Журнал «Безнең мирас»

Әстәгъфирулла

— Сезнең яшь чагыгызда берәр кызга күзегез төшсә, шуны ничек белдерә идегез? Әйе, мин дә шулай. Без барыбыз да шундый идек. Күзебез төшкән кыз тирәсендә бөтерелә идек, аның игътибарын җәлеп итәргә тырыша идек. Кияргә әллә ни затлы киемнәр булмаса да, көязрәк булып күренер өчен, өсне-башны карабрак йөри идек. Күзебез төшкән кызны капка төпләренә чаклы озатып кую бәхет иде. Ә инде кызның капка төбендәге утыргычта бераз утырып торсак, күктән йолдыз үрелеп алгандай була идек.Ә кызлар  нинди иде? Үзләренең хисләрен белдерергә ашыкмыйлар иде. Горурлар иде. Әгәр дә озатып куйган егетне ошатмаса, егетнең борын төбендә капканы ябып кереп китә иде. Егетне ошаткан очракта да кулыннан тоттырырга, иңенә кагылдырырга ашыкмый иде. Үбешү турында әйткән дә юк инде. Мин үземнең бүгенге хатыным артыннан өч ел йөрдем. Туйдан соң гына убештек. Өйләнешеп яши башлагач сорадым үзеннән: «Нәрсә инде, ялындырып йөргән булдың? Барыбер минеке булдың бит», — дидем. «Әгәр дә беренче тапкыр озатканда ук үптергән булсам, син миңа өйләнмәячәк идең», — диде. Анысын кем белә инде, әмма хатынның сүзләрендә дөреслек бар.


Боларны мин сезгә ни өчен сөйлимме? Минем олы малай үсеп җитте, әйеме. Унсигезен тутырды. Казанга укырга керде. Атна саен өйдә инде. Җәй буе авылда булды. Бик ни малай. Шылдый-былдый түгел. Зур кеше булырга җыена. Кызлар белән дә чуалганын күргән-ишеткән юк. Беркөнне шаярып кына: "Берәр йөргән кызың бармы соң?» — дип сорадым. «Син. әткәй, бу сорауны миңа мин егерме биш яшькә җиткәч бирерсең», — ди. Менә шундый егет.


Инде әйтәсе төп фикеремне әйтәм. Шушы егеткә ике кыз тынгылык бирми. Берсе үзебезнең авылныкы, берсе күрше авылдан. Икесе дә әле чын-чынлап өлгереп тә җитмәгәннәр. 15-16 яшьләрдәге җилкенчәкләр. Авыл өйләренә телефон кертү дә бәла булды. Көн-төн шылтыраталар. Чиратлашып капка төбенә киләләр. Күрше авылдан килгәне капка төбендәге утыргычта ук йоклап киткәли. Минем малай алар белән сөйләшергә дә теләми. Ничә тапкыр куып җибәрде. Тәрәзә шакый берсе - малайны чакыра. Аптырагач, берсенең әтисе белән сөйләштем. «Мин нишләтим аны», — дигән була. «Нишләтә алырлык булмагач, нигә тудырдыгыз?» — дим. «Эшең булмасын», – ди. Менә нинди заман китте, Туфан абый. Миңа әйтә бит берсе: «Яратам», - ди. Минем малайны инде. Шул малай өчен сугышып беткәннәр. Әллә минем малай гына шундый сөйкемле сөякме дисәм, күрше авылдагы дус әйтә: "Минем малайга да тынгылык бирми бер кызый», - ди. Нәрсә инде бу, ә? Егерме-утыз ел эчендә дөнья нишләп шулай үзгәрде? Кулыннан тотарга да рөхсәт итмәгән кызларның кызлары бүген... Юк, әйтеп бетермим инде. Оят, итагатьлелек дигән нәрсәләр кая китте? Әллә Җир шары белән иблис идарә итә башладымы?


2003


Фото: pixabay

Теги: Туфан Миңнуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру