Аяз Гыйләҗевнең Әмирхан Еникигә язган хаты
Әмирхан абый!
Сәлам Сезгә!
Мин «Былбыл баласы» дигән пьеса язып йөрим. Үземчә, бик кирәкле, безнең халык өчен бик вакытлы тема ул. Соңгы елларда мине гел бер уй борчый: татарлар бик нык таралалар. Югыйсә таралмаска да була ич! Менә яңа, салынып ята торган шәһәрләрдә меңәрләгән кешеләр була, дип сөйлиләр, нигә шуларга күчеп утырмаска? Милләт кайдадыр бер урында оешып утырганда гына милләт була ала икән. Үз төбәгеннән аерылган «былбыл балалары» читтә каргага бик тиз әйләнәләр. Менә шушы идея ята минем ул әсәрнең нигезендә. Шуны матур итеп, үтемле итеп әйтеп булырмы, юкмы?!
Сезгә саулык, иминлек теләп, сагынып, Аяз.
1966 ел, 8 март, Кисловодск.
Безнең мирас. - 2018. - №2. - 56 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА