Журнал «Безнең мирас»

Әни нинди була? (хикәя)

Роксана әнисен бөтенләй хәтерләми. Әнисе аңа заманча яңгыравыклы исем кушкан да ташлап киткән. Әтисе кем булган, әби-бабасы, туган-тумачалары бармы — болары кызчыкка мәгълүм түгел. Хәер, әлегә бу сораулар аны борчымый да иде. Ул яши торган яшелгә буялган йортта әти-әни сүзләре бик сирәк ишетелә. Роксана аларның мәгънәсенә дә төшенми. Күбәү алар биредә: малайлар, кызлар, зуры, кечесе. Роксананың иптәшләре, абый-апалары. Ашыйсылары килсә, аларны Галия апалары ашата. Фәридә апа белән Сәрия апа көндезләрен гел алар янында булалар. Роксана көйсезләнсә, зуррак кызлар аны күтәреп йөртәләр, юаталар, уенчыклар ясап бирәләр.


Роксана бик сөйкемле, көнбагыш чәчәге кебек сап-сары бөдрә чәчле, томырылып торган зәңгәр күзле кыз. Үзе хәрәкәтчән, шаян. Ул әле ятимлекнең нәрсә икәнен белми, сизми иде. Бу йортта ул иң нәние, шуңа күрә аңа наз күбрәк эләгә. Өлкәннәр аны «төпчек кызыбыз» дип иркәләп йөртәләр. Шаян-шуклыклары өчен дә ачуланмыйлар иде. Роксана да тәрбиячеләрен ярата, һәммәсенә тартыла. Шулай да аның иң яратканы Хисам бабай иде. Хисам карт биредә атлар карый, төннәрен каравылда тора, малай-шалайны чүкеч-балта тотарга өйрәтә, ишегалдын тәртиптә тота. Аның үз өстенә алган башка вазыйфаларын санап бетерерлек кенә түгел. Аның, балалар йорты штатында хезмәт хакы алыр өчен билгеләнгән бер эше булгандыр булуын. Иң мөһиме — карт бу йортта үз кеше, аның терәге иде. Балалар гел аның тирәсендә чуалалар. Картның күңел җылысы барына да җитә иде. Роксана да тәпи йөри башламас борын ук Хисам бабайны үз итте, аның белән гөлдер-гөлдер килеп сөйләшә. Хисам карт кызчыкны күтәреп ала, итәгенә утырта, үчтеки итә-итә сөя иде. Карт китәргә күздән югалса, Роксана кычкырып елый, аңа ябыша. Еш кына бабайның итәгендә йокыга да тала. Бабай аны ипләп кенә урынына илтеп сала. «Роксананы иркәләп бозасың", - ди иде аңа тәрбияче Фәридә апа. Ул үзе балаларны кырыслык белән тәрбияләү ягында иде. «Берни аңламый әле ул сабый», — дип җавап бирә иде аңа карт. Озак күрми торса, ул үзе дә Роксананы юксына, күрешкәч, аның һәр сүзенә, шуклыгына кинәнә иде.


Җәйләрен балаларны Кама буена дачага алып чыгалар. Зуррак балалар өлкәннәргә бәрәңге, яшелчә үстерүдә булышалар. Җиләк-җимеш җыялар. Һәр авыл йортындагы кебек биредә дә эш кайный. Җәйләрен Роксана тулысынча Хисам бабай янында кала иде. Зуррак балалар йә кырга эшкә, йә күрше урманга походка юнәләләр. Роксана исә берни сизми, тәгәрәп йоклый. Хисам бабай исә атлары янында кайнаша. Роксана уянгач, алар икәүләп, басуга, балаларга эчәргә мичкә белән су илтәләр. Бабай Роксананы яшел печән өстенә арбага утырта да башына ак панамасын кидерә. Арбага җигелгән Рекорд кушаматлы алаша салмак кына юырта. Хисам бабай, дилбегәсен тоткан килеш, уйга чумып бара. Ләкин Роксана аңа озак уйланырга бирми, яшел печән арасыннан тәлгәше белән җиләк, яисә зәп-зәңгәр чәчәк таба да, сөенечен бабасы белән уртаклаша.


- Мин таптым, менә моннан, — ди. Җиләкне берәмтекләп бүлә башлый. Бусы — сиңа, бусы — миңа, янәсе. Кызчык Хисам картның балалар йокыдан торганчы ук күрше урман аланына барып, печән чабуын да, бу җирне, чәчәкләрне Роксана табып куансын дип, үлән арасына кыстыруын да белми иде.


Роксана шулай әти-әни сүзен бер тапкыр да әйтеп карамаган килеш беркемне дә юксынмый үсәр дә үсәр иде, бәлки...


Көннәрдән бер көнне Талия исемле кызны алырга әнисе килде. Ник әнисе була торып Талия балалар йортында яшәгән, анысы сабыйларга cер булып калды. Шунысы хак: бик ошатты Роксана Талиянең әнисен. Искитмәле әйбәт апа булып күренде ул балаларга. Талия белән рәттән хәтта Роксананы да кочаклап үпте. Балаларның һәрберсенә кәгазенә аю сурәте төшерелгән тәмле конфет өләште. Талиянең шатлыгы эченә сыймый иде. Тәрбиячеләр аны юлга әзерләгән арада, әнисенең кулыннан җитәкләп, «минем әни, минем әнием», — дип мактанып йөрде. Әнисенең күзеннән туктаусыз яшь ага, үзе кытыршы куллары белән кызының чәченнән сыйпый иде. Биредә иң кечкенәсе булганга аерым игътибарга өйрәнгән Роксананың күңелендә көнчеллек сыман хис уянды. Ул, үҗәтләнеп, ананың икенче кулына барып ябышты, аннары Талиягә телен күрсәтеп: «Минем әни», — диде. Талия моңа түзеп тора алмады, әнисенең алдына чыгып, аның аякларына сарылды да елап җибәрде. «Юк, юк, минем әнием, минеке генә, әйе бит, әнием, минеке бит, әйт, әйт», — дип кабатлады. Роксананың да тиз генә бирешәсе килмәде. Талияне читкә этәреп, анага ябышты. «Минем әни, əйе бит, əйе бит», — дип, ул да Талиянең сүзләрен кабатлады.




Роза Хафизова


Дәвамы бар

Фото: pixabay

Теги: Роза Хафизова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру