Журнал «Безнең мирас»

Ана (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Иңбашындагы шәле җиргә төште, чәчләре таралып китте, һәм ул, гөнаһсыз баланы үтерүче дошманга ләгънәтләр яудырып, яралы коштай бәргәләнергә тотынды.


Малае каршында үзен бик зур гаепле санап, ул үз-үзен шелтәли иде. Әйе, исән чагында ул аның кадерен белмәде. Бер дә юкка әрләп, хәтта кыйнап ташлаган чаклары да була иде... Шушы сөякләрнең кай җирен кыйный алды икән соң ул? Ничек кулы барды икән? Ничек череп төшмәде икән аның куллары?


Бичара ана бу авыр минутта бөтенесен дә онытты; үз авызыннан өзеп булса да, иң яхшы сыныкны аңа ашатуларын; авырып, ут эчендә саташып яткан чакларында керфек тә какмыйча төн ката аның баш очында утырып чыгуларын; туңа күрмәсен, ач йөрмәсен, бүтән балалар арасында өсте-башы ким-хур булмасын дип, аның өчен җан атып йөрүләрен — барысын да, барысын да онытты
ул бу минутта. Үзен гел яман яктан гына күреп: «Мин шәфкатьсез булдым», «Миңа бала төс түгел!», «Шул кирәк миңа», дип, үзен үзе һич гаепсезгә шелтәләп туя алмады.


Бераздан ул тынды һәм, телсез кеше кебек, тавышсыз-тынсыз еларга тотынды. Тилергән кешедәй, күзләрен бер урынга текәп, бернәрсә күрмичә, бернәрсә ишетмичә, хәтта үзенең кайда һәм нишләп утыруын да онытып, ул шулай бәрәңге яфраклары арасында  бик озак утырды.


Кинәт һавада шыелдаган тавыш ишетелде, һәм нәрсәдер хатынның янына ук килеп төште; ул, сискәнеп, башын күтәреп карады; ике тилгән, канатларын авыр җилпеп, менеп киттеләр, ә коты алынган күгәрчен бәрәңге саплары арасына кереп поскан иде.


Хатын, биредә утыруына гаҗәпләнгәндәй, як-ягына каранып алды да, улының суына башлаган гәүдәсен беләкләренә салып, бакча буйлап абына-сөртенә кайтып китте.


Күршеләр керделәр, мәетне җыярга булыштылар; кичен, караңгы төшкәч, бичара баланың гөнаһсыз тəнен җир үз кочагына алды.


Төннең-төн буе ана күзен йоммады: бер сүзсез, бер хәрәкәтсез караңгы өй эчендә утырып чыкты. Иртәгесен, бераз яктыргач, бакчадагы әле суынып та җитмәгән кабер янына тезләнеп, бик озак елады. Шуннан соң гына беркадәр җиңеләеп киткән шикелле булып, кире өйгә кайтып керде.


Өй эче буш, күңелсез, эшкә кул бармый, тамактан аш үтми; аптырагач, ул күршеләренә кереп китте, ләкин анда да озак утыра алмады, кире чыгып, тагын бакчага — улының кабере янына барып утырды.


Шулай берничә көн бәргәләнеп йөргәннән соң, беркөнне ул каядыр китеп югалды: бер атна буена аны күргән, ишеткән кеше булмады. Бер атна үткәч, ул яңадан кайтып керде. Килеп керсә, ишекнең йозагы ватылган, өй эченең асты өскә килгән; бакчадагы бәрәңге йолкынган; улының кабере тапталып беткән иде.


Күршеләр кереп, бөтенесен дә аңлатып бирделәр. Ул югалып торган чакта, немец солдатлары бөтен авылның астын өскә айкап йөргәннәр; өй борынча кереп, кайсының сыерын, кайсының сарыкларын, кайсының кош-кортларын талаганнар; кайсының бәрәңге бакчаларын утаганнар, нəүрәпләрен әрчегәннәр, өй әйберләрен күтәреп чыкканнар; каршы торучы булса, аны шунда ук атып үтерә барганнар. Бу күңелсез хәбәрне тыңлаганда һәм тыңлап бетергәч тә, ул бер сүз дә әйтүне кирәк тапмады. «Кайда югалып тордың?» дигән сораула да: «Күрше авылда, әниләрдә булдым», - дип кенә җавап кайтарды.


Улы үтерелгәннән соң ул сүзсез, уйчан һәм кеше сөймәс бер хатынга әйләнде. Һәрвакыт ялгыз, рәтләп күзгә-башка да күренми, күренгәндә дә кеше белән сөйләшми иде.


"Малае үлгәннән бирле, бу хатын бераз акылга җиңеләйде, ахры», — дип сөйләшәләр иде күршеләре.


Бер төнне Мария тагын авылдан чыгып китте. Кайчандыр, әле кыз чагында ук, җиләккә, гөмбәгә, юага йөргән сукмак белән ул туп-туры урманга китеп барды.


Ул байтак вакыт шулай бер китә, бер кайта йөрде.


Ләкин бер китүдән ул бик озак кайтмады. Инде берничә тапкыр кар да төшеп эреде. Салкын яңгырлар, суык җилләр башланды. Қыш якынлашып килә иде. Ә аның өе һаман йозаклы: әллә немецлар тотып xарап иттеләр үзен, әллә бөтенләйгә авылга кайтмаска булдымы, - беркем бернәрсә дә белми иде.


Ләкин беркөнне, күз бәйләнер алдыннан, күләгә шикелле тын гына, ул тагын кайтып керде. Күрше хатыннары, хәл сорашу хәйләсе белән, шунда ук аның өенә кереп тулдылар.


Бераз аны-моны сөйләшеп утырганнан соң, хатыннарның берсе кинәт әйтә куйды:


- Карале, күрше, ник син бездән яшереп йөрисең?


Хатын сораучыга күзләрен тутырып карады, ләкин җавап бирмәде. Бөтенесе дә уңайсызланып калдылар.


— Бакчадагы бәрәңгеңне аласы иде, кар астында кала бит... — диделәр аңа.


Иртәгесен бәрәңге алдылар. Эшне бетереп, кулларын юып, берәм-берәм өстәл янына кайнар бәрәңге ашарга утырганнан соң, ул аларга бөтенесен дә сөйләп бирде.


- Сездән яшереп йөргән юк, - диде ул,— тик карагыз аны: мин бернәрсә дә сөйләмәдем, сез бернәрсә дә ишетмәдегез!


Хатыннар, ашауларыннан туктап, тынып калдылар: аларның күзләре зур булып ачылды, йөзләре җитдиләнде. Әнә нишләп йөри икән ул! Кем уйлаган бит! Шундый юаш кына хатын...


— Авызларыгызны ябып тота белсәгез, мин тагын кайбер нәрсәләр сөйли алам әле сезгә, — диде ул һәм кинәт әйтеп салды: — Мин сезнең ирләрегезне күрдем.


— Ирләребезне?!


- Әйе. Мин аларны барган саен күрәм. Сез тәрәзә төпләрегездән табып ала торган хатларны кем китереп ташлый дип беләсез? Туктагыз, аһылдамагыз! Барысы да исән! Синеке дә! Синеке дә! Синеке дә!..


Хатыннар, шатлыкларыннан нишләргә белмичә, Марияга ташландылар.


- Сөенечемнән бер рәхәтләнеп елыйм әле, - дип, бер яшь хатын елaргa ук тотынды. — Мария, җанкисәгем, - диде ул, Марияны кочаклап, - юри генә әйтмисеңме? Исәнме? Валлаһимы? Ә хат ник язмады?


Мария аңлатты: командирлары еш язарга кушмый икән. Ярамый, ди. Телдән генә сәлам әйтергә кушканнар...


- Ашарларына бармы соң бичаракайларның? — дип сорады бер хатын.


— Алармы бичара? — диде Мария сәер тавыш белән. — Алар түгел, сезнең белән без ул бичаралар: безне теләсә кайчан кереп талап, үтереп, мәсхәрәләп чыгалар, ә алардан немецларның кoтлaры алынып тора. Күз яшьләрегезне сөртегез! — диде ул кинәт хатыннарга. — Хәзер мин сезгә тагын бер сүз әйтәм.


Хатыннар, җиңнәре белән күзләрен сөртеп, Марияның авызына карап калдылар.


— Минем монда ни өчен кайтканымны беләсезме?


Хатыннар, белмибез дип, башларын чайкадылар.


— Ирләрегезгә икмәк пешереп илтергә кирәк, җылы кием. Қыш җитә. Менә ни өчен җибәрделәр мине...


Хатыннар бик риза иделәр: бүген дисәң, бүген икмәген дә, җылы киемен дә, башкасын да китереп өяргә әзер иде алар. Тик менә кем һәм ничек илтеп тапшырыр соң аларны?


Мария, күзләрен тутырып, хатыннарга бик мәгънәле итеп карап куйды. Хатыннар аңладылар. Марияның кыю сүзләрен, акыллы киңәшләрен йотлыгып тыңлап утырдылар.


— Карагыз аны, хатыннар, - диде Мария ахырдан, — авызыгызга йозак салынган булсын: бу турыда сез беләсез дә мин беләм. Ишеттегезме?


Ул кичне берсе дә йокыга ятмады, төн буе әзерләнеп чыктылар.


Ике төн үткәннән соң, кояшлы жылы көннәрнең берендә, күп итеп печән төягән бер арба басу капкасыннан чыгып, урман юлы белән китеп барды. Тәрәзәгә ябышкан хатын-кызлар капкадан чыгып бара торган йөкне һәм йөк өстендәге малайны күзләре белән озатып калдылар:


- Хәерле юл сиңа, печәнче малай!


Шул ук көнне Марияның бакчадагы кабер белән саубуллашуын күреп торучылар булды.


Ибраһим Гази


Фото: pixabay

Теги: Ибраһим Гази Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру