Журнал «Безнең мирас»

Ана һәм кыз (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Өйгә керүгә ул, ананың карашы белән очрашмас өчен туп-туры алдына карап, тәрәзә янына узды. Кызының кергәнен көтеп яткан ана тиз үк:
— Кем бар иде анда? — дип сорады.
— Мәрфуга җиңги. Иләк сорап кергән.
Ни өчен Рәхилә болай дип җавап бирде — ул һичбер вакытта да әйтеп бирә алмас. Әнисен алдау уе аның башына һич килгәне юк иде; бу шулкадәр көтелмәстән, уйламастан һәм шулкадәр табигый әйтелде ки, Рәхилә ихтыярсыз янә эченнән әле генә әйткән сүзләрен кабатлап куйды. Ана исә, хуҗа булып:
— Үткән бер алуларында ертып керткәннәр иде, әйтеп бирер идең, — диде.
Рәхилә дәшмәде. Әнисенең бу ялганны чынга алуы аны бер минутка ниндидер һәлакәттән коткарган кебек булды. Ләкин ул үзен һаман ялангач хәлдәге кеше сыман тоя, йөрәге аша өшү, калтырау йөри, һәм ана бер дикъкать белән караса, бөтенесен аңлар төсле... Чыннан да, Рәхилә баскан урыныннан кузгалырга курка, ул үз хәлен аңларга көчәнә, каядыр югалган уйлау куәтен табарга тырыша. Бәхетсезлек үзенең бөтен мәрхәмәтсез чынлыгы белән аның аңына барып җитмәгән кебек... Ул иң гади сорауларга җавап биреп маташа: «Хәсән үлгәнме?» — «Әйе, үлгән». — «Хәсән инде кайтмасмы?» — «Юк, кайтмас». — «Чынмы бу?.. Чынмы бу?..»
Сүзе бүленгән ана:
— Кызым, син мине тыңлыйсыңмы? — ди. Бәлкем, бу аның икенче дәшүедер. Рәхилә күзләрен йома:
— Әйе, әни...
— Менә, кызым... Нәрсә әйтмәкче идем соң? Хәтерләрем бик таркау шул... Әйе, менә, Алла боерса, кайтыр... Эшкә керер... Укуын бетергәннән соң аның беренче башлап эшләве генә бит әле... Яшь, тәҗрибәсез... Кемнәр белән очрашмас, кемнәр белән бергә булмас... Кешенең төрлесе — яхшысы, яманы була... Шуңар күрә, кызым, ныгытып әйтеп каласым килә: берүк эшендә гадел була күрсен...
Һәм ана ашыкмыйча гына улының эштә, тормышта ничек булырга, үзен ничек тотарга тиешлеген сөйли. Рәхилә исә, кыймылдарга куркып, анасына кырын басып тора һәм күзләрен ачарга көче җитми. Менә Хәсән аның сул кулында... Юк! Хәсән үзе биредә шикелле... Рәхиләнең аңын бер секундка томан каплады һәм аның йомык күзләре алдына бик ачык булып туганы Хәсән килде: гүя ул шушы ак конвертны тотып ишектән килеп керде. Рәхиләнең колагына аяк тавышы, ишекнең ачылганы ишетелгән кебек булды... Туганы ни өчендер яланбаш... Ләкин ник бер үзгәрсен... нәкъ әүвәлгечә, ябык, нечкә озын буйлы... Тик йөзе генә, студент вакытына караганда, шактый олыгайган... киң маңгаена салгаланып кара чәче төшкән... Кечкенә күзләре куаныч белән елтырыйлар, ул тарсынып елмая, гүя кинәт, көтмәгәндә килеп керүеннән уңайсызлана төсле (ул шулай һәркайчан кызлар кебек оялчан иде)... Иреннәре аның кыймылдыйлар, ул нәрсәдер әйтә шикелле, тик тавышы ишетелми... Һәм менә кулындагы ак конвертны әнисенә суза...
Рәхилә куркынып күзләрен ачты, башын селкеп куйды, һәм аңына кайту белән башына килгән беренче уй
«Ник элек әни үлеп, соңыннан бу хәбәр килмәде? Ни өчен бу гаделсезлек?» дигән уй булды.
Ул инде хәзер ананың сүзләрен тыңлый алмый, ул сүзләрнең һәртөрле мәгънәсе югалды, тик утлы күмергә акрын гына өргән җил шикелле, йөрәгенең чыдамаслык әрнүен генә үстерә, көчәйтә... Һәм Рәхилә зур булып ачылган күзләре белән тирә-юненә хәлсез ялварып карана. Ана исә һаман сүзен дәвам иттерә:
— Инде миннән соң, кызым, аның белән син каласың. Син аны карап үстердең, үзең аның белән бергә үстең. Сез бик дус идегез. Хәтереңдәме, ул, «Рәхилә апай!» дип, артыңнан калмыйча ияреп йөри иде... Инде, кызым, сиңа васыятем шул: бервакытта да аның белән араң бозылмасын, исемегез кешеләр теленә гайбәт булып кермәсен. Син олы була бел. Минем урынга каласың... Ана бул... Бервакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама... Ул бик яшь бит әле... Син инде аңардан күзләреңне алма... Кызым, ник дәшмисең?
Рәхилә әнисенә таба атлады. Кинәт ул үзендә шундый хәлсезлек — әйтерсең,тәненнән бөтен канын суырганнар — шундый бер хәлсезлек тойды... Тезләре акрын гына сыгыла кебек... Менә хәзер әнисенең аяклары өстенә ава, күкрәгеннән ярсу ычкына: «Ах, әни!» —ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый... «Ах, аңа үзе һәм әнисе шундый кызганыч, алар шундый бәхетсезләр, шундый ялгыз-бәхетсезләр...
Юк, Рәхилә аумады. Бу — берничә секунд башының томан эчендә йөзүе иде, бу — тау кебек газапның бик төптән күтәрелеп бугазга килүе иде. Рәхилә аны кире йота алды, ул турайды, ул тирән-тигез генә сулады, акрын-тыныч кына:
— Ярый, әни! — диде.
Һәм ана үз нәүбәтендә кызына ихтирам тулы күзләре белән карап:
— Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! — диде. Алар арасында тынлык урнашты. Рәхилә, бу сүз бүленүдән файдаланып, тышка чыгарга ашыкты. Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылырга, аз гына вакыт ялгыз булырга, ичмасам, бер тулы итеп һава суларга кирәклекне тоя иде. Ләкин ул туп-туры чыгып китәсе урынга, әүвәл өстәл янына килеп, ни өчендер буш стаканны кулына алды, китә башлагач, яңадан борылып, аны кире урынына куйды, соңра ишеккә таба китте.
Ишектән чыгуга, ул чак кына апасы Хәлимә белән бәрелешмәде. Аның алдында җирдән калыккан шикелле, ашыгып килүдән кызарган, еш сулыш алудан күкрәкләре бер күтәрелеп, бер төшеп һәм бөтен тәненнән эссе бәреп торган апасы Хәлимә басып тора иде. Рәхилә, аның борчылулы сорау белән текәлгән күзләрен күрүгә, кулыннан тотып, үзеннән калдырмыйча, тизрәк йорт алдына алып чыкты.
— Син нәрсә, берәр нәрсә ишетеп килдеңме?
— Маһирә, хат бар, диде.
— Йә?
— Син хатны уку белән бик үзгәргәнсең. Маһирәгә бер сүз әйтмичә өйгә кереп киткәнсең...
Рәхилә каты итеп иреннәрен кысты.
Хәлимә аның кулын кинәт кенә тартып куйды:
— Йә, әллә миннән дә яшерер идегезме?
— Акрын, синнән беркем дә яшерми.
— Нигә әйтмисең соң, хат кемнән?
— Хат... фронттан.
— Хәсәннәнме?
— Апа, сабыр бул... Хәсән үлгән... Хәлимә, чак ишетерлек итеп:
— Үлгән? — диде, артка таба ава башлаган кебек булды, ләкин кинәт әче кычкырып, бөтен гәүдәсе белән алга, ишеккә таба ташланды:
— Әнием, әнием...
Рәхилә стена булып Хәлимәнең алдына басты, кулы белән каты итеп иңбашыннан тотып алды һәм көч белән җиргә таба иде.
— Тукта...
Бу минутта Рәхиләнең туры гәүдәсе тагы да үсә төшкәндәй булды. Менә ул күкрәген алга таба чыгарып басып тора, һәм моңарчы күренмәгән ниндидер бер көч, мәрхәмәтсез усаллык булып, аның йөзенә калка. Йомыла төшкән күзләрендә хәтәр бер коры чаткы кабына... Ләкин бу һич таныш булмаган кыргый көчнең кинәт шундый олы булып тууы апасын бик үк куркытмасын өчен (бу хәле аның үзенә дә шомлы булып тоела), ул тыелырга тырыша, тик тыелу аңа зур авырлык белән бирелә. Ачулы тавышында эчке калтырану сизелә, ул акрын сөйләргә тырыша.
— Нишлисең син? Бер кайгы җитмәгәнме сиңа? Берьюлы ике кайгы булсын дисеңме, аз гына уйлыйсыңмы син? Әйтүең белән үтерер идең бит. Белмисеңмени, ул ишектән күзләрен алмыйча аны көтә? Юк, әни моны белергә тиеш түгел. Ишетәсеңме?..
Хәлимә Рәхиләнең кискен кушуына чарасыз буйсынды. Ул хәлсезләнеп бөгелде, башын кулларына салды, ничектер кечерәеп калды... Һәм, тәмам ихтыярын югалткан бала шикелле, үксеп-үксеп еларга кереште.
— Апа, җитәр дим, ишетәсеңме, җитәр дим. Хәлимә тыела алмый, елавы һаман көчәя бара. Рәхилә, борчылып, тирә-юненә карана. Читән буйлап күрше хатынның чишмәдән менеп килгәнен күрә, тиз генә Хәлимәне иңбашыннан тотып, селкеп ала:
— Тукта дим. Әнә Сабира җиңги безгә таба килә. Яхшы түгел, тыела бел. Бала түгелсең бит.
Хәлимә тыелырга тырыша, йомарлаган кулын авызына куя, үксүен чыгармас өчен, бармакларын тешли... Алар икесе дә күрше хатынга аркалары белән борылып торалар. Тыныч, үзара сөйләшеп торалар кебек... Ьәм күрше хатын, бу ике туганның шушы минутта башларыннан нәрсә кичергәннәрен һич белмәстән, акрын гына алар яныннан үтеп китә. Рәхилә белән Хәлимәгә исә аның якынлашуы, узуы һәм ераклашуы бер гомер булып тоела.
Күрше хатын ераклашуга, Рәхилә йомшак кына дәшә:
— Апа, бәгырем, бар, кайт.
Хәлимә, суларга һава җитмәгәндәй, башын күтәреп:
— Хәсән туганым, Хәсән туганым, син кайда? — ди һәм янә үкси башлый.
Рәхилә Хәлимәнең чәчләреннән сыйпый:
— Апа, бәгырем, чыдыйк, бик авыр булса да чыдыйк. Бер безнең башка гына төшкән хәсрәт түгел бу... Апа, бәгырем, тыңла мине, бар, кайт, балаларың белән бул, аларны сөй, тынычлан.
Һәм, култыгыннан алып, ашыкмыйча, сакланып кына капкага таба илтә. Хәлимә буйсынып атлый, хәлсез башын Рәхиләнең иңбашына сала, елавыннан туктый.
Рәхилә Хәлимәне тынычландырыр өчен уйлап, ләкин үз-үзенә әйткәндәй:
— Сугыш бу... — ди.
Хәлимәне капкадан озату белән Рәхилә өйгә, әнисе янына ашыга... Өйдә тынлык. Өйдә җан иясе юк шикелле... Тик ачык тәрәзәләрнең ак пәрдәләре генә салмак җилфердәшә. Рәхилә сакланып кына агач карават янына килеп әнисенә карый. Ана йоклый. Ялгыз калган сабый бала шулай иркә, йомшак һаваның назлап сөюеннән йоклап китүчән була... Әйе, авыру ана бала тынычлыгы белән йоклый. Саргаеп кипкән кечкенә йөзендә аның — әйтерсең, уйларын, газапларын ниндидер сихерле кул сыпырып алган — тыныч гамьсезлек.
Рәхилә, чебен кунып борчымасын өчен, акрын гына ак чыбылдыкны төшерә һәм аяк очы белән генә басып кире өйдән тышка чыга. Ишегалдының түренә узып, бакма рәшәткәсе буендагы яшел чирәмгә утыра.
Гаҗәп, Рәхилә үзендә елыйсы килү тоймый. Ә ул ялгыз калгач тыела алмам, елармын дип уйлаган иде. Бәлки, кайчан да булса бер елар, һичшиксез, елар.... Ә хәзер... Юк, бик тырышып караса да, елый алмас иде. Яшьләре аның эчендә кибеп бетте һәм күңелендә тыныч бушлык, аз гына моңсу тыныч бушлык урнашып калды. Әмма моңсу бушлык төбендә, кайдадыр бик тирәндә, кагылырга хәтәр сызлавыклы бер төер ята. Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! Һич шик юк ки, Рәхилә менә шушы минутта бәдбәхет дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар иде, буар иде һәм... җиңеләеп калыр иде. Сугыш бит бу, үлем өчен түгел, тормыш өчен сугыш!
Хәсән!.. Әйе, Рәхилә аны карап үстергән иде. Янә үстермәсмени? Әгәр үз баласы булмаса, апаларының, сеңелләренең балаларын карап үстерер. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерер!
Юк, бу минутта кайгысы бик зур булса да, Рәхилә елый алмый... Кулы тойган җир, аркасыннан сөйгән кояш, күзләренә караган чәчәкләр тыныч булырга кушалар, сүзсез, бары үзләренең шушында, аның әйләнәсендә булулары белән юаталар. Чыннан да, Рәхилә салкын, тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый...



Әмирхан Еники


Фото: pixabay

Теги: Әмирхан Еники Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру