә-күз карап сөйләшкән кеше. Хәтта Әнгам Атнабаевны да күргәне бар икән. Ерактан, әлбәттә…
Озакламый ул минем шигырьләрне сорап йөдәтә башлады. Ә мин бирергә ашыкмыйм. Беренчедән, яшь укытучы кызлар безнең өчен әллә ни «апа» булып күренми инде. Шаяртасы, ялындырасы, һәрвакыт игътибар үзәгендә буласы килә. Икенчедән, теге хатлар яхшы сабак бирде. Өстәвенә, шигырьләремнең бигүк өлгереп җитмәгәнлеген үзем дә чамалап торам.
Сигезенчене тәмамлап, җәйге каникулга чыккач, «Башкортстан пионеры» газетасында бер шәлкем шигырьләр дөнья күрде. Рәшидә апаның баш сүзе белән. Язмаларны әнидән сорап алган икән. Шул ук җәйдә ул мине район газетасында эшләп йөргән шагыйрь Ринат Хәйри белән таныштырды.
Үрге Яркәй һөнәрчелек училищесында укыганда мин Ринат абый белән еш очраша идем. Сөйләшәбез. Үземне борчыган сораулар белән башын катырып бетерәм. Шигырьләремне күрсәтәм. Ул киңәшләр бирә…
Көннәрнең берендә Ринат абый миңа Әнгам Атнабаевның визит карточкасын тоттырды. Үзе мыек астыннан елмая. Карточка артындагы язуга күз салгач, елмаюының сәбәбе дә ачыкланды. Анда: «Марат! Шушы адрес белән шигырьләреңне җибәр. Шушы адрес белән килеп кер. Ә.Атнабай», – дип язылган иде.
Мин, әлбәттә, анда тиз генә барып керә алмадым. Ни өчендер, шигырьләрне дә җибәрмичә калдым.
1987 елның 23-26 мартында Республиканың яшь язучылар семинары үтте. Ринат абыйның хәстәрлеге белән анда без фәкыйрегез дә эләкте. Һәм… Вәт, могҗиза! Вәт, әкәмәт! Семинарның яртысы диярлек минем шигырьләргә багышланып китте. Шәриф Биккол, Тимер Йосыпов, Асылгужа Багуманов кебек шагыйрьләрнең мактау сүзләре башны әйләндерерлек иде. Тик, ни сәбәптер, моңа артык нык шатланмадым, нибары «чынлап шулай шәп язам микәнни?» дип гаҗәпләндем генә. Куанычның зурысы – семинарга килгән яшьтәшләрем белән аралашу булды. Мин аларның күбесен «Башкортстан пионеры» аша укып белә идем.
«Башкортстан пионеры»нда эшләгән шагыйрә Зөһрә апа Котлыгилдина мине семинардан соң редакциягә алып китте. Шунда Әнгам Атнабаев белән таныштырырга тәкъдим итмәсенме! (Зөһрә апа, гомумән, миңа зур таяныч булды. Акыллы киңәшләре, җылы карашы, кайгыртучанлыгы белән үз-үземә ышаныч уятканы өчен әле дә рәхмәт укыйм. Ләкин бу игелекләрнең берсен дә кылмыйча, Атнабай белән очраштырып-күрештереп чикләнсә дә, мин аңа мәңге бурычлы булыр идем.)
Без «Һәнәк» журналының бер бүлмәсенә кергәндә, шагыйрь үзендә түгел иде, аз гына көтәргә туры килде. Менә килеп керде. Әнгам Атнабаев! Үзе!.. Озын буйлы. Салмак кына, дәрәҗәсен белеп кенә атлый… Беренче карашка ул бик тә кырыс, бик тә тәкәббер, үтә дә җитди булып тоелды. Мин, әле Язучылар берлеге идарәсендә генә «яңа ачылган талант», «әдәбиятның киләчәге», аның янында бермәбер кечерәеп калдым. Юньле-рәтле исәнләшә дә алмадым шикелле. Ул нәрсәдер сөйли башлады. Карале, тавышы шундый ягымлы икән бит! Нәрсәгәдер көлешеп алдылар. Көлүе дә җанга ятышлы икән.
– Ничек язасың соң?
Миңа эндәшә ләбаса! Күтәрелеп карадым: алдымда искиткеч ягымлы һәм бик тә гади кеше тора иде. Кыюланып киттем.
– Ничек инде?
– Язмый тораласыңмы? – Атнабайның күзләре ялтырый, иреннәре елмаерга әзерләнеп бөрелгән… Мыек астыннан көлү эталоны!
– Язылганда язам инде… – дидем мин.
– Илһам килсә, язабыз, дисеңме?..
Ул Толстой турында сөйләп алды. Тәмләп кенә, сүз кадерен белеп кенә сүтә бу.
Толстой үзе янына килгән бер яшь язучыдан: «Язмый тораласыңмы?» – дип сораган. Тегесе: «Торалам», – дип җаваплагач, әйткән бу: «Алайса бөтенләй язма!» – дигән.
– Әгәр язмый торалмыйсың икән, әгәр үзеңдә көч, сәләт сизәсең икән – яз. Бу эшеңне ташлама. Язучы өчен иң мөһиме – күпне күрә белү. Язучының үз биографиясе, үз географиясе булырга тиеш. Әсәр тормыштан алынырга тиеш. Әсәр тормышка кагылырга тиеш. Шул очракта гына ул озын гомерле була.
Редакциягә җибәрелгән беренче шигырьләрем уңышсызлыкка очрагач, мин әдәбият гыйлеменә кагылышлы бик күп китаплар укыдым. Башкортчасын да, татарчасын да, урысчасын да. Алар белән соңыннан университетта гына очрашырга туры килде. Әлбәттә, яхшы китаплар иде алар, күп нәрсәгә өйрәттеләр. Тик Әнгам Атнабаев әйткән әлеге сүзләр миңа бөтенләй бүтән яссылыкны ачарга ярдәм итте. Язучының үз биографиясе булырга тиеш! Бу инде: «Син нәкъ үзеңчә, җаның кушканча яшә. Хаталан, адаш, дөрес юлны эзлә. Син безгә нәкъ үзеңнеке генә булган ялгышың, үзеңнеке генә булган табышың, үзеңнеке генә булган язмышың белән кадерле. Чөнки бары тик шунда гына син башка беркем дә язмаган әсәрләр иҗат итә алачаксың», – дигән сүз. Бу инде…
Әлеге очрашу Әнгам Атнабаевтан алыначак әдәбият дәресләренең беренчесе иде.
3. Атнабай премиясе
Алдан бәян ителгән очрашу вакытында шигырьләремне калдырган идем. Бераздан алар «Кызыл таң» газетасында зур шәлкем булып, Әнгам Атнабаевның кереш сүзе белән басылып та чыкты. Мин әле бу хакта белмим. Училищеда «ярым хәрби» тәртип хөкем сөрә. Иртән безне «линейка»га тезәләр. Һәрбер төркемнең старостасы директор урынбасары каршына басып, үткән атна нәтиҗәләре турында рапорт бирергә тиеш. Мин дә шуңа әзерләнеп басып торам. Ләкин… бу юлы андый нәрсә булмады. Хәниф Абдуллович тезелешкән студентлар уртасына чыкты да бер генә сүз әйтте:
– Кәбиров!
Директор кырыс холыклы кеше. Тавышы бөердән чыга. Чебен очканны ишетерлек тынлык урнашты. Бер адым алга атладым.
– Тә-әк… – Хафизов шул рәвешле барыбызны да айкап чыга да, тавышын бераз йомшартып, миңа дәшә. – Чык әле алгарак…
Мин кыюсыз гына уртага күчәм. Төркемемдә кем тәртип бозды икән? Нәрсә булды икән? Директор һаман суза…
– Син нәрсә, – дип, бераздан миңа төбәлә Хафизов. – Әллә үзең дә белмисеңме?
Баш чайкыйм.
– Тагын кемнәр белми? – Хәниф Абдуллович карашы белән һәркемне сөзеп чыккандай итә. – Сез дә белмисезме?
Рәтләр буенча «Ә нәрсә булган?», «Кем нәрсә эшләгән?» дигәнрәк пышылдашулар йөгереп уза. Директор кулындагы «Кызыл таң»ны ача:
– Менә нәрсә булган! Газетага язганнар!
Хафизовның тавышы көр, кырыс. Шатланамы ул, ачуланамы – һич аңларлык түгел. Киеренке халәттәбез.
– Әнгам Атнабаев үзе язган! – ди дә директор, кычкырып укый башлый.
Моңа кадәр билгесезлектән ни кылырга белми торсам, хәзер сөенечкә түзеп булмый! Ирексездән ерыла барган авызны ничек тә җыярга тырышам. Башкаларның да кәефе күтәрелә. Иреннәргә елмаю куна. Моңарчы саклыгын җуймаган карашлар ягымлы яктылык белән мине сыйпап үтә.
– Менә бит ничек, – ди Хафизов, укуыннан бүленеп. – Ишетәсеңме, Кәбиров! Әнгам менә нәрсә яза синең турыда, ә!
Хәзер инде аның тавышында соклану, горурлану сизелә. Ул укып бетерә дә:
– Бу вакыйганы болай гына калдырырга ярамый, – дип нәтиҗә чыгара.
– Директор белән бер «ярты» бушатасыз инде болай булгач, – дип пышылдый кайсыдыр шаяны. – Юарга кирәк, ди бит…
– Стипендия аласыңмы? – дип миңа төбәлә Хафизов. – Шуңа өстәп, премия дә алырсың!
Алкышлар, алкышлар!.. Ирексездән, мәктәптә грамота алырга тилмереп йөргән чагымны хәтерләдем. Ирендәге елмаю дертләп куйды. Бер генә мизгелгә… Төштән соң ук премия акчасын китереп бирделәр. Мин аны күңелемнән генә «Атнабай премиясе» дип атадым. Бу – әдәбият өлкәсендә алган иң беренче бүләгем иде. Сүз монда Әнгам абыйның үзе турында гына түгел. Сүз аның үзеннән башка да хәрәкәт итә торган көч – Шагыйрь рухы, Атнабай рухы турында бара… Әдәбиятка мине Атнабай рухы тартып китерде. Атнабай рухы якты күңелле кешеләр белән очраштырды. Дуслаштырды, аралаштырды. Шәхес буларак ныгыган чакта таяныч булды. Нәкъ менә үз шигырендәге кебек:
Абый кирәк –
Кайчагында
Барлыгын тою җитә,
«Мин абыйлы» дигән уй да
Кешене кыю итә.
Кайчагында, әгәр тормыш юлымда Атнабай очрамаса, ни булыр иде икән дип уйлап куям… Һәм ул хәлне күз алдына китерә алмыйм…
Фикердәшләр «Өмет» газетасы редакциясендә. Сулдан уңга, утырганнар: Тамьян Бикмаев, Әнгам Атнабаев. Басканнар: Марат Кәбиров, Рамил Миннәхмәтов, Ратмир Әхияров. Уфа. 1995 нче еллар тирәсе
4. Остаз
Мин Уфага килгәч, Әнгам абый белән ярыйсы ук аралашып яшәдек без. Күңелем төшкән чакларда да, күкрәгемә сыймас шатлыгым булса да, аңа бардым. Озаграк күренми торсам, үзе телефоннан шылтырата иде:
– Кая югалдың син? Кил!
Хәләл җефете Сәвия апа да һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, килеп керүгә, табын әзерләргә тотына: «Син бит студент кеше, хәстәрләп торучың юктыр, тартынып торма», – ди. Хәл-әхвәл сораша… Әни кебек.
Мин ул ханымга һәрвакыт сокланып карыйм. Шагыйрьгә беркайчан да җиңел түгел! Гомере сөргендә үтмәсә дә, башларын балта кисмәсә дә, җан өзгеч чорлары күп аның…. Шундый чакларда таяныч була алу, шагыйрь язмышын уртаклаша алу сәләте бөтен хатын-кызга да бирелмәгән, шагыйрь хатыны булып кала алу өчен дә аерым бер талант кирәк, ахрысы. Әгәр, бер могҗиза белән, «атказанган шагыйрь хатыны» дигән мактаулы исем барлыкка килсә, аңа, һичшиксез, Сәвия апа да лаек табылыр иде…
Сәвия апа йорттан кеше өзелмәүгә күнегеп беткән инде. Чөнки Атнабай канаты астында бихисап иҗат әһелләре үсеп чыкты, күбесе хәзерге татар, башкорт әдәбиятының әйдәп баручыларына әверелде. Яшь чакларында менә шушы гади дә, гали дә Атнабай йортына бик еш килгән алар: куанычлары барда да, кәефләре юкта да, карыннары ачта да…
Мин шуларның иң кечкенәсе идем. Әнгам абый белән Сәвия апа да, бусагадан атлавыма: «О, безнең кече улыбыз килгән!» – дип каршыларга гадәтләнде. Миңа, әтисез үскән малайга, Әнгам абыйның: «Улым», – дип әйтүен ишетү рәхәт иде, билгеле. Һәм мин аны, чыннан да, әтием итеп, рухи әтием итеп яраттым.
Атнабайның шәкерте булу шактый авыр. Ул шигърияткә, әдәбиятка, иҗатчының үз-үзен тотышына да таләпчән, кискен, җитешсезлекләреңне әйткәндә хәтта бераз аяусызрак та. Уратып-чуратып, салпы ягыңа салам кыстырып тормый, турыга яра да сала: чыдасаң – чыда, чыдамасаң – утырып ела, йә ишекне бәреп чыгып кит. Ләкин… түзәсең. Чөнки ул – бөек остаз, ул гадел хөкем йөртә, әдәби иҗатның авырлыгын да, тормышның мәрхәмәтсезлеген да яхшы белә, сине шул кырыс чынбарлык белән якалашырга әзерли.
Мондый чакларда Сәвия апа безнең янга килеп бер әйләнә… ике… Өченчесендә түзми, әйтеп куя:
– Җитәр инде! Бала гына бит әле ул…
Атнабай «безне аңламый бу, әйеме» дигәндәй, карашын миңа төбәп ала да, елмаюын тыебрак, каршы төшә:
– Нишләп бала булсын ди! Шагыйрь ул!
– Унсигезе дә тулмаган бит әле…
– Шулаймыни…
Аның тәнкыйте дә, мактавы да һәрвакыт төпле, нигезле. Һәр сүзенең изге ният белән әйтелгәнен беләсең, шуңа кимсенмисең дә, һаваланмыйсың да. Әтиләрчә усал, әтиләрчә назлы иде Атнабай.
Газета-журналларда басылган язмаларыңны укып бара. Шундук телефоннан шылтырата. Саран гына мактап ала. Яки җитешсезлегеңне күрсәтә. Халыкның яраткан шагыйре авызыннан нәрсә ишетү дә (уңай сүз булсын, тискәре сүз булсын) куаныч. Атнабай чаклы Атнабай укыгач, ул кадәр хөрти язмыймдыр, ахры, дип юанып та куясың…
Әйткәнемчә, бүгенге көндә Башкортстанда күренекле саналган шагыйрьләрнең күбесе Атнабай йортында үскән, шул йорттан туп-туры зур әдәбият дөньясына чыгып (кереп!) киткән. Безне каләмгә дә Атнабай иҗаты тарткандыр дип уйлыйм, чөнки барыбызның да яшьлек шигырьләрендә атнабайлык ярылып ята бит: сукырларча иярүләр дә бар, аның алымнарын үзебезчә дәвам итәргә тырышу да, темалар, шигъри бизәкләр уртаклыгы да… Кайберләребез тормышка Атнабайча карарга да өйрәнде бугай. Аның мыек астыннан елмаюын, ихласлыгын, горурлыгын, намуслылыгын үзенә күчерде. Атнабай йорты – Шагыйрь Рухы тәрбияләү мәктәбе иде. Һәм ул мәктәп, әдәбият гыйлеменә өйрәтү белән бергә, каләм әһеленә хас булырга тиеш кешелек сыйфатларын да сеңдерергә алынды, принципларын сатмый, ялагайлана, куштанлана белми торган шәхес тәрбияләүне максат итеп куйды. Әдәбиятны – халыктан, халыкны – әдәбияттан читләштерергә маташкан дәвердә бу игелекле йорт Башкортстандагы татар әдәбиятының мәркәзе вазифасын үтәде. Әнгам Атнабаев, язучыларның үз-үзенә бикләнә баруын күреп, аларга аралашып яшәү, бер-берсенә терәк булу өчен этәргеч бирергә тырышты… Без һәрвакыт аның барлыгын, ихтирамлы игътибарын тоеп яшәдек. Андый остазың булу – бәхет, язмыш бүләге. Ул бәхеткә, ул бүләккә бик күпләр ирешә алды: Роберт Миңнуллин, Госман Садә, Ринат Хәйри, Рәдиф Гаташ, Рәдиф Тимершин, Салават Рәхмәтулла… Ләкин Атнабай шагыйрьләрнең генә остазы булып калмады. Ул моңа кадәр әдәбият белән бөтенләй кызыксынмаган кешеләрне дә шигырь яратырга мәҗбүр итте. Яшь талантларны – язарга, ә халыкны – шигырь укырга өйрәтте ул. Һәм шуның белән халыкның да бер остазына әверелде.
Марат Кәбиров
"Безнең мирас". - 2015. - №2-3.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА