Журнал «Безнең мирас»

«Алар бик нык ышаналар...» (Нурихан Фәттах көндәлегеннән)

Укучылар хозурына тәкъдим ителгән әлеге юллар Нуриханның көндәлегеннән. Ул аларны университетны тәмамлап Яңавылга кайткан көннәрдә язган булган. Көндәлектә телгә алынган Шамил абый Нурихан турында мәкалә яза алмады, кызганыч ки, бик иртә вафат булды ул.


Руфинә Фәттахова


12 август, 1951 ел

...Иртән Шамил абыйга бардым (Шамил абый – укытучы, ул елларда мәктәпнең завучы иде. – Р.Ф.). Бик озак сөйләшеп, гәп сатып утырдык. Әдәбият, культура, татар, башкорт турында, политика һ.б. турында сөйләштек. Бик башлы, ерактан күрә торган, дөрес фикер йөртә торган кеше ул. Әдәбият буенча кайбер әсәрләргә, кешеләргә һ.б.-ларга дөрес сүз әйтә, дөрес фикер йөртә. Мәсәлән: «Далеко от Москвы» (Василий Ажаев романы. – Р.Ф.) озак яшәмәячәк, онытылыр ул, – ди. – Мин аны укып чыктым – онытылды да, ә классиклар гомергә яшиләр, – ди. – Шагыйрьләрне (башкорт) яратып җиткерми, көчәнеп язалар, язарга кирәк өчен генә, берние дулкынландырмый, – ди. – Менә Такташлар, Тукайлар язган!» – ди.


Минем 10 нчы класста аттестат өчен язган сочинением (рус теленнән) анда икән. Унны бетерүгә, мине медальгә дип (алтын медальгә), эшләрне Уфага алып барган иде ул. Монда отлично булган шул сочинениедә берничә элементар кагыйдә буенча бик тупас хата чыккан. Шуңа бирмәгәннәр миңа медальне. «Пашы Ангелиной...» дип язганмын (Прасковья (Паша) Ангелина – СССРдагы беренче тракторчы хатын-кыз, стахановчы. – Р.Ф.). Эчтәлек тә, бөтен нәрсә дә килгән, тик әнә шул бозды, ди. Ул сочинение Шамил абыйда саклана икән. Сораган идем, күрсәтмим, ди. «Син зур кеше, язучы булгач, мин аны матбугатта файдаланам, – ди. – Менә шулай-шулай, сочинениедә язучы булу турында язган иде (сочинениедән цитаталар китерәм, ди), менә хәзер шулай булды, дип әйтәм, – ди. – Шуңача саклыйм әле», – ди.


Миңа кызык, көләм. Алар бик нык ышаналар, өмет баглыйлар инде миңа. Ничек булыр шул.


Тарих-филология факультетының татар әдәбияты бүлеге студентлары (КДУ, IV курс): беренче рәттә сулдан – Роза Хафизова, ..., ..., уңда – Сәгадәт Ибраһимов; икенче рәттә – Фатих Хәсәнов, ..., ..., Рафак Тимергалин; өченче рәттә – Нурихан Фәттах, Настя Боярова, Зәет Мәҗитов. 1950 ел, май
13 август

Бүген көчкә буа буена барып кайттым. Йөзеп булмый – Казандагы кебек. Бар курыкканым шул: ничек кенә эшләрмен икән. Күп укып, язып утырып булмый, баш ката, аяклар өшергә тотына, йөрәк дөп-дөп тибә. Рәт китте минем. «Татар халык иҗаты»н көчкә укып чыктым. Ничек рецензия язарга белмим, ә язарга кирәк. Казанга барганчы язарга кирәк. Бер хикәя уйладым («Вакыты шундый»ны яңартып), аны да язу әмәле юк, тәрҗемә дә шул көе...


14 август

Розадан (Роза Хафизова. – Ред.) бернинди хәбәр юк. Хәл начар, йөри алмыйм, Казандагы кебек. Ничек эшләрмен инде – котлар алына. Әгәр бөтенләй эшкә ярамасам? Әгәр башның рәте булмаса? Просто нәрсә уйларга да белмим. Сәламәтлек бозылып беткән. Укуын-укыдым, биш ел интектем, «рәхәтен» күрмәсәм, файда алмасам – ох, нинди кыен, шушы яшьтән үк шулай булуы!


15 август

Розадан ике хат бар. Берсен авылдан, икенчесен Уфадан, поездда барганда язган. Икесе дә әйбәт, озын. Сагынадыр кебек күренә, җылы хисле. Ә минем бер хисем дә юк. Салкын тиде, уйлый да алмыйм. Гомумән, быел капут инде миңа. Берни эш чыгарып булмас кебек – куркам. Терелгән юк. Просто ужас, Саимә (Саимә Ибраһимова. – Ред.) әйткәндәй...


18 август

Кичәле-бүгенле бик күп баш эше эшләдем әле. Рецензияне җиңел җирдән – азактан тотындым язарга (хурлаган җире). Тәрҗемәне тикшердем күп кенә. Тик озак утырып булмый, күп булса, ярты сәгать, аннан соң баш бернигә дә ярамый. Шулай да канәгатьләнү туды, пессимизм бетте, дияргә була. Ышаныч бар. Казанга баргач, лечениегә йөрермен, рәтләнермен әле. Көн дә бик шәп хәзер. Кояш, эссе, күктә бер генә болыт та юк. Августтан башлап шулай. Күңелле, көн әйбәт булгач.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру