Журнал «Безнең мирас»

Ана һәм кыз (хикәя)

Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте... Иртәнге яшь кояш та, таулар шикелле, күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, җитез иде, хәтта кояш үзе дә бу юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик тора алмыйча тибрәнә һәм бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузанында аунаган үтә күренмәле юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, һәм ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен сыйпап, тигезләп үткәндәй тоела иде... Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде.


Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. Бәбкә үләннәре өстендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды... Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:


— Кызым...


Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән:


— Нәрсә, әни? — диде.


— Чыбылдыкны күтәр... Менә шулай... Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята.


Ул кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты, яртылаш ачык күзләрендә, әйтерсең, кояшның бер бөртек нуры төште, аз гына җылылык белән елтыраган кебек булдылар. Ул, көрсенеп:


— Менә Алланың рәхмәтле яңгыры, — диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды.


Ана күптәннән каты авыру һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә. Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде. Бу гади сагыну гына түгел, бу — үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде...


Ананың күңеленә шик киләме?.. Каты сугышның күп корбаннар алуын, кемнәрнеңдер газиз уллары, сөйгән ирләре, кадерле якыннары сугыш кырында торып калуын ул белә. Ләкин аңарда улын күрү ышанычы шундый көчле ки, һичбер нинди шик аның күңеленә кереп урын ала алмый иде. Гүя аның улы нинди генә хәтәр хәлләрдә калмасын, күпме генә ут эчендә йөрмәсен, барыбер исән-сау кайтачак. Бу — шулай, бу — көннең якты, төннең караңгы булуы кебек бәхәссез... Һичшиксез, аның газизе кайтыр, кайтырга тиеш!


Андагы бу ышаныч аның якыннарына да күчкән иде. Кызы Рәхилә, туганы белән төрле хәл булуын исендә тотса да, күңеле төбендә шактый тынычлык тоя. Бигрәк тә ана белән һәр көн туганы турында сөйләшү аның исән-сау кайтуын ничектер уйланусыз, пошынусыз көтәргә гадәтләндерде. Гүя ул фронттан, ут эченнән түгел, ә елдагы гадәте буенча күрше шәһәрдән, институттан каникулга кайтырга тиеш. Шулай да Рәхилә, уйланган минутларында бу гамьсезлекне сизеп, үз-үзеннән риза булмыйча, ихтыярсыздан тынычсызлана башлый иде.


Бүген июньнең егерме сигезенче көне... Туганы аның һәр елны шушы числоларда яки июль башларында институттан кайта торган иде. Әнисенең, туганнарының сөеп, сокланып карауларына каршы ул һаман бер сүз белән (гүя аңардан шуны гына сорыйлар) җавап кайтара иде:


— Әни, зачетларымны башкалардан элек биреп бетердем, сезнең янга кайтырга ашыктым.


Былтыр исә ул институтны тәмам бетереп кайтырга тиеш иде. Ләкин өйгә, туганнары янына шундый зур шатлыкның бәйрәмен бергәләп үткәрер өчен кайтасы вакытта, фронтка китеп барды. Ә өйдә аның бу кайтуын көтү әле һаман аларның йөрәкләрендә саклана. Һәрхәлдә, ана бүген, моны исенә төшереп, сүз кузгатмыйча калмас.


Кечкенә өй эче яңгыр белән юылып яшәргән көннең җылы яктылыгыннан киңәйгән кебек... Миләш агачының яфраклары аша төшкән кояш нурлары, өйнең идән-стеналарын эре-эре челтәрле бизәкләр белән чуарлап, тибрәнеп уйныйлар. Өстәлдәге графинның түгәрәк бөкесе, ачык шкафның тар шүрлегендәге киртләчләренә кыстырган балкашык башлары бу шаян, йөгерешкән нурларны үзләренә җыялар, һәм үзләре дә кечкенә кояшчык шикелле тирә-юньнәренә күз камаштыргыч яктылык чәчеп балкыйлар... Куе-җиңел, хуш исле һава, өй эченә берьюлы мул булып керергә теләгәндәй, тәрәзәнең читләренә җыелган ак пәрдәне күтәреп-күтәреп куя һәм һәрнәрсәне иркәләп, сыйпап йөргән кебек тоела.


Ананың бүген кәефе яхшы. Бу шифалы һаваны сулавы аңа җиңел, рәхәт; зәгыйфь тәнендә, никадәр хәлсезләнгәнен сиздереп, ниндидер бер җылымса талгынлык йөри.


Рәхилә, кул эшен алып, тәрәзә янына утырды. Ул авыру анасы белән үзе башлап сөйләшүдән тыела. Ул шулай әнисеннән читтәрәк, аерым бер нәрсә турында да артык уйланмыйча, сүзсез утырырга гадәтләнгән иде. Аның уйлары, аяз күктә өзек-өзек аккан вак болытлар шикелле, акрын, сиздермичә, шәүләсез агалар.


Өй эчендә нурлы тынлык... Ачык тәрәзәдән батыр шаулап зур кара корт килеп керде. Өй эче бер минутка аның көчле бызылдавы белән тулды. Ләкин кортка урын тар, кызыксыз күренде булса кирәк, өй эчен бер әйләнде дә кире ачык, иркен һавага чыгып очты. Өйдә янә тынлык урнашты.


Ниһаять, ана башлап дәште:


— Кызым!


- Нәрсә, әни?


— Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде?


Рәхилә аз гына уйланды:


— Хәзер, әни... Унында алган идек... ике атна тулып узды.


Ана көрсенеп куйды:


— Озак... нигә язмый икән?


— Ул яза булыр, тик хәзер бит почта озак йөри. Ана дәшмәде. Ул сәламәт вакытындагыча айнык тере булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята. Тәрәзәдән төшкән яктылыктан аеруча сары булып күренгән йөзендә аның җитди тынычлык һәм нәрсәдер хакында уйлануы сизелә. Гүя кәефе яхшы, акылы ачык вакытта таркау уйларын җыярга, әйтәсе сүзләрен хәтеренә төшерергә тырыша.


Менә ул кызына текәлеп карап алды һәм янә сабыр гына сүз башлады:


— Кызым, сиңа сүзем бар.


— Тыңлыйм, әни...


— Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам.


— Әни, нигә алай дисең?.. Хәсән кайтуга син терелерсең...


— Юк, кызым... Хәсәнем кайтканчы торсам, бик шөкер инде. Тик менә куанычымнан әйтәсе сүзләремне онытырмын дип куркам.


— Әни, ул кайткач, без бергә-бергә бик озак торырбыз әле.


Ана хәлсез-ялкау гына елмаеп куйды. Бу елмаюда гүя яшь баланың уйланмыйча сөйләнүенә соклану һәм ул сүзләрнең чынлыктан никадәр ерак икәнен ачык белү сизелә иде. Ләкин кызының ихлас күңелдән юатуы аңа ошады булса кирәк — ул, җиңел генә көрсенеп:


— Кем белә, Ходай кушып, бәлкем, терелеп тә куярмын әле,— диде. — Шулай да, кызым, исемә төшкәндә кайбер сүзләремне әйтеп каласым килә.


— Тыңлыйм, әни.


Ана бер генә секунд дәшми торды. Кипкән иреннәре өстеннән теленең очын йөртеп алды. Соңра акрын гына, сүз араларында кыска-кыска гына тыныш ясап, сөйләргә кереште:


— Алты кыз баладан соң мин бер ир бала күрдем... Ул бик яшь иде әле, без өй эчебез белән ятим калдык. Әтиең, мәрхүм, аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять әйтеп калдырды. Менә без аны барыбыз да
бергәләп үстердек... Тәрбияләдек... Укыттык. Син, ул укысын, кеше булсын дип, йортның бөтен мәшәкатен үз өстеңә алдың, мине карар өчен шушы яшеңә кадәр иргә чыкмый тордың... Инде минем беренче васыятем шул, кызым: Хәсән балам бервакытта да апаларын-сеңелләрен онытмасын, мине якын күргән кебек, аларны якын итсен... Кулыннан килгән ярдәменнән ташламасын. Бигрәк тә сине туган анасы кебек күрсен, синең күрсәткән хезмәтләреңне бервакытта да онытмасын...


— Хәсән туган җанлы бала, әни... Ул тарафтан тыныч бул. Үзең беләсең, ул безнең өчен үлеп тора иде бит.


— Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә охшаган. Әтиең мәрхүм бик ипле, бик йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Әйтәсе юк, мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде... Хәсәнемнең әле үз башына дөнья көтә башлаганы юк. Менә исән-сау кайтыр... эшли башлар...


Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең тәрәзә картлысыннан үткәнен күреп калды. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытып, үз-үзенә һич исәп бирмәстән, урыныннан торып, ашыга-ашыга ишеккә таба юнәлде. Гадәттә, тирләгән сипкел битле Маһирә, бу йортта бик көтелгән, килгән саен бик якты йөз белән каршы алынган кеше булганга күрә, туп-туры өйгә кереп, кычкырып исәнләшә һәм:


— Менә, Хәмидә җиңги, улыңның үз кулыннан алып китердем, — дип, алып килгән хатын ананың күкрәге өстенә куя иде.


Аның һәр килүе бу сагышлы моңсуга, авыру тынлыкка төренгән кечкенә өй өчен чын бәйрәм була иде. Һәм Рәхилә, Маһирәнең килгәнен күреп, бервакытта да каршы чыкмый, алдан ук дусларча елмаю белән, ишектән күзләрен алмыйча, кергәнен көтеп тора иде.


Бүген ул ни өчендер каршы чыкты.


Капкадан кереп өлгергән Маһирә Рәхиләне күрү белән:


— Әһә, Рәхилә апа, күңеле сизеп, көтеп торган икән, — дип, көр тавыш белән кычкырып куйды. Иске күн букчасыннан бер бәйләм хатлар чыгарды һәм алдан ук билгеләп куйган бер ак конвертны җитез генә алып Рәхиләгә сузды.


Рәхилә ак конвертны кулына алды, ләкин шунда ук кире бирәсе килеп куйды. Адресны язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде. Ләкин шик юк: конверт аның исеменә иде. Ул, эчендә хаты барын белергә теләгәндәй, бармаклары белән капшап карады. Соңрак ниндидер бер шомлы шикләнү белән ашыгып конвертны ачты. Конверт эченнән урталай бөкләгән кечкенә саргылт кәгазь чыкты. Аның сул почмагында бик үк ачык төшмәгән штамп иде.


Рәхилә бик тизлек белән — хәтта шундый тизлек белән, әйтерсең, йөрәге тибүеннән туктап тора иде — кәгазьне укырга кереште:


«...нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды. Күмелгән урыны Курск өлкәсе, Рельски районы Костровка авылы янында, туганнар каберендә...»


Рәхилә кәгазьне ахырына кадәр укый алмады, каты итеп сул кулына йомарлады һәм, кинәт кенә борылып, өй ишегенә таба китте. Куанычлы хәбәр килү шатлыгын уртаклашуны көтеп торган Маһирә Рәхиләнең болай кинәт борылып китүеннән аптырап калды һәм, артыннан кычкырып:


— Рәхилә апа, бәй, нигә бер сүз дә әйтмәдең, кемнән соң, Хәсәннәнме? — диде.


Рәхилә китеп барышлый, гүя Маһирәгә түгел, һавага ташлагандай, бары:


— Әйе, — дип кенә куйды.


Ул кемнәндер кача кебек иде. Маһирәнең: «Йә, нәрсәләр язган соң, тукта әле?» диюеннән котылыр өчен, тиз генә өйалдына кереп югалды. Инде өй ишегенең тоткасына тотынгач, ул ирексездән туктады. Өйгә, ана янына керү аның өчен шундый шомлы, шундый авыр, газаплы иде, әйтерсең, ул хәзер менә баштүбән тирән бер бушлыкка егылырга тиеш. Ничектер кинәт бөтен тәне хәлсезләнгән, күз аллары караңгыланган кебек булды... Ләкин ул бернәрсә дә уйлый алмый иде әле, һәм аның кулы, «керергә кирәк» дигән карардан түгел, ә үзлегеннән ишекне ачты.


Әмирхан Еники
Дәвамы бар
Фото: pixabay

Теги: Әмирхан Еники Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру