Әтием шигырьләре
Әтием Габдулла Кыям улы Дәминов 1905 елның 10 мартында Тәтеш районының Кече Тархан авылында указлы мулла гаиләсендә туган. Авыл мәдрәсәсендә һәм атасыннан ныклы дини, дөньяви белем алган. Ул һәр уку елында ике сыйныф үткән һәм үзе яшендәге балаларны укыткан.
Әтием Сембернең (хәзерге Ульяновск) педагогия курсларын укып бетерә алмый – ак чехлар килеп яба. Шунда күренекле язучы Кави Нәҗми белән таныша. Казанда совет партия мәктәбендә (хәзерге Бутлеров урамындагы 18 нче мәктәп) берничә айлык курсларда укый. Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул яшь чагында ук – узган гасырның 20 нче елларында башлаган – Чүпрәле районының Мунчәли җидееллык мәктәбендә ана телен һәм әдәбиятын укыткан. Әлеге чорда мондый җидееллык мәктәпләрнең Татарстанда берничә генә булуы мәгълүм.
1928 елда әтинең «Авылда» һәм «Авыл серләре» дигән ике китабы өчәр мең данә белән гарәп имлясында басылып чыга. Әлеге пьесаларның, спектакльләргә әйләнеп, төрле төбәкләрдә куелганлыгы билгеле.
Мунчәлидән киткәч, 1932 елдан башлап, әти өч ел Мәләкәстәге Совет партия мәктәбендә укыта. 1935 елда ул, гаиләсе белән Олы Тархан авылына кайтып, урта мәктәптә ана телен һәм әдәбиятын укыта башлый.
1941 елда, нәкъ диплом алып чыккан көндә, Бөек Ватан сугышы башлана һәм әтием сугышка китә. Күрсәткән батырлыклары өчен ул 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Күпкырлы талант иясе булган әтием, төрледән-төрле хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итеп, аларны район һәм республика матбугатында бастырып чыгарды. Әти гади карандаш белән дә, төсле буяулар белән дә төрле рәсемнәр, портретлар ясый иде. Скрипкада, мандолинада һәм пианинода уйнап, үзе үк татар халык җырларын башкара иде. Режиссер буларак, аның байтак спектакльләр дә куйганы булды.
Әтием Габдулла Дәминов 1989 елның 15 декабрендә бакыйлыкка күчте.
Игътибарыгызга аның берничә шигырен тәкъдим итәм.
Яңгыр
Кич кояш батты,
Кош-кортлар ятты.
Караңгы юрган
Җир йөзен япты.
Чыкты салкын җил
Һәм кара болыт, –
Килде ул монда
Куркыныч булып.
Яшьни яшеннәр,
Күк(е)ри күкләр,
Коела җиргә
Тамчылар күктән.
Әй яңгыр ява
Чырлап, шыбырдап, –
Әллә нинди бер
Моңлы көй җырлап.
Кече Тархан, 1920
Җырлыйм
Җырлыймын мин – һич өзексез –
Моңлы былбыл җырларын.
Тик табам шуннан гына
Күңлем рәхәтен, җан ялын.
Чиртәмен моңлы сазымны,
Тетрәсен күк-җирләре,
Яшь агызсын, нечкәреп,
Илнең баһадир ирләре!
Төрле яктан: «Аударам!» – дип,
Тик миңа язмыш тисен,
Мин бирешмәм һич аңа һәм
Баш имәм, ул баш исен.
«Туктатып моңлы сазыңны,
Зарланып кычкыр!» – ди ул.
«Юк әле, сүнмәс бу җан! – дим. –
Мәңге дәртле җырлый ул».
Җырлыймын шул, мәңге дәртле, –
Туктаталмый берни дә,
Бер үләрмен, бер сүнәрмен,
Дип күңелгә керми дә.
Кече Тархан, 1921
Кем ул?
Тәпи йөри белмәгән чагыңда
Кем күтәреп йөрде урамда;
Кем саклады кышкы салкыннардан,
Төреп җылы, йомшак юрганга?
Кем тирбәтте синең бишегеңне –
Йомшак беләкләрен талдырып:
«Әлли-бәлли», – диеп, җырлый-җырлый,
Төннәр буе йокы калдырып?!
Ачыкмасын, диеп, мәми биреп,
Күкрәгенә кысып, кем сөйде;
Егылмасын, авырмасын, диеп,
Синең өчен, әйтче, кем көйде?
Зур үссен дә кеше булсын, диеп,
Синең өчен, әйтче, кем янды;
Авыр елда, актык сыныкны да
Сиңа биреп, әйт, кем ач калды?
«Беләм, беләм, – дисең, – бу шәфкатьле
Кеше – анам, минем бәгырем».
Шулай булгач, дустым, аз гына да
Калдырма син аның хәтерен!
1968
Туган авылым
Борылып-борылып аккан киң
Иделнең Уң ягында таулар сузылган,
Тау битендә шаулый кара урман,
Урманына кырлар кушылган.
Әнә шунда, урман кочагында –
Туган авылым, минем Тарханым;
Атам-бабам шунда күмелгәннәр,
Шунда үтте сабый чакларым.
Дошманнарга каршы сугышканда,
Күп авыллар аша үттем мин,
Куа-куа ерткыч фашистларны,
Чит илгә дә барып җиттем мин.
Идел буе кебек, Тархан кебек
Матур җирләр анда күрмәдем,
Чакырса да шәһәр, әй Тарханым,
Айрылырга синнән күнмәдем.
Кырларыңда алтын бодай үсә,
Урманыңда – калын имәннәр,
Бакчаларың татлы алма бирә,
Урамыңда – яшел чирәмнәр.
Киң Иделгә таба шарлап ага
Салкын чишмә суың зур таудан,
Шундый тәмле үзе, зәм-зәм кебек,
Бик шифалы төрле сырхаудан.
Идел буйлап, әнә, зур пароход
Узып бара Тархан яныннан, –
Сәлам җиткер барлык шәһәрләргә,
Авылларга Тархан ягыннан!..
1970
Туган телем
Белем хәзинәләрен ачарга,
Туган телем, ачкыч булдың син;
Биеклеккә, яктылыкка таба
Менәр өчен баскыч булдың син.
Караңгыда дөрес юл табарга,
Туган телем, балкыш булдың син;
Туңган, сүнгән дәртне уятырга,
Җылытырга ялкын булдың син.
Тирәмдәге чүпне агызырга,
Туган телем, ташкын булдың син;
Дошманнарны дөмектерер өчен
Төпсез, тирән упкын булдың син.
Дөрес белән ялганны танырга,
Туган телем, акыл бирдең син;
Шуңа күрә, сабый чактан башлап,
Гомер буе якын булдың син.
1963
Шәфкать туташларына
Киемегез ап-ак, хәзер генә яуган кар кебек,
Ауруларга күренәсез нәкъ бер сөйгән яр кебек.
Күзләрегез матур карый, тулган айдай йөзегез.
Ауруларга шифа була йомшак, тәмле сүзегез.
Төн йокысын кызганмыйча, эшегезгә киләсез.
Саулык яулау эшләренә бөтен көчне бирәсез.
Дошман кылыч чалтыратса, сез анда да бик кирәк,
Андый хәлдә читтә калмый сезнең кебек яшь йөрәк.
Булмасын ул андый хәлләр – безнең теләк менә шул,
Җир шарында татулыкка алып бара безнең юл.
Сез ягымлы, сез шәфкатьле, рәхәт гомер итегез.
Авырмагыз, картаймагыз, йөздән узып китегез.
1983
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА