Арчалар якташлары белән горурлана: Галиәхмәт Шаһигә 70 яшь
Тормышта үзенең тыйнаклыгы, сабырлыгы, тормыш авырлыклары килгәндә югалып калмыйча яшәүдән мәгънә табып, үзенең онытылмаслык эшләре белән истә калырлык шәхесләр була. Шундый кешеләрнең берсе - Галиәхмәт Шаһи. Аның бүгенге көндә ике йөздән артык шигыренә көй язылып, җыр буларак башкарыла. Композиторларыбыз Ринат Гобәйдуллин, Илгиз Закиров, Виталий Агапов, Риназ Әхмәтов, Илгизәр Мортазин һәм башкалар көй язган җырларын Резеда Шәрәфиева, Равил Гәлиев, Гөлдания Хәйруллина, Виталий Агапов, Әнвәр Нургалиев, Илназ Бах, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Айгөл Сагынбаева һәм эстраданың башка күренекле артистлары башкара. Ул җырлар өчен якташыбыз бик күп дипломнарга һәм грамоталарга лаек булды. Галиәхмәт Шаһи һәм аның сүзләренә көен язган, үзе үк башкарган Арча егете Илназ Бах “Туганым” җыры өчен 2018 елда үткәрелгән “Татар җыры” фестивалендә “Алтын Барс” премиясе лауреатлары булдылар.
Ләкин бу уңышларның җиңел генә бирелмәгәне аның тормыш юлыннан ачык күренә. “Безнең авыл табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Тау асларында салкын чишмәләр челтери, якында гына урман. Минем каләм тибрәтеп шигырь яза башлавыма әбиемнең йогынтысы көчле булгандыр дип уйлыйм. Ул җыр чыгарырга бик оста иде”,–дип искә ала ул. Галиәхмәт 1966 елда үз авылларында сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач,Үрнәк училищесына укырга керә һәм 1967 елда электрик һөнәре алып чыга. Алар гаиләләре белән Оренбург якларына күчеп китәләр һәм Галиәхмәт Шаһи комсомол путевкасы белән дүрт елга Оренбург өлкәсенең Ирекле ГЭСы төзелешенә китә. Аннан соң Йошкар-Ола шәһәрендә технология техникумында укып технолог белгечлеге ала. Берничә ел сәүдә системасында һәм Уфа, Оренбург, Ташкент, Алма-Ата шәһәрләрендә төрле хуҗалык оешмаларында эшли. Аннан соң ул Арчага кайта һәм “Коммунизмга” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Район газетасы битләрендә аның беренче шигырьләре басыла башлый.
1982-1984 елларда Галиәхмәт Шаһи Мөслим районы Баек авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1984 елдан ул Чаллы шәһәре мәктәпләрендә биш ел укытучы булып эшли. Ләкин ул язмыш киртәләренә юлыга, 1991 елда уң күзенә катлаулы операция ясата һәм күрү сәләтен югалта, укыту эшен ташлый. Әмма ул тормыш китергән фаҗига каршында югалып калмый, барлык газапларны җиңеп үзенең бөтен көч-сәләтен гомере буе хыялында йөрткән әдәби иҗат эшенә, шигърияткә багышлый.
Чаллы шәһәре нәшриятында аның 1997 елда “Кояшлы юл” дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Аннан соң бер-бер артлы аның шигырьләре тупланган “Мәхәббәт елгасы”, “Кулым җылысы”, “Моңлы китап”, “Әүлия чишмәсе”, “Ай ташы”, “Канатлы еллар”, “Сандугач кайткан таллыкка”, “Таяну ноктасы”, “Күңел күзе”, “Уч төбендә кояш”, “Тарту көче”, “Сөю бакчасы”, “Нечкә билле җил”, “Кышкы розалар” исемле китаплары дөнья күрде.
“Галиәхмәтнең шигырьләрен мин сокланып укыдым. Аның шигырьләрендә сүрәтләү чарасы белән яңа фикер шул кадәр гади, шул кадәр төгәл итеп үрелә ки, шигырьне укып чыккач, зиһенеңдә нәрсәдер яктырып куя. Менә ачыш. Мәңге җылытачак, мәңге сокландырачак “гади” ачыш. Мин Галиәхмәт Шаһи шигърияте укучыларыбызга ифрат дәрәҗәдә ошар дип уйлыйм. Мин мондый шигърияткә зур өметләр баглыйм”,- дип язган язучы Айдар Хәлим.
Галиәхмәт Шаһи Чаллы шәһәрендә үткәрелгән мәдәни чараларда бик теләп катнаша, укучылар белән очрашуларда була. Ул шулай ук туган авылында, район күләмендә оештырылган чараларда катнашырга да вакыт таба. Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлеге белән даими элемтәдә тора, аның шигырь китаплары, газета-журналларда басылган иҗат үрнәкләре музей фондында тупланып барыла.
Бөтен гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган Ташкичү кызы Хәлимә белән бәхетле гаилә корып, ике егет тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, Хәлимә апа дүрт ел элек безнең арабыздан китте. Олы уллары Радик әти-әнисенең һөнәрен дәвам итеп Чаллы шәһәре мәктәбендә немец теле укыта, ә кече уллары Рим пешекче һөнәрен сайлаган. Галиәхмәт абый тормыш сынауларына бирешмичә, һәр туган көнгә сөенеп үзенең иҗатын дәвам итә. Галиәхмәт Шаһиның һәрбер шигыре яратып укыла. Аларда үзенең узган тормыш юлы, әти-әнисенә һәм туганнарына булган олы хөрмәте, туган авылын һәм аның табигатен ярату, билгеле инде беренче яшьлек мәхәббәте, олыгая барган саен фәлсәфи уйланулары чагыла. Якташыбызның шигырьләрен укыгач, алар белән бергә яшисең, ә җырга әйләнгәннәрен тыңлаганда, күңелләр ял итә.
Галиәхмәт Шаһиның күп кенә шигырьләрендә гармун телгә алына. “Әйе, мин яшьтән үк гармунда, баянда уйнадым. Шигырьләрең җырлап тора диләр, бәлки ул җыр-моңга гашыйк булуымнан киләдер. Мин чыннан да тормышка чын ярату аша карыйм”,- ди ул.
Бишектән үк тыңлый-тыңлый үстем
Авыл көен, авыл җырларын.
Әткәм миңа тальян моңы биргән,
Әнкәм – йөзендәге нурларын.
Кешеләргә йөзең якты булсын,
Дия идең, әнкәм-алтыным.
Йөзем якты, әнкәй, күңелем киң,
Сүндермәдем йөрәк ялкынын.
1949 елның 24 августында районыбызның Шура авылында туган, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шаһиәхмәтов Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Райондашларыбыз исеменнән якташыбыз Галиәхмәт Шаһины олы юбилее белән котлыйбыз, туганнары һәм дусларының, уллары Радик һәм Рим гаиләләренең игътибарын һәм ихтирамын тоеп, оныклары өчен сөенеп яшәп, әдәбият сөючеләрне яңа шигырьләре, җырлары белән куандырып яшәвен телибез.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Фотолар музей архивыннан
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА