Журнал «Безнең мирас»

Әсма яки гамәл вә җәза

Габбас мелла. "Б..." авылы мәшһүр бер авыл улдыгы кеби, кәндесендә (үзендә) исеме ерак җирләргә китмеш күренекле бер имам бар иде. Кырык яшьләрендә булган бу имамның гаиләсе (җәмәгате) Гайшә исемле хатыны илә Әсма исемендә бер данә кыздан гыйбарәт иде. Габбас мелланың (имамның исемедер) башка балалары да улмыш исә дә, барысы да вафат улып, ялгыз ошбу кыз дөньяда яшәмәктә иде. Ошбу сәбәптән Әсма бу гаилә эчендә иң сәвекле бер җан иде.
Габбас мелла яшьлегендә гаять тә зирәк вә шат вә һәрнәрсәгә вә һәр нәрсә кулыннан килер ки мөстәгыйт (сәләтле) бер бала иде исә дә, уйланылган, фараз ителгән кадәр камиллек кәсеп идә алмадыгы хәлдә мәдрәсәдән чыгып имам улды...
Мәгълүмдер ки, дөньяда бай балалары мал кадерен вә мөдәррис балалары гыйлем кадерен тиешле мәртәбә белмәсләр. Ләкин боның өчен мондый балалар гаепле улмай, бәлки бу нәрсәләрнең хөрмәтене белерлек рәвештә тәрбия идә алмаклары вә шушындый тәрбияләргә игътибар итмәдекләре өчен аталар гаепле улсалар кирәк.
Габбас мелла, әгәр дә үзе кеби җиңел фикерле, дөньяга илтифат­сыз бер хатынга тугыры килмеш улса, гомерене ахмаклар гадәте эчендә бозыклык дөньяларында кичермәк вә бөтен фамилиясенең олы, хөрмәтле исеменә дегет буяп, дөнья белән хушлашачак иде. Ләкин җәнабе Илаһының мәрхәмәте уларак, боңа гакыллы, тәкъва2, диндар, булдыклы, мәрхәмәтле бер хатын җиңел туры килде.
Ошбу хатынның гайрәт вә тырышлыгы аркасында Габбас мелла да үзенә ябышмыш улан начар гадәтләрене берәм-берәм өстеннән төшермәгә вә табигый сәләт һәм зирәклеген хәрәкәтләндермәгә башлады...
Гайшә абыстайның тәрбиясе вә төн-көн улган тырышлыгы сәбәбеннән Габбас мелла һәрбер яңа вә иске китапларны, рус, төрки, гарәби газета вә журналларны укымага һәм дә бөек бер ихлас вә хирыс илә укымага башлады.
Әдәби, фәнни китаплар да Габбас мелланың холкыны төзәтмәк өчен күп ярдәм итте. Укыла, өйрәнелә торган китаплар адәм угылы өчен иң куәтле тәрбиячеләр идеке шөбһәсездер. (...)
Габбас мелла, белер өчен гайрәтле улдыгы кеби, белдекләре, илә гамәл кылыр иде. Вәгазьләрне йомшак сөйләр, мисалларны ачык күрсәтер, Ислам кагыйдәләрене гавам халкына саф вә ап-ачык аңлатыр иде...
Габбас мелланың янә бер олуг эше улды. Ул исә мәхәллә мәктәбе төзеп, бөтен авылда улган Ислам балаларыны мәктәпкә җыеп дәрес бирер вә бу эшкә яраклы мөгаллимнәр билгеләп, балаларны алардан да укытып, белем бирдерер иде... (Бу урында Габбас мелланың мәктәптә яңа ысул – "осуле җәдидә" белән укыту кертүе турында языла.-Ш. С.)
Габбас мелла бай кемсә дәгел иде. Ләкин тормыш-көнкүрешен сорыкорт тәртибенә куймай, бәлки, бал корты ысулына кормыш, ягъни үзе хәле җиттеге кадәр иген иктерер вә ханәсе янында улан җимеш багчасында Гайшә абыстай илә җәй көнендә эшләрләр иде.
Хатыны илә берлектә рәхәт-рәхәт сөйләшеп, мәзәк сүзләр әйте­шеп, тәрбия әйләмеш багчаларының уңышы уларак чия, карлыган, җиләк кеби җимешләрен саттырып яхшы гына акча кәсеп идәрләр иде...
Гайшә абыстай үз тирә-якларында шөһрәтле бер мөдәррис кызы улдыгы хәлдә, ни өчендер мәхдүм вә мәхдүмәләр3 табигатенә тәмам башка бер табигатьтә вә анлар гадәтеннән башка бер гадәттә иде. Мә­сәлән, гыйлемлек хөрмәтене белер, укыр һәм язар, иркәлек нәдер-белмәс, тәкәбберлекне күңеленә китермәс, кешедән асла көлмәс иде...
Гайшә абыстай әгәр дә дәүләтле кемсә кызы улса иде, Габбас меллага дәгел, бәлки аның хәлфәләренә яр улачак иде. Ләкин дәүләтсез улдыгыннан бу егеткә яр улды вә бер байгура баласына әсир дөшмәдекеннән шатланып, Габбас мелланың холкыны тәрбия идәргә кереште һәм теләгенә дә иреште.
Ирләрнең һиммәте4 урыннарыннан тауларны күчерер, диерләр. Ләкин хатыннарның һиммәте боннан дәхи бәләндтер (артык, бөек).
Чөнки анларның һиммәтләре арсланнардан гайрәтле ирләрне үз фәрманнары астында тотарлар. Эстәсәләр, һич тәрбия кабул итмәгән ирләрне тәрбияле бер ир итмәгә муафыйк улырлар. Ирләр һәрвакыт­та хатыннар теләгәнчә улырлар.
Әсма
Әсма сигезенче яшенә җиттекеннән сабак укытмак заманы тәмам килмеш, вә бу фикер Гайшә абыстай илә Габбас мелланың күңелләрендә олуг бер урын алмыш иде.
Бу көнгә кадәр Әсмага бер хәреф улсын дәрес бирелмәдеке Гайшә абыстай тарафыннан: "әлеп, би, ти, си әләх" дия күңеленә бикләттерелмәдеке Әсманы хәтергә алынмалыгыннан улмай, бәлки билгакес (киресенчә), боны фәүкылгадә (гадәттән тыш) бер олуг эш хисап иделлегеннән иде.
Вакыты тәмам килмәсдән элек, булыр-булмас рәвешчә, сабак укытмак, хосусән әлифбаның исемнәренә ятлаттырмак баланың башыны бозмага вә дәресләренә тәртипсез укымага сәбәп идеке мәгълүмдер.
Мәгълүм заманы җитешмәсдән элек йөк тарттырылмыш ат имгәнеп, эштән чыктыгы кеби, вакыты җитмәсдән элек сабак укыттырылмыш бала да имгәнеп калмактадыр.
Начар мөгаллимнәр вә дәрес ысулыннан хәбәрсез хәлфәләр кулында алтын улачак балаларның тупрак улып калдыкларыны яхшы белдеге сәбәбеннән, Габбас мелла кызы Әсмага сабак укытмак өчен боннан ике-өч еллардан бирле хәзерләнмәктә иде...
Әсманың сабак укымакта улан шатлыгы зирәклеге илә туры килешеп торганлыктан, көннән-көн алга бармакта иде. Боны күреп, Габбас мелла илә Гайшә абыстай сөйләп аңлатуы мөмкин дәгел дәрәҗәдә куанырлар вә җәнабе Иләйһигә нә кеби шөкерләр идәргә белмәй гаҗиз калырлар иде. Чыннан да, мондый шатлык иң дөрес вә тиңе улмаган бер шатлыктыр.
Әсманы тәрбия итмәктә ата вә анасы бу мәртәбә сәгый (тырыш­лык) иттекләре кеби, бәхет вә сәгадәте хакында һәм һәрдаим Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә мөнәҗәтләр кыйлырлар вә ялынырлар иде. Вә дөнья һәм ахирәттә улан өмитләре дә Әсмада иде. (...)
Хикмәт хаҗи
 
"Б..." авылында бөек мал вә күп милек-мөлкәт иясе Хикмәт исемле бер сәүдәгәр бар иде. Ошбу илле яшьләрендә улган Хикмәт хаҗи авылларда дәгел, шәһәрләрдә тиңе аз улган байларның бере улдыгы хәлдә чиксез надан, риялы, тәкәббер бер зат иде.
Һич тәкъва улмадыгы хәлдә тәкъва күренер, беренче дәрәҗәдә залим улдыгы хәлдә хаҗилар кеби үзен изге, тыйнак белер иде. Очраган вакытта ерактан торып сәлам бирмәгәннәргә яки тиешенчә хөрмәт күрсәтмәгәннәргә бер вакытыны туры китереп җәзасыны бирер иде.
Хикмәт хаҗиның байлыгы ата вә бабадан мирас булып калмыш дәгел, бәлки Казан сәүдәгәре истилахыңча (әйткәнчә), сәүдәгә мәһарәттән (осталыктан) килмеш иде.
Яхшы нәрсәләр арасына начар нәрсәләр салып бер бәһадән җибәрмәк, акчага гаҗиз булып карз (бурыч) сорамыш кемсәгә акча янына сигез тиенлек ситсаларны егерме тиен бәһагә куеп бирмәк, базарларга читтән алучы вә сатучы күп килдекендә очсыз вә кыйммәт алып, чит сәүдәгәрләрне биздермәк, соңра тәмам үзе теләгәнчә ял­гыз иркенләп сатмак сәүдәгә маһирлек имеш!..
Ләкин Хикмәт хаҗиның осталыгы бу дәрәҗәдә генә дәгел, та­гын да артыграк иде. Үзе хезмәт итмәктә улган байның ике яшь угылыны сәфаһәткә (бозыклыкка) үгрәтмеш вә анлар акчага гаҗиз улдыклары бер сәгатьтә һәр икесенә йөзәр тәңкә акча табып биреп, егермешәр мең тәңкәлек вексель алмыш иде. Әлеге бай вафат улдыгында, ул байның хатыныны никах идеп, аның теге угылларыны исә бөтен милектән куып чыкармыш иде. (...)
Хикмәт хаҗи агачтан да надан кызларыннан дүртене Казан тара­фыннан олуг шөһрәт илә укып килмеш дүрт муллага биреп, бу мул­лалар да Хикмәт хаҗиның һәр эшенә фәтва5 вирерләр, хәтта кике­рер исә дә, янында "ярхәмекә..." укып торырлар иде...
Хикмәт хаҗи бишенче кызыны яңа указ алмакта улган Габбас мелла сорамакында һич шөбһә итмәюр иде. Меллаларның нәфес коллары идекене бер дәгел, хәтта дүрт кемсә илә тәҗрибә идәрәк белдегеннән вә бонлары да ишәк җыеннары дия эченнән хисап иттегеннән, Габбас меллага үзе һәм тәмам теләге илә бирәчәк иде. Ләкин Габбас мелланы кулдан җибәрүне теләмәгән хәлдә беркадәр назланмак вә ялындырмак фикерендә иде.
Әгәр дә бу кызыны Габбас меллага бирер исә, Хикмәт хаҗиның сафсаталарын хуплап утыручы дүрт ишәк урынына, биш ишәк улачак иде.
Ләкин чук улсын ки, ишәк улмак Габбас мелланың язмышында юк имеш. Хикмәт хаҗи кызы аңа булмады. Гәрчә ике дәфга (тап­кыр) сорамыш иде исә дә, Хикмәт хаҗиның бу дәфга улан полити­касы җиренә килмәде.
Хикмәт хаҗи, кызыны нә бирмәс, вә нә өзмәс, бәлки үлчәвенең телене бер тарафка авыш иттермәй тордыгында, иң сәүмәктә улан карт хезмәтчесе Сәлим бабайның: Хатынсыз мал кирәк улса – Хикмәт хаҗи кызыны, вә малсыз хатын кирәк улса – Сөләйман хәзрәт кы­зыны алырсың! – дия киңәш бирүенә карап, Габбас мелла Сөләйман хәзрәт кызыны (Гайшә абыстайдыр) сорады, алып та кайтты.
Бу хәл Хикмәт хаҗига бик ачы килмәде, чөнки, озак тормас, икенче хатынга алыр, дия фикер әйләмәктә иде. Чөнки хаҗиның вафат улмыш вә аермыш ничә гадәд (данә) хатыннарыннан башка, бүген дә өч гадәд хатыны улып, дүртенчегә яучы йөртмәктә улдыгыннан, кызларыны бирмәктә дә, хатын өстенә улмасын иде, димәс иде. Боның фикеренә күрә, хатынның күп вә аз улмасында бер аер­ма улмай, гаилә вә әдәп җәһәтенчә, хатын күп улмасында да кимче­лек күрмәс иде.
Ләкин Габбас мелланың уй-фикере боңа каршы, ягъни хатыны­ның иң тугры аркадаш вә тереклек мәшәкатьләрендә иптәш вә сердәш дия белдегеннән, зарурлык улмадыгында, хаҗи кызыны сорамак их­тималы юк иде. Боны гүзәл аңладыгы соңында, Хикмәт хаҗи олуг бер дошман улды вә ничек улса да аягыннан чалып аудармага вә яки тирән базга төшереп батырмага бер чара эзләр иде.
Ундүрт-унбиш еллар үтеп киттеге хәлдә бу дошманлык йомша­мады, бәлки артты вә киләчәктә хәбәр биреләчәк олуг маҗараларга сәбәп улды.
Гәрчә икенче мәртәбә хаҗ сәфәренә киттбгендә, холкыны бәлки төзәтеп кайтыр, дия Габбас мелла өмит идеп торды исә дә, Хикмәт хаҗи исә, киресенчә, әүвәлгедән артык тәкәбберлелек, көнчелек, ходбинлек (үзен яратучылык) ияртеп килде. (...)
Сәлим бабай
Сәлим бабай Габбас мелланың атасы заманасыннан бирү торыр, җәй көннәрендә умарта саклар, кыш көннәрендә вак-төяк йомыш­ларга йөрер алтмыш яшәрлек бер карт иде.
Бер аралык, бонлардан чыкып, Хикмәт хаҗида вә аннан соң Сөләйман хәзрәттә дә беркадәр хезмәт итте исә дә, "өйрәнгән яу сугышырга яхшы" дия, янә Габбас мелла атасына кайтып китте.
Ата вә анасы вафат улып, йорт-җирләрне карау Габбас меллага калдыгы соңында, Сәлим бабай да әүвәлге мәнсабында (хезмәтендә) калмыш иде. Габбас мелла «безнең атай белмәгән» диер балалардан улмалыгыннан, атасы заманында улган хәл вә мөгамәләләре, атасы­ның дусларыны җөмләсене әүвәлге хәлендә тотар иде.
Сәлим бабай, һәр нәкадәр умарта каравылчысы исә дә, башка умарта вә кыяр каравылчылары төреннән юк җиргә картаймыш дәгел, бәлки кичмеш заман хәбәрләрене, ата-баба мәкальләрене, милли мәсәлләрне, әһле исламга мөнәсәбәтле улган хикәяләрне укылачак бер китап иде.
Иске тарихларымызны сөйләдегендә, иске гасырларны вә иске гасырның халыкларыны тәмам күз уңына китерер иде. Үгезләр җигеп, арбаларның көпчәкләрене (тәкермәч) сары май илә майлап, сырт өсләреннән йөрүләрене сөйләдеге вакытында, тыңлаучылар, үзләре­нең тимер юл, пароход, телеграм, телефон заманасында идекләрене онытып, иске дөнья кешеләре улырлар иде.
Сәлим бабай ялгыз Габбас меллага дәгел, һәртөрле халыкка ярый торган иде. Боның хикәяләреннән имамнар, шәкертләр, байлар, гавамнар6, хатыннар, хәтта кызлар ләззәт алырлар иде.
Сәлим бабай ялгыз Габбас мелла бабасы улмай, бөтен халык бабасы иде. Сөйләдеге вакытта, башка хикәячеләр кеби ялындырмае, тәкәбберләнмәс, иркәләнмәс иде. Һәм дә никадәр ләззәтле идеп сөйләр, асла йөткермәс, төчкермәс, тамак кырмас, урынсыз җирдә сүзне тәкрар әйтмәс, кулыны һавада йөртмәс иде.
Үзе милли тарихларыбызны вә табышмакларымызны белмәктә тиңсез бер кемсәмез улдыгы кеби, курай уйнарга, җырларга улган маһирлеге гакылларны хәйран идәр иде.
Җәй көнендә, авыл каршысында улан тау башыннан моңаеп җыр­лап җибәргән тавышларына бөтен авыл халкы уйкыларыннан уйганырлар, тышка чыгып, камил рәхәтлек илә тыңлап утырырлар иде.
Кымыз эчәр өчен килмеш, төрки тел укымакта улан бер рус сту­денты, Сәлим бабайның саф вә калын тавышы илә:
"Әй, кая ул көн ки бездә шәп торулар бар иде,
Әмма дошманнарда гамьнәр, эчпошулар бар иде.
Бер заман чыгар идек без кырга дус-ишләр белән,
Анда уеннар, көлүләр, сикерүләр бар иде.
Һәй, гомерләр үтте китте, кая китте ул заман!
Кайда ул шәп һай-һулар, гөфтегүләр7 бар иде.
Бервакыт бонча рәхимсез дәгел иде кызлары,
Анда туташларда ымнар, күз кысулар бар иде.
Ничә еллар үтте, әмма күрмәдек кызлар йөзен,
Янымызда әүвәле кандай сылулар бар иде.
Шигырене күргәч Закирның* диде өлкәннәр дә һай!
Яшь чагында бездә һәм андай йөрүләр бар иде", –
укыдыгы вә тәкрар иттегене тыңлап торып, Мәскәүгә кайттыгында нотага алдырып "Сәлим" исеме вирмеш иде.
Сәлим бабайның май, июнь айларында, халыклар урыннарына кереп яттыклары соңында уйнамыш курай тавышы, станциядә ул­ган электрик, бөтен шәһәрдә улган фәргъләрене (бүлекләрене) эшләттеге кебек, карт, яшь, ир, хатын, егет, кыз – -җөмләсенең күңелләренә селкетер иде.
Буыннарыннан, арка вә бил сөякләреннән сызланып ятмакта ул­ган картлар урыннарыннан сикереп тордыкларыны белмәй калыр­лар вә "һай, үзәкләрем өзелә!.." диерләр иде.
Киленнәрене сүгеп, кырып, бимаза идеп йөрмәктә улган каена­налар боның курай вә яки җырладыгы тавышларыны ишеттекләрендә май кеби йомшарып кидәрләр, киленнәренең кимчелекләрен гафу итәрләр, гафу гына дәгел, орыштыклары өчен үкенеп гозер идәрләр иде.
Сәлим бабай курай уйнаган яки җырлаган кичәдә яшь киленнәр бик рәхәт оерлар, күңелле төшләр күрерләр иде. (...)
Сәлим бабай ялкау дәгел, гаять иҗтиһатлы вә шат адәмнәрнең бере иде. Исерткеч эчмәк дәгел, искерткәч эчкән кемсә илә хәтта мәҗлестәш улмаз иде. Исерткеч эчмәк – агу эчмәк кадәр зәһәрле вә һәртөрле хәстәлекләрнең баш сәбәбе идегене бер доктордан ишетеп тәмам канәгать әйләмеш иде. Без исә Сәлим бабайның тәрҗемәсене яздыгымыз өчен юк гаепләрне юк димәгә вазифамыздыр. Ләкин бар гаепләрне яшермәгә көчебез әлбәттә юктыр. Мәсәлән, Сәлим бабайның тәмәке тарттыгыны яшереп калдырмыермыз. Дөрес, тәмәке тартадыр.
Сәлим бабай бу яман гадәтне Габбас мелладан үгрәнмеш дәгел, бәлки Габбас меллага үзе үгрәтмеш иде. Бабайның бик җиңел үгрәтмеш улган бу начар гадәтене Гайшә абыстай бик агырлык белән ташлатмыш иде.
Сәлим бабайның Хива сәфәрене, кыргызларның гореф-гадәтләрене, туй тамашаларыны риваять иттеге вакытында тыңлаучыларның авызларыннан сулар агар иде.
"Т...и кабиләсендә бер кыргыз кызына мәхәббәте төшеп, хатын итеп алмага сорадыгыны вә гакыд һәм идәрәк (сүз бирешеп) Хива­дан кайттыгында рәсмән (рәсми рәвештә) никах вә туй иделмәгә вәгъдә тәмам улдыгыны, ләкин кайттыгында кызның җиназасы хәзерләнмеш улдыгыны әсәрле бер сурәттә сөйләр, соңыннан, сәвеклемнең ядкаре, дия кыргызлар вәзене8 белән, калын тавыш илә кыч­кырып көйләп җибәрер, соңрасында җиргә ятып еглар иде."
Бу мәҗлестә улган кемсә иң усал кемсә улса улсын, кичкән эшләренә үкенер, күңеле йомшар, табигате кар кеби эрер, әдәби (мәңгелек) улган бер галәмгә барачак көн барлыгыны хәтеренә ки­тереп, җәнабе Илаһига мөнаҗәт идәрәк чыкар иде.
Кызганычтыр ки, Сәлим бабай вафат уллыгында, эчендә нәкадәр мәгълүматы улды исә, җөмләсе үзе илә вафат уларак тупрак астына күмелде. Язып алып калмак тугырысында бер зат тарафыннан ул­сын гайрәт сарыф иделмәде.
Безләрдә бер гадәт бардыр ки, милли җырларны, ата-баба мәсәлләрене язмак, хикәя вә романлар тәхрир әйләмәк (язмак) га­лимнәр өчен кимчелек вә гыйлем мәнсабенә (хезмәтенә) лаек дәгел бер нәрсә хисап иделмәктәдер!.. Ләкин мондый нәрсәләрне галимнәр язмас исә наданнармы язачак?! Анлар язылмалыгында милли әдәбиятымыз нә рәвешчә тәэсис иделенәчәк (төзеләчәк)?!
Тәрәккый тормозлары
Габбас мелла мәктәп ачып балалар укыттыгында Хикмәт хаҗи­ның көнчелеге шул мәртәбәдә иде ки, әгәр дә мөмкин улса, мәктәбене ваттырып, урынында улан тупракны суга салдырыр иде (боның баш сәбәбе кыз мәсьәләсе идеке мәгълүмдер). Гәрчә Габбас меллага иптәш бер имам алып, йөрәгенә кадәр сал­кын су сипте исә дә, Габбас мелланың моңа исе китмәгәнлегене, бәлки, киресенчә, мәхәллә эшләрене аңа тапшырып, үзе тагын да артыграк ихлас белән шушы эшендә улдыгыны күреп, хәсрәте әүвәлгедән артмыш иде.
Бу җиргә ерак дәгел бер мулла яңа указ алдыгы илә – бонларны яндырмак дөрес дәгел, аның өчен нә кеби хайван мае вә нә кеби кемсә зәбех иттеге (хайван чалдыгы) безгә мәгълүм дәгел, китап­ларда да күренми дип, керосин янмакта улган лампаларны мәсҗеттән чыкартмыш иде.
Бере, ахшам намазыны укыр өчен шәм эзләтеп, намаз вакытыны уздырмыш иде. (...) (Бу урында әдип иске фикерле төрле муллалар­ны ирония белән сурәтли. – Төз. Ш. С.)
Ошбу төркемнән уларак Хикмәт байның яңа мулласы да бер яңа сүз тапты. Боның сүзе һәр нәкадәр гаҗәп дәгел исә дә, гаҗәпсез дә дәгел иде. Боерыгыз, нә диер:
–  Грифель илә кара тактага язмак шәригатькә каршы, соңра аны бозып алмак та хәрәм!..9
Ишеттегезме яңа хәзрәт сүзен?!
Кем усал?
"Б..." авылыннан ерак дәгел, кечкенә бер авылда укымаенча мул­ла улган бер гами (надан) мөрит бар иде. Боның эше ишаннар, мәнакыйбләрне (мактаулы эшләрне) сөйләмәк вә кәрамәтләрне риваять итмәк вә аңа тәбган (ияреп) үзенең күрмеш вә күрмәмеш төшләрене хикәят әйләмәк иде.
Һәр нәкадәр фарыз намазларыны калдырмас исә дә, кеше күзе күргәндә гаять тә ихлас илә укыр, әгәр бер кемсәнең күзе төшдегене белер исә, "әле бән үзем руза да," димәктән тартынмас иде.
Боның исеме Муса иде исә дә, ләкин үзе... бозык холыклы иде. Бигрәк мәкерле, ялганчы, бозык күңелле, эттән артык тамгылы (ач күзле), яла ягучы вә һич сакланмай гайбәт сөйләүче иде.
Үз авылларында улан җамигъ мәсҗетне янәдән тәгъмир идәр (яңадан төзәр) өчен дия, һичкемнең мөшәвәрәтеннән (киңәшеннән) башка бер иганәт10 дәфтәре ясап акча җыярга дия "Ф...и шәһәренә китте. Дәфтәрнең уң тарафында гомумән байлар исеменә язылмыш бер мәктүб вә акчалата ярдәм белән изгелек әйләмәк тугырысында кыскача бер нәсыйхәт улыныр иде.
"Ф...и шәһәрендә улган игътибарлы затлар дәфтәрдә Габбас мел­ла мөрәҗәгатен күреп, хатның тәэсире улмасыннан һәм дә бу зат­ның гүзәл исемене күп тапкыр ишетмеш улдыкларыннан, арзулары (теләк) илә иганәт идәрәк дәфтәргә яздылар вә нәкадәр идеге ачык мәгълүм улмаз исә дә, бер мең рублядән аз улмаячагы чамаланыр.
Халык арасында танылган кемсәләр белән күрешүләрне тәмам иттегеннән соң, дәхи бер ханәгә керде, ләкин акча алыр өчен дәгел, бәлки бирер өчен...
Иртәсендә уйкысыннан тордыгында күз уңына дәфтәре килмеш иде. Мусаның бу кичәдә улган мәсарифы (чыгымы) күп дәгел, бары егерме биш рубля имеш!.. Хәерле каза улсын, тирләп тапкан акча дәгел, кесәдә калганы җитәрлек. Дәфтәрдә улган номерлардан берсене, икесене төзәтелсә, боны һичкем беләчәк дәгел, хәтта тәмамыны бирелмәс, бәлки һичкемгә әйтелмәс исә, кинә һич нәрсә улачак дәгел!..
Кесәләргә кул тәкрар кереп чыкты исә дә, һәр тыгылуында буш чыкты!.. Ах!.. Акча юк!.. Алмышлар!.. Акча җирендә җилләр исеп торыр!.. Муса акчасыны аннан карады, боннан эзләде, сорады, ялын­ды, аглады, юк, табылмады.
Беркадәр маҗаралар соңында дәфтәре илә берлектә полициягә китте, китте дәгел, алып киттеләр. Полиция тарафыннан бер чинов­ник җибәрелеп, Габбас мелладан җавап соралды. Габбас мелла исә Мусаның исемене ишетмеш исә дә, шәхесене танымадыгыны, хәтта вә дәфтәр бирмәк дәгел, бәлки бу кеби эштән асла хәбәрдар дәгел идегене сөйләде. Бу турыда эш тә тикшерүчегә бирелде, Муса да кулга алынды.
Бу кара хәбәр, акчасыз телеграммалар васитасы (чара) илә әтраф­ка таралды. Табигый, Хикмәт хаҗи илә ишан хәзрәт тә ишеттеләр. Хикмәт хаҗи дүртенче хатынлыкка ишан хәзрәт кызыңы алып, ку­наклап тордыгы вакытта беркадәр кәефене бозды.
Бу тугырыда һәркем бертөрле сүз сөйләмәктә вә фикер бәян итмәктә улса да, бүрәнәгә борчак атмак кебек, бер файда күрелмәс иде. Чыннан да, бонларның сүзе файда китермәк өчен улмай, бәлки эшсез адәмнәрнең сакал вә борын илә уйнаулары яки тырнак ки­мерүләре төреннән бер эш иде.
Әмма Хикмәт хаҗи бу тугырыда Габбас мелланы эләктермәк вә ишан хәзрәт тә Мусаны коткармак өчен ихлас илә чара эзләрләр иде.
Хикмәт хаҗи үзенең "Ф..." шәһәрендә улган хосусый дәгъва вәки­ленә (адвокатына) кеше җибәреп, эшне белешеп, үз хозурына ки­лергә боерды. Хикмәт хаҗи бу яһүди адвокатына шул дәрәҗә инабәт идәр (ишаныр) иде ки, аның сүзене күктән килмеш вәхи11 мәнзилендә (урынында) тотар, аның сарыф идән акчасыны хисап итмәс иде.
Биш көн соң яһүди бай ханәсенә авылга килеп җитте һәм дә эшне белешдеге, әгәр дә хатны Габбас мелла яздыгы дәлил илә ис­бат иделсә, Габбас мелла да Муса янына китәчәгене сөйләде.
Бу эш Хикмәт хаҗи өчен ярыйдыр иде. Шуның өчен каршы-фәлән килмәде, бәлки аның яздыгыны исбат әйләмәк чарасына фи­кер идәр иде...
Күңелсез хәбәр
Муса тугырысында, дөресе дә Габбас мелланы Муса урынына вә һич улмадыгында Муса янына җибәрмәк өчен Хикмәт хаҗи тырышып йөрдеге бер көндә, дус вә белешләре, мәхәллә әһелләре илә саубуллашып, Габбас мелла хаҗ сәфәренә чыгып китте. (...)
Габбас мелланың сәфәреннән ике вә Янбәгъ шәһәреннән язмыш улан соң хатыннан бер ай үттеге соңында, Гайшә абыстай кулына чит мәмләкәт (Төркия дәүләте) маркасы илә бер мәктүб бирелде.
Һай! Яхшы хәбәр булса ярар иде!.. Бу хатны ачдыкында куллары тетрәде, йөрәге селкенде, җөмлә тәне бер кызды, бер өшеде. Безләр исә бу кеби хәлләрне "эч сизмәк" дип әйтәбез. Ләкин нә күрсен, хат Габбас мелла хаты улмай, бәлки башка бер белеш кемсә хаты улып, Янбәгъ илә Мәдинә арасында Габбас мелланың вафат улан хәбәре бирелмеш иде!..
Вай! Бу кара хәбәргә вай!.. Гайшә абыстай да, "Инна..." укып, һушсыз уларак җиргә ятты. Сабый улган Әсма да үлмәк нә идегене тиешенчә тәсаувыр итмәюр (күз алдына китерерлек түгел) вә анда барган кемсәнең дә тәкрар кайтмадыгын белмәюр иде...
Гайшә абыстай да һушы килдегендә кызы Әсманы кочаклап озак вакытлар еглады вә:
–  И бәнем газиз яклаучым! Вай, бәнем мөхтәрәм ирем! Фиракның (аерылу) уты яндырадыр да, шуңа мәҗбүр уларак аглаюрым! Хәлбуки, терек уларак җәнабе Илаһының хисапсыз ярдәмнәренә ирешә алган булуың – өмидемдер...
–  И Раббым! Иртәгә көн кызым илә бәне, мөхтәрәм ирем илә берлектә, рәхмәтләрең күләгәсендә кавыштыр!.. – дия аглар вә үз-үзен сабыр итәргә өндәр иде.
Гайшә абыстай һәр нәкадәр буйлә олуг казага тугыры килде исә дә, көннән-көн үз-үзен юатып вә мәтанәттән (чыдамлылык, түземле­лектән) аерылмаеп, зилләтләргә (түбәнлекләргә) төшмәде. Бәлки әүвәлге гамәлләрене вә кәсепләрене иҗра итмәктә вә кызы Әсманы һәр нәкадәр Габбас мелла дәрәҗәсендә улмас исә дә, һәмишә гүзәл тәрбия итмәктә улды (афәрин бу гайрәтле хатынга!..)
Гайшә абыстай исә һәр нәкадәр сабырлы, вәкарьле иде исә дә, буйлә хәбәрдән бер ел үттеге хәлдә хәсрәте һич җиңеләймәс иде. Ләкин кызы Әсманы хәтерләп, янә җәнабы Илаһидан гомер сорар иде... Бичара бәндә!.. Бер минут эчендә бер-беренә зыйдди (каршылыклы) улан догаларны әйтмәктәдер!.. Үзе өчен ни нәрсә мәслихәт, ни нәрсә мәслихәт дәгел – һич белмәер.
Бичара Әсма
Габбас мелла хәбәреннән бер ел соңында Гайшә абыстай вафат улды вә аның вафатыннан бер атна соңында күршедән зоһур итмеш (килеп чыкмыш) янгында Габбас мелланың җөмлә әшья (әйберләре) вә йортлары янып, бернәрсәләре калмады. Хәсрәт вә шатлык күп вакытта бер-беренә тоташ килмәктәдер.
Дөнья шулай инде – шатлыгында да дәвамы юк, хәсрәтендә дә!.. (...)
Унынчы яшенә чыкмыш улган Әсма, ата вә анадан һәм дә иң газиз вә иң мәрхәмәтле ата вә анадан ятим калды. Боның башына килгән кайгыларның агырлыгыны һәркем үз фикере илә белер. (...)
Якын карендәшләреннән мәхрүм улган Әсманы авылның игъти­барлы кемсәләреннән саналмакта улган Йосыф бабай тәрбия итмәк улып ханәсенә алды. Габбас мелланы сәүдегеннән Алла ризасы өчен тәрбия идеп асрамак улды. (...)
Йосыф бабай вә картчыгы
Йосыф бабай һәр нәкадәр белдеге кадәр диндар, үз малыны ке­шегә бирмәс, кеше малына күз төшермәс, җыеп әйткәндә, замана­сының бер ярарлык кемсәсе иде исә дә, ханәсендә Габбас мелла мәктәбендә укыган бер угылыннан башка укымак-язмак белер зат юк иде...
Картчыгы исә яшь вакытында абыстайга ир балалар илә бер­лектә сабакка йөреп, абыстайның чыра күтәреп тә: "Укыгыз! Үте­рермен!.." дигән сүзенә каршы шаян малайларның арттан торып көлә-көлә: "Һич үтермәс, бу хөкемсез җир дәгел, курыкмагыз!.." дигән сүзләреннән гайбрәт алып, һичнәрсә укымамыш иде. (...)
Йосыф бабай гаиләсе бу авылда яхшы исем тоттыгыннан, боның ханәсендә яшәдегендә Әсма да һәр нәкадәр милләт анасы ула алмаса да, шаять милләт бәласе дә улмас. Бона да чук шөкер. (...)
Саф мәхәббәт
"Б...и авылы, кымызы ләззәтле, һавасы яхшы, чишмәсе гүзәл, суы тәмле (тәгамлы), сахралары иркен улмак, әрәмәсендә һәртөрле кошлар сайрамак илә мәгъруф (билгеле) улдыгыннан, кымыз эчәргә вә ял идәргә килүчеләрнең иң күп килмәктә улдыклары авылдыр.
Бу авылга Петербург, Мәскәү, Казан, Вятка, Харьков, Томск, Иркут, хәтта Финляндияләрдән адәмнәр килер вә бер җире тәмам авыру улган затлар улыныр иде.
Хәтта узган елны Венгрия (Мәҗарстан) мәмләкәтеннән яшь бер мөгаллим бар иде. Ләкин һәр нәкадәр бу зат кымыз эчүчеләр җөмләсеннән күрелер исә дә боннан мең еллар элек ата вә бабала­ры бу тарафтан күчеп киткәнлектән, айлардан калган әсәрләрне тикшермәктә вә венгр теле илә башкорт теле арасында улган мөнә­сәбәтләрне белмәк өчен башкорт телен үгрәнмәктә иде. (...)
Әсма килеп кердеге көндә Йосыф бабай ханәсендә унбишләп кемсә кымызчы улынып, бонларның арасында унбиш-уналты яшьләрендә улса кирәк, гүзәл кыяфәтле, инсафлы, гаять мөлаем бер шәкерт тә бар иде.
Бу шәкертнең ошбу кыш көннәрендә сәламәтлегенә хәлел (ким­челек) килдегеннән, табиблар мәслихәте илә Казан шәһәреннән килмеш, бонда килдегендә юкарыда телгә алынган Будапештлы венгр илә белеш улмыш иде. Ләкин ул мосафир; боннан калкып Верхурал12 вә Уса өязләрене сәяхәт итмәгә китдеге көннән бирү көннәрене гаять күңелсезлектә кичерер иде...
Бу шәкертнең килдегенә тәмам бер ай уллыгыннан холкы, фигы­ле сыналмыш вә гаять гөнаһсыз бер бала идегенә канәгать иделмеш иде. Хәтта Йосыф бабай ханәсе дәгел, җөмлә игътибарлы затлар боны сәвәрләр вә балаларыны боның кеби шәкерт итмәгә омтылыр­лар иде.
Шәкерт илә Әсма бер-беренә очрашырлар вә тартынусыз сөйләшерләр иде. Әсманың кара хәбәрләренә вә хәсрәтле сәгатьләре идегене шәкерт белер вә бик тә кызганыр, әгәр дә эленнән (кулын­нан) килер исә, үз җаныны фида идәрәк Әсманың ата вә анасыны кире дөньяга кайтарыр иде. (...)
Бу кызга шәкерт үзе янында улган хикәят китапларыны сөйләр вә укытыр иде. Бу хәл бер ай дәвам итте. Ләкин бер-беренә тәмам мунис улмышлар (ияләшкәннәр) вә бер-бере илә рәхәт вә хозур тапмакталар иде. Бонлар арасында һичкемгә шөбһә салмаячак ул­ган саф бер мәхәббәт бар иде. (...)
Бер-беренә очрадыклары вакытта йөзләре нурланыр, йөрәкләре селкенеп, тезләре тетрәр, җөмлә шатлык вә хәсрәтләре онытылып, ялгыз карашларында бер-берене күрерләр. Әмма нәкадәр дә саф вә чын мәхәббәттер!.. (...)
Август башы килде, шәкертнең иптәшләре Казанга бармак өчен килмешләр вә боны да үзләре белән алып китмәктәләр иде. Мәдрәсә кагыйдәләренә күрә ошбу сәгатьтә калкып китмәк лазем иде.
Бонлар күзләрене яшьләндереп исәнләштеләр, тәкрар күрешмәк вә бер-беренә сердәш улмак вәгъдәсе илә саубуллаштылар. Ләкин бу кеби хушлашулар анчак саф мәхәббәт әһелләрендә генә ула бе­лер.
Шәкерт анасыннан ядкяр уларак калмыш һәм дә иң мозтар (ча­расыз) көннәрендә дә кулыннан чыкармамыш улган бер алтын тәңкәсенә бүләк итәрәк бирде. Әсма исә боны гадәттән тыш бер шатлык белән кабул әйләде. Боңа мокабил (каршы) уларак, анасын­нан калып та, зурлыгына күрә изүенә беркетелмеш улган көмеш балдак (хилкасыны) бирде...
Шайтан ялчысы
 
Йосыф бабай ханәсенә көннәрнең берендә мосафир бер хатын килде. Кырык яшьләрендә улган бу хатын, үзенең хәбәренә күрә, аслы "Ф..." шәһәреннән вә исеме дә Хәмидә улып, ерак бер җирдән кайтып килмәктә имеш.
Бу хатын Әсманың анасы улган Гайшә абыстайның белешләреннән вә якын дусларыннан идегене вә Әсманы да "Ф..." шәһәренә бер-ике айга кунакка алып китмәк өчен бонда тукталдыгыны бәян әйләде вә Йосыф бабайдан рөхсәт сорап, соңра үзе китереп тапшырмак улып сүз бирде. (...)
Унбиш көн соңында Хәмидәдән килмеш улган мәктүбтә Әсманың тир (тиф) илә хәстәләндеге хәбәр бирелде. Боны ишетеп Йосыф бабай бик рәхәтсез улды исә дә, нә әйтсен, бу көнгә кадәр үз гоме­рендә шәһәргә бармадыгыннан, тимер юл вә пароходларны күрмәдегеннән, йортта эш күп уллыгыннан, үзе Әсма янына китмәгә мөмкин дәгел иде. Барып та нә кыйлсын!..
Өч көн соңра килгән мәктүбтә хәстәлеге агыр вә бер атна соңында килгәнендә – бик агыр, ниһаять, өч көн соңра килгәнендә вафат улдыгы бәян иделенде. (...)
Теләнче кыз
 
Вокзалда поездның төн тарафында улган койрыгында гайне (нәкъ) почта арбасы тугырысында (бәрабәрендә) бер теләнче кыз улыныр иде. Ошбу мөслимә теләнче озын буйлы ләкин арык вә ак чырайлы (чәһрәле), кара күзле вә гүзәл кашлы, яше бәлки уннарда улыныр иде. Башына багламыш нәрсәсе йон шәл улып, ләкин сәламәт җирләренә нисбәтлә (караганда) ертык урыны күбрәк вә бу ертык­лардан сачлары чыкып, тузылып, җил илә селкенеп торыр иде. Йон шәл идеге ялгыз бәгъзе кисәкләреннән аңлашылыныр иде. Өстендә кырык ямаулы, җитмеш ертыклы бер бишмәт улып, бу бишмәттән һич манигъсыз (тоткарсыз) җил бер тарафыннан икенче тарафы­на үтеп йөрер иде. Сул тарафында гәүдә буенча асылмыш бер кап­чык улып, ләкин капчыкта һичбер ертык вә тишек күрелмәс, бөтен иде.
Ай, бу капчык, вай, бу капчык!.. Сөйләдегемез кызга асылмага һич килешмәс иде. Ләкин нә чара ки, баш язисы (язмыш төшүе) буйлә имеш тә, асылмыш, боңа нә чара?!.
Дидегемез теләнче кызның аягында ташландык резинка калош улып, балтырлары (балдырлары) ачык улдыгыннан, өшеп кып-кызыл улмыш иде. Ике күзеннән яшьләре тамчылап торыр вә үзе дә бизгәк чирле кемсә мисалында дер-дер калтырар, тешләре дә бер­беренә шак-шак сугылыныр иде.
И гаҗәеп хикмәт! Җөмлә инсаннар, бер ата вә бер ана баласы улдыклары хәлдә (безнең ышануыбызга күрә), кыйсмәтләре пәк мөхтәлиф (алган өлешләре тигезсез), табигатьләре дә төрлечә, бәхетләре дә карарсыз мөтафавиттер (бик аерылып торадыр).
Бере нә кимәгә белмәдеге хәлдә, икенчесе кияр өчен һичнәрсә булмамактадыр. Бере бик төрле гыйззәт вә назларга мөстәгърәкъ (күмелгән), ул бере этләр кадәр улсын рәхәт күрмәмәктәдер. Бере салкын бураннарда, кар-ягмурларда, суыкларда туңып, ягмурларга чыланып, ризык эзләп йөрдегендә, ул беренең дөньяда буйлә кемсәләр улыначагы да хәтеренә килмәс.
Хәтере табылмак өчен бер яр вә харам дәгел хатынга асылташ­лар бүләк иделлеге хәлдә, адәмлек хакы өчен улсын, икенче беренә ун копеек улсын бирелмәс.
Башка теләнчеләр һәркемнең артыннан, гүя алачаклары бар кеби сорап йөрдекләрендә, бу кыз туктамыш урынында гүя җансыз нәрсә вә йә күләгә мисалында, һич тибрәнмәй вә кузгалмай торыр иде. Әгәр дә дикъкать иделенеп күрелсә иде, әлеге кызның теләнче­леккә үгрәнмәдеге вә яки теләнче улырга эстәмәдеге аңлашылыныр иде.
Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр
 
"Ф..." шәһәрендә, ... урамында үз ханәсендә Зәйнүш абыстай исе­мендә бер хатын тормыш итмәктәдер. Бу хатынның исеме бөтен Башкортостан губернасында билгеледер. Тупрак13 сатар өчен килмеш башкорт вәкилләре боның ханәсенә нөзүл идеп (төшеп, тук­тап), айлар илә вакыт калырлар вә тупракларына сәхиб (ия) таба алмый йөрдекләрендә, Зәйнүш абыстай ярдәме илә эшләрене җиренә куярлар.
Зәйнүш абыстайның һәртөрле халыктан дус вә белешләре күп улыр, дөньяның рәвешене гүзәл аңлар вә заманага ярашлы хәрәкәт итмәк юлларны да белер. Җир сатучы башкортларга алучы таптыгы кеби, җир алучы нимсәләргә, латышларга, хохолларга да сатучы табар. Шәһәргә килеп, хатыннары яннарына озак вакыт кайта алмай тормакта улган кемсәләргә дә хаҗәт улган шәйләрне табып китерер, мохтаҗ итмәс иде.
Зәйнүш абыстай, башка хатыннар кеби гакылсыз улмай, күп шәйләр белер иде. Бу белүе сәбәбеннән күп мал тапмыш, хәтта ошбу ханәсене бер копеек акча сарыф итмәй, бер бай баласыннан бер хезмәт бәрабәренә алмыш вә соңра закон буенча беркетеп, бал капкан кебек ләззәтле идеп йотмыш иде. Һәр нәкадәр үзе кечкенә гәүдәле исә дә, карыны иркен вә мәгъдәсе (ашказаны) сәламәт улдыгыннан, күп шәйләрне ашар, вә җөмләсене һич мәшәкатьсез сеңде­рер иде.
Бер аралык хәйлә кәгазе язмак тугырысында хөкем астында кал­ды исә дә, диңгезгә батып, коп-коры чыкмыш кемсә мисалында, һиммәте сәясендә һичбер керсез котылмыш иде...
Ләкин соңрак заманнарда Зәйнүш абыстайның яшь вакытлары үтеп, һиммәте азайды, куәте тәнәззел идеп. (төшеп, түбәнләнеп), шөһрәте дә кимеде. Дәгъвалы вә гаугалы тереклекләргә булдыра алу, кулдан килү куәте калмадыгыннан дуслар, белешләр таралды, җилдән килмеш маллар да давылга китте. Нәкадәр орлык сачмыш исә, җөмләсене үзе урды, вә кешегә хәзерләмеш чокырларга үзе төшеп, олуг бәдбәхетлеккә калды...
Ләкин эт, тәненнән җаны чыкканча һәмишә эт улып, этлегене итәр. Ошбуның өчен бу хатын да дөнья көтмәгә башка бер юл тап­ты. Шуйлә ки: атасыз вә анасыз калмыш яки караучысыз улмыш ятим кызларны җыеп теләнчелек иттерер вә анлар җыеп китермеш акчалар илә көн уздырыр иде. Шул сәбәптән теләнче кызларының саны һәрвакыт тукыз-уннан ким улмаз иде...
Үтмеш бүлекләрдә сөйләмеш улдыгымыз теләнче кыз да Зәйнүш абыстайның теләнче кызларыннан бере улачак иде."Улачак" дидек, чөнки бу хатын кулына төштегеннән соң бу сәфәре әүвәлге сәфәре иде. Чибәрлек вә гүзәллеге җирендә, сөйләшүе ләззәтле, үзе дә га­ять тә җазибәле (сөйкемле) улдыгыннан, тиз көннән боннан элек китмеш теләнче кызлар урынына-бу да китәчәк иде!..
И хөрмәтле ислам байлары!.. Вай, бай угыллары!.. Күрсәтегезче, сезләрнең акчагыз кемнәрне һәлак итмәс!.. (...)
Яшь кыз вә хатыннар
 
"К..." шәһәрендә улган хәстәханәләрнең берендә уннан артык мөслимә хәстәләр улынып, бонлар янына дәхи аякы сынмыш яшь бер кыз китерелде. Бу кыз, аягыны бәйләгәннәре вакытта һәр нәкадәр бер дәрәҗә кычкырмага вә шикаять итмәгә мәҗбүр улды исә дә, соңра рәхәтләнеп уйкыга китте.
Өч атна кадәр салынмыш урынында яттыгыннан сон, култык та­ягына таянып хәстәханә эчендә йөрмәгә рөхсәт улынды. Бонда ул­ган мөслимә хатыннар элек хәлдә бу кыз янына үзләре килеп утырдыклары кеби, боннан соң мәзбурә (әйтеп үтелгән кыз) дә анлар янына барыр улды.
Сәламәтләнмеш хатыннар чыгып, анлар җиренә яналар килеп-китеп торырлар, яшь кыз исә озын вакыт бонда калдыгыннан һәрберенә таныш улыр иде. (...)
Бу яшь кыз китап вә хатлар укымак илә генә дәгел, хатыннар­ның үтенүләрен тыңлап, йортларына, якыннарына хатлар да язар иде. Хәтта мөселман хатыннары өчен гомумән бер язучы улмыш иде. (...)
Яшь кызның аягы тәмам сәламәтләнеп, чыкар көннәре якын кал­дыгында хәстәханәгә дәхи бер хатын китерелде. Ләкин бу хатынны күреп бөтен хәстәханә халкы "Аллаһы Тәгалә сакласын..." дия җәнабе Илаһига ялвармага башладылар...
...Бу хатын уникенче бабта сөйләмеш улган Хәмидә имеш!.. Без­нең Муса белешемез дә мәгълүм эше сәбәбеннән җәзага дучар ул­мыш имеш!..
Ана илә кыз
Волга буенда улган пароход контораларының береннән утыз чак­рым ераклыкта улган ислам авылында ялгыз бер кечкенә һәм дә пәк кечкенә бер үдә14 хатын кызы илә торыр иде. Бу кечкенә вә яртысы җир астында улган бинага һәр айда кырык тиен хак бирерләр иде. Ошбу акчаны һәм дә үзләренең карыннарыны туйдырмак өчен хезмәт итмәгә мәҗбүр улырлар иде. Кыш көннәрендә хак илә җеп вә йон эрләрләр, киндер сугарлар, көз көнендә балчык басып өйләр сылар­лар, җәйлектә көнләп кыр эшене эшләрләр. Бу сәбәптән ач-ялангач улмаслар иде. Хатынның исемене белмәермез. Ләкин кызның исеме Зәйнәп вә атасы да Госман исемендә идеге мәгълүм иде.
Ошбу авылдан китеп сәүдә итеп тормакта улган бер сәүдәгәр Мәкәрьядән15 кайттыгында, якыннары илә күрешмәк өчен Туктамыш иде. Үз ханәләрендә хезмәт итмәк өчен юкарыда сөйләдегемез тол хатынны үзе илә бергә бармасы хакында тәкъдим итте. Хатын кызы илә берлектә улмак шарты илә бу тәкъдимне кабул итте. Вә җөмләсе берлектә сәфәр әйдәделәр.
Бонлар ничә көннәр соңында "Г..." шәһәренә җиттеләр. Мәгәр дә Салих байның тәрбияханәсе ачылмагы шәһәр эчендә шаигъ улмыш (таралган) иде. Бу сәүдәгәр исә бер тамак расходы аз улсын нияте илә, кызны әлеге тәрбияханәгә бирмәк тугырысында хатынга киңәш бирде.
Хатын да байның бирмеш гакылына вә үгрәтмеш дәресенә күрә Салих байга барып, ялгыз бер ятим кызы илә урамда калдыгыны сөйләде, һәм нәкадәр буйлә алдап хәйләләр кормас исә дә, кызы тәрбияханәгә алыныр иде. Ләкин сәүдәгәрнең үгрәтдеге илә гамәл итмәгә мәҗбүр улмыш иде...
Ләкин бәракәт бирсен ки, Салих бай күп төпченмәде дә, Зәйнәп кабул иделенәчәк улды...
Тәрбияханә
 
"Г..." шәһәрендә мөселман ятимнәренә махсус улган тәрбияханәдән хәбәрегез бармы?.. Улмаз исә, боерыгыз, боның хакында сезләргә бер-ике сүз сөйләялем: бөтен Азиягә исеме мәгълүм улган Салих бай "Г..." шәһәрендә ир вә кыз балалар өчен ике бүлектән гыйбарәт бер ислам ятимханәсе төзегән иде.
Тәрбияханәнең ирләргә махсус бүлегенә дәгел, бәлки хатыннар­га махсус улган бүлегенә боерыгыз, сезләр илә бәрабәр кереп күрәлем. Курыкмагыз, кермәгегез хакыйкать дәгел, бәлки фараз вә хыялыйдыр.
Олуг бер залда уникешәр гадәттән гыйбарәт улдыгы хәлдә, алты саф уларак тезелмеш кыз балалар күрелер. Аякларында ап-ак оек, өсләрендә яшел материядән күлмәк, ак киндердән ал япма, башла­рында кызыл хәтфә (катыйфә) өстенә чикмеш калфак, аның өстендә зәңгәр төстә кечкенә шәл салынмыштыр.
Сафларның бер башында дин мөгаллимәләре ике мөслимә, икен­че башында һөнәр мөгаллимәләре улган өч рус хатыны вә бонлардан бер тарафта гарәп теле, фарсы теле мөгаллимәсе вә ятимханәнең мөдирәсе, дәхи өч мөслимә булынып, анлар артында конторада дәфтәр тотучы язып баручылар вә иң соң урында тәрбияханә хадимнәре тезелеп, җөмләсе бер кыяфәт үзәрендә тезеленеп тормакталардыр.
Беренче сафның тәмам урта бер җирендә, башында чуар чалма, өстендә сөт кеби ак җилән улдыгы хәлдә бер карт хәзрәт кызларга каршы тордыгы хәлдә күреләдер. Ак сакалы, мөлаем сүзе, нурлы йөзе, саф күңеле бу урында телгә алынмага яраклыдыр. (...)
Югарыда әйтелгән кызлардан күпләре тегеш, чигеш, нәкыш һөнәрләре үгрәндекләре кеби, өсләрендә улган киемнәре үз кулла­ры илә тегелмеш вә эшләнмеш имеш. Кул һөнәрләреннән күп шәйләр камил кызыксыну илә олуг магазин (мәхазин)нар тарафыннан алынмакта имеш.
Мөгаллимә ханым
 
Кичкән бүлектә ишарәт иттегемез мөслимә мөгаллимәләрдән бе­ре хикәямезгә мөнәсәбәтле уллыгыннан, бу җирдә аның тугырысында дәхи беркадәр сүз сөйләмәк икътиза (кирәк) идәр. Бу мөгал­лимә егерме яшьләрендә бер кыз улып, ошбу тәрбияханәнең иң элек чыкмыш сачкәсе вә яки беренче уларак пешмәк җимеше иде. Ятим­ханәдә алты ел тәрбияләнеп вә гыйлем-мәгърифәт алып, имтихан бирдеге соңында, ошбу тәрбияханәгә мөгаллимә... улынмыш иде.
Бу кеби милләт аналары арабыздан зоһур иттеге (килеп чыгуы) җөмләмез өчен бер ифтихар (горурлык) улдыгы кеби, исемнәре дә милләтемез өчен бөек бер бәхеттер. Ләкин "мөгаллимә ханым" тәгъ­бире илә хикәят итмәк җиңел улдыгыннан, безләр хәзерге боның мөбарәк исемнәрене зикер итмәермез. "Хәзерге" дидек, чөнки киләчәктә дөрес вә асыл исеме зикер иделенер вә күп хәлләре мәгълүм улыр. Ихтимал ки, бу кыз бу әсәрнең иң беренче баһадиры ула белер. Безләр мөгаллимә ханым дия хикәямездә дәвам итәчәкмез.
Мөгаллимә ханым яшь вакытында ата илә анадан мәхрүм калмыш улган бер ятим кыз иде. Салих бай тәрбияханәсе ачылдыгында иң элек кабул ителгән кызлар илә берлектә тәрбияханәгә кабул улынмыш иде. Тәрбияханәдә улган дөрес тәрбия сәясендә вә хосу­сан ахыр сыйныфларында карт хәзрәт килдегендә аның гүзәл нәсыйхәтләре вә мэбзул (мул, күп) улган һиммәтләре (тырышлык­лары) сәбәбеннән, әхлагыны гаять гүзәлләштермеш иде. Тәрбия­ханәдә улган җөмлә ятимнәр ханымны үзләренең аналары мәртәбәсендә сәвәрләр иде. Чыннан да, һәр нәкадәр тугдырмыш анала­ры дәгел исә дә, аналарыннан артык шәфкатьле вә аналарыннан күп мәртәбә мәрхәмәтле улып, җөмләсене яклар һәм ярдәм итәр иде.
Мөгаллимә ханымның, туганым, карендәшем, балам, бәгырем, дия ачык йөз вә ләззәтле сүзләр илә бирмеш нәсыйхәтләре, ятим бала­ларга Наполеон гаскәреннән артыграк эш күрер вә көлемсерәп сөйләмеш юатулары балаларга елдырым16 кеби тәэсир бирер иде.
Инсанның яшьлегендә алмыш тәрбиясе каберенә кадәр берлектә улыр, аерылмас. Бу исә гакыллы кемсәләрнең тәҗрибәләре илә ис­бат ителмеш бер шәйдер...
Тәрбия голәмасы фикеренә күрә, гаилә – кечкенә бер дәүләт кебидер. (...)
Әдәбият илә шөгыльләну-күңелене сафламак вә нәфсене тәрбия итмәк бабында иң әсәрле углан дәвадыр. Шуңа күрә, хатын улган кемсә әдәп китапларыны укудан һич вакытта мөстәгъни (хаҗәтсез) улмас. Гарәби, фарси, төрки телләрене белгән затлар өчен һәртөрле әдәп китаплары бардыр. Шуңа күрә, гаилә башлыгы вә милләт ана­сы улган хатын буш вакытларында бонлар илә гомер кичерер вә әдәби мәҗлесләр корып, кул астында улганнарга гүзәл әхлак вә гыйбрәт дәресләре сөйләр. Буйлә итмәкнең файдасы гаилә вә өммәт өчен чиксездер.
Мөгаллимә ханымда бу камиллекләр җөмләсе бардыр...
Хикмәт хаҗиның соңгы көне
 
Бикбулат хәзрәт ир уртасы улып, сакаллары агара башладыгы бер вакытта, кара кашлы, ак йөзле, симез бәдәнле бер кызның калпаганы кырын салып, каршысында тордыгыны җаны эстәмәгә баш­лады. Әүвәлге абыстай күп хәстәлекләр күреп өшәнгән вә балалар тәрбия итеп мәшгуль улдыгыннан әүвәлге төсләрене ташлаган, уен-көлкеләрдә дә артык рәгъбәте (теләге) калмаган иде...
Ләкин алыначак хатын бөек бер бай кызы улмадыгында, каршыга килеп, киенеп, бизәнеп тормагы мөмкин улмадыгыны гүзәл аңладыгыннан, Бикбулат хәзрәт тә олуг һәм дә иң олуг бер сәүдәгәр кызы эзләр иде...
Дөньяда бар нәрсә, тырышлык камил улмак шарты илә, әлбәттә, табылыныр. Бикбулат хәзрәткә дә җаны арзу әйләмеш рәвештә бер кыз табылды. Бу да Хикмәт хаҗиның Габбас меллага бирмәк фике­рендә улган бишенче кызы иде. Вәгъдәләшлектән соң, никах көннәренә кадәр янә улган ике ай вакытта Бикбулат хәзрәтнең күрмәктә улган төшләрене, күңелендә улган хыялларыны һич сора­магыз... Бонлар исә сөйләп, язып аңлатырлык хәлләрдән дәгелдер. Энҗе калпакларыны киеп, муеннарына асылташларны асып каршысына килеп торачак бер кыз килмәгенә, күңел бозачак шәйләр улмасын өчен, Бикбулат хәзрәт карт хатыныны олуг вә кечек җиде бала­сы илә: "Үз көнегезне үзегез күрегез. Бәннән сезгә хәер-фатиха!" – дия авылның икенче бер очына бер ү(өй) салып, аерып чыкармыш иде.
Бикбулат хәзрәт: "Һай, көннәр бик озын үтә!"-дия, көн кичерә алмай йөрдегендә, ике олуг хадисә (вакыйга) булды. Бере-йөз мең рублялек сәнәд (вексель) җаваплылыгынча, Хикмәт хаҗиның хәзи­нәсендә улган барлык әйберләренә торг (мөзаядә) игълан ителде. Икенчесе – Мәкәрья базарына китмеш улган угылы, Казан шәһәрендә банкыдай илле мең рубля акча алып чыкмыш улдыгыннан дүрт-биш сәгать соң, бер фәхешханәдә кател улынып (үтерелеп), акчасы угырланды. (...) Хикмәт хаҗи урамда торып ач калды...
Хикмәт хаҗи, бу көннәр соңында фәкать берәр ай микъдары яшәп, бер башкортның иң зәбун (начар) бер ханәсендә вафат итте...
Мөгаллимәне таләпләр17
1901 сәнәсе җәй көннәре иде, мөгаллимә ханымны бердән ике таләп зоһур итте (сораучы килеп чыкты). Бере-...Таһир бай угылы Ибраһим, икенчесе... мөгаллим әфәнде иде. Таһир бай тиңсез бер бай улдыгы хәлдә, Ибраһим Таһир байның ялгыз бер баласы иде. Әмма мөгаллим исә... иң фәкыйрь бер зат иде. Таһир бай вә угылы Ибраһим һәркемгә мәгълүм улдыкларыннан, хакларында сүз сөйләмәк габәстер (файдасыздыр). Әмма мөгаллим әфәнде авылда мәктәбе иб­тидаи (башлангыч мәктәп) күрдегеннән соң, атасыннан мирас уларак калмыш өлешене акчага тәбдил идәрәк (алыштырып), ике йөз рубляне кесәсенә салып Казанга китмеш вә харикылгадә (гадәттән тыш) бер тырышлык белән ун сәнә укып, ошбу сәнәдә кайтмага илә "Г..." шәһәренә килмеш иде. Казан шәһәрендә Ислам гыйлемнәрендә мәһарәт (сәләтлелек) кәсеп иттегеннән башка Дарелмөгаллимин (Учительская школа) программасы нигезендә имтихан биреп, шәһадәтнамә18 алмыш вә хаҗәт әда идәр (үтәр) микъдарда французча, немецчә дә үгрәнмеш иде. Боннан башка бухгалтерия, матбагачы­лык гыйлемнәренә дә белер иде.
Бу ике таләптән һичбере икенчесенең сорадыгыны белмәерләр, бу хәл фәкать мөгаллимә вә Салих бай илә аның хатыны улган өч зат арасында мөштәрәк (уртак) бер сер иде. Салих бай вә хатыны исә мөгаллим әфәндегә бирмәгә камил дәрәҗә арзу итдекләре хәлдә, мөгаллимәнең үз күңелене белмәк эстәрләр иде. Әгәр дә бу мөгал­лимәдән башка бере улса иде, һич шөбһәсез Таһир бай угылы вә иң дөресе дә Таһир бай угылының байлыгын ихтыяр итәр иде. Ләкин мөгаллимә хисапсыз мондый бер байлыкны бер тарафка куеп, бернәрсәсе улмаган мөгаллим әфәндене ихтыяр итте...
Мөгаллимә илә мөгаллим гыйлем, мәгърифәт, гүзәл холык, тәкъва­лык тугырысында бер-беренә шулкадәр бәрабәр килмешләр иде ки, буйлә рәвештә бер-беренә бәрабәр килгән ир илә хатыннарга дөнья­да надир тәсадеф (сирәк очрашу) иделенер... Гали әфәнде (мөгал­лимнең исемедер) боннан ун-унбер сәнәләр мөкатдәм "Шәриф" авы­лында бер гами (надан) угылы улдыгы хәлдә, бу көндә, Гали әфәнде дип, шөһрәтле әдип вә мөхәррирләрдән улып, гаять мәгълүматлы вә гүзәл холыклы бер кызга ир улмак шәрәфенә иреште...
Иске кешедән яңа хәбәр
Мөгаллимә ханым Салих бай илә хатыны каршында үз балалары кеби могтәбәр вә сәвекле улдыгыннан, туйга хаҗәтле нәрсәләр анлар тарафыннан хәзерләнмәктә вә буйлә бер ятим баланы һәм иң яшерен серләренә сердәш улган вә һәрбер язуларыны укымакта вә язмакта улган иң якын балаларыны гакыллы вә гүзәл холыклы вә үзенә тиңдәш улган кемсәгә тапшырачак улдыклары өчен гаять сөенерләр иде. Туй вә никах көне бонлар тарафыннан рабигыләүвәл аеның уникенче көне уларак билгеләнмеш иде. (Әмма Таһир бай улы Ибраһим, кызга үзе өйләнә алмау ачуыннан, мөгаллимә мөсел­ман кызы түгел, дип, хөкем идарәсенә гариза бирә. Кызның тәрбияханәгә кергәнче яшәгән авылына кеше җибәреп, метрика дәфтәр­ләреннән эзләсәләр дә табалмыйлар. Мөгаллимә Салих байга үзенең ул авылда вакытлыча гына торганлыгы, андагы "анасы"ның да үзенең әнисе түгеллеге турында сөйли. – Төз. Ш. С.)
Салих бай:
–  Алай исә, атаң вә анаң кемнәр? Исемнәрене белерсеңме?
Мөгаллимә:
–  Атам Бикмәт авылында Габбас исемендә бер имам вә анам да Гайшә исемендә улып, бән дә ул вакытта Әсма исемендә идем. Ләкин озын маҗаралар соңында, әлеге хатын кызы улдыгым көннән баш­лап "Зәйнәп" исемене алдым. Тәрбияханәгә бу исем илә кабул ителдегем соңында, кем идегемне ачык белдерергә сәбәп улмадыгыннан, гариять улган (алып торган) "Зәйнәп" улып йөрдем...
Салих бай, тәмам бер хәйрәттә (аптырауда) калып, нә димәгә белмәеп торыр иде.
Мөгаллимә:
– Әфәндем, бонлар бәнем тарихымның соң кәгазьләредер. Мөсагадә итәр исәгез (мөмкинлек бирсәгез), башыннан сөйләялем дә, төп чыгышым, кем икәнлегем, ачык мәгълүмегез улсын, бу көндә атам да сез, анам да сезсез!..
Салих бай:
– Хикәятеңне белдем. Ләкин бу гаҗәп вакыйга сәбәбеннән бер­кадәр һушым китте дә сөйләшә алмый тордым. Азрак утыр! Бонда дәхи бер башка эш килеп чыкты (бу вакытта дүрт-биш минут кадәр читкә чыгып йөреп килде).
Мөгаллимә:
– Әман19, ярабби, хәерле улса иде!
Салих бай:
– Атаңны күрер исәң, таный алырсыңмы?
Мөгаллимә:
– Күрмәк насыйп улса, әлбәттә, таныр идем, һәр нәкадәр аерылдыгым вакытта яшь идем исә дә, йөзе вә кара сакалы төштә күрдегем кеби һәмишә хыялымдадыр. Ләкин вафат улган кемсәне күрмәк һич мөмкин улырмы?
Салих бай:
– Атаң вафат дәгел, бәлки сәламәттер. Ошбу шәһәрдә, үзегез тормакта улган тәрбияханәдә улган карт Юныс хәзрәттер. Хәзер чакырттым, атаң илә күрешәчәксең. Инде бер туй җиренә ике туемыз улачактыр. Бу кеби бөек мәрхәмәт вә нигъмәтләргә дөнья йөзендә бездән башка һичкем ирешмәгән вә улмас. Безнең сәбәбемез илә аталы-кызлы улачак вә һич өмет ителмәгән ләтыфләргә мәзһәр улачаксыз (киң бәхетләргә ирешәчәксез).
Мөгаллимә:
– Юныс хәзрәт бәнем атам улачакмы?
Салих бай:
– Сән Зәйнәп исеме илә йөрдегең кеби, атаң да Габбас улдыгы хәлдә, бәгъзе сәбәпләргә күрә, Юныс исемене алмыштыр. Бу сәгатьтә бонда килеп җитешер.
Мөгаллимә:
– Йа Алла! Бу нә хәл! Ярабби! Хәлемә мәрхәмәт әйлә! Гакылы­ма куәт бир! Дәхи нә хәлләр күрәчәкмен! Дөньяның күп зәхмәтләренә күрдегем соңында, инша Алла, боннан соң рәхәт күрәчәкмен! Йа Алла, мәрхәмәт!..
Тәрбияханәдә улган карт хәзрәт килеп кердегендә икенче бер бүлмәдә хәлдән хәбәр бирдеге соңында, һәр икесене күрештерде. Бонларның бу вакытта улган шатлыкларыны, кочаклашып аглаштыкларыны вә башка хәл вә рәвешләрене сөйләп аңлатырга көчебез җитми. Бу кеби олуг бер шатлыкка бары тик ялгыз Гайшә абыстай катнаша алмады, имде боның өчен ахирәттә тиңсез шатлыклар күрсен.
Озын мәҗлес вә сөйләшеп утырулар соңында, тәрбияханәсенә кайтырга дип, Салих бай ханәсеннән чыктыгында, Әсма ханымга бер фәкыйрә хатын тугыры килеп, кулыны сузды. Аяклары улмадыгы сәбәптән бәләкәй арбага утырып, ике яктан ике таяк ярдәме илә йөрмәктә улган бу хатынны күреп бик тә кызганды. "Һай, без сәламәтлек нигъмәтене белеп шөкер итә алмыйбыз. Бонә Аллаһы Тәгаләнең нә хәлгә төшмеш бәндәләре бар", – дия, кесәсеннән ике-өч данә көмеш тәңкә алып, садакасыны биреп китте.
Бәхетле Әсма
12 нче бабта Йосыф бабай ханәсеннән Әсманы Хәмидә исемендә бер хатын алып киттегене сөйләмеш идек. Бу хатын, кәндесе сөйләдеге рәвешчә, Гайшә абыстайның белеш вә дусларыннан дәгел, бәлки дөнья вә ахирәт дошманы иде. Күрендеге кеби яхшы хатын да дәгел, бәлки шайтан ялчысы улып, адәм башына хәсрәт, милләт өстенә бәла китереп йөрүче иде. Ятим бичара кызларны вә садәдил (бер­катлы) яшь хатыннарны аулап фәхешханәләргә китереп сатар иде. Гөнаһсыз балаларны вә саф, намуслы хатыннарны буйлә рәвештә хараплык коесына ташламак, дөнья вә ахирәт бәдбәхет улмакларына сәбәп улмак, боның каршында урманнан куян тотып та базарга чыгарып сатмак дәрәҗәсендә җиңел бер эш иде. Дөньяда нәләр улмас, нәләр!..
Риваятьләргә күрә, арамызда бу кеби хәрәм кәсеп итүче дәхи бер чук Хәмидәләр улынып, харап улучы Әсмалар, Хәсәнәләр сан­сыз имеш! (...)
Әсма, әгәр дә... буйлә бер тәрбияханәгә төшмәй, баттыгы шәрирләр (җинаятьчеләр) арасында калмыш улса иде, шөбһәсез, бер Хәмидә вә Зәйнүш улыр иде. Әгәр дә Зәйнүш илә Хәмидәгә Әсма тәрбиясе насыйп булса иде, бәлки Әсма дәрәҗәсендә гүзәл холык­лы, мәрхәмәтле, тәкъва, диндар бер милләт аналары ула белерләр иде.
Хәмидә "Ф..." шәһәренә киләрәк, Әсманы белдегемез Зәйнүшкә тапшырды. Ләкин бу вакытта Әсма тиф хәстәлегенә дучар улып, өч ай микъдары агыр ятты. Бәгъзе вакытлар Хәятыннан өмит һәм ки­селде исә дә, ахырында шифа кәсеп итте вә хәстәханәдән Зәйнүш үз ханәсенә алып килде, вә бу вакытта Зәйнүш өйрәтүенә күрә Хәмидә тарафыннан Йосыф бабайга мәктүпләр вә ахырында бәгъзе әйберләре вә шәһәрдә улган имам исеме илә бер ышаныч язуы җибәрелде. Ләкин бу язу имам язуы улмай, фәкать аның исеменнән язылмыш иде.
Соңра беркөн Зәйнүш Әсманың башка хезмәтләр өчен яшьрәк улдыгыны фикерләп, бераз вакытлар теләнчелек иттермәк улып, хәзерләмеш киемнәрне кидермәк улды. Бичараның затлы, бөек та­бигате мондый зилләтләргә (хурлык, түбәнлекләргә) риза улмадыгында, Зәйнүш тә ишегене бикләп, сүс чыбыркыны урыныннан алып, мескинәне ярмага башлады. Бу чыбыркы боннан элек тә күп бала­ларның яшьләрене агызмыш, аһларыны да күкләргә чыкартмыш иде.
Ата вә анасыннан каты күз җәзасыны күрмәгән гөнаһсыз бала, элек мәртәбә уларак адәм сурәтендә улган эттән камчы җәзасыны тартты. Бичара нә итсен! Тугыз-ун яшендә улган вә авылда терек­лек иткән, нә закон вә нә тел белгән кыз бала шәһәрдә хәлене кемгә сөйләсен вә кемнән ярдәм сорамага белсен. Авыл халкы һәрнәрсәне сорап вә һәрнәрсәне күреп йөрдегендә, шәһәр халкы боның киресе­дер. Араларында ялгыз бер стена улган күршеләр берлектә ун сәнә торырлар, берсенең хәлене икенчесе асла белмәс.
Бер атна соңында Зәйнүш тарафыннан "Киенегез!.." командасы бирелдегендә, җөмлә балалар, киемнәрене киенмешләр вә камчы ачысы онытылмадыгы, хәтта гомер барынча онытылачак улмадыгы сәбәпле, Әсма да киенеп, теләнче кызлар илә берлектә нәкадәр ерак улган вокзалга китте. Вокзалда нә хәлдә тордыгы исә 13 бабта укылмыштыр.
Зәйнүш үзе дә, һәрвакытта улган гадәте үзәрендә, рус хатыны сурәтендә киендеге хәлдә, вокзалда улыныр вә гаскәренә дә һич­кемгә белдермәй нәзарәт (контроль) итәр иде. Бер аралык Зәйнүш ишарәт илә Әсманы вагонга алып керде вә шул сәгатьтә кузгалып та киттеләр. Мәгәр дә бу вагонда Дарвин мәймүннәре илә Эрбет базарыннан кәсеп итеп кайтучы бер хатын бар имеш. "Эт үз иптәшене табар" дидекләренчә, Зәйнүш тә бу хатынны белеп, Әсманы сатмыш вә үзе икенче мәнзилдә (тукталышта) төшеп калмыш иде. Хәлбуки, Әсма сатылынып йөрмәктә улган сандугач кеби, үз хәленнән асла хәбәрдар улмаер иде. Ләкин теләнче киемнәре салынып, гадәти ки­емнәр киендерелмеш иде.
Бичара бер вакытта Казан шәһәренә килде, бер һәлакәт чокы­рыннан котылганы хәлдә икенче бер һәлакәт коесының агызына җитеп туктамыш вә төшеп китмәгә дә ялгыз ярым аршин калмыш иде. Байлар акчасы кемнәрне һәлак итмәер? Байларның эч пошула­ры нә кеби газиз балаларны вә шаян мәрхәмәт затларны дөнья вә ахирәттә зур вә зар итмәер?..
Бичара Әсма бер байның нәфсене хозурландырмак вә эч пошуыны бастырмак өчен хәзерләнмәктә, хәзерләнмәктә дәгел, хәзер кылынмакта иде...
Усаллар арасында Әсма зарарсыз хезмәтләр илә мәшгуль ула­рак беркадәр көннәр гомер уздырдыгында, югары каттан түбән катка төшеп килмәктә икән, баскычтан ялгыш егылып төште дә аягы сынды...
Боның үзәренә Әсма да хәстәханәгә җибәрелмеш иде. (...)
Ләкин бу кызның ятим вә һичкеме юк идегене белдеге илә, шул көннәрдә хәстәханәдән чыкачак бер картчык үзе илә бергә авылга алып китеп, кызы итеп тәрбия итәчәк улды. Бер ай микъдары бергә торып, хәле мәгълүм улдыгыннан, хосусан догасыны укыдыгыннан соң, бу хатыннан чиксез шәфкать вә мәрхәмәт күрә килдегеннән бәрабәрендә китмәктән курыкмас иде.
Тулы җәрәхәт илә Хәмидә хәстәханәгә килеп кердеге көндә Әсма да картчык илә чыкып авылга җәяүләп киттеләр. Әгәр дә бер кич кунмыш улса иде, үзен угырлап китмеш улган Хәмидәне танымыш улачак иде.
Гаҗәеп тәсадефдер ки (көтмәгәндә очрашу), Әсма Хәмидә илә Зәйнүшне күзе илә күрдеге хәлдә һич танымамыш вә хәлләренә мәрхәмәт итеп, яшьләрене агызып кызганмыш иде. Хәмидәне хәстәханәдә күреп, Зәйнүшне дә боннан ничә сәнәләр соң "Г..." шәһәрендә күрмеш иде. Хәтерлисездер, Әсма ханым атасы Габбас мелла илә очрашкач, тәрбияханәгә кайтмага чыктыгында аякларын­нан мәхрүм калган бер хатын теләнчегә тугыры килеп, садака би­реп китмеш иде. Бу фәкыйрә хатын үзен камчы илә ярган Зәйнүш иде...
Ир һәм хатын
Никах вә туйлар узгач, кыз илә егет бер-бере илә күрештекләре кичәнең иртәсендә ире (кечкенә кулында улган балдагыны салып ханым әфәндегә бирдегендә):
– Һәр нәкадәр кыйммәтле дәгел исә дә, гаять тә кадерле улган бу балдакны сәңа бүләк иттем, кабул боер!..
Хатыны:
– Рәхмәт, нә бирелер исә, сәннән бирелмеш нәрсә бәнем өчен һәм кадерле, һәм кыйммәтледер. Кадерле нәрсә һичкем каршында да кыйммәтсез улмас.
Ир:
– Морадым чыннан да кыйммәтсез димәк иде. Юкса, дидегең кеби, бәнем өчен сабавәт (балалык) вакытымда вә шәкертлек көннә­ремнең сачәк кеби чагында иң кызганмакта улдыгым бер ятим кыз­ның үзем кеби ата вә анадан мәхрүм улган бер гаҗизнең ядкяре улдыгы җәһәте илә һәм кыйммәтле һәм кадерледер.
Хатын:
– Ләкин бу балдак балаларның дәгел, зурларныңдыр.
Ир:
– Аңа да анасыннан калмыш вә анасының ядкяре иде. Кымыз эчеп тордыгым авыл имамының (атасының исемене белмәерем) кы­зы иде. Аһ, бичара, нәкадәр шаян мәрхәмәт иде. Фәкать бу дөнья хәсрәтләреннән котылды. Чөнки Казанга бардыгыннан өч ай соң вафат улдыгыны ишеттем. Үзе һәмишә хәтеремнән китмәер.
Хатын:
– Эм... эм... (балдагының астында улган тамгаларга бакып вә са­чы очына тагылмыш бер алтын тәңкәне иренең кулына бирәрәк):-Ул балага шундый бер алтын тәңкә бирдегең хәтереңдә юкмы?
Ир:
– Бирдем, бу көн кеби белерем. Ләкин боның кеби дәгел, хәте­рем ялгышмаса, бу тәңкә бәнем бирмеш тәңкәмнең үзе кеби күре­лер. Бонда нә сер бар?.. Боны сәңа кем бирде?..
Хатын:
– Икенче мәртәбә күрештегемез көндә кире үземә бирмәк шар­ты илә ошбу балдакны алган зат бирде. Ялгышмас исәм, иптәшләрең илә Казан шәһәренә укырга киттегең вакытта исәнләштегемез сәгать­тә син бирдең!..
Укучылар үзләре белер ки, ошбу мөгаллим 11 бабта язылган яшь шәкертнең үзе имеш. Бу хәлләре мәгълүм улдыгында, бонларда хасил улган әсәрне (тирән кичерүле хәлне) бәян әйләмәк һич мөмкин дәгелдер. Дөньяның бонча мәшәкатьләрене күрдекләре соңында Әсма илә Габбас җәнабы Илаһиның бу кеби ләтыйфларына (мәрхә­мәтләренә) мәзһәр (лаеклы) улдылар. Адәмнәр, кирәк яхшы, кирәк яман улсын, гамәлләренә күрә җәза күрерләр...


_________________________
(1903)
* Бу әсәр – XX йөз башы татар поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдемәнд (Закир Рәмиев, 1859 – 1921) шигыре.
1 Әсәр кыскартып алынды. Аңлашылмаган сүзләрнең кайберләренә автор үзе җәяләр эчендә аңлатма бирә барган. Язучының шул алымын саклаган хәлдә, тексттагы күп кенә сүзләр һәм гыйбарәләр төзүче тарафыннан хәзерге телгә күчерелде.
2 Тәкъва – дин кушканны тына эшләү, диндар булу.
3 Мәхдүм вә мәхдүмәләр – мулла уллары һәм кызлары.
4 Һиммәт – теләккә омтылу, эш белән кайгыртучанлык күрсәтү, тырышлык.
5 Фәтва – нинди дә булса бер эшне эшләү дин-шәригать ягыннан дөресме-түгелме икәнен күрсәтеп бирү, хөкем чыгару.
6 Гавам – гади халык, масса.
7 Гөфтегү – кара-каршы сөйләшү, әңгәмә.
8 Вәзен – шигырь үлчәме, ритм.
9 Кадимче, иске фикерле муллалар балаларны укытуда кара тактага язу һ. б. шундый яңа алымнарга каршы торганнар.
10 Иганәт, иганә – ярдәм, булышлык; берәр яхшы эш өчен халыктан җыелган акча.
11 Вәхи – берәр фикерне Алла тарафыннан пәйгамбәрнең күңеленә са­лу, күктән боерык, хәбәр җиткерү.
12 Хәзерге Чиләбе өлкәсендәге Верхнеуральск шәһәре.
13 Тупрак – җир, җир биләмәсе мәгънәсендә.
14 Үдә – өйдә (диал.).
15 Түбән Новгородта һәр жәй саен була торган зур ярминкә – Мәкәрҗә ярминкәсе.
16 Елдырым – төнлә яки кичен офык читендә ялт-йолт итә торган як­тылык чаткысы (еракта яшен яшьнәү чагылышы); аҗаган; яшен (диал.).
17 Таләпләр – теләүчеләр, сораучылар.
18 Шәһадәтнамә – таныклык язуы, диплом, аттестат.
19 Әман – иминлек; коткарыгыз, мәрхәмәтле булыгыз!

Теги: Ризаэддин Фәхреддин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру