Журнал «Безнең мирас»

“Әтиемне олылап яшиләр”

Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан  сугышларында катнашкан  язучы якташыбыз Госман Бакировның безнең арабыздан китүенә дә утыз алты ел булды. Ул Югары Курса мәдрәсәсендә белем алгач Саба районының Югары Симет, районыбызның Сарай Чокырча һәм туган авылында мөгаллим булып эшли. Госман Бакиров читтән торып Казан педагогия итститутын тәмамлый.


Ул Казан шәһәре мәктәпләрендә укытучы, балалар йортында тәрбияче, Мәгариф комиссариатында инспектор, "Мәгариф" журналы редакциясендә хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир һәм дәреслекләр редакциясе мөдире вазифаларын намус белән башкара. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. Яшьтән үк  башлаган иҗатын фронтта да, аннан кайткач та дәвам итә. "Мыеклы бикә", "Сиртмәле кое", "Утлы тегермән", "Классташлар", "Папртизан малай", "Сафа балалары", "Укытучы апам", "Безнең рапорт", "Кадерле бүләк" дип исемләнгән китаплары дөнья күрде. Газета-журналларда төрле темаларга язган алты йөздән артык мәкаләсе басылды.


Госман Бакиров, кызы Суфия һәм хатыны Гөлсем. 1930 ел

Без, музей хезмәткәрләре,Госман абыйның бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче кызы Суфия апа белән даими элемтәдә торабыз. Медицина фәннәре кандидаты,доцент, бөтен гомерен кешеләрнең сәламәтлеген саклауга  һәм медицина кадрлары әзерләүгә багышлаган Суфия апага 92 яшь тулды. Ул үзенең истәлекләрендә:” Минем әнием Гөлсем Җамалетдинова Астрахань шәһәреннән килеп институтта укыган. Әтием белән мәктәптә эшләгәндә танышканнар. Әни гомере буе мәктәптә биология укытты. Мин 1926 елның 6 гыйнварында туганмын. Мәктәпне һәм медицина институтын бишле билгеләренә тәмамладым. Башта Әлмәт һәм Казан больницаларында һөнәрем буенча эшләдем, диссертация якладым, аннан соң 40 елдан артык медицина институтында студентларга лекцияләр укыдым. Сугыш елларында госпитальләрдә эшләдем, ул елларның бөтен авырлыгын күрдем. Әтием 1942 елдан сугышның ахырына кадәр фронтта булды. Ул беренче бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да Украинаның бер үк шәһәрләрен азат итүдә катнашуын сөйли иде. Кышкы суыкларда окопларда, кырда кар өсләрендә ятуын үзенең көндәлекләрендә язып барган. Әти үзенең тормышта күргәннәрен әсәрләрендә киләчәк буыннарга язып калдырды.


Әти янына Шәриф Камал, Риза Ишморат һәм башка язучылар, артистлар килә иде. Мин аларга пианинода уйный идем. Спектакль, концертларга чакыру билетлары биргәннәрен хәтерлим. Әти безне бик теләп алып бара иде. Шәриф Камалның кызы белән дус булдык, без аларның дачаларында еш була идек.


Арча районы халкы әтиемне онытмый, гел искә алып торалар. Күптән түгел Урта Курса мәктәбендә укучылар белән очрашуга кайттык. Анда авылдашларыбызны, туганнарыбызны, танышларыбызны күреп әтине искә алдык. Мәктәп һәм район музеенда әтиебезнең иҗатына багышланган экспозицияләрне күреп бик шатландык, горурландык. Күп еллар узса да әти һаман безнең арададыр кебек”,- дип искә алды.


Суфия Госман кызы очрашулар вакытында музеебызга әтисе белән бәйле истәлекле фотолар, китаплар бүләк итә.1930 елда Кавказда ял иткәндә Суфия апаның әтисе Госман Бакиров һәм әнисе белән төшкән фотосын сезгә дә тәкъдим итәбез. Ул бүгенге көндә улы Айдар тәрбиясендә яши.


"Госман абый 1982 елда, каты авырып шифаханәгә керде. Аңа операция ясадылар... Үлем белән тартышып яткан көннәрдә Госман абыйның "Бормалы юллар" дигән соңгы китабы дөнья күрде. Ул басылып чыккач китапны аңа күрсәттек. Абый аны кулына алып карады, нәрсә уйлагандыр, анысын әйтүе кыен, тик бер сүз дә әйтә алмады. Күпне белгән, күпне күргән һәм кичергән тыйнак, сабыр холыклы фронтовик язучы Госман Бакиров 1982 елның 12 мартында, үзенең туган көнендә, фани дөнья белән мәңгегә бәхилләште.Аның әсәрләрен балалар әле дә яратып укыйлар, ә пьесаларын сәхнәдә уйныйлар. Димәк, язучыны халык онытмый”, – дип язды туганы, укытучы, балалар өчен бик күп әсәрләр язган Рөстәм Бакиров.


“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Теги: Шәфигулла Гарипов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру